СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Методическая разработка для детей разновозрастной группы на тему" Мәңге яши, яшьни Тукай иҗаты"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мәңге яши, яшьни Тукай иҗаты.

Катнаш төркемдә йөрүче балалар өчен.

Бурычлар: 1. Балаларда Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү.

2. Шигырьнең эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белү, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү.

3. Г.Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларда укырга теләк тәрбияләү.

Материал: Г.Тукай  портреты, китаплар, аудиоязма, “Туган тел”, “ Бәйрәм бүген ” җыры, мультфильмнар.

 

 

Әзерләде: тәрбияче Ахмадишина М. А.

 

 

 

 

                              

2018 ел.

 

Җыр тыңлау: “ Бәйрәм бүген”.

Тәрбияче: Исәнмесез, кадерле балалар! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Зәңгәр күк йөзендә язгы кояш нурларын балкытып, табигатьне җылытып туган якларыбызга апрель ае килде. Нәкъ мeнә шушы айда безнең яраткан шагыйребез Г. Тукай дөньяга аваз сала.

Илсаф: Илдә кояш, җирдә кояш Тукай көне канат җәйгән. Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген Тукай көне – безнең бәйрәм!

В. Ильяс: Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

«Су анасы», «Шүрәлеләр»  –

Безнең дуслар барсы да.

Рияна: Әле укый белмәсәк тә

Туган телне җырлыйбыз

Бу – Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

Җыр: Туган тел.

1886 нчы елның 26 апрелендә нәни Габдулла Арча районы Кушлавыч авылында дөньяга килә. Авылына багышлап “ Туган авыл” дигән шигырь дә язган. Г.Тукай кечкенәдән үк ятим кала. Шуңа күрә, гомеренең соңгы көннәренә хәтле газиз әнисен юксынып яши. Ятим калуына карамастан бик күп әсәрләр иҗат итә.

Хикмәтле шигырьләрен Укыйбыз кабат-кабат. Балачак хыялларына Бирәләр алар канат.

Әйе, сөекле шагыйребезне яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.

Залга Күбәләк очып кepә. Аның артыннан кулына кәрзин тоткан бала кepә.

Бала белән Күбәләк” шигыре

 

Радель  Бала: Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың,

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Диана  Күбәләк: Мин торам кырларда,

Болында, урманда.

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

-Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

“ Кызыклы шәкерт” шигыре.

Г. Ильяс: Әйдәле, Акбай, өйрән син –

Арт аягың белән тор.

Аума, аума, туп-туры тор,

Төз утыр, яхшы утыр.

 Рамиль: Ник газаплыйсың болай син –

Мин әле бик кечкенә.

Мин туганга тик ике айлап

Я булыр инде өч кенә.

Тәрбияче: Ә хәзер ял итеп “Су анасы” уенын уйнап алыйк.

Балалар түгәрәккә басалар. Бер бала Су анасы итеп билгеләнә.

Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасына утыра. Уйнаучылар түгәрәк буенча әйләнеп йөриләр:

Су анасы, Су анасы,

Су  анасын күр әле.

Каршыңда кем басып тора –

Ялгышмыйча әйт әле.

Җыр ахырында балалар туктап калалар. Күзе бәйләнгән Су анасы урыныннан тора. Тәрбияче бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Әлеге бала Су анасы янына килә. Су анасы, капшап карап, аның кем икәнен әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчы Су анасы була.

Гали белән кәҗә” шигыре.

Вильдан: Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

“ Елның дүрт фасылы” шигыре

Илһам:  Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана –

Бу кайчак була?

 Рамина:  Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран –

Бу кайчак, туган?

 Тимур:  Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара –

Бу кайсы вакыт,

Я, әйтеп кара?

 Реваль: Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга –

Китә басуга.

Урагын ура

Бу кайчак була?

“ Карлыгач” шигыре.

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,

Балчык берлән матур итеп оя ясый.

Тәрбияче: Ә хәзер Габдулла Тукайның әсәрләре буенча белемнәрегезне тикшереп алам.  Үстерелешле уен “Кайсы әсәрдән икәнен бел!”

а) Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек?

    (Эт – “Кызыклы шәкерт”)

 б) Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

(Куян – “Бичара куян”)

 в) Нәкъ кеше кебек үзе,

Бер маңгаенда мөгезе.

“Былтыр кысыты”, – дип чакыра.

(“Шүрәле”)

 г)  Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң, уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып.

(Күбәләк – “Бала белән күбәләк)

Тәрбияче:  Бик яхшы, балалар. Сез барысын да белдегез.

Мультфильм карау: «Эш беткәч уйнарга ярый”»

- Җәйге көндә өстәл янында сабый нишли?

- Кояш аны тышка нинди сүзләр белән чакыра?

- Кояшка бала ни дип җавап бирә?

- Өй түрендә сандугач ни дип сайрый?

- Сандугачка каршы җавабында бала нәрсә ди?

- Бакчадагы алмагач тышка сабыйны ничек итеп чакыра?

- Сабый алмагачка нәрсә дип җавап бирә?

- Дәресен тәмамлагач, бала нишли?

- Кояш, алмагач, сандугач, агачлар малайны ничек каршы ала?

Дидактик уен “Кайсы әкият кирәк-яраклары?” (Атрибутлар, рәсемнәр: тарак, капчык, күбәләк, түбәтәй һ.б)

Тәрбияче: Балалар, сез бүген бик матур итеп җырладыгыз,  шигырьләр сөйләдегез, сез Тукайның әсәрләрен бик яхшы беләсез икән. Димәк, сез – яшь Тукайчылар. Киләчәктә газиз Тукаебыз теленә тугрылыклы булып Туган илебезнең сөекле уллары һәм кызлары булып үсегез!

