СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Экологическое воспитание

Категория: Экология

Нажмите, чтобы узнать подробности

Хәзерге заман уку-укыту процессында мәктәп укучыларына экологик тәрбия бирү иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып санала. Чорлар алмашынган саен экологик тәрбия бирүнең дә яңа алымнары, максат һәм бурычлары барлыкка килә. Яңа буын укучыларына заманча шартларда экологик тәрбия бирү төп мәсьәләләрнең берсе булып санала.

Просмотр содержимого документа
«Экологическое воспитание»

А.А. Фатхутдинова

Казан шәһәре Яңа Савин районы

ГБМБУ “Татар телендә белем бирүче 155 нче гимназия”



ГИМНАЗИЯ ТОРМЫШЫНДА ЭКОЛОГИК ТӘРБИЯ



Хәзерге заман уку-укыту процессында мәктәп укучыларына экологик тәрбия бирү иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып санала. Чорлар алмашынган саен экологик тәрбия бирүнең дә яңа алымнары, максат һәм бурычлары барлыкка килә. Яңа буын укучыларына заманча шартларда экологик тәрбия бирү төп мәсьәләләрнең берсе булып санала.

Заманыбызның күренекле педагогы В.А. Сухомлинский табигатьне, әйләнә - тирә мохитне һичкайчан саекмас белем чишмәсе, матурлык, бәхет чыганагы дип атады. Бу чыннан да шулай. Балалар җәйге аяз көндә нурланып кояш чыгуын, бөтерелә - бөтерелә күбәләкләр очуын, ә яз җиткәч гөрләвекләр агыун күреп олы шатлык хисе кичерәләр. Табигатьнең шушы гүзәллеген кече яшьтән үк күрергә, тормышка сөенергә өйрәтергә без педагоглар бурычлы.

“Экология” төшенчәсе белән парта артларында якыннан танышып үтсәләр, ә практикасын исә мәктәп тормышында якыннан күреп була. Безнең гимназиябездә дә укучыларга кечкенә класслардан ук экологик тәрбия бирүгә зур көч куела. Мәктәптә дәресләрдән тыш укучылар төрле экология темасына кагылышлы чараларда да актив катнашалар.Төрле-төрле акцияләр уздырып торабыз. Макулатура җыеп тапшыру, гимназия территориясендә матур-матур гөлләр үстерү кебек чараларда аеруча зур теләк белән катнашалар. Шулай ук экологик тәрбия баланың эмоция үсешенә йогынты ясый, тере организмнарга теләктәшлек белдерү, гаҗәпләнү, кызгану тойгылары, аларны үзенең кече туганнары итеп тою, әйләнә- тирәлекнең матурлыгын күрү хисләрен үстерә. Мәктәптә, табигатькә карашны уңай якка үзгәртү өчен, төрле мөмкинлекләрдән файдаланабыз. ”Көзге бал” бәйрәме үткәрәбез, табигать байлыкларыннан күргәзмәләр, экскусияләр, рәсем конкурслары, төрле акцияләр оештырабыз һәм үзебездә теләп катнашабыз. Инде берничә ел рәттән экологик агитбригадалар конкурсында актив катнашып, җиңүчеләр һәм призерлар булдык.

Укыту-тәрбия эшендә экологик походлар һәм экскурсияләр дә мөһим урын алып тора. Ул фәнни характердагы бурычларны башкару белән бергә алып барыла: географик һәм экологик күзәтүләр, эзләнүләр башкарыла. Укучылар поход барышында урында ориентлашырга, табигатьне күзәтергә, чагыштырырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәнәләр. Балаларда табигать комплекслары турында күзаллау системасы формалаша. Поход табигатькә карата эстетик һәм аңлы караш формалаштыра. Аерым конкрет экологик фикерләү сәләтен, табигать белән аралашуга ихтыяҗ, экологик нигезле эшчәнлек алып бару теләге булдыруда укучыларның экологик акцияләрдә катнашуы зур урын алып тора. Бу очракта экологик һәм хезмәт эшчәнлекләре икесе бергә ялганып бара. Экологик акцияләр дәвамында укучылар агач үсентеләре утырталар, мәктәп территориясен чистарталар, табигатьне саклау һәм торгызу, өйрәнү буенча башка төрле эшләр дә башкаралар.

Табигать-безнең тормышыбыз. Уртак йортыбыз. Без табигатьне яратабыз, аннан күңелебезгә ямь, тәнебезгә шифа алабыз. Кайда гына яшәсәк тә, ул һәрвакыт безнең белән, безнең янәшәдә үз тормышы белән яши. Әлеге тыныч матур тормышны киләчәк буыннарга да җиткерәсе иде.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!