СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

М. Җәлил иҗаты буенча альбом.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«М. Җәлил иҗаты буенча альбом.»




Тема:


Бөек Ватан сугышы елларында Муса Җәлил иҗаты







План:

1. Шагыйрь һәм сугыш.

2. Әсирлектә.

3. Яшерен оешма эше.

4. Ялган хәбәр.

5. “Моабит дәфтәрләренең” язмышы.

6.М Җәлил – патриот һәм интернационалист.

7. Шагыйрь мәңге безнең күңелләрдә.



Төп өлеш.


БАТЫРЛЫК ҺӘМ ТАЛАНТ ГӘҮДӘЛЕНЕШЕ

М.Җәлилнең әсирлектә иҗат иткән әсәрләренең туган илгә әйләнеп кайтулары үзе бер тарих. Беренче дәфтәр - гарәп хәрефләре белән язылганы - 1946нчы елда кайта. Аны 1944нче елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов алып чыга. Франциягә килеп җиткәч, аны Нигъмәт Терегуловка тапшыра. Ә ул, үз чиратында, дәфтәрдәге бөтен текстны әйбәтләп күчереп чыга. Димәк, Нигъмәт исемле милләтәшебез иң беренче булып М.Җәлил шигырьләренең кыйммәтен аңлаучы, аны халкыбызга җиткерү өчен зур тырышлык куючы, шул чор шартларыннан чыгып караганда,  бу юлда каһарманлык күрсәтүче.  Илгә кайткач, 1946 нчы елда ул әлеге дәфтәрне Татарстан Язучылар берлегенә тапшыра. М.Җәлилнең васыятен үтәүне Нигъмәт ага изге вазифа итеп карый. Билгеле  булганча, шушы дәфтәрнең бер бит ватанпәрвәр шагыйрьнең васыяте язылган. Анда болай диелә:

«Моны язды татарның билгеле шагыйре М.Җәлил... 1942нче елны сугышка килде һәм, әсирлектә күп газаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмада катнашуда, совет пропагандасын таратуда гаепләнеп кулга алынды. Бәлки аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен алтмышын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар, минем васыятем шул.

М.Җәлил, 1943, декабрь»

Латин хәрефләре белән язылган икенче дәфтәр исә әсирлектә бергә булган  Бельгия иле кешесе Андре Тиммерманс тарафыннан коткарылып калына. Ул аны Брюссельдәге безнең ил вакиллегенә тапшыра. Әнә шул юл белән да туган Татарстаныбызга кайта.

Беренче дәфтәрдә алтмыш ике, ә икенчесендә илле шигырь туланган. Димәк, барысы йөз дә унике әсәр. Әммә аларның унтугызы ике дәфтәрдә дә кабатлана.  Менә аларның исемнәре: “Тик булса иде ирек”, “Кызыл ромашка”, “Кошчык”, “Хәдичә”, “Томаулы гайшык”,”Сакчы”, ”Бүреләр”, Гашыйк һәм сыер”, “Соңгы җыр”, “Мәхкүм”, “Сөеклемә”, “Корыч”, “Күлмәк”,”Шагырь”, “Соңгы үпкә”, “Сугыштан соң”, “Тау елгасы”, “Була кайчак”, “ Чәчәкләр”.

М.Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре “Моабит дәфтәре” исеме белән бөтен дөньяга мәгълүм.  Алар иң әүвәл бөтен нечкәлекләре белән туган татар телендә яңгырыйлар. Аларны тыңлаганда, татар теленең шигърилегенә, байлыгына, аның бик катлаулы хис-тойгыларны һәм фикерләрне белдерергә сәләтле булуына таң каласың. Шул ук вакытта алар дөньяның бик күп телләрендә, шул исәптән иҗат ителгән җир телендә –алманча да яңгырадылар. Аларны укыган һәркем татар шагыйренең талантына, батырлыгына сокланмый кала алмый.


1.Шагыйрь һәм сугыш.
1941 ел, 22 июнь. Бөек ватан сугышының беренче көннәреннән үк М. Җәлил фронтка җибәрүләрен сорап, военкоматка килә. 1941 елның 13 июлендә армияга алына. Политработниклар әзерләү курсларында укыганнан соң. М. Җәлил өлкән политрук итеп Волхов фронтына, 2 нче удар армиягә җибәрелә. “Отвага” гәзитендә хәрби кореспондент булып эшли.
Ул батырлыкка, Ватанга тугры булырга өнди, шигырьләре белән солдалар арасында чыгышлар ясый, газеталарда бастыра. Бу чордагы шигырьләре аның “Тупчы анты” дигән җыентыгында дөнья күрә.


