СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Класстан тыш чара " Гүзәллеккә кеше хуҗа"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Танып –белү уеннарын кулланып укучыларның белемнәрен арттыру; укучыларда күзәтүчәнлек, игътибарлылык, хәтер һәм зиһен үстерү;  табигатькә сакчыл караш тәрбияләүмммтанып –белү уеннарын кулланып укучыларның белемнәрен арттыру; укучыларда күзәтүчәнлек, игътибарлылык, хәтер һәм зиһен үстерү;  табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан үткәрелә торган класстан тыш чара

Просмотр содержимого документа
«Класстан тыш чара " Гүзәллеккә кеше хуҗа"»


Гүзәллеккә кеше хуҗа

Максат: танып –белү уеннарын кулланып укучыларның белемнәрен арттыру; укучыларда күзәтүчәнлек, игътибарлылык, хәтер һәм зиһен үстерү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

Җиһазлау: Г.Хәсәнов “Елның дүрт фасылы”, “ Ел тәүлеге 12 ай” китаплары һ.б, “Гүзәллеккә кеше хуҗа” дип язылган плакат

Чара барышы.

  1. Керешөлеш.

Э.Авзалованың “Бу гүзәллек яшәрме?” дигән шигырен тыңлап китү. Аны бер укучы яттан сөйли.

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?


Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?


Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлык

Кая киткән?


Җир елый,ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

  • Укучылар, җир ни өчен елый?

  • Чишмәләр кипкән, кешеләр агачларны кискәннәр, кошлар да сайрамыйлар. Шуңа күрә җир елый.

  • Әйе, балалар, табигатьне саклау- һәр кешенең бурычы.Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән.Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып, җәнлекләрне, кош-кортларны кырып бетерәләр икән , димәк, кеше үз-үзен юк итә дигән сүз.Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк.

  • Укучылар, җәнлекләр, үсемлекләр, кош-кортлар нигә юкка чыга соң?

  • Кешеләр кошларны, хайваннарны ит, тире,йоннары өчен аталар, үсемлекләрне күпләп тамыры белән җыялар, урманнар яна һ.б.

  • Машиналардан , завод-фабрикалардан агулы газлар, табигать дөньясын һәлакәткә китерә торган ташландыклар чыгарыла. Алар тереклек өчен зарарлы.Кешеләр төзегән сусаклагычлардан ясалма диңгезләр барлыкка килә. Никадәр сөрү җирләре, болынлыклар су астында кала. Күпме җәнлекләр, кош-кортлар, үсемлекләр һәлак була. Кешеләр төрле сазлыкларны, сулыкларны киптерә. Алар басуларга миллионнарча тонна ашлама чыгара. Җәнлекләр һәм кошлар, аларның балалары, үсеп җиткәнче үк шул ашламалар белән агуланып үлә.

  • Кызыл китапка кертелгән хайваннарны кем сакларга тиеш?

  • Җирдә яшәүче барлык кешеләр.

  • Дөрес. Кызыл китапка кертелгән җәнлек кайсы ил территориясендә яшәсә, аның өчен шул ил җавап бирә. Сирәк очрый торган үсемлекләр, хайваннар тыюлыкларда саклана. Тыюлык- үсемлекләрне, җәнлекләрне саклап табигый шартларда үрчетү, саклау урыны. Татарстанда Идел – Кама тыюлыгы бар.

  • Кешеләр табигатькә карата беркайчан да тиешенчә сак була белмәделәр. Аны сакларга, аның турында кайгыртырга кирәклеген бик соң аңладылар.Шуңа күрә җирдәге тереклекнең барлык төрләрен саклау максатыннан Кызыл китап булдырылган. ( Кызыл китапны күрсәтү, берничә битенә күзәтү ясау)

  • Укучылар, табигатьне саклау өчен сез ниләр эшли аласыз?

( Җаваплар тыңланыла)

  • Кешеләргә матурлыкны,

Сый-хөрмәтне биргән Ходай.

Тик кешеләр табигатькә

Нигә игътибарсыз болай?

Чикләвеге, шомырты да, баланы да

Санап бетерерлек түгел...

Кешеләрнең табигатькә ерткычлыгын

Гафу итә алмый күңел.

Агачларны таптый, кисә,

Җәнлекләрне атып китә.

Бу кадәрле начарлыклар,

Белмим, нәрсә белән бетәр?

  • Кеше гомере буе табигатьтән файдалана. Табигать кешене ашата, эчертә, киендерә.Ул бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы һәм байлыгы безнең кулда.Табигатьне саклау өчен без үз бурычыбызны үтәргә тиеш.

  • Ә хәзер, без сезнең белән табигать темасына багышлап брейн - ринг үткәреп алырбыз.

  • Безнең ике команда да әзер. Уенны башлыйбыз. ( командалар һәм жюри белән таныштыру)

  1. Төп өлеш

I тур. “ Табышмакларга җавап тап”

  1. Берсе яшел келәм тукый,

Берсе сарыга мана.

Берсе ак мамыгын түши,

Ә берсе җыеп ала ( ел фасыллары)

  1. Иртә белән чыга,

Кичен югала.

Аның урынына ,

Иптәше кала. (кояш, ай)

  1. Ипи түгел, су түгел,

Авыр түгел, аз түгел, ансыз яшәү мөмкин түгел. (һава)

  1. Агач бөгә, кулы юк,

Йөри торган юлы юк.

