СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Гүзәллеге бетмәс дөньяның"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«"Гүзәллеге бетмәс дөньяның"»

«Гүзәллеге бетмәс дөньяның»

Максат: Патриотик, актив тормыш позициясе, дөньяга экологик караш һәм экологик культура тәрбияләү. Үз шәһәребезгә, республикабызга карата ярату һәм горурлык хисләре уяту, тәрбияләү.

Әби: Син яраткан иң матур сүз,
Нинди сүз, әйт, бәбкәем?

Кыз: Иң назлы сүз, иң якын сүз,
Ул матур сүз – әнкәем!

Әби: Бар тагын иң матур сүз,
hәрвакыт син әйткәнең
Ансы нәрсэ?

Кыз: Ул матур сүз,
Ул якын сүз – әткәем!

Әби: Үскәнем, я инде тагын нинди матур сүз бар?

Кыз: Иң матур сүз – илкәем.
Анда син, мин, hәммәбез дә,
Анда әткәм, әнкәем.

Алып баручы: Безне кадерле әбекәйләр, әти-әниләр, сөекле укытучылар телебезне, туган илебезне, халкыбызны сөяргә өйрәтәләр. Туган җиребез – Татарстан. Туган телебез – татар теле. Матур, камил, затлы, доньякүләм танылган телебез белән без чиксез горурланабыз.
(«Туган тел» жыры)
- Кеше күңеле өчен туган як кирәк. Еракка китсә, сагыныр өчен; картайса, балалыгына кайтыр өчен, дошман керсә, яклар өчен. Ерак җирләрдә йөргәндә, кеше читтәге матурлыкны әнә шул үзенең туган ягы белән чагыштыра. Туган як аңарга биеклеккә сикерү ноктасы, гүзәллек үрнәге булып хезмәт итә.
Ә хәзер, әйдәгез әле, 3 нче сыйныф укучылары башкаруында җыр тыңлап алыйк.
(«Мин яратам сине Татарстан»).
Алып баручы: Әйтегез әле, җыр нәрсә турында?
- Татарстан турында.
- Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез?
- (балаларның җавабы)
- Әйе, Татарстан – безнен республикабыз. Аның табигате төрле hәм бик матур. Анда калын урманнар, тигез далалар, яшел тугайлы болыннар hәм түгәрәк күлләр бар. Аның урманнарында мәhабәт мөгезле пошиларны, усал бүреләрне hәм кызыл төлкеләрне очратырга була.
Ә хәзер минем сезнең Татарстан турында белемнәрегезне тикшереп карыйсым килэ. Әйтегез әле, укучылар, президентыбызның исеме ничек? Беләсезме?
- Миннеханов Рөстәм Нургали улы.
- Ә хәзер Татарстанның дәулэт символлары турында сөйләшеп алыйк. Нинди дәуләт символлары беләсез? (герб, флаг, гимн)
- Гербта нәрсә төшерелгән?
- Ак барс.
- Ак барс нәрсәне аңлата?
- Байлыкны, халыкның көчен белдерә
- Флагыбызда ничә төс? (3 төс: яшел – табигатьнең матурлы hәм яшьлек төсе; ак төс – чисталык , кызыл – ут төсе, жиңу төсе).
- Туган ил, туган як турында мәкальләр беләсез микән? Тикшереп карыйк. Мин мәкальнең башын укыйм, ә сез дәвам итәрсез.

1.Туган илем – туган өем (жирем, анам).
2.Иленнән аерылган – канаты каерылган.
3.Туган ил булса ул бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә.
4.Ил өстендә чыпчык үлми.
5.Иле ныкның биле нык.
6.Илнең төтене дә тәмле.
7.Ватан барыннан да газиз.

Ә хәзер кызлар башкаруында татар биюе карап алыйк.

Алып баручы: Менә без ватан барыннан да газиз дидек. Укучылар, без Татарстанны Ватан дип әйтә алабызмы?
- Әйе.
- Нәрсә соң ул Ватан?
- Ватан – ул туган өебез, гаиләбез, без яшәгән урам, шәhәр…
-Укучылар, сезнең туган җирегез кайда? Сез нинди шәhәрдә яшисез?
- Азнакайда.
(Җыр «Азнакай»).
Алып баручы: Ә менә үзебез яшәгән шәhәр, районыбыз турында сез нәрсәләр беләсез микән? Әйтегез әле, Азнакай районы кайчан барлыкка килгән?
- 20 октябрь 1931 ел.
- Азнакай районы Татарстан республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Ул республикабызның Бөгелмә, Әлмәт, Сарман, Мөслим, Башкортстанның Бакалы районнары белән чикләшә.
Районның табигате урманнарга, елгаларга, тауларга бай. Республикабызның иң биек нокталарының берсе – Чатыр тау безнең районда урнашкан.
Ә хәзер укучылар башкаруында шигырьләр тыңлап үтик.

1 укучы: Туган ягым көн дә үзгә,
Ул - табигать бизәгедер.
Мөгаен, туган җиркәем –
Матурлыкның үзәгедер.

2 укучы: Азнакаем, ямьле Азнакаем,
Иркен синең урман-кырларың.
Тырыш халкың эчә челтерәп аккан
Зәңгәр күзле чишмә суларын.

3 укучы: Яшел бишек – узәк Азнакаем,
Таулар итәгендә урнашкан.
Ургып аккан ярсу Ык суларын
Чулман, Иделләргэ тоташкан.

Алып баручы: Район үзәге – Азнакай шәhәре. Шәhәребез соңгы елларда бигрәк үсте, бигрәк тә матурланды. Биредә мәдәният йорты, урта мәктәпләр, балалар бакчалары, китапхәнәләр, музыка мәктәбе, боз сарае, зур мәчет бар.
Шаулы урманнары, уңышлы болын-кырлары, hәрбер тау асты саен аккан җырлы чишмәләре районыбыз табигатен елның hәр фасылында ямьгә төрә. Юкка гына шагыйрьләр, композиторлар Азнакай ягын мактап җырлар язмаган инде!
Әйтегез әле, укучылар, сез шәhәрегезне яратасызмы? Сезгә монда яшәве рәхәтме, күңеллеме? Менә мин төгәл беләм, безнең Айзәрзбез өчен Азнакай – ул күңелле шәhәр.

(А.Айзәрә башкаруында җыр – «Күңелле безнең шәhәр»)

Алып баручы: Әй, туган жир! Синең чибәрлегең,
Иркенлегең, кочең, сафлыгың,
Сиңа булсын йорәк тирәнлегем,
Шигъриятем, кайгы-шатлыгым.
Әй, газиз җир! Синең чәчәкләрен,
Чыклы иртән, тыныч кичләрен.
Сиңа булсын җырым, мәхәббәтем,
Батырлыгым, көчем, хисләрем.

Әлеге шигырь юллары белән кичәбезне тәмамлыйбыз.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!