Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы
Курсабаш урта гомумбелем бирү учреждениясе
Дәрес проекты
Предмет : Татар теле
Класс : 1
Укытучы: Галиева Гөлфия Мәхмүтовна
Тема: Нинди? Кайсы? сорауларына җавап булган сүзләр.
Дәрес төре: яңа белемнәрне үзләштерү
Дәрес формасы: традицион
Дәрес максаты: Укучыларны предметның билгесен белдергән сүзләр белән
таныштыру
Тема: Нинди? Кайсы? сорауларына җавап булган сүзләр.
Максат:
сүз төркемнәре турында өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне тирәнәйтү;
теманы аңлауны күнегүләр өстендә ныгыту;
сораулар ярдәмендә предметларның төрле билгеләрен ачыклау;
уку эшчәнлегендә коммуникатив күнекмәләрне үстерү;
белемнәрне практикада куллана белү;
укучыларда бер-берсенә ярдәм итү сыйфаты тәрбияләү.
Дәрес тибы: яңа белемнәр үзләштерү
Җиһазлау:
С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова. Татар телендә белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек, Казан, Мәгариф,2011; дәфтәр, компьютер, биремле слайдлар,такта, таблица.
Дәрес барышы:
1.Оештыру моменты.
Максат: 1.Балаларны шәхси эшчәнлеккә әзерләү
(Дәрес музыка белән башланып китә. “Саумы, кояш” Мансур Мозаффаров көе. Роберт Әхмәтҗанов сүзләре. Балалар кушылып җырларга да мөмкин)
Укытучы: - Хәерле көн, укучылар!
Балалар: - Исәнмесез! Хәерле көн!
-Барыгыз да язның матур көненә, ягымлы кояшына сокланып туя алмыйсыздыр. Күңел гел ниндидер яңалык көтә, язга ниндидер өметләрен багышлый. Ә хәзер, барыбыз да дөрес итеп утырдык,татар теле дәресен башлыйбыз.
2. Актуальләштерү.
Максат: 1. Үткән теманы кабатлау. 2. Яңа теманы үзләштерүгә әзерләү.
Укытучы:
Якты кояш елмая. (1 слайд)
Җөмләнең һәр сүзенә сораулар куйдыру. Ул сүзләрнең нәрсәне белдергәнлеген ачыклау.
Якты– нинди? (билге), кояш– нәрсә? (предмет), елмая- нишли? (эшне белдерә)
Ә хәзер, шул җөмләне матур итеп дәфтәрләргә язып куярбыз. ( Матур язу күнегүе)
(Дөрес утыру кагыйдәләре искә төшерелә)
3. Уку мәсьәләсен кую.
Максат: 1.Дәрес максатын сораулар ярдәмендә ачыклау. 2. Проблема кую.
- Дәрестә үтәлергә тиешле кагыйдәләрне искә төшерү, дәреснең девизы әйтү.(2-3 слайд)
- Экрандагы рәсемнәргә карап , аларның исемнәрен әйтегез. ( экранда алма, чәчәк, яфрак, көнбагыш рәсемнәре чыга).Аларның үзләренә генә хас булган билгеләрен санап чыгыгыз.
(4слайд.)
- Рәсемнәргә игътибар итегез һәм предметларның төсен белдергән сүзләрне табып әйтегез. (кызыл алма, зәңгәр чәчәк, яшел яфрак, сары көнбагыш)
(5 слайд.)
кызыл чәчәк
зәңгәр алма
яшел яфрак
сары көнбагыш
У: - Баганалап бирелгән сүзләрне укыгыз. Кайсы баганадагы сүзләр предметларны белдерә?
- Икенче баганадагы сүзләр предметларны белдерә.
- Беренче баганадагы сүзләргә сорау куегыз?
Б: - Нинди?
У: - Нинди? соравына җавап булган сүзләр предметның нәрсәсен белдерәләр.
Б: - Нинди? соравына җавап була торган сүзләр предметларның билгеләрен белдерәләр.
У: - Сорау һәм сүзләрне дәфтәргә язып куябыз.
Нинди? : кызыл, зәңгәр, яшел, сары. (1 бала тактада эшли)
-Укучылар, сез дәрестә җавап бирергә теләсәгез нишлисез әле?
- Уң кулны күтәрәбез.
- Уң сүзенә сорау биреп карагыз әле?
Кайсы?
Димәк, предметның билгесен белдерә торган сүзләргә нинди сораулар куеп була инде?
Нинди? Кайсы? сорауларын куеп була.
У: Билгене белдерә торган сүзләр астына дулкынлы сызык сызыла. Истә калдырабыз.
(Таблицаны уку)( 6 слайд)
Билгене белдерә торган сүзләр. / \ Нинди? Кайсы? |
Ял минуты. (7 слайд)
Өч төрле төстәге сигнал карточкалары ярдәмендә үткәрелә:
- яшел- йөгерү хәрәкәте ясала;
- кызыл- басып кала;
- сары- чүгәлиләр.
