СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Муса Җәлил иҗаты буенча буклет

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Муса Җәлил иҗаты буенча буклет»




Авторлар: Миргасимов Рамазан, Мотыгуллина Алмира,

Бикбаев Азамат,

Әхтәмова Ландыш,

Сөнгатуллин Илһам.



















Кызыл ромашка

Иртәнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар.

Елмаеп, хәл сорашып,

Күзгә-күз караштылар.

Назлады җил аларны,

Тибрәтеп ак чукларын.

Таң сипте өсләренә

Хуш исле саф чыкларын.

Чәчкәләр, кәефләнеп,

Җай гына селкенделәр.

Һәм кинәт шунда гаҗәп

Бер яңа хәл күрделәр.

Ерак түгел моңаеп

Утыра ромашка кызы,

Тик чуклары ак түгел,

Кан шикелле кып-кызыл.

Ромашкалар бар да ак,

Аерылмый бер-береннән;

Ничек болай берүзе

Ул кызылдан киенгән?

Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,

Ник үзгәрдең? Нишләдең?

Нигә кызыл чукларың?

Нидән алсу төсләрең?»

Әйтте кызыл ромашка:

«Төнлә минем яныма

Ятып батыр сугышчы

Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты

Унбиш укчыга каршы;

Чигенмәде, тик таңда

Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны

Тамды минем чукларга.

Минем кызыл күлмәгем

Бик ошады Чулпанга.

Егет китте, мин калдым

Канын саклап чугымда,

Көн дә аны сагынып

Балкыйм мин таң нурында».

Июль, 1942



Муса Җәлил – герой шагырь.

(«Моабит дәфтәрләр» циклы)




Моабит дәфтәрләре

«Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска!

Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай. Ул 1906 елда туган. Фатиры Казанда һәм Мәскәүдә. Илдә иң зур шагыйрьләрдән санала. 1 942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп азаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 нең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул!

Муса Җәлил. 1943, декабрь». (Беренче «Моабит дәфтәре» ннән)


* * *

«Бу төптә – 33 шигырь.

Әсирлектә һәм тоткынлыкта – 1942.IX–1943.XI арасында язганнарым – 125 шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр.М. Җәлил». (Икенче «Моабит дәфтәре» ннән)




Кыз җыры


Мин озаттым аны сугышка,

Йөрәгемнең сүнмәс кояшын.

Мин озаттым аны сугышка,

Мәхәббәтем булсын юлдашы.

Авыр булды аннан аерылу,

Ни әйтсәң дә күңел күңел шул!

Авыр булды миңа аерылу,

Рәхәт булыр кайткач күрешү!

Артык аңа барлык бүләктән

Минем аны сөеп сагынуым,

Артык миңа барлык бүләктән

Батырлыгы белән саулыгы.

Июнь, 1942


Соңгы җыр


Җир йөзе шундый киң,

Күңелле һәм якты!

Тик төрмәм караңгы,

Ишеге йозаклы!

Күктә бер кош оча

Югары, югары!

Мин ауныйм идәндә,

Кулларым богаулы.

Тышта бер гөл үсә,

Яңгырга коенып;

Мин кибәм, мин сулам,

Төрмәдә боегып.

Мин беләм: бик татлы

Да яшәү тойгысы!

Тик инде мин үләм,

Бу җырым – соңгысы!..

Август, 1943





Тик булса иде ирек (Җыр)

1

Карлыгач булса идем,

Канат кагынса идем,

Ж,идгән йолдыз батканда,

Чулпан йолдыз калыкканда,

Туган илем, якты өем,

Очып сиңа кайтыр идем,

Сызылып таңнар атканда.

2

Йә булсам алтын балык,

Ак дулкыннарын кагып,

Ярсып дәрья акканда,

Ташып ярдан ашканда,

Таң сөмбелем, нечкә билем,

Йөзеп сиңа кайтыр идем,

Күлне томан япканда.

3

Булсам җитез аргамак,

Көмеш ялымны тарап,

Таң җилләре искәндә,

Үләнгә чык төшкәндә,

Чулпан кызым, таң йолдызым,

Чабып сиңа кайтыр идем,

Гөлләр хуш ис сипкәндә.

4

Юк, барсыннан да элек,

Тик булса иде ирек,

Кылчым булса кынымда,

Карабиным кулымда,

Сине саклап, туган җирем,

Мин ирләрчә үләр идем

Данлы сугыш кырында.

1942


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!