Яраткан кызы Чулпан белән тормыш иптәше Әминә ханыма да еш кына хатлар яза. Ул кызына хатлар гына түгел, ә шигырьләр дә багышлый.

Киткән чакта, кызым. Нигә шулай
Күзләремә әрнеп карадың
Сиздеңмени әткәң йөрәгенең
Синең янда өзелеп калганын

Мин саклармын йөрәк каным белән,
Илемне һәм сезне аппагым!
Шатланырмын күреп һәр таң саен
Үз илемдә Чулпан калыкканын.
(“Чулпанга” шигыреннән)
2. Әсирлектә.
1942 елның 26 июне. Волхов фронты. М.Җәлил каты яраланган хәлдә дошман кулына эләгә. Волхов яраларыннан М. Җәлилнең канлы, 791 тәүлеккә сузылган, әсирлек юлы башлана.

 Чәнечкеле тимер чыбык белән
Уратылган безнең йортыбыз
Көне буе шунда казынабыз
Әйтерсең лә тирес корты без.

Кояш чыга койма аръягында.
Күрше кырлар нурга коена.
Тик нигәдер аның нуры безгә
Тими үткән төсле тоела.





 3. Яшерен оешма эше.
Фашист концлагеренең коточкыч шартлары да шагыйрь рухын сындыра алмый. Ул үзенең поэзиясе белән дә, яшерен оешма аша да дошманның үз оясында аңа каршы көрәш алып бара. 
Тоткынлык шартларында да М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре яшәүнең, тормышның кеше рухы бөеклеген башкаларга аңлатырлык көдрәт табалар. Концерт, җыр, музыка, шигърият кебек чаралар ярдәмендә меңләгән әсирләр күңелендә яшәүгә, көрәшкә, азатлыкка өмет чаткысы кабызалар.
Җәлил һәм аның иптәшләре – татар, башкорт, чуваш хәрби әсирләре урнашкан Свинемюнде һәм Крушино лагерьләрендә, Дрезденда, Гамбургта, Польшадагы Познань шәһәрендә хәрби заводларда эшләүче совет әсирләре арасында да үз кешеләре булдырган. Җәлил оешмасының бер төркеме Польшадагы Радом лагерендә актив эш алып барган. Ә бер төркем үз эшчәнлеген Берлинда җәеп җибәрә. Оешманың эше нәтиҗәсез калмый. 1943 елның язында Көнчыгыш фронтка җибәрелгән татар легионының 1нче батальоны фронтка җиткәнче үк баш күтәреп, белорусь партизаннары ягына чыга. 
Татар-башкорт әсирләреннән торган беренче батальн үзебезнекеләр ягына чыкканнан соң, фашистлар әсирләр арасында шымчылык эшен тагы да көчәйтәләр.
Яшерен оешмага бик сак эш итәргә туры килә. Шуңа күрә җәлилчеләр 5-6 кешелек группаларга бүленеп эшлиләр. М.Җәлил оешмага әгъзалар кабул иткәндә дә сак булырга тырыша. Оешмага керүчеләр ант итәләр. Аның аерым тексты була. 
Дошман өнендә Җәлил җитәкчелегендә оештырылган яшерен оешма һәм җәлилчеләр сафында безнең якташларыбыз, Башкортстан егетләре дә булган. Шулардан Муса Җәлинең подпольедагы якын көрәрәштәше һәм каләмдәше шагыйрь Рәхим Саттр белән Дахау концлагере батыры һәм шагыйрь, Хәйретдин Мөҗәй – иң күренеклеләре.
Рәхим Саттр - Әбдрәхим Сөләйман улы Әбделсаттаров – Башкортстанның чишмә районы, Түбәнге Хаҗәт авылы егете.
Хәйретдин Мөҗәй – шагыйрь һәм прозаик, Бөек Ватан сугышы герое – Мөҗәһетдин Хәйретдин улы Хәйретдинов, Башкортстанның Туймазы районындагы Төрекмән авылында туа. 
Шулай итеп, яшерен оешма легионерларының гомум восстаниесен әзерләү турында карар чыгара. Ләкин восстание булмый кала. М. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең яшерен эш алып баруын бер хыянәтче (Мәхмүт Җамалетдинов) фашистларга җиткерә. Оешма җитәкчеләрен кулга алалар. 1944 елның 12 февралендә Дрезденда хәрби трибунал аларны үлем җәзасына хөкем итә. Дрезденнан тоткыннарны Моабит төрмәсенә алып киләләр. Монда алар коточкыч җәзалауларга дучар ителәләр.