 

Просмотр содержимого документа
«Методическая разработка для детей разновозрастной группы на тему" Мәңге яши, яшьни Тукай иҗаты"»

Мәңге яши, яшьни Тукай иҗаты.

Катнаш төркемдә йөрүче балалар өчен.

Бурычлар: 1. Балаларда Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү.

2. Шигырьнең эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белү, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү.

3. Г.Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларда укырга теләк тәрбияләү.

Материал: Г.Тукай портреты, китаплар, аудиоязма, “Туган тел”, “ Бәйрәм бүген ” җыры, мультфильмнар.





Әзерләде: тәрбияче Ахмадишина М. А.









2018 ел.



Җыр тыңлау: “ Бәйрәм бүген”.

Тәрбияче: Исәнмесез, кадерле балалар! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Зәңгәр күк йөзендә язгы кояш нурларын балкытып, табигатьне җылытып туган якларыбызга апрель ае килде. Нәкъ мeнә шушы айда безнең яраткан шагыйребез Г. Тукай дөньяга аваз сала.

Илсаф: Илдә кояш, җирдә кояш
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Тукай көне – безнең бәйрәм!

В. Ильяс: Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

«Су анасы», «Шүрәлеләр»  –

Безнең дуслар барсы да.

Рияна: Әле укый белмәсәк тә

Туган телне җырлыйбыз

Бу – Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

Җыр: Туган тел.

1886 нчы елның 26 апрелендә нәни Габдулла Арча районы Кушлавыч авылында дөньяга килә. Авылына багышлап “ Туган авыл” дигән шигырь дә язган. Г.Тукай кечкенәдән үк ятим кала. Шуңа күрә, гомеренең соңгы көннәренә хәтле газиз әнисен юксынып яши. Ятим калуына карамастан бик күп әсәрләр иҗат итә.

Хикмәтле шигырьләрен
Укыйбыз кабат-кабат.
Балачак хыялларына
Бирәләр алар канат.

Әйе, сөекле шагыйребезне яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.

Залга Күбәләк очып кepә. Аның артыннан кулына кәрзин тоткан бала кepә.

Бала белән Күбәләк” шигыре

 

Радель Бала: Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың,

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Диана  Күбәләк: Мин торам кырларда,

Болында, урманда.

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

-Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Кызыклы шәкерт” шигыре.

Г. Ильяс: Әйдәле, Акбай, өйрән син –

Арт аягың белән тор.

Аума, аума, туп-туры тор,

Төз утыр, яхшы утыр.

 Рамиль: Ник газаплыйсың болай син –

Мин әле бик кечкенә.

Мин туганга тик ике айлап

Я булыр инде өч кенә.

Тәрбияче: Ә хәзер ял итеп “Су анасы” уенын уйнап алыйк.

Балалар түгәрәккә басалар. Бер бала Су анасы итеп билгеләнә.

Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасына утыра. Уйнаучылар түгәрәк буенча әйләнеп йөриләр:

Су анасы, Су анасы,

Су  анасын күр әле.

Каршыңда кем басып тора –

Ялгышмыйча әйт әле.

Җыр ахырында балалар туктап калалар. Күзе бәйләнгән Су анасы урыныннан тора. Тәрбияче бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Әлеге бала Су анасы янына килә. Су анасы, капшап карап, аның кем икәнен әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчы Су анасы була.

Гали белән кәҗә” шигыре.

Вильдан: Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

Елның дүрт фасылы” шигыре

Илһам: Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана –

Бу кайчак була?

 Рамина: Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран –

Бу кайчак, туган?

 Тимур: Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара –

Бу кайсы вакыт,

Я, әйтеп кара?

 Реваль: Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга –

Китә басуга.

Урагын ура

Бу кайчак була?

Карлыгач” шигыре.

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,

Балчык берлән матур итеп оя ясый.

Тәрбияче: Ә хәзер Габдулла Тукайның әсәрләре буенча белемнәрегезне тикшереп алам. Үстерелешле уен “Кайсы әсәрдән икәнен бел!”

а) Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек?

    (Эт – “Кызыклы шәкерт”)

 б) Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

(Куян – “Бичара куян”)

 в) Нәкъ кеше кебек үзе,

Бер маңгаенда мөгезе.

“Былтыр кысыты”, – дип чакыра.

(“Шүрәле”)

 г)  Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң, уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып.

(Күбәләк – “Бала белән күбәләк)

Тәрбияче: Бик яхшы, балалар. Сез барысын да белдегез.

Мультфильм карау: «Эш беткәч уйнарга ярый”»

- Җәйге көндә өстәл янында сабый нишли?

- Кояш аны тышка нинди сүзләр белән чакыра?

- Кояшка бала ни дип җавап бирә?

- Өй түрендә сандугач ни дип сайрый?

- Сандугачка каршы җавабында бала нәрсә ди?

- Бакчадагы алмагач тышка сабыйны ничек итеп чакыра?

- Сабый алмагачка нәрсә дип җавап бирә?

- Дәресен тәмамлагач, бала нишли?

- Кояш, алмагач, сандугач, агачлар малайны ничек каршы ала?

Дидактик уен “Кайсы әкият кирәк-яраклары?” (Атрибутлар, рәсемнәр: тарак, капчык, күбәләк, түбәтәй һ.б)

Тәрбияче: Балалар, сез бүген бик матур итеп җырладыгыз, шигырьләр сөйләдегез, сез Тукайның әсәрләрен бик яхшы беләсез икән. Димәк, сез – яшь Тукайчылар. Киләчәктә газиз Тукаебыз теленә тугрылыклы булып Туган илебезнең сөекле уллары һәм кызлары булып үсегез!






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!