Планетабызны, аның табигатен саклау—бүген кешелекнең иң мөһим бурычларыннан берсе. Һәр кеше үзе яшәгән җирне, аның табигатен яратырга, байлыкларын сакларга, киләчәгебез турында уйланып яшәргә тиеш
Кичәдә катнашалар: балалар, Җир-Ана, Чүплек патшасы, Урман иясе, Кырмыска, Күбәләк, Малай, Чәчәкләр, Чит планета кешесе (НЛО), Чәчәкләр патшасы.
Кичә барышы.
Матур көй яңгырый, сәхнәгә балалар чыга һәм түбәндәге шигъри юлларны сөйли башлый.
1нче бала.
Сандугачкай, сайра, сайра,
Котлап язгы таңнарны.
Туган җирдәй гүзәл җирләр
Дөньяда тагын бармы?
2нче бала.
Күрче, дөнья нинди матур,
Тирә-ягы гөл генә.
Гөлбакчадай ямьле була
Бары туган җир генә.
3нче бала.
Нинди матур, иркен, саф һавалы,
Нинди күркәм безнең ягыбыз.
Кайда бар соң бездәгедәй язлар,
Гүзәл дә соң туган ягыбыз.
4нче бала.
Бу таулар да синеке,
Елгалар да синеке.
Кышкы ап-ак бураннар да,
Җәйге алсу таңнар да.
Күргән, ишеткән, тойган
— Һәммә нәрсә синеке!
Ә үзең соң кемнеке?
Син туган җирнеке!
5нче бала.
Җирдә миңа ни кирәк?
Туган-үскән ил кирәк.
Җирдә миңа ни кирәк?
Мәңге имин Җир кирәк!
Туган-үскән ил кирәк,
Мәңге имин Җир кирәк!
Укытучы. Әйе, балалар, безнең барыбызга да тыныч, матур, чиста җиребез, планетабыз кирәк. Менә бүген без сезнең белән үз җиребезнең бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Бәйрәмнәр бик күп була. 22 нче апрельдә, мәсәлән, Җирнең туган көне. Безнең җиребез, планетабыз бик тә зур һәм матур. (Глобус әйләндереп күрсәтелә.) Ә менә монда без яшибез.
(Магнитофоннан «ту-ту» дигән радиосигнал ишетелә.)
Җир-ана. Исәнмесез, кадерле балалар! Мин — Җир! Мин сезне ишетүемә шатмын. Сезнең шигырьләрегезне ишеткәч, мин бик сөендем. Онытмаган өчен зур рәхмәт сезгә!
Балалар. Җир! Җир-Ана! Син безне ишетәсеңме? Сөйләш безнең белән! Нәрсәләр борчый сине? Барысын да безгә әйт.
Җир-Ана. Минем балакайларым! Мин һәрвакыт сезнең белән, сезнең һәрбер сүзегезне ишетеп, һәрбер эшегезне күреп торам. Ләкин минем хәлем хәзер бик аяныч. Кешеләр хәзер бик тәртипсезләнде. Алар күл, урманнарны, сулыкларны пычрата. Урмандагы, сулардагы хайваннарым, кошларым пычрак һавадан, судан агулана. Кешелекнең бу вәхшилегенә каршы көрәшү өчен минем көчем генә җитми.
1 нче бала. Җир-анабыз! Син шундый матур, чәчәкле, гүзәл. Бәлки син урынсыз зарланасыңдыр?
Җир-Ана. Әйе, минем чәчәкләрем дә, урманнарым да, елга-күлләрем дә бик күп. Ләкин алэрның саны кимегәннән-кими. Шулай да сезнең мине һәм үзегезне коткарырга вакытыгыз бар. Бары сез генә моны эшли аласыз.
— Ничек? Әйт, Җир-Анабыз!
(«Ту-ту» гудок тавышы ишетелә.)
Укытучы. Балалар, Җир-Анабыз үзенә ничек ярдәм итәргә кирәклеген әйтеп өлгерә алмады. Димәк, аны коткару юлын үзебезгә табарга туры киләчәк.
(Музыка. Бии-бии Чүплек патшасы керә.)
Чүплек патшасы.
Мин бит — Чүплек патшасы,
Шапшакларны яратам.
Җирдә шундыйлар булса,
Мин әле яшәп ятам.
Кайда шакшы—
Мин бит шунда туам.
Шапшакларны бик нык яратам.
Сасы исле чүплек башларында
Тыныч кына хәл җыеп ятам.
Укытучы. Балалар, ишеттегезме, Чүплек патшасы нинди ямьсез сүзләр сөйли.
Укучы: Әйе, безнең авылда да үзләренең көнкүреш калдыкларын, чүп- чарларын урамга, су буйларына түгеп, табигатебезне пычратучылар булды. Әйе, болар барысы да өстән килгән
Кеше дигән көчтән килгән!
Уйлап куям:
Җир йөзендә яшәүчеләр
Эчкән чишмәләренә дә
Тирес аудара микән?
Йоклый торган түшәкләрен
Дегетләп ята микән?