1944 елның 25нче августында Плетцензее төрмәсендә унбер җлилченгең гомере өзелә.
Менә яшерен оешма членнарының үтерелү тәртибендә бирелгән исемлеге:

 1. Гайнан Кормашев

2. Фоат Сәйфелмөлеков

3. Абдулла Алиш

4. Фуат Булатов

5. Муса Җәлил

6. Гариф Шабаев

7. Әхмәт Симаев

8. Габдулла Батталов

9. Зиннәт Хәсәнов

10. Әхмәт Әтнәшев

 11. Сәлим Бохаров


Соңгы сүз әйтү мөмкинчелеге бирелгәч, М. Җәлил: “Фашизмны җиңү өчен кулдан килгән кадәр эшли алуыбыз өчен без горурбыз, көрәшебезне тагы да дәвам итә алмавыбызга гына үкенәбез”, - ди.


4. Ялган хәбәр
М.Җәлил әсирлектә зур оештыру эшчәнлеге алып барган заманда, ул дошманнарга хезмәт итә икән, дигән хәбәр тарала.
Үзенең тормыш иптәше Әминәгә багышлап язган “Ышанма” шигырендә:

 Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
Алмаштырган илен”, - дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр, - 
дип язып калдыра.



Шагыйрьнең сатлыкҗан булмавын раслар өчен конкрет дәлилләр кирәк була. Мондый дәлилне М.Җәлил үзе калдыра. 1945 елның апрель аенда совет сугышчылары, Моабит төрмәсе ишеге алдыннан аның китап битенә язылган бер хатын табып, Мәскәүгә Александр Фадеевка җибәрәләр. Озак та үтми 382 камера стенасына язылган “Без кырык үлем аша үттек, әмма буйсымадык. М.Җәлил”, - дигән язу табыла. 
Бу сүзләр шагыйрьнең тоткынлыкта язылган дәфтәрендәге васыятендә дә бар. Әнә шулай итеп, әкренләп, аның салыкҗан булмавы, дошман тылындагы күпъяклы эшчәнлеге, әсир солдатларның көрәшенә җитәкчелек итүе, иҗат эшен дәвам итүе ачыла.

5. “Моабит дәфтәрләренең” язмышы
Үлем җәзасын көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.
Шагыйрьнең шушы дәфтәрләрен бөтен дөньяда “Моабит дәфтәрләре” дигән исем белән беләләр.

М.Җәлилнең әсирлектә иҗат иткән әсәрләренең туган илгә әйләнеп кайтулары үзе бер тарих. Беренче дәфтәр - гарәп хәрефләре белән язылганы - 1946нчы елда кайта. Аны 1944нче елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов алып чыга. Франциягә килеп җиткәч, аны Нигъмәт Терегуловка тапшыра. Ә ул, үз чиратында, дәфтәрдәге бөтен текстны әйбәтләп күчереп чыга. Димәк, Нигъмәт исемле милләтәшебез иң беренче булып М.Җәлил шигырьләренең кыйммәтен аңлаучы, аны халкыбызга җиткерү өчен зур тырышлык куючы, шул чор шартларыннан чыгып караганда,  бу юлда каһарманлык күрсәтүче.  Илгә кайткач, 1946 нчы елда ул әлеге дәфтәрне Татарстан Язучылар берлегенә тапшыра. М.Җәлилнең васыятен үтәүне Нигъмәт ага изге вазифа итеп карый. Билгеле  булганча, шушы дәфтәрнең бер бит ватанпәрвәр шагыйрьнең васыяте язылган. Анда болай диелә:

«Моны язды татарның билгеле шагыйре М.Җәлил... 1942нче елны сугышка килде һәм, әсирлектә күп газаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмада катнашуда, совет пропагандасын таратуда гаепләнеп кулга алынды. Бәлки аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен алтмышын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар, минем васыятем шул. М.Җәлил, 1943, декабрь»

Латин хәрефләре белән язылган икенче дәфтәр исә әсирлектә бергә булган  Бельгия иле кешесе Андре Тиммерманс тарафыннан коткарылып калына. Ул аны Брюссельдәге безнең ил вакиллегенә тапшыра. Әнә шул юл белән да туган Татарстаныбызга кайта.

Беренче дәфтәрдә алтмыш ике, ә икенчесендә илле шигырь туланган. Димәк, барысы йөз дә унике әсәр. Әммә аларның унтугызы ике дәфтәрдә дә кабатлана.  Менә аларның исемнәре: “Тик булса иде ирек”, “Кызыл ромашка”, “Кошчык”, “Хәдичә”, “Томаулы гайшык”,”Сакчы”, ”Бүреләр”, Гашыйк һәм сыер”, “Соңгы җыр”, “Мәхкүм”, “Сөеклемә”, “Корыч”, “Күлмәк”,”Шагырь”, “Соңгы үпкә”, “Сугыштан соң”, “Тау елгасы”, “Була кайчак”, “ Чәчәкләр”.

