11нче сыйныф өчен административ контроль эш
1нче вариант
Кайсы сүздә “ө” хәрефе языла?
а) м...рҗән, б) й...зем, в) к...м
2. Тиешле кушымчаны сайлап языгыз :
Болгар базарлары... даны еракларга таралган.
а) –ннан, б) –ның, в) - нда
3. Дөрес тәрҗемәне табыгыз:
Полномочие –
а) вәкиллек, б) илчелек, в) вәкиләт
4. Кайсы сүз дөрес тәрҗемә ителгән:
Элемтә – связь
Хөкүмәт – государство
Мөнәсәбәт – отношение
5. Сүзтезмәнең тәрҗемәсен сайлап языгыз:
Әниемнең абыйсы –
а) мама его брата, б) брат его мамы, в) брат моей мамы.
6. Хаталы сүзтезмәне табыгыз:
а) иҗтимагый тормыш, б) алдынгы фикер, в) болытлы илче.
7. Кайсы мәкальдә ялгыш бар?
а) Бүредән курыксаң, урманга барма.
б) Йомырка тавыкны өйрәтми.
в) Батыр ярасыз була.
8. Нокталар урынына тиешле бәйлекне сайлап языгыз:
Татарстан территориясендә нефть барлыгы ... күптәннән билгеле.
а) белән, б) өчен, в) турында
9. Кирәкле фигыльне сайлап языгыз:
Йорт тирәсендә Татарстанның Дәүләт флагы ... .
а) сайлана, б) белдерә, в) җилферди.
10. Нокталар урынына тиешле җөмләне сайлап языгыз:
..., болгар кабиләләре дәүләт булып оеша.
а) килешү төзелгәч, б) илчелек ачылгач, в) шәһәрләр салына башлагач.
11. Җөмләне язып бетерегез:
Чит илләр белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен, ...
а) Идел елгасы буенда урнашкан, б) бүген яхшы шартлар бар, в) төрле милләт вәкилләре дус яши.
12. Сүзнең антонимын языгыз:
ямьсез -
а) саф, б) эссе, в) чибәр
13. Кайсы сүздә нокталар урынына “ъ” хәрефен язарга кирәк:
а) яш..., б) вәг...дә, в) төн...як.
2нче вариант
1.Кайсы сүздә “ө” хәрефе языла?
а) д...үләт, б) м...чет, в) к...зге
2. Тиешле кушымчаны сайлап языгыз :
Дәүләтнең көньяк чикләре Жигули таулары... хәтле килеп җитә.
а) –ның, б) –на, в) -нда
3. Дөрес тәрҗемәне табыгыз:
Независимость –
а) мәнфәгать, б) бәйсезлек, в) җәмгыять
4. Кайсы сүз дөрес тәрҗемә ителгән:
Вәкил - представитель
Мәгълүмат – информация
Җәмгыять - советник
5. Сүзтезмәнең тәрҗемәсен сайлап языгыз:
Әтисенең танышы –
а) отец его знакомого, б) знакомый моего отца, в) знакомый его отца.
6. Хаталы сүзтезмәне табыгыз:
а) чын дуслык, б) аяз вәкил, в) мөһим килешү.
7. Кайсы мәкальдә ялгыш бар?
а) Кем эшләми, шул ашамый.
б) Бүгенге эшне иртәгәгә калдыр.
в) Башлаган эшне ташлама.
8. Нокталар урынына тиешле бәйлекне сайлап языгыз:
Татарстан ... чит илләр белән багланышлар бик мөһим.
а) белән, б) өчен, в) турында
9. Кирәкле фигыльне сайлап языгыз:
Татарстан төрле илләр белән икеяклы килешүләр... .
а) булыша, б) төзи, в) очраша.
10. Нокталар урынына тиешле җөмләне сайлап языгыз:
..., эшлекле очрашу соң башланды.
а) кунаклар килү белән, б) рәсми делегация вакытында килмәү сәбәпле, в) хәбәрчеләр килгәч.
11. Җөмләне язып бетерегез:
Татарстанга чит илдән делегация килү сәбәпле, ...
а) шәһәр үзәгендә Г.Тукайга һәйкәл бар , б) миллионнан артык халык яши,
в) шәһәр урамнары бизәлә.
12. Сүзнең антонимын языгыз:
кыю -
а) олы, б) куркак, в) явыз
13. Кайсы сүздә нокталар урынына “ъ” хәрефен язарга кирәк:
а) ям..., б) тәк...дим, в) көн...як.