2. Белемнәрне актуальләштерү | -Укучылар, без сезнең белән алдагы дәрестә сөекле шагыйребез Х. Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Әйдәгез, укучылар, шагыйрь кичергән иң аянычлы вакыйгаларны искә төшереп алыйк әле. (1937 – “Ант” поэмасы өчен Язучылар союзыннан чыгаралар 1940-1956 – тоткынлыкта була 1981 – шагыйрь вафат була) | |
3. Үткән теманы кабатлау | - Йөрәгенә газиз җанын югалтса да, үз мәхәббәтенә тугрылыклы калган, үлем-михнәт сынауларын кичергән, үз хисләрен әнә шулай халык җырына якын шигырь юлларында җанландыра алган ир-егет ул –Хәсән Туфан ( портреты күрсәтелә). - X. Туфанны без үзенең фаҗигале язмышын, фаҗигале мәхәббәтен чагылдырган лирикасы белән кабул итәбез. Бүген без "Кайсыгызның кулы жылы?" дигән лирик шигырьне анализлап үтәрбез (шигырь 1956 нчы елда язылган). | |
4. Уку мәсьәләсен кую | Шигырьне укучыларга тыңлату (Идел Кыямов укый) Укучылар. Бу шигырне берече тапкыр тыңлагач сездә нинди хис-кичерешләр туды? Шигырьдәге кайсы сүзләр сезнең игътибарыгызны алды? Кем матур итеп шигырне укып карый? Нәрсә турында ул? Ничек уйлыйсыз 1. Шигырьне нинди өлешләргә бүлергә мөмкин? 2. Һәр өлешкә аерым-аерым тукталыйк. Шигырь башындагы ике юл нәрсә турында сөйли? 3. «Күлмәк җиңен ертасымы?» дигән юллар лирик геройның нинди халәтен күрсәтәләр? 4. Лирик герой ни өчен юану эзли? - "Бусы алкалары, бусы - кабере..." юллары сөйгәненең үлемен хәбәр итә.5. "Алка" һәм "кабер". Ни өчен Х.Туфан бу сүзләрне янәшә куйды икән? 6. Дүртенче строфа нәрсәгә багышланган? 7. Ике өлеш арасында нинди бәйләнеш бар? 8. Ни өчен «еламаска өйрәтте» гыйбарәсе хис дәрәҗәсен күрсәтә? Әлеге сүзләр икенче тапкыр кабатланганда мәгънә үзгәрәме? 9. «Күлмәк җиңен ертасымы?» сүзләренең башка мәгънәсе бармы? 10. «Сугыш», «дала», «яралар» сүзләренең нинди мәгънәләре бар дип уйлыйсыз? 11. Күп хәсрәтләр күрү кешене чиргә, авыруга сабыштырамы? 12. Йөрәк авыртуы ул нәрсә, аны бәйләп буламы? 13. “Бәйлисе бар йөрәкне” ди Хәсән Туфан. Метафораның мәгънәсен әйтегез. Чынлыкта йөрәкне бәйләп буламы? Бу сүзләр үзара ничек яраша? | 1. Шигырьне ике өлешкә бүлеп була: 1) лирик геройның даими хәсрәте; 2) башына төшкән яңа хәсрәте. 3. Лирик герой чыныккан, ихтыяр көчен арттырган дип уйларга мөмкин. 4. Ул хәсрәт, кайгы хисеннаң арыну өчен юану эзли. 5. Алка – яшьлек, матурлык, ә кабер – үлем символы. Бу ике символ янәшә килеп, лирик геройның эчке хисләрен ачарга ярдәм итә. 6. Дүртенче строфа лирик герой өчен әлеге кешенең ни дәрәҗәдә якын, кадерле булуына багышлана. 7. Еламаска өйрәнү ул – бик күп хәсрәт чигү, күз яшьләренең кибүе, күп елау нәтиҗәсе.8. «Еламаска өйрәтте» гыйбарәсе икенче тапкыр кабатланганда мәгънә үзгәрә, чөнки лирик герой башта үз-үзен юата алырлык дәрәҗәдә була, ә яңа хәсрәт – хатынының үлеме өстәлгәч, хәсрәт түзеп тора алмаслык дәрәҗәгә күтәрелә. 9.Күлмәк җиңен фронтта бәйләү пакеты булмаганда, соңгы чиктә генә ерталар. Күлмәк җиңе – символ. Ул хәсрәтне үз эченә бикләп, кешеләргә әйтми генә кичерү турында сөйли. 10. Сугыш – репрессияләр дулаган вакыт. Яралар - лирик геройның авыр хәсрәте. 12. Хәсрәтләр йөрәк авыртуга китерә. Йөрәк авыртуы ул - яра, ә яраны бәйләп була, йөрәкнең үзен бәйләп булмый. Йөрәк ярасы, яраны бәйләү – метафоралар. Алар хәсрәттән качу дигәнне аңлата |
5. Уку мәсәләсен өлешләп чишү этабы | Ә хәзер соңгы строфаны тикшерик. Шагыйрь беренче строфаны кабатласа да, кайбер сүзләрне алмаштыра. “Дөнья мине үзгәртте” ахырда “Бирде дөнья кирәкне»гә әйләнә. Сез ничек уйлыйсыз? Дөрес, укучылар. Лирик герой күп еллар дәвамында хәсрәт эчендә яшәгән. Хәсрәт аның гадәти яшәү халәтенә әйләнгән. Герой әлбәттә, үзенең бу халәтенә күнмәгән. Түзгән (күлмәк җиңен ертып булса да йөрәк авыртуын баскан). Ләкин чиксез күп хасрәтләргә тагын бер хәсрәтле вакыйга өстәлгән һәм күңелне мөлдерәмә тутырган хис ташып чыккан. Бу вакыйга аеруча аянычлы, аеруча авыр вакыйга. Чөнки лирик герой бердәнбер терәген, тормыш таянычын, бер күреп калу өчен генә дә “вулканнарга кереп” янарлык иң якын кешесен югалткан. Шуның өчен дә ул үзен юату өчен ярдәм сорауга мәҗбүр була. Җылы сүз әйтеп, кайгысын уртаклашучы “җылы куллы”, миһербанлы, шәфкатьле кеше ярдәме кирәк аңа. Димәк, кабатлану алымының вазифасы нәрсәне ачып бирергә ярдәм итте? | --Лирик геройны дөнья кирәген бирә-бирә, интектерә-интектерә үзгәрткән. Аның йөрәге хәсрәт өстенә хәсрәт өстәлү сәбәпле “яраланган”. Шуңа күрә “еламаска өйрәтте” җөмләсе кешенең чыдамлыгын күрсәтми, ә кайгы-хәсрәтнең берсе артыннан икенчесе ялгануы турында сөйли. |
6. Рефлексия | Чыннан Чыннан да, укучылар, Туфан - татар тарихында һәм шигъриятендә тирән эз калдырган шагыйрь, үзенчәлекле,кабатланмас шәхес. Аның тоткынлык чорындагы иҗаты аеруча җанга якын.Ул әсәрләреннән ниндидер җылылык, моңсулык сизелә.Бу шигырьләре якты хисләр уята. Безнең шагыйрьгә соклануыбыз артканнан-арта бара.Кыргыз язучысы Чыңгыз Айтманов аңа карата мондый сүзләр әйткән:”Сез - бәхетле халык. Сезнең Туфаныгыз бар”. Әйе, без - бәхетле халык! Укучыларга Х.Туфан сүзләренә язылган җыр “Әйткән идең” тыңлатыла. | |