М.Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре “Моабит дәфтәре” исеме белән бөтен дөньяга мәгълүм.  Алар иң әүвәл бөтен нечкәлекләре белән туган татар телендә яңгырыйлар. Аларны тыңлаганда, татар теленең шигърилегенә, байлыгына, аның бик катлаулы хис-тойгыларны һәм фикерләрне белдерергә сәләтле булуына таң каласың. Шул ук вакытта алар дөньяның бик күп телләрендә, шул исәптән иҗат ителгән җир телендә –алманча да яңгырадылар. Аларны укыган һәркем татар шагыйренең талантына, батырлыгына сокланмый кала алмый.




Беренче дәфтәренә Җәлилнең 60 шигыре теркәлгән һәм соңгы битенә васыять язылган.
… Моны язды татарның билгеле шагыйре М Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды. Төрмәгә ябылды.
Бәлкем аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115нең 60 гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр хәбәр итеп, үлгән шагыйрьнең шигырьләре итеп, дөньягя чыгар. Минем васыятем шул
1943, декабрь.
Бу дәфтәрне 1944 елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле әсир алып чыга. Аннан ул аны Нигъмәт Терегулов исемле кешегә тапшыра, 1946 елны Терегулов дәфтәрне Татарстан язучылар берлегенә китереп бирә.
Икенче дәфтәрен М.Җәлил саклар өчен Бельгия партизаны Андре Тиммерманска биргән. Әлеге намуслы кеше 1947 елда аларны безнең илебезгә җибәрә.
Җәлилнең өченче дәфтәре дә булган дигән фикер бар. Ләкин әле ул табылмаган. Аны эзләү дәвам итә. 

6. М.Җәлил патриот һәм интернационалист
Муса Җәлинең шигырьләре киң популярлык алды. Илледән артык милләт халкы Җәлилне үз телләрендә укый. Аның поэзиясе чит илләргә дә яхшы таныш. “Моабит дәфтәрләре” аерым басма булып Германия, Венгрия, Румыния,, Чехославакия, Кореяда чыкты. Аның шигырьләре шулай ук инглиз, испан, итальян, француз, гарәп, поляк, словак, төрек, румын һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. 1954 елда шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре” М. Кәримнең баш сүзе белән башкортча басылды. Үткән елны, шагыйрьнең 100 еллык юбилеен каршылаганда безнең республикабыз матбугатында киң урын алган мәкаләләр үзләре бер китап булырлык.
Ирексездән, шагыйрьнең яшәү мәгънәсе турындагы сүзләре искә төшә. “Дөньяда шулай итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын – яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени!
Илебезнең күге аяз, халкыбыз азат булсын өчен башларын салган М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы алдында дөнья халыклары баш ия.
1. Бөек солдат, бөек шагыйрь Муса Җәлилне тудырган татар халкы алдында башымны иям.

Чыңгыз Айтматов

2. Муса Җәлил шулай ук безнең өчен дә - французлар һәм чехлар өчен дә үлде.

Луи Арагон

3. Башкорт халкы башка милләт шагыйрьләренә булган шундый зур ихтирамын Муса Җәлилгә кадәр бөек Пушкинга һәм бөек Тукайга карата гына әйтә алган иде.

Равил Бикбаев.
7. Йомгаклау

Туфрак күмәр тәнне күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күнелне.
Үлем” диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне, -

ди М.Җәлил һәм ул мең тапкыр хаклы. Җәлил үзенең газиз гомерен генә түгел, ә фашизмга күтәрелгән барлык патриотларның героик көрәшләрен, үлемнәрен йөрәк каны белән язылган әсәрләре аша мәңгеләштерде.
М.Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы югары бәяләнә 1956 елның 2 февралендә аңа Советлар Союзы герое исеме бирелә. 1957 елда “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясе белән бүләкләнә.



Аның исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә. Казан үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Җәлилгә багышлап язучылар романнар, поэмалар, опералар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат итәләр. Аның көрәше һәм эшчәнлеге күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.


КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

1. Ә. Җәлил “М.Җәлил турында”, 1989.

2. Х. М. Җәлил “М.Җәлилне искә төшерү”, 1984.

3. Ф. Г. Галимуллин “Мәктәп китапханәсе” сериясе, XXXI том, 2004.

4. “Безнең якташларыбыз – Советлар Союзы геройлары” Кн. 1, Казань, 1984.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!