СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Габдулла Тукай - милләтемнең йөзек кашы"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Түбәндәге дәрестән тыш чара туган тел һәм әдәбият атналыгы үткәргәндә, Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында өйрәнгәннән соң файдаланыла ала.

Просмотр содержимого документа
«"Габдулла Тукай - милләтемнең йөзек кашы"»

Тема: Г. Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган “Тамчы шоу” интеллектуаль уены

Максат: Г. Тукай турында алган белемнәрне тирәнәйтү; әдипнең иҗатын өйрәнүгә кызыксынуны арттыру; алган белемнәргә нигезләнеп, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү; белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: чараның презентациясе, Г. Тукай портреты, компьютер, экран.


Чара барышы

Укытучы: Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп яз ае апрель килгәндә, моннан 135 ел элек, 1886 елның 26 апрелендә нәни Апуш-Габдулла - мәшһүр Тукай дөньяга килә. Ятим Апушның балачагы узган Кырлай авылында, Габдулла - Апушны мәшһүр Тукай иткән шәһре Казанда һәм илебезнең төрле төбәкләрендә бу көнне олуг шагыйребезне зур хөрмәт белән искә алалар.

Менә без дә бүген аның туган көн кичәсенә җыелдык. Чөнки ул үзенең яшендәй кыска вакыт эчендә балкып калган гомеренең һәр минутын халыкка багышлаган, балаларны, сезне яраткан һәм үзенең әсәрләрендә балаларны хезмәтне яратырга өйрәткән, зурларны хөрмәт итәргә өндәгән, татар телебезнең гүзәллегенә дан җырлаган. Кошларны, хайваннарны җәберләмәскә, ә, киресенчә, яратырга, авырлыкларны җиңәргә булышырга кушкан. Аның әсәрләре безнең туңган күңелләребезне эретә, җаннарыбызны җылыта...

Бүгенге бәйрәмебез бөек шагыйребез Г. Тукайга багышлап үткәрелә. Кичәдә 3 әр укучыдан торган 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары командалары катнаша. Алар Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча үзара белемдә көч сынашалар. 7 нче сыйныф укучылары командасы “Сәйләннәр” дип, 8 нче класс укучылары командасы “Тукай оныклары” дип атала.

Жюри билгеләп кую.

1 тур. “Батыр берне, белемле меңне егар”

1 командага сораулар.

  1. Г.Тукай кайчан туган?

  2. Әнисе үлгәндә аңа ничә яшь була?

  3. Г.Тукайның Уральскида укыган мәдрәсәсенең исеме ничек? (Мотыйгия)

  4. “Тукай” романын иҗат иткән язучының исеме, фамилиясе? (Әхмәт Фәйзи)

  5. Г.Тукай үзе турында нинди исемле китап яза? (Исемдә калганнар)

  6. Габдулла Кырлайда яшәгәндә кыш буе нинди исемдәге китап укый? Шул китапның исеме ничек атала? ( Иман шарты)

  7. “Тукай маршы”ның авторы кем? ( Заһидулла Яруллин)

  8. Тукайның кушаматы ничек булган? (Апуш)

  9. Тукайның әти-әнисенең исеме? (Мөхәммәтгариф, Бибимәмдүдә)

  10. Г.Тукайга әтисе үлгәндә ничә айлар тирәсе була? ( дүрт-биш)

  11. Үксез бала асрасаң, авызың-борының кан итәр, үксез бозау асрасаң, авызың-борының май итәр! – дигән сүзләрне Тукай кемнән ишетә торган булган? (Кырлайдагы үги әнисеннән)


2 командага сораулар.

  1. Г.Тукай туган авылының исеме ничек?

  2. Тукайның нинди шигыре гимнга әйләнеп китте?

  3. “Кадалмас әле килмешәк !” дигән сүзләрне Тукайга кем тарафыннан ишетергә туры килә? ( Шәрифә карчык)

  4. Бабасы Зиннәтулла бабай кайсы авылда яшәгән? ( Өчиле)

  5. “Ичмасам, чәнселсә, бер тамак кимер иде “- дип кайсы йортта әйтә торган булалар? ( Бабасы йортында)

  6. Өчиле авылыннан Казанга барганда Тукайны кемгә утыртып җибәрәләр? (Ямщикка)

  7. Казандагы яңа әти-әнисенең исемнәре ничек? ( Мөхәммәтвәли, Газизә)

  8. Казанда күпмедер яшәгәч , әти-әнисе авырып китә, кечкенә Тукайны башта кая кайтаралар? (Бабасы янына)

  9. Г.Тукай кайсы авылны “Иң беренче күзем ачылган урын “ дип атый? (Кырлай)

  10. Кырлай авылы белән хушлачкач, Тукай кайда яши башлый?