Ачуланса сызгыра,

Тузаннарны туздыра. (җил)

  1. Ямь-яшел куе булгач,

Һәркем ярата аны.

Анда бик күп агачлар,

Җыр суза сандугачлар.

Кызарып җиләк пешә,

Чикләвекләр өлгерә.

Санап та бетереп булмый,

Нәрсә соң ул,кем белә? (урман)

  1. Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп үлә. (яфрак)

  1. Нинди агач җилсез шаулый. (усак)

  2. Патша түгелмен

Таҗым бар.

Кшеләргә бирер

Назым бар. ( чәчәк)

  1. Утырабыз урманда

Ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә , кыздыра да

Кешеләр безне җыеп. (гөмбә)

10) Нечкә яшел сабакта

Юл буенда шар үскән.

Кай арада җил искән,

Ак шар очкан да киткән. ( тузганак)


I тур шушының белән тәмам. Әйдәгез, нәтиҗәләр белән танышыйк. ( Ял итү өчен концерт номеры башкарыла.)


II тур. “ Мәкальләрне дәвам ит”

  1. Саф һава - ( тәнгә дәва).

  2. Язның байлыгы - кояш, ( күзнең байлыгы – уңыш)

  3. Көзге көн ул бала кебек: ( әле көлә, әле елый)

  4. Кышкы –кар, (көзге-икмәк)

  5. Яңгыр яуса - (җиргә май)

  6. Күз өчен яз яхшы,

( Авыз өчен көз яхшы)


II тур шушының белән тәмам. Нәтиҗәләрне тыңлап узыйк. ( Ял итү өчен концерт номеры, бию башкарыла.)


III тур “ Уйлап тап”

  1. Кара төстә , каты, уалучан, яна торган файдалы казылма. ( ташкүмер)

  2. Көрән яки кызыл төстә, нык, авыр, төзелештә кулланыла торган файдалы казылма.( гранит)

  3. Сары яки көрән төстә, вак, сибелүчән матдә. ( ком)

  4. Кара төстә, зәһәр исле, майсыман сыеклык, файдалы казылма.(нефть)

  5. Коңгырт төстә, черегән үсемлек калдыкларыннан торучы файдалы казылма. (торф)

  6. Кабырчыклы хайван. (панцирлыташбака)

  7. Башлыклы (капюшонлы) елан.( кобра)

  8. Тәлгәшле җимешле үсемлек. ( йөзем)

  9. Кызыл – сары җимеш. (мандарин)

  10. Сары, әче җимеш. (лимон)

  11. Яфраклары шифалы эчемлек ясау өчен кулланыла.(чәй)

  12. Кайсы агач кабыгыннан мунчала алалар? (юкә)

  13. Кайсы агачның, яз көне, суын эчәләр? ( каен)

  14. Кайсы кош кыш көне бала чыгара? ( чукыр)

  15. Кайсы җәнлек сызгыра? ( тиен)

III тур шушының белән тәмам. Нәтиҗәләрне тыңлап узыйк. ( Ял итү өчен концерт номеры, җыр башкарыла.) ( Командаларны котлау)


  1. Йомгаклау.

  • -Булдырдыгыз, укучылар!Бүгенге уеныбыз шушының белән ахырына якынлашты.Безнең кәефләребез күтәренке, йөзләребез елмая.Күрәсез кешенең күңеле әздән генә дә күтәрелеп китәргә мөмкин икән. Күңел күтәренкелеге өчен бар нәрсәнең дә, шул исәптән әйләнә- тирәбезнең дә чиста, матур булуы да кирәк. Шуңа күрә без үзебезнең эш- гамәлләребездә күбрәк яхшы эшләр башкарсак, күп нәрсәгә битараф булмасак, безнең тирә – яктагы кешеләрнең, иптәшләребезнең күңеле гел шат булыр иде, кешеләр бер- берләренә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле, игътибарлы булырлар иде.

  • Бүгенге чарабызны мин “Елмай” исемле җыр белән тәмамлар идем. Чөнки кеше елмая икән аның күңеле күтәренке дигән сүз.

  • Ә гүзәллеккә кем хуҗа булды?

  • Әйе, укучылар, кеше хуҗа.Бик дөрес.Ә хәзер барыбыз бергә җырлап алыйк.( Бергәләп “ Елмай” җырын башкару)

  • 1.Уянганда елмаеп тор,
    Бар дөнья балкып китәр.
    Әниеңә көлеп кара
    Телә хәерле иртә.

    Елмай әле, син елмайсаң
    Яратыр олы, кече,
    Дөньяда иң матур кеше – 2 тапкыр
    Елмайган, көлгән кеше!

    2. Елмай көнгә Һәм кояшка,
    Көнең күңелле узар,
    Кырлар, болыннар да сиңа
    Чәчәк гөлләрен сузар.

    Елмай әле, син елмайсаң
    Яратыр олы, кече,
    Дөньяда иң матур кеше –
    Елмайган, көлгән кеше!

    3. Авыр булса да кайчакта
    Елмай күз яшең аша,
    Еш көл, елмай дусларыңа –
    Көлү куңелне ача!

  • Шуның белән чарабыз тәмам. Барыгызга да зур рәхмәт.










Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!