СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Эссе на тему: "Мои методические находки"

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мин, Абуталипова Римма Загир кызы, Янтык авылында Төмән  районының  урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.   

Просмотр содержимого документа
«Эссе на тему: "Мои методические находки"»

Минем методик табышларым

Мин, Абуталипова Римма Загир кызы, Янтык авылында Төмән районының урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Эш стажым биш ел.

Укытучы һөнәре, йөрәк кушуы буенча сайланган һөнәрләрнең берсе. Укыту-тәрбия эшемдә гел ярдәмчеләрем булган әти-әниемә, туган Сәет мәктәбемә, туган төбәгемә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайга рәхмәтле мин!

Без үзгәреш заманында яшибез. Бүгенге тормыш бездән заманча, аңлы, рухи яктан бай, иҗтимагый актив, иҗади фикер йөртүче, коммуникатив, тирән белемле, бар яктан да камил булган шәхес формалаштыруны таләп итә. Шуңа күрә балаларның коммуникатив сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирәм.

Федераль дәүләт стандартларында коммуникатив компетенция укучыларның уку эшчәнлеген үстерүдә төп ысулларның берсе итеп күрсәтелә һәм хезмәттәшлекне оештыруга, гамәлгә ашыруга юнәлтелгән төп эшчәнлек буларак аңлатыла.

Максатым: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның аралашу күнекмәләрен үстерү, кызыксынуын арттыру. Татар халкының милли кыйммәтләрен өйрәнү аша, татар теленә хөрмәт тәрбияләү; аңа карата рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак уңай караш булдыру.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә минем ниятем укучыларны “коры” грамматик кагыйдәләргә генә өйрәтү түгел, ә җанлы аралашу аша тел берәмлекләрен сөйләмдә кулланырга күнектерү. Моның өчен укучыларымның дәрестә актив булуы мөһим. Ничек итеп балаларда кызыксыну уятырга соң? Бары тик укучылар кызыксынып тыңлаганда, актив катнашканда гына нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин икәнлеге һәркемгә мәгълүм.

Дәрестә киң куллана торган эш формалары булып: төркемнәрдә эш, парлап эшләтү, индивидуаль, уен, проект яклау, иҗади биремнәр үткәрү һ.б. лар тора. Минемчә, дәрес нинди генә формада үткәрелмәсен, ул фәнгә кызыксыну, белемгә омтылыш уятырга һәм укучыларны иҗади, актив шәхес итеп тәрбияләүгә булышырга тиеш дип уйлыйм. Укучылар эшчәнлеген активлаштыруда уен технологиясеннән файдалану аеруча уңай нәтиҗә бирә.

Уен күнегүләрен укучыларны тел өйрәнү белән мавыктыру, грамматика дәресләрен җанлы, кызыклы итү; балаларның дөрес сөйләү һәм язу күнекмәләрен аңлап һәм җиңел үзләштерүләрен күздә тотып сайларга тырышам. Дәресләрдә үзем куллана торган берничә грамматик уен белән сезне дә таныштырып китәм.

Исем темасын үткәндә, укучыларнең сүзлек байлыгын сынау максатыннан “Баскыч” уенын тәкъдим итәргә мөмкин. Биредә а хәрефеннән башланган исемнәр уйлап әйтергә кирәк. Тагын шунысы да кызыклы: хәрефләр саны сүз саен арта бара. Кабатланмаган, яңа сүзләр әйтүче кеше җиңүче була. Әлеге уен укучының сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә.

Катлаулы темаларның берсе “Исемнәрнең тартым белән төрләнеше” темасына үткәндә дә грамматик материалны истә калдырырга уеннар ярдәм итә ала. Мәсәлән, “Кемдә нәрсә” уены. Монда укучылар үзләренең пеналындагы, яисә, сумкасындагы предметларның атамаларын саный. Мәсәлән: минем дәфтәрем, минем ручкам, минем карандашым. Аннан соң күршесенекен: аның китабы, аның каләме һ.б.ш. Кабатланган исемнәр аталырга тиеш түгел. Аннан соң шул сүзтезмә белән сорау яки хикәя җөмләләр, хәтта диалог та төзетергә мөмкин.

Укучыларның яше арткан саен, уеннарның максаты да, эчтәлеге дә катлаулана бара. Нәтиҗәләр дә куанырлык. Укучыларым татар теле дәресләренә кызыксынып йөриләр, белем сыйфатыда да уңай якка үзгәреш бара.

Шулай ук татар теле һәм әдәбият дәресләрендә Интернет ресурсларны куллану, уку, язу күнекмәләрен булдыру һәм үстерү, кирәкле материал табу, укучыларның сүзлек запасын баету, татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек дидактик бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә. Дәресләрдә ешрак кулланыла торган ресурсларда тукталасым килә.

Контроль ясаучы тестлар. Мондый тестларны дәрес материалына яраклаштырып укытучы да төзи ала. Ә инде укучыларга дифференциаль өй эше биргәндә тест төзеп килергә кушсаң, күп кенә укучылар моны зур теләк белән эшлиләр.

Информацион – белешмә программалар( сүзлекләр, энциклопедияләр).

Әзер дискларда сүзлекләр очратканым булмады. Без еш кына кирәк булганда сүзлекләрне интернет челтәре аша табып алабыз.

Күргәзмә программалар (слайд һәм видео-фильмнар). Презентация формасында эшләнгән слайдларны дәресләребездә еш кулланабыз.

Укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерүне классан тыш чараларда да максат итеп куям. «Татармультфильм» берләшмәсенең «Бала.рф» мультимедиалы интерактив китапханәсендә урнаштырылган татарча мультфильмнарны укучылар белән бик яратып карыйбыз, эчтәлеге буенча кызыклы әңгәмәләр үткәрегә тырышам.

Әйтелгәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләргә килергә мөмкин: дәресләрдә һәр укытучының методик осталыгын һәм иҗади активлыгын арттыруга омтылсак, коммуникатив биремнәрдән мөмкин кадәр күбрәк файдалансак, телне аралашу чарасы буларак өйрәтүдә уңышка ирешә алырбыз, укучыларыбыз, һичшиксез, үзләренең фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтә белергә өйрәнерләр, аларның коммуникатив компетенцияләре югары дәрәҗәдә булыр.

Әлбәттә, камиллеккә чикләр юк. Алга таба нәтиҗәле һәм максатчан эш алып барырга миңа хезмәттәшләрем, дәүләт һәм мәгариф өлкәсе тарафыннан уйлап табылган төрле программалар һәм мөмкинлекләр ярдәм итә. Иң мөһиме - мин телемне, һөнәремне һәм укучыларымны яратам.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!