СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ачык чара "?ни,?нием, ?нк?й!!!"

Нажмите, чтобы узнать подробности

?нил?р к?нен? багышланган мероприятие сценариясе. Мероприятиене 5-8 сыйныфларда уздырырга м?мкин

Просмотр содержимого документа
«Ачык чара "?ни,?нием, ?нк?й!!!"»

ТЕМА : ӘНИ, ӘНИЕМ,ӘНКӘЙ!

Максат : Әниләргә карата мәхәббәт, мәрхәмәт, хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау : компьютер, слайдлар, магнитофон


1 А.Б. - Әни ! Безнең барыбызның да теле шундый ягымлы сүз белән ән-нә дип ачылган. Әле бишектә яткан чакта ук әниебезнең якты, нурлы йөзен күреп елмайганбыз, әниебезнең бишек җырын тыңлый-тыңлый татлы йокыга киткәнбез. Аның йомшак кулларына тотынып тәпи йөрергә өйрәнгәнбез.

2.А.Б. Әни! Кеше үз гомерендә шушы изге , кадерле сүзне ничәмә-ничә тапкыр кабатламый икән! Әйткән саен ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә.

Әни! Әнә шулай дип бер генә тапкыр эндәшүеңә ана синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да тоеп ала. Бөтен күңелең, йөрәгең җылысы сыйган ул сүзгә. Йөрәктән чыккан сүз генә йөрәккә үтеп керә.Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә, син инде горур да.

Михеева Алина

Сабый яза әни дигән сүзне,

Башын кыек салып, тырышып.

Нечкә генә бармаклары белән,

Олы карандашны нык кысып.

Сабый яза, җаваплылык сизеп,

Тырышудан телен чыгарып.

Нәни борын өсте тирләп китә,

Бит очлары чыга кызарып.

Сүз язылгач, бераз тынып кала,

Карандашны каба уйланып.

Мәктәп кыңгыравы тавышына

Киткән төсле була уянып.

Күзләр уттай очкынланып китә,

Очар коштай ала талпынып.

Нәни кулын суза яктылыкка,

Кояш нурларына таң калып.

Бишек янындагы урындыгы –

Ана өчен изге тәхет ул.

Җир йөзенә әнә шундый сабый,

Бүләк итү олы бәхет ул


1 А.Б. Тормышыбызга ямь бирүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләребез-әниләр. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәрхәмәтле һәм мәхәббәтле, олы җанлы зат юктыр ул.

2. А.Б. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, күкрәк сөте белән иман иңдерүче- син ул Әнием!

Даутова Алина:

Тәпи басып, бераз тел ачылгач,

Әниләрнең карап күзенә.

Без әйтәбез : Әни, үсеп җиткәч,

Тәти күлмәк алам үзеңә.

Тәмле конфет, лимон, әфлисуннар,

Әниләргә вәгъдә итәбез.

Вәгъдә итәбез дә, үсеп җитеп,

Өйне ташлап ерак китәбез.

Онытыла биргән вәгъдәләр дә,

Бала хәтере – җәйге күбәләк.

Әниләргә берни кирәк түгел,

Сагынып язган хатлар – зур бүләк.


Җыр : “Озак яшә Әнкәй”

Галимов Данис:


Алар исән чакта вәгъдәләрне,

Үтәмичә, дөнья куабыз.

Бер уйласаң, без бит әниләргә

Терәк булыр өчен туабыз.

Көч- куәте беткәч, әти-әни,

Игелек көтә бала-чагадан.

Сабый чакта әйткән вәгъдәләрне,

Искә төшер шулчак яңадан.

Тәмле конфет, лимон, әфлисуннар,

Сәйлүн чәе, йомшак мамык шәл

Әниләргә болар түгел жәл


1.А.Б. Туган җир! Нигә син шулхәтле кадерле, кочаклап үбәрлек якын икән? Бездәге иң бөек тойгы илсөяр тойгы, ата-бабаларыбызның дөнья көткән, дөнья калдырган менә шушы кечкенә йорттан башлана бит! Әле син- нарасый бер бала гына: күкрәк сөтен имгәндә күзеңне ача алмыйсың, авызыңны ачып башыңны чайкый-чайкый имчәк эзләгәндә, син үзеңнең дөньяда яшәвеңне дә белмисең, ләкин шул вакыттан ук инде синең карыныңа йөз төрле ризыкны алыштырган татлы сөт ага; сөттән соң тамагың кипкәч син, авызыңны очлайтып, тагын нидер сорыйсың – аны әниең генә белә: су сорыйсың син, - һәм әниең балкашык белән синең авызыңа су сала.

2.А.Б. Сөт һәм су! Ана күкрәгеннән килгән сөт нинди пакъ булса, Җир күкрәгеннән сөзелеп кенә чыккан чишмә сулары да шундый ук.Шулай булгач, Анага булган мәхәббәтнең сөттәй, Җиргә булган мәхәббәтнең чишмәдәй сафлыгына гаҗәпләнмәгез! Тормышта авыр чакта әниләрнең киңәшче икәнен онытмагыз.

Исламова Луиза:

Ашыгабыз ерак юлларга без,

Яулар өчен күбрәк җиңү-дан.

Юлда безне бәлаләрдән саклый,

Әни, синең хәер-фатихаң.

Баш очында кайчак кояш сүнә,

Атмас кебек була якты таң.