Музыка астында башкарыла, укытучы төрле төстәге карточкаларны чиратлап күрсәтә.
4. Яңа теманы ачыклау.
Максат: 1. Куелган проблема буенча балалар эшчәнлегенә юнәлеш бирү. 2. Коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Укытучы:
- Балалар, без бүгенге дәрестә нинди? кайсы? сорауларына җавап табарбыз. Һәм күнегүләр эшләп китәрбез. Безгә дәреслек тә ярдәм итәр.
- Әйдәгез, хәзер 159 нчы күнегүне карыйк. Барыбыз да күнегүнең биремен укып чыгабыз һәм уйлый торабыз.(Предметларның төрле билгеләрен әйт: төсен, күләмен, формасын, тәмен.)
(укучыларның җаваплары тыңлана)
- Бу предмет билгеләрен без дәреслектән дә укып китик, әйтелми калганнары булса истә калдырырбыз.
-Билгене белдергән сүзләргә сораулар куеп чыгыйк.
-Тагын бер кат кагыйдәне искә төшереп китик. Димәк,предметның билгеләрен белдергән сүзләргә нинди? кайсы? сораулары куела.
- Ә хәзер сезгә предметның билгеләре санап кителәчәк, ә сез шул билгеләр буенча аларның җавапларын табарсыз. (8 слайд)
1) Кызыл ,татлы, сусыл, ләкин алма түгел ... .Бу нәрсә?
- Җиләк.
2)Йомры, йомшак ,сары йомгак
Йөгереп йөри чирәмдә. Монысы ни дип уйлыйсыз?
- Чеби.
- Дөрес, балалар. Без билгеләргә карап, предметның исемен белдек.Алдагы күнегүебез нәкъ шулай эшләнә дә инде. (160 нчы күнегү, парлар белән эшләү.Укучылар парлап эшли, ахырдан бер-берләренекен тикшерә. Нәтиҗә ясала.)
-Инде хәзер ял итеп алсак та була. Музыкаль тәнәфес. (музыка астында төрле күнегүләр башкарыла.)
- Предметның билгеләрен белдерүче сүзләр безнең сөйләмдә, шигырь, хикәяләрдә еш кулланыла. Мәсәлән: Роберт Миңнуллинның “Әни кирәк” шигыреннән бер өзек укып китәм..
( 9 слайд)
Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк!
Дөнья ямьле булсын өчен , әни кирәк!
Бу шигырьдә билгене белдергән сүзләрне табып күрсәтегез.
Якты, тәмле, ямьле.
Аларга сораулар куегыз.
Нинди?
Бик дөрес, молодцы.
Әйдәгез, алдагы биремне карыйк. Табышмакка җавап тап. (Экранда табышмак язылган,укып җавап бирергә кирәк.) (Ак сыер торып китте, кара сыер ятып калды)
( 10 слайд)
Балаларның җаваплары тыңланыла, яз фасылы рәсеме килеп чыга.(табышмактан билгене белдергән сүзләрне табып күсәтү )
(Укучыларның җөмләләре тыңлана, билгене белдергән сүзләр табыла, нәтиҗә ясала:
- Билгене белдерә торган сүзләр сөйләмне матурлыйлар. Шуңа күрә шигырь һәм җырлар матур яңгырыйлар. Безгә дә үз сөйләмебездә аларны күбрәк кулланырга кирәк.)
5. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Максат: 1.Мин нәрсә беләм? Һәрбер бала үзенә-үзе нәтиҗә ясарга тиеш.
1. Дәреслек белән эш.
Укучылар 162 нче күнегүне мөстәкыйль эшлиләр:нокталар урынына билгеләрне белдергән сүзләрне әйтеп, предметның исемен таба, күчереп яза, дулкынлы сызык сыза.
эшләрне тикшерәбез.
“Кем күбрәк сүз өсти” уены. Укытучы предмет рәсеме күрсәтә. Шул предметка карата билгене белдергән сүз өстәргә. Мәсәлән: куян (куркак, ак, кыргый...), яулык (матур, зур, җылы...), алма (тәмле, яшел, түгәрәк....)...
6. Йомгаклау. Билгеләр кую.
Максат: 1. Шәхси эшчәнлеккә һәм сыйныф эшенә үзбәя кую.
- Бүгенге дәрестә без нәрсә белдек? Ничек белдек?
- Без предметларның билгесен атадык. Алар нинди? кайсы? соравына җавап булып килделәр. Предметның билгесен белдерә торган сүзләр астына дулкынлы сызык сызыла. Алар сөйләмне матурлыйлар.
- Үзегезнең дәрестә катнашуыгызга нинди бәя бирер идегез?
- Иптәшегезгә нинди бәя бирәсез?