  11. Г.Тукай кайчан вафат булган?


2 тур. “Сез игътибарлымы?”

Экранда рәсемнәр бирелә. Ярты минуттан алар югала, сез сорауларга җавап бирергә әзерләнәсез.

1 командага сораулар.

3 рәсемдә ничә кеше? (10)

1 рәсемдә Тукай кулына нәрсә тоткан? (кашык һәм ипи)

4 рәсемдә кемнәр сүрәтләнгән? (Тукай һәм Газизә)

2 рәсемдә кечкенә Тукай нинди эш коралы тоткан? (агач тырма)

2 командага сораулар.

3 рәсемдә кечкенә Тукай аягына нәрсә кигән? (читек)
1 рәсемдә ничә кеше башына кигән? (4)
4 рәсемдә Тукай апасы белән нәрсә янында торалар?
(көзге)
2 рәсемдә Тукай нәрсәгә утырган? (ат арбасына)


3 тур.

1 командага

1) Бик хозур! Рәт-рәт тора,гаскәр кеби, чыршы,нарат;

Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап. (Шүрәле)

2) Әйтә иртәнге намазга бик матур моңлы азан;

И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! (Пар ат)

3) Әлли-бәлли көйләрем.

Хикәятләр сөйләрем;

Сиңа теләк теләрем,

Бәхетле бул диярем. (Бишек җыруы)

4) Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;

Бик озак шунда утырды бер дә алмастай күзен. (Эш беткәч уйнарга ярый)

5) Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе. (Бала белән күбәләк)

2 командага

1) Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

«Йә иясе юк !»-дип, әйберләргә тими башладым. (Су анасы)

2) Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын. (Сабыйга)

3) Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.(Эшкә өндәү)

4) Кая барсам, кайда торсам,нишләсәм дә

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. (Туган авыл)

5) Ул көн буе аузы белән балчык ташый,

Балчык берлән матур итеп оя ясый . (Карлыгач)


4 тур. “Язучыны таны”

  1. Галимҗан Ибраһимов

  2. Галиәсгар Камал

  3. Фатих Әмирхан

  4. Гаяз Исхакый


5 тур “Сүз ясау”

(балачак сүзе килеп чыга, шул сүздән командалар яңа сүзләр төзиләр)


6 тур “Капитаннар бәйгесе” (Әйе яки юк дип җавап бирелә)

1 командага сораулар

1. Г.Тукай җырларга яраткан.

2. Г.Тукай 1906нчы елда туган.

3. Г.Тукай Кушлавыч авылында туган.

4. Г.Тукай романнар язган.

5. Хәзерге көндә Татарстан президенты Минтимер Шәймиев.


2 командага сораулар

1. Г.Тукай 1986нчы елда туган.

2. Г.Тукай Зәй районында туган.

3. “Кызыл ромашка” шигырен Г.Тукай язган.

4. Кырлайда Г.Тукай музее бар.

5. Татарстан президенты Владимир Путин.



7 тур “Кем күбрәк белә?”

Портретлар рәсемнәр күрсәтелә, сез язып бирергә тиеш буласыз.

  1. 1 рәсем. Е.Симбиринның “Шагыйрь Г.Тукай” рәсеме (1976) Татар рәссамнары гына түгел, башка милләт рәссамнары да Тукай темасына еш мөрәҗәгать итәләр. Шуларның берсе – Симбирин Ефим Александрович. Аның “Шагыйрь Габдулла Тукай” (1976) рәсеме шуның ачык дәлиле

 

  1. 2 рәсем. Харис Габдрахман улы Якуповның  “Габдулла Тукай һәм Камил Мотыйгый Җаекта” — данлыклы татар рәссамы, СССРның халык рәссамы (1980 елдан), 1958 елда Тукай премиясе лауреаты, 1951 елда өченче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты. Харис Якупов 1919 елда Казанда туа. Мәктәптә укыганда ук сынлы сәнгать студиясенә йөри, күргәзмәләрдә катнаша. «Яшь ленинчы» газетасында рәсемнәрен бастыра. 1940 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Х.Якупов Тукай образына еш мөрәҗәгать иткән рәссамнарның берсе. Аның “Тукай апасы Газизә белән Җаекта”, “Габдулла Тукай һәм Камил Мотыйгый Җаекта”, “Габдулла Тукай”, “Габдулла Тукай крестьяннар арасында” һ.б. рәсемнәре билгеле.


Йомгаклау. Жюрига сүз бирелә. Ул 7 турга нәтиҗә ясый һәм гомуми балларның санын әйтә. Җиңүче командага грамота һәм бүләкләр тапшырыла. Җиңелгән командага да бүләкләр тапшырыла.







Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!