Просмотр содержимого документа
«9 нчы сыйныфларда бердәм тестирование»
9 нчы сыйныфларда бердәм тестирование
Аңлатма, күрсәтмәләр
Татар теленнән бердәм тестирование 3 төркемдә үткәрелә
- татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен (21);
- рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең татар төркемнәрендәге укучылар өчен (22);
- рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәрендәге укучылары өчен (23).
- Чуваш телләрен өйрәтүче белем бирү оешмалары укучылары өчен (24)
Биремнәрнең бүленеше
1нче төркем
2 нче төркем
Беренче бүлек
С 1. Тыңланган текстның эчтәлеген язу (изложение – 70 сүз)
3 нче төркем
Икенче бүлек
А1-А7 (сайлап алу тесты) һәм
В1-В2, А1-А6 (тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерә)
Өченче бүлек
А1-А11 (сайлап алу тестлары)
Беренче бүлек
В1-В12 (кыскача җавап язу) биремнәре
А7-А17, В3 – укылган текстка нигезләнеп, тест эшләү
В1-В9 (кыскача җавап язу) биремнәре
С2 . Текстка нигезләнеп, сочинение язу (70 сүз)
Икенче бүлек
С1. Текстка нигезләнеп, сочинение язу (100 сүз)
В4-В15 (кыскача җавап язу) биремнәре
Өченче бүлек
С1 – шәхси хат язу (70-80 сүз);
Дүртенче бүлек
С2 - ситуациягә караган 5 реплика язу
Балларны билгегә күчерү шкаласы
1нче төркем
«2» ле
0-17
2нче төркем
«3»ле
3нче төркем
18-27
0-17
«4»ле
«5»ле
28-36, шуларның кимендә 4се ГК1-ГК-4 критерийлары буенча
18-27
0-15
28-36, шуларның кимендә 4се ГК1-ГК-4 критерийлары буенча
37-42, шуларның кимендә 6сы
ГК1-ГК-4 критерийлары буенча
16-24
37-42, шуларның кимендә 6 сы
ГК1-ГК-4 критерийлары буенча
25-34
35-44
Эшне башкару вакыты
- татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен – 235 минут;
- рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең татар төркемнәрендәге укучылар өчен – 235минут;
- рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәрендәге укучылары өчен – 150 минут.
- Чуваш телләрен өйрәтүче белем бирү оешмалары укучылары өчен – 150 минут
Бланк үрнәкләре
А һәм В өлешендәге биремнәр
- Барлык биремнәрнең дә дөрес җаваплары 1 балл белән бәяләнә;
- Биремнәрнең саны төрле;
- Кыскача җавап язуга караган биремнәрдә җаваплар сан яки сүз, сүзтезмә белән языла;
- Биремнәр әзер җаваплар буенча тикшерелә
С өлешендәге биремнәр
- изложение
- сочинение
- шәхси хат
- ситуацияләргә караган репликалар
- С биремнәре махсус критерийлар буенча тикшерелә.
Тест эшләрен тикшерү
- Эшнең А һәм В биремнәре компьютер яки экспертлар тарафыннан әзер җаваплар буенча тикшерелә;
- С биремнәрен экспертлар тикшерә
С биремен тикшерү критерийлары
- С биремнәре текстның эчтәлегенә бәйле критерийлар һәм укучының грамоталылыгын бәяләгән критерийларга нигезләнеп тикшерелә.
- Һәр критерий буенча балл куела, соңыннан аларның суммасы чыгарыла.
Изложение
- Текст 2 тапкыр укыла;
- укучыдан микротемаларны (мәгънәви кисәкләрне) аерып чыгару сорала;
- укучының эше изложениенең эчтәлеге, башлангыч текстны җыйнакландыру, язманың бөтенлеге, бәйләнешле сөйләм, аның эзлеклелеге һәм грамоталылыкны билгеләү критерийларына нигезләнеп тикшерелә.
Сочинение
- Текстның мәгънәсен аңлау, дәлил-мисалларның булуы, язманың мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге, язу эзлеклелеге, эшнең композицион төзеклеге һәм укучының грамоталылыгын бәяләү критерийлары буенча бәяләнә.
- С2К2-С2К4 критерийлары буенча 9 балл алырга мөмкин.
- Грамоталылыкны билгеләү критерийлары төрле.
Шәхси хат
- Бирелгән темага карата, сорауларга җавап биреп, дуска хат язуны сорый.
- Бирем коммуникатив бурычны үтәү, текстны оештыру, текстның лексик-грамматик төзелеше һәм грамоталылыкны билгеләү критерийлары буенча тикшерелә.
Дәлил өчен аргументлар
- Фактлар
- Фәнни нәтиҗәләр (гипотеза, теория...)
- Статистика
- Табигать законнары
- Документлар
2. Иллюстратив аргументлар
- Булган хәл
- Әдәби әсәрдән алынган мисал
- Булырга мөмкин булган (фарази) хәл
3. Авторитетка сылтама
- Күренекле кеше фикере
- Цитата
Грамматик хаталар
- Хаталы сүзтезмә ( өч балалар )
- Сүз төркемнәрен дөрес ясый/ төрләндерә белмәү ( шатлы , буның...)
- Җөмләләрне дөрес төземәү
- Туры сөйләмне дөрес кулланмау
- Җөмлә чикләрен дөрес билгеләмәү
Сөйләм ситуациясенә караган репликаны язу
- Укучыга 5 ситуация тәкъдим ителә.
- Һәр ситуация язылган репликаның эчтәлеге һәм грамоталылык критерийлары буенча тикшерелә.
Сөйләм хаталары
- Сүзләрнең мәгънәсен аңламыйча куллану
- Синонимнарны, фразеологизмнарны дөрес кулланмау
- Гади сөйләм сүзләрен урынсыз куллану
- Плеоназм ( артык сүз куллану)
- Тамырдаш сүзләрне янәшә куллану
- Синтаксик бөтеннәрнең ярлылыгы.
Өстәмәләр
- Грамоталылыкны бәяләү вакытында укучы язмасының күләме искә алына.
- Язма норма күләмнең яртысыннан кимрәк булса, 0 балл куела, эш үтәлмәгән булып санала.
- Язманың норманың яртысын тәшкил итсә, максималь балл – 1 генә була ала.