Ашый торган ашларына
Мунчала сала микән?
Балалары бишегенә
Тимер-таш ата микән?
Шулайдыр дим, юкса алар
Табигатьне аңламаслык
Туңга әйләнмәс иде.
Җир- су рәнҗер дәрәҗәдә
Үк вәхшиләнмәс иде. (Р.Фәйзуллин)
Укытучы. Чүплек патшалыгы яшәгәндә безнең гүзәл, матур планетабызга куркыныч яный. Аларны бары безнең яхшы эшләребез генә җиңә алачак. Әйдәгез әле, Чүплек патшасын, аның чүпләрен куып, аларны матур чәчәкләргә, шифалы үсемлекләргә әйләндерик.
(Чәчәкләр белән бию. Балалар Чүплек патшасын куып чыгаралар һәм кунакларга чәчәкләр бүләк итәләр.)
Укытучы. Матурлык — дөньяны коткара. Бу чыннан да шулай. Әле генә чүпләрне матур чәчәкләргә һәм кешеләр өчен бик тә файдалы булган
үсемлекләргә әйләндердек.
Укучы. Җир ул- безне туендыручы ,аны без әниләр белән тиңлибез. Әниләргә карата нинди җылы карашта булсак, җир дә безгә шулай кадерле.Табигать безне җылыта, ашата, киендерә, сәламәтлегебезне саклый.
Чиста саф һава — табигатьнең иң зур байлыкларыннан берсе. Һәркемгә билгеле булганча, һава кешегә сулау өчен кирәк. Без һавасыз берничә минут та яши алмыйбыз. Әгәр Җирдә һава булмаса, анда барча тереклек юкка чыгар иде. Кызганыч, хәзер завод һәм фабрика торбаларыннан зарарлы матдәләр чыга, алар һаваны пычрата. Бу үсемлекләр һәм хайваннарга —зарар, ә кешеләргә авыру китерә. Шуңа күрә завод-фабри-ка торбаларына төтен, көл, зарарлы газларны тотып кала торган махсус җайланмалар куялар.
Укучы. Судан башка тереклек тә була алмый. Безнең организмның 2/3
өлеше судан тора. Бөтен тәнгә туклыклы матдәләр таратучы кан составында да су бар. Тире аша парга әйләнеп, су безнең тән температурасын көйләп тора, ул шулай ук организмга үзеннән һәртөрле зарарлы матдәләрне чыгару өчен дә кирәк. Түбәндәге мисаллар да шуны раслый: кеше 70 ел эчендә 80000 кг га якын су куллана; бер тәүлектә кеше бөере аша 100 кг сыеклык куыла; кешенең ашкайнату органнары дөрес эшләсен өчен дә су кирәк. Аннан башка безнең ашаган ризыгыбыз эшкәртелә алмый. Моның өчен организмда барысы көненә 6 кг су тотыла.
Бу мисаллардан күренгәнчә, кеше сусыз яши алмый, организмдагы суның 20 — 25% ын югалткан очракта, ул үләргә мөмкин.
Ә Россиядә кешенең суга ихтыяҗы елдаң-ел арта бара,... «Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың?» диелә татар халык мәкалендә. Әйе, һәр кеше сулыкларның чисталыгы турында даими кайгыртып торырга тиеш.
Укучы. «Урман белән су — табигать күрке» дип әйтә халкыбыз. Урмандагы үсемлекләр дә су һәм һавадан, кояш яктысыннан, аның җылысыннан башка яши алмый. Урманнарны Җир планетасының «үпкәсе» дип атыйлар. 1 га
урманның сәгатенә 200 кеше сулап чыгарган кадәр углекислый газны йотуы
исәпләп чыгарылган. Урманга барган һәр кеше үзенең табигатьтә кунакта гына икәнен онытмаска тиеш.
Кешенең табигатькә саксыз мөнәсәбәте нәтиҗәсендә терек табигатьнең күп кенә төрләре юкка чыга. Юкка чыгу куркынычы янаган үсемлекләр һәм хайваннар ТР «Кызыл китабы»на кертелгән.
1 нче укучы.
И күңелле җәй көнендә,
Табигать кочагында.
Менә шуны истә тоту
Кирәктер шул чагында.
Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын ватмагыз,
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла, чүп атмагыз.
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Табигать ул — безнең әни.
Табигатьне саклагыз!
Менә карагыз әле, урманның яшел докторлары бүген бездә кунакта, инде аларны тыңлыйк.
Сары мәтрүшкә.
Мәтрүшкәнең көрәнен
Бардыр инде күргәнең?
Ә мин булам сарысы.
Шәп доктор, дип кешеләр
Мактый мине барысы.
Песи үләне.
Валерьянка эч, диләр,
Тәмле дару ич, диләр.
Аны кайдан табарга?
Аптырама син бер дә:
Ул бит минем тамырда.
Энҗе чәчәк.
Ак энҗеләр төсле мин,
Исле гөлдән исле мин.
Аңкып торам урманда,
Дарулы да, агулы да
— Сак була күр җыйганда.
Тузганак.
Яратам мин таң нурын...
Дару минем тамырым.
Шикәре дә җитәрлек,
Чәй ясасаң кыздырып,
Тәме исең китәрлек.
Бала.
Әнә күпме матур чәчәк,
Әллә бәйләм ясыйкмы?
Чәчәкләр белән бергәләп,
Әллә бәйрәм ясыйкмы?
(«Гөлләрем» җыры башкарыла. «Урман иясе» керә.)
Урман иясе.
Мин кара урманда яшим,
Мин бит Урман иясе.
Урмандагы һәр үсемлек
Һәм җәнлекләрнең дусты.
Урман бит ул шундый ямьле,
Аны сакларга кирәк.
Барлык кешеләр дә шуны
Аңласын иде тизрәк.
(Кырмыска белән күбәләк керә, икесе дә елый.)
Урман иясе. Нәрсә булды сезгә? Нигә шулай елыйсыз?
Кырмыска. Безне бер тәртипсез малай рәнҗетте. Ул оябызны туздырды.
Күбәләк. Болында мин уйнадым, очтым, бервакыт бер малай килеп чыкты һәм мине куа башлады. Мине тотып, канатымны җәрәхәтләде. Хәзер мин оча алмыйм. Миңа ни эшләргә?
(Урман иясе үзенең серле таягы белән селтәнә. Күбәләк белән Кырмыска элекке хәлләренә кайталар һәм бию башкаралар. Соңыннан тәртипсез малай керә.)
Урман иясе. Кил әле яныма, улым. Миңа синең белән яхшылап сөйләшергә кирәк. Син бик күп начарлыклар эшләгәнсең: кырмыска оясын туздыргансың, агачларны сындыргансың. Ә бит син инде зур малай. Без сине урманга башка кертмәячәкбез, бу җирләрдән кит син.
Малай (елап). Зинһар өчен, сез мине гафу итегез. Мин башка алай эшләмәм.
Укытучы.Урман иясе, балалар! Әйдәгез, малайны бу юлга гафу итик һәм аны урманда йөрү кагыйдәләре белән таныштырыйк.
(Балалар тезелешеп басалар, алар «Урманда нәрсә эшләргә ярамый?» дигән темага ясалган рәсемнәр тоткан.)
Малай. Дусларым, мин хәзер барысын да аңладым: үз җиребезне, аның табигатен яратырга һәм сакларга кирәк икән. Ә хәзер мин урманга тәртип урнаштырырга барам.
(Урман иясе белән малай китә. Ут сүнә, музыка ишетелә, сәхнәгә Чит планета
кешесе керә.)
— Исәнмесез! Мин Җир дигән матур планетага — зур бәйрәмгә очтым, ләкин адаштым. Кая килеп эләктем соң? Ярдәм итегез миңа, зинһар, балалар.
Балалар. Без—Җир балалары.
Син—Җирдә,
Җирнең туган көн бәйрәмендә.
Әйдә, бәйрәмгә рәхим ит.
Димәк, мин үземә кирәк урынга эләккәнмен. Мин сезнең планетагызны, җирегезне туган көн белән чын күңелдән котлыйм. Бүләк итеп, «Йолдызлар бию»ен багышлыйм. (Бию башкарыла, Чит планета кешесе балаларга «йолдызлар» тарата.)
Җир кешеләре бик күңелле һәм гүзәл халык икән. Мин сездә бик тә калыр идем, ләкин миңа ашыгырга кирәк. Ә сез, балалар, шатланыгыз, көлегез! Әмма Җир-Анагыз турында онытмагыз, аны саклагыз. Бәйрәм белән! (Китә.)
Укытучы. Җиребез турында бик күп матур сүзләр әйтергә, шигырьләр сөйләргә, җырлар җырларга мөмкин. Җир — дөньядагы барлык кешеләрне берләштерүче зур йорт. Анда яшәүчеләр яхшы күңелле булырга һәм андагы барлык тереклек ияләре турында кайгыртып торырга тиеш.
Укучы.Җирдә безнең өчен диеп
Үсә матур чәчәкләр.
Явыз куллар өзмәсәләр,
Шулай гел үсәчәкләр.
Урмандагы агачларны
Калдырмыйча киссәләр,
Урмансыз калган кешеләр
Киләчәктә нишләрләр?
Табигатькә һәр көн шулай
Гел зыян китерсәләр,
Сайрар кошларны да әгәр
Үтереп бетерсәләр?
Табигать бетсә әгәр дә,
Кешелек тә бит бетә,
Шуңа күрә уйлан ныклап.
Алда сине ни көтә?
(Табигать бетсә, кешелек тә бетә.)
(Музыка уйный. Чәчәкләр патшасы биеп керә.)
Укытучы. Балалар, кем килә? Ул әкиятләр иленнән килгән Чәчәкләр патшасы. Исәнме, Чәчәкләр патшасы?! Син монда ничек килеп эләктең? Әллә безгә бөтенләйгә яшәргә килдеңме?
Чәчәкләр патшасы. Исәнмесез, балалар, кунаклар! Мин бