СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“Хәзерге заман татар теле һәм әдәбияы дәресе”

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара булу белән беррәттән, тел җәмгыятьне үстерү хезмәтен дә үти. Тел кешеләргә үзара аңлашырга мөмкинлек бирә һәм кеше эшчәнлегенең барлык тармакларында бергәләп эшләүне тәэмин итә. Тел милли мәдәниятебезнең нигезен тәшкил итә.

          Туган ил, туган тел. Бу ике сүзне һәркем хөрмәт белән әйтә, алар бер-берсенә аваздаш булып ишетелә. Бу ике сүз күңелләрдә якынлык, кардәшлек хисе, туган илеңә һәм халкыңа тирән мәхәббәт тойгысы уята. Үз туган теленә, тарихына хөрмәте булмаган кешенең башка телләргә дә, үз ата-анасына, үз Ватанына, үз халкының әхлак нормаларына, халыкның мәдәния­тенә һәм сәнгатенә, тарихына да хөрмәте булмый..

Просмотр содержимого документа
«“Хәзерге заман татар теле һәм әдәбияы дәресе”»

Өстәмә профессиональ белем бирү

Дәүләт автоном мәгариф учреждениесе

“Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты”









Проект эше


Тема: “Хәзерге заман татар теле һәм әдәбияы дәресе”


“Татар телен һәм әдәбиятын туган тел –дәүләт теле буларак” укыту методикасына һәм эчтәлегенә таләпләр белем күтәрү курслары кысаларында







Башкардылар:

МГББУ“Татарстан Республикасы

Буа муниципаль районы

Күшке урта гомуми белем мәктәбе”нең

татар теле укытучы

Стрелкова Мария Владимир кызы.

Проект эше яклауга кертелде

Проект эшенең җитәкчесе: Һадиева Г.В.

27.03.2015




Казан-2015



Эчтэлек


Кереш .......................................................................................................... 3


I Бүлек. Укучыда танып белү сәләтен булдыру, аның белән идарә итүнең төп

шартлары .................................................................................................... 7

    1. Укучыларның актив фикерләү сәләтләренә таяну ........................ 7



    1. Уку-укыту процессын укучы үсешенең иң уңай дәрәҗәсендә

булдыру ......................................................................................................... 7


II Бүлек. Уку-укыту процессының уңай атмосферасын булдыру............. 8

2.1. Уку-укыту субъектлары арасындагы хезмәттәшлек педагогикасына нигезләнгән уңай аралашу ............................................................................ 8

2.2. Үстерешле дәресләр системасы ............................................................. 8

2.3. Теориянең гамәлдә чагылышы.Дәрес-конспект ................................... 18

Көтелгән нәтиҗә ............................................................................................ 14

Йомгаклау ...................................................................................................... 15

Кулланылган әдәбият ................................................................................... 16

















Кереш


Кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара булу белән беррәттән, тел җәмгыятьне үстерү хезмәтен дә үти. Тел кешеләргә үзара аңлашырга мөмкинлек бирә һәм кеше эшчәнлегенең барлык тармакларында бергәләп эшләүне тәэмин итә. Тел милли мәдәниятебезнең нигезен тәшкил итә.

Туган ил, туган тел. Бу ике сүзне һәркем хөрмәт белән әйтә, алар бер-берсенә аваздаш булып ишетелә. Бу ике сүз күңелләрдә якынлык, кардәшлек хисе, туган илеңә һәм халкыңа тирән мәхәббәт тойгысы уята. Үз туган теленә, тарихына хөрмәте булмаган кешенең башка телләргә дә, үз ата-анасына, үз Ватанына, үз халкының әхлак нормаларына, халыкның мәдәния­тенә һәм сәнгатенә, тарихына да хөрмәте булмый..

Мәктәптә өйрәнү предметы булу белән бергә, ана теле өйрәтү-үзләштерү чарасы булып та тора, ул башка фәннәрне үзләштерүгә дә хезмәт итә; уку­чы башка фәннәрне өйрәнгәндә дә аннан файдалана. Ана телен яхшы белү укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүдә, гому­ми үсеш дәрәҗәләрен күтәрүдә, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә, киләчәктә җәмгыять тормышында актив катнашырга әзерләүдә һәм сайлап алган хезмәтләрендә уңышларга ирешүдә мөһим шарт булып тора.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, туган  тел һәм аның әдәбиятын  укытуның төп бурычлары  билгеләнә:

—үз халкына, аның әдәби теленә, тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү;

—ана телен, аның грамматик төзелешен үзләштергән, грамматик, сти­листик һәм орфографик яктан дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләренә ия булган, орфоэпик, орфографик һәм пунктуацион яктан тулы белемле, тел чараларыннан уңышлы файдалана белүче һәм сәнгатьле уку күнекмәләре алган кешеләр әзерләү;

—  укучыларның сүзлек хәзинәсен баету;

—үз фикерләрен ана телендә, сөйләмә һәм язма рәвештә, эзлекле, җый­нак,

төгәл һәм матур итеп бирергә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү;

—укучыларның иҗади көчен, танып-белү сәләтләрен һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү, аларны үзлекләреннән белем алуга әзерләү;

—мәктәптә укытыла торган башка фәннәрне үз ана телендә үзләштерүгә җирлек әзерләү, башка телләрне өйрәнүне җиңеләйтү;

Югарыда саналган бурычларны хәл итү өчен, барыннан да бигрәк, укы­тучы үз туган телен, аның грамматик төзелешен яхшы белергә һәм дөрес, анык, эмоциональ-тәэсирле сөйләмгә ия булырга, белем һәм тәрбия бирүгә иҗади якын килеп, тел материалын урта мәктәп программасы нигезендә укучыларга аңлаешлы, кызыклы итеп бирә белергә; шул нигездә укучыларның уйлау сәләтен үстерергә һәм аларны хезмәтнең барлык тармакларында да актив катнашырлык итеп тәрбияли алырга ирешергә тиеш.

Мәгълүм булганча, укыту процессы — укытучы һәм укучының бердәм эшчәнлеге. Укытучы укучыны фәнне үзләштерүгә актив катнаштыра алыр­га, аны мөстәкыйль рәвештә акыл эшчәнлегенә җәлеп итәргә һәм анда белем алуга кызыксыну уята белергә тиеш.

Татар теле дәресләрендә укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, аларда аңлылык, милли үзаң формалаштыру, милли әдәбият һәм сәнгать аша әхлакый-эстетик сыйфатлар тәрбияләү, аларны җитештерүчән хезмәткә әзерләү, белемнәрне үзлекләреннән тулыландыра белү, грамоталы һәм зыялы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Шушы бурычларны үтәү йөзеннән, урта мәктәптә татар теле һәм әдәбият дәресләренең эчтәлеге һәм төрләре билгеләнә.

Укучыларның татар теле һәм әдәбияты буенча белем һәм күнекмәләренең ныклы бу­луы өчен, дәреслек һәм башка уку әсбаплары белән эшне яхшы, шулай ук системалы оештыруның әһәмияте зур. Ул укучыга белем һәм күнекмәләр алуда төп чыганак булып исәпләнә.

Барлык инновацияле технологияләр арасында мине тулы кыйммәтле укыту эшчәнлегенең киң танып белү ихтяҗларын һәм мотивларын формалаштыруны гарантияләүче үстерешле укыту җәлеп итә. Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә мин күбрәк уен технологиясе элементларыннан файдаланам. Алар: “Уен-табышмак”, “Уен–сәяхәт”, “Хәрефләрдән сүзләр яса!”. Зачет, контроль һәм белемнәрне системалаштыру дәресләрен оештыру формаларына аеруча игътибар бирәм. “Йолдызлар сәгате”, “Могҗизалар кыры” һәм башка уеннар оештырам.

Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен иң кызыклы эш формалары–укыган текстларны сәхнәләштерү. Алар сөйләм күнекмәләрен, хәтерне үстерә.

Еш кына дәресләремдә мин проблеманы хәл итүнең күмәк эзләү ысулын файдаланам.

Тормышыбызга компьютер һәм шуның белән бергә мәгълүмати технологияләр ныграк үтеп керә бара. Белем бирү процессын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

Балалар технологик алгарыштагы һәр яңалыкка сокланып карый. Һәм, әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим.

Димәк, компьютер технологияләреннән файдалану – укучыларның танып-белү эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк оештыру мөмкинлеге бирә. Бу исә аларның активлыгын һәм зирәклеген, иҗади сәләтен үстерергә, һичшиксез, ярдәм итә.

Проект эшемнең темасын сайлаганда мәктәп дәреслекләрендә, гомумән алганда,  мәктәпләрендә укучы татар балаларына тәкъдим ителгән биремнәр арасында  алмашлыкларны дөрес кулланырга өйрәнүләренә игътибар иттем.


Проектның төп максаты:  укучыларны алмашлык турында төшенчә белән таныштыру, мәгънәләрен аңлату, логик фикерләү, уйлау сәләте, уку активлыгы, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.

Гипотеза

- укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;

- теоретик белемнәрен практикада куллану;

- укучыларның сәләтләре төрле булуларына карамастан, проектта һәрбер укучының катнашуына ирешү.

Проектның бурычлары:

- Һәр төркем үзенә бирелгән биремнәрне үтәп чыгу өчен максат куя һәм аны тормышка ашыру өстендә эшли.

- Укучыларның аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү, үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру.

- Төркем эчендә эшли, альтернатив фикерләрне тыңлый белү, проект биремнәрен үтәүдән һәр укучының җаваплылыгына ирешү.

Танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.

Проектның тикшерү объекты: балалар белем алган дәреслекләр, аларда  алмашлыкларның бирелеше, аларның үзенчәлекләре.

Проектның фәнни яктан әһәмияте.

Укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.

Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: балалар белән эшләүче укытучыларга, кулланма өчен материал була алуында.

Дәрес алты этаптан: оештыру, белемнәрне тигезләү, уку мәсьәләсен кую һәм адымлап чишү, ныгыту, рефлексиядән тора. Мәгълүматны үзләштерүне җиңеләйтү максатыннан дәрес презентация белән бергә алып барыла. Укучылар үзләренә билге куйганда, презентациягә карап, җавапларны чагыштырып карый һәм хаталарны төзәтә  алалар. Дәрестә укучылар белән индивидуаль эш һәм төркемнәрдә эшләү каралган. Алдагы дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерү һәм кабатлау максатыннан индивидуаль карточкалар әзерләнгән. Яңа теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен тест биремнәре кулланылган.





I Бүлек. Укучыда танып белү сәләтен булдыру, аның белән идарә итүнең төп шартлары


1.1. Укучыларның актив фикерләү сәләтләренә таяну.


Фикерләргә өйрәтү – ул анализ ясарга, иң әһәмиятлесен аерып чыгарырга, чагыштырырга, охшашлыкны табарга, гомумиләштерергә һәм системага салырга, исбатларга һәм кире кагарга, төшенчәләрне билгеләргә һәм аңлатырга, мәсьәләләрне куярга һәм хәл итәргә өйрәтү дигән сүз.

Концепция: Фикер йөртү сораудан башлана. Үсеш дәресе сорарга өйрәтә.

Методиканың үзенчәлеге: Татар грамматикасының иң әһәмиятле мәсьәләләрен аерып чыгару һәм материалны эре блоклар белән бирү. Яңа материалны бирү дәвамында, укучыларның чагыштыру, гомумиләштерү, төшенчәләрне билгеләү сәләтләре төрле сораулар ярдәмендә үстерелә. “Нигә?” дигән сорау дәрестә иң еш яңгырый торган сорау. Әйтелгәнне искә алып, укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерә торган күнегүләр эшләнде.


1.2. Уку-укыту процессын укучы үсешенең иң уңай дәрәҗәсендә булдыру.

Концепция: Диалектик фикерләү ысулларына нигезләнеп эшләү, укучының иҗади үсешенә куелган киртәне алып ташларга булыша.

Методиканың үзенчәлеге:Аларны кулланганда,укучыга мөстәкыйль фикер йөртү мөмкинлеге бирелә. Укучы төрле әйбер, объект, күренешләрнең үзлекләрен, алар арасындагы бәйләнешләрне мөстәкыйль ачыкларга өйрәнә, аның сәләте, интеллекты үсә.

Укучының позициясе: Укытучы һәм иптәшләрем белән тикшерү-эзләнү методы белән танып белдем – төшендем – истә калдырдым – үз фикеремне әйтә алам – алынган белемнәремне гамәлдә куллана алам.




II Бүлек. Уку-укыту процессының уңай атмосферасын булдыру

Концепция: “Шатлык аша укыту һәм тәрбияләү” тискәре хисләр һәм җәза куркынычына караганда нәтиҗәлерәк.

Методиканың үзенчәлеге: Америка психологы А.Маслоу фикеренчә, иҗади үсешнең төп шартларыннан берсе - укучы шәхесенең өйрәнүгә омтылыш механизмын эшләтеп җибәрү, ягъни профессор В.И.Андреев әйтүенчә, стимуллар системасын булдыру:

  • бу кызык!

  • минем фикерем...

  • бу аңлаешлы!

  • мин моны үзем ясадым!

  • мин дә эшли алам, мин дә сәләтле!

Мин үземнең педагогик эшчәнлегемдә бу закончалыкларга таянып эшлим.

Бу мәсьәләне чишү юллары күп, мәсәлән, Һәр чиректә үтелгән темалар буенча мин укучыларга берәр иҗади эш бирәм.


2.1. Уку-укыту субъектлары арасындагы хезмәттәшлек педагогикасына нигезләнгән уңай аралашу

Концепция: Гуманлы педагогика – хезмәттәшлек педагогикасы – үсеш педагогикасы.

Методиканың үзенчәлекләре: Һәрбер дәрес – үстерешле дәрес. Ул әзер хәкыйкать дәресе түгел, ул- хәкыйкать эзләү дәресе.

Укытучы позициясе: Укучылар алдына әзер җаваплар белән түгел, ә сорау белән килү, алар белән бергә хәкыйкать эзләү, дөрес юнәлеш күрсәтеп тору.


2.2. Үстерешле дәресләр системасы

  • Эзләнү дәресе

Бу дәрестә теоретик материал эре блоклар белән һәм терәк схемалар яки таблица рәвешендә бирелә. Дәрес дәвамында укучыларның фикер йөртү сәләтләре төрле сораулар ярдәмендә гел активлаштырыла. Мәсәлән, укытучы мисаллар китерә, ә укучылар анализ ярдәмендә төшенчәне тәгъбир итәләр. Яки укытучы теоретик материалны аңлату вакытында аерым бер моментларда укучылардан сорау көтә башлый. Бу ысул теориянең катлаулы өлешенә укучыларның игътибарын җәлеп итү максатыннан кулланыла.

Өй эше: теоретик материалны ятларга, теманы ныгыту максатыннан репродуктив характердагы күнегүләр эшләргә.

  • Грамматик һәм сөйләм күнегүләрен устерү дәресе

Биредә теоретик белемне гамәлдә куллану күздә тотыла.Коммуникатив ситуацияләр никадәр чынбарлыкка күбрәк охшаса, укучыларның аралашуы шулкадәр нәтиҗәлерәк була.

Өй эше: теоретик материалны кабатларга, үстерешле характердагы күнегүләр эшләргә.

  • Текст белән танышу дәресе

Баланың уку эшчәнлегенең төп сәбәбе – текстның эчтәлеге белән кызыксыну. Шуңа күрә лексик теманың төп тексты алына һәм аның белән танышу алдыннан проблемалы сорау кую яки тексттан ниндидер кызык мәгълүмат китерү – бик отышлы ысул.

Өй эше: яңа сүзләрне кабатларга, текстны бик яхшы укырга һәм тәрҗемәсен кабатларга.

  • Диалогик сөйләм үстерү дәресе

Тексттан алынган мәгълүмат буенча сорау – җавап формасында эш алып барыла. Таныш лексиканы кулланып, темага караган төрле коммуникатив биремнәр үтәү, шунда диалоглар төзү. Шул арада укучыларның сөйләм теленә яңа грамматик конструкцияләр, яңа лексика да кереп китә, үзләштерелә.

Өй эше: Укучылар парларга бүленәләр. Яңа конструкцияләр кертеп, текст эчтәлеге буенча тулы диалог төзиләр.Материалны ныгыту максатыннан грамматик күнегүләр дә бирелә.

  • Монологик сөйләм үстерү дәресе

Бу дәрестә иң мөһиме – һәр укучы өйрәнелә торган тема буенча я телдән, я язмача бәйләнешле текст төзи белергә тиеш. Белем дәрәҗәсенә карап, һәр укучы эш төрен үзе сайлый: яки хәбәрләмә төзи, яки темага караган рәсемне тасвирлый, яки укылган текстның эчтәлеген кыскача сөйли.

Өй эше: Дәрестә төзелгән план буенча текст төзү һәм сөйләү.

  • Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Бу дәрестә укучылар барлык белемнәреннән файдаланып, гомумән тема буенча әңгәмәдә катнашалар. Биредә иң мөһиме – темага карата үз фикереңне әйтергә тырышу. Бу дәрестә грамматик материал да системага салына, кабатлана. Укучыда аралашу теләге тусын өчен, балалар дөньясына хас ситуацияләр булдыру, дәресне уен формасында үткәрү зарури.

Өй эше: Һәр укучыдан темага язмача обзор ясау, өйрәнелгән темага үз

мөнәсәбәтен күрсәтү, үз эшчәнлегенә билге бирү сорала.


2.3. Теориянең гамәлдә чагылышы.Дәрес-конспект

Тема: Алмашлык

Дәрес тибы: Яңа төшенчәләр формалаштыру.

Максатлар:

1.Белем бирүмаксаты

  1. Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту;

  2. Мөстәкыйль сүз төркемнәрен җөмләдә дөрес билгели алуларына ирешү;

  3. Алмашлык төркемчәләрен дөрес билгеләү күнекмәләрен ныгыту.

2. Үстерү максаты

а) төркемнәрдә эшли белү күнекмәсен үстерү;

б) сорауларга төгәл җавап бирү күнекмәсен камилләштерү.

3. Тәрбияви максат

а) туган телгә  ихтирам тәрбияләүгә этәргеч ясау.

Җиһазлау: компьютер, проектор,  дәреслек (Д.Г. Тумашева, Ф.Ф)

I Оештыру.

Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү (ТБ)

Оештыру моментының төп максаты: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә. (К)

Укытучы:

Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, – диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк һәм бер- беребезгә елмаеп карыйк.

Укучылар теләкләр телиләр:

Яңа көн тынычлык алып килсен!

Яңа көндә яңа “5”леләр алыйк!

Әти-әниебезгә ягымлы булыйк!

Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

Числоны һәм сыйныф эшен тактага һәм дәфтәрләргә язып кую.

II Белемнәрне тигезләү.

Укытучы: Укучылар, үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерегез.

Көтелгән җавап:  Алмашлыкларның төркемчәләре, аларның җөмләдәге функциясе һәм алмашлыкларның сөйләмдә иң еш кулланыла торган сүз төркеме булуын үзләштердек

Индивидуаль карточкалар белән эшләү. (ТБ)

Укытучы: Бирелгән җөмләләрдән алмашлыкларны табып алыгыз.

а) Мин сине көтәрмен, онытма, акыллым.(М. Хөсәенов)

ә) Мин сезгә әйттем бит, монда ул гаепле түгел. (Ф. Хөсни)

б) Кем эшләми, шул ашамый. (мәкаль)

Көтелгән җавап: мин, сине, мин, сезгә, монда, ул, кем, шул.

Үзбәя (Ш)

Укытучы: Балалар, җавапларыгызны экранга карап  тикшерегез. (1 нче слайд) Кемнең бер хатасы да юк, ул үзенең билгеләр дәфтәренә -“5”ле, кемнең бер хата –“4”, ике хата җибәргән укучы – “3”ле билгесе куя.

III Уку  мәсьәләсен кую. (Р)

Укытучы: Укучылар, алдагы биремне үтәп уку мәсьләсен куегыз. Бирем:  җөмләләрдәге ялгызлык исемнәрен нинди сүзләр белән алыштырып була? Шул сүзләрне генә сайлап алып язырга кирәк.

Көтелгәнҗавап:  ул, аны, ул,аны, аның, ул.    (3 нче слайд)

Укытучы: Бусүзләртурынданәрсәәйтәаласыз, укучылар?

Көтелгән җавап: Бусүзләр – алмашлыклар, аларзатларныалыштыралар.

Укытучы: Димәк, без бүгендәрестәнинди тема үтәчәкбез?

Көтелгәнҗавап: Заталмашлыклары.(5 нче слайд)

Укытучы: Афәрин!

IV Уку мәсьәләсен адымлап чишү. (ТБ)

Яңа теманы аңлату моментының төп максаты – укучыларның алмашлыкларны  үзләре таба алуларына ирешерлек итеп уку эчтәлеген оештыру.

Модельләштерү.

а) 203 нче күнегүне төркемнәрдә эшләү. (К)

б) Сорауларганигезләнеп модель төзү.(ТБ)

в) Үзбәя (Ш)

V Ныгыту

Укучылар дәфтәрләрегездә зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше таблицасын тутырыгыз. Бу алмашлыкларның килеш белән төрләнеше шактый үзенчәлекле, ә күплек санда зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешендә үзгәрешләр күзәтелми. (ТБ)

килешләр

Килешсоравы

мин

син

ул

Б. к.И. к.Ю.к.

Т. к.

Ч. к.

У.-в.к.

кем?кемнең?кекмгә?

кемне?

кемнән?

кемдә?

………

………

………

Укытучы: җавапларыгызны экранга карап тикшерегез.(8 нче слайд)

VI Рефлексия

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә эшләгәннәрне искә төшереп, кечкенә генә тест эшләп алабыз. (Р)

Тест


Өй эше. 

1) Алмашлыкларның килешләрен билгеләргә;

2) Зат алмашлыклары кулланып кечкенә күләмле хикәя язарга























Көтелгән нәтиҗә:


1.Проект тәмамлангач, укучылар татар теленнән мәгълүматлар табу буенча проект эшендә катнаша алалар һәм тапкан  мәгълүматларны бәялиләр;

2. Һәр төркемнең лидеры коллектив алдында чыгыш ясый, аны яклый;

3. Проект буенча презентация эшләнә;

4.Проектта катнашучы һәр укучының шәхси, интеллектуаль, аралашу осталыгы күрсәтелә;

5. Мәгълүматның күләменә,катнашучыларның санына карап, презентация үткәрү өчен тиешле вакыт күләме билгеләнә;

6.Уңышлар һәм чишелмәгән проблемаларны күмәкләп ачыклана, анализлана;

7.Киләчәктә проектны дәвам итү мөмкинлекләре, юллары билгеләнә;



















Йомгаклау


Укучыларда аларның танып белү сәләтләрен активлаштыру аша татар телен өйрәнүгә тотрыклы кызыксынучанлык үстерү һәм шул нигездә һәр укучы шәхесен үсеш режимына чыгару, уку-укыту субъектын тәрбияләү, ягъни аның алдында торып баскан мәсьәләләрне мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә омтылган , үзүсешкә ия булган кешене тәрбияләргә мөмкин.

Татар теленә өйрәтү дигән сүз укучының дәрестә генә түгел, дәрестән тыш эшчәнлеген дә үз эченә ала. Бу ике төр бик тыгыз бәйләнештә яши. Шуңа күрә укучының класстан тыш эшчәнлегенең системасын да бирәм.

Дәрестә дә, дәрестән тыш эшчәнлектә дә укучы шәхесен күз алдында тотып эшләсәң, уңышка ирешәчәксең.

Укытучы үзе иҗади үзүсешкә ия шәхес икән, ул башта укучылары алдыннан бара, аннан соң алар белән бергә юл үтә, соңыннан балаларын алга җибәрә, димәк, укучы шәхесе үсеш процессын кичерә.

Сүземне йомгаклап,шуны әйтәсем килә: проектта катнашкан укучының аңлы рәвештә укуга теләге арта,ул фән белән ныграк кызыксына башлый,уз эшенә җаваплы карый,төркемдә үзара тарсынмыйча аралашырга өйрәнә.Иптәшләренең фикерләрен бәяли,хөрмәт итә.

Шулай ук укучының танып белү эшчәнлеге камилләшә,ул үзендә ышаныч тоя, эшкә омтылышы көчәя.










Кулланылган әдәбият


1.Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М., Айдарова С.Х. Татарский язык в иноязычной аудитории: программа и методические рекомендации.- Казань: ТГГПУ,2007.

2. Татар теленнәнгомумибелембирүнеңдәүләт стандарты.( Казан, 2008)

3. Максимов Н.В. Татар теленнән естлар. – К., 2002.

4. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. – К., 2005.

5. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән дидактик материаллар. – К., 2004.

6. Ахмедова Р.Р.Теория и практика преподавания русского и татарского языка в условиях двуязычия-Набережные Челны: ЧИПП «Печатный двор»,1996.

7.Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Күнегүләр һәм кызыклы материаллар җыентыгы / Ф.С.Сафиуллина. – Казан:Татар кит. нәшр., 1992. –

320 б.

Интернет-ресурслар.

1.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

2.  Н. Исәнбәт. Мәкальләр китабы.















4



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!