Караңгыда безгә юл күрсәтә,

Әни, синең хәер-фатихаң.

Киңәшергә янда дус югында,

Бәргәләнгән чакта ялгыз җан.

Иң акыллы бер киңәшчең була,

Әни, синең хәер-фатихаң

Шунсыз җирдә мөмкин түгел

Шунсыз булмас иде безгә сан.


Өзек Ш.Хөсәенов : “Әни килде”


1.А.Б. - Әни бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешебез ул безнең. Авырып, сырхауланып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз.

Тамагыбыз ачыкса да, әни каршына йөгереп киләбез.

2.А.Б. Берәрсе кыерсытса да, тизрәк әни янына ашыгабыз.Әни безнең яклаучыбыз да,саклаучыбыз да. Барыр юлыбызны яктыртып торучы кояшыбыз ул.

Исламова Луиза:

Себеркеләр бәйләп куйган әни,

Кызым кайтса, мунча ягармын.

Үткән төнне төштә күрдем әле,

Йөзе боек иде баламның.

Оекбашлар бәйләп куйган әни,

Аякларың, кызым, туңмасын.

Салкын тияр, кызым, син гел юлда,

Минем янда бик аз буласын.

Миләш кагы коеп куйган әни,

Күңелең төшеп китсә, кабарсың.

Син яраткан урман миләшләре,

Истәлекләр бераз яңарсын


Даутова Алина :


Мәтрүшкәләр җыеп куйган әни,

Ал, кызым, ютәл төшкәндә

Шифасы күп аның, оныта күрмә,

Сөтле чәйгә кушып эчәргә.

Йөгереп чыга әнкәй каршыларга,

Башындагы шәлен җил ачкан.

Тоям шуны – Аналарның җаны

Яралгандыр яздан, кояштан.


1.А.Б. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп назлап әйтәбез , күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниләребезгә дәшәбез.Халык ана хакын хаклауны алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк: “Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың.Анаңа уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың” Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле канатлы фразаларны җаныбызга, аңыбызга сеңдерү зарур.


2.А.Б. Бер хәдистә “Анаң, аннары анаң, аннары анаң, соңыннан гына атаң” диелә. Бу хәдис язылганнан соң күпме сулар аккан, дөньялар үзгәргән, әмма ул сүзләрнең олугъ мәгънәсе бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Чөнки әни – җир йөзенә тормыш бүләк итүче, аны яшәтүче, буыннар чылбырын өзми саклаучы.

Шаймуллина Эльвира:

Усак яфраклары шаулап тора,

Җилфердәшә җилсез-давылсыз.

Аналарның күңеле дә шулай,

Усак яфрагыдай тынгысыз.

Аналарның тыныч вакытлары,

Балалары үскән чакларда.

Үсеп җиткәч тараласы була,

Төп нигездән төрле якларга.

Гөрләп торган нигез бушап кала,

Ялгызлыкка ана күнегә.

Тик кайчакта көтеп кайтмаганда,

Авыр уйлар килә күңелгә.

Усак яфраклары шаулап тора,

Калтырана җилсез – давылсыз.

Аналарның күңеле дә шулай

Сез, аңлыйсыз аны, аңлыйсыз.


Өзек Ш.Хөсәенов: “Әни килде”


1.А.Б. Үсеп җиткәч, инде кеше булгач,

Әниләрне ташлап китмәгез.

Ташлап китеп, картлык көннәрендә

Сез аларны ятим итмәгез.

Әниләрнең бөтен мәхәббәте

Бөтен мәрхәмәте балада.


2.А.Б. Аналарга дигән җан җылысы

Адашып йөрмәсен далада.

Безнең өчен күргән кайгылардан,

Әниләребез яшен түкмәсен.

Әниләрнең түккән күз яшьләре

Каргыш булып безгә төшмәсен.


Без телибез газиз әниләрнең,

Бәхет-шатлык булсын юлдашы.

Хәтәр җилләр исә калганда да,

Күңелләрен сөрем басмасын.

Йөрәкләрдә сезнең яратуның,

Җылылыгы мәңге саклансын.

Ниләр теләсәк тә аз сыман,

Ходай бирсен сезгә сабырлык.

Яшәгез сез һәрчак яз сыман,

Бездән теләк шул Сезгә.

Башыгыз кайгы күрмәсен

Йөзегездә шатлык, бәхет,

Балкып торсын мәңге сүнмәсен.


1.А.Б. Кешенең иң зур бәхете – иң камил җан иясе булып дөньяга килүе һәм яшәве. Ә адәм баласы дөньяга килүе өчен әти-әисенә бурычлы. Белгәнебезчә,

һәрбер бурыч түләнергә тиеш. Ата – анага бурычны бары тик чын Кеше булып кына түләп була.


2.А.Б. Чын кеше микән без? Әтиләр, әниләр алдында, кешеләр алдында, ил -Ватан каршында намусыбыз чистамы, вөҗданыбыз сафмы? Бу борчылу – мәңгелек! Кеше яшәгәндә, ул борчылу искермәячәк.

1. А.Б. Кем дөньяга кеше бүләк итә?

Ә кешегә - якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кояны.

2. А.Б. Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы

БЕРГӘ : Тормыш яме - Әнкәй, хатын – кыз


Җыр : “Әнкәмнең догалары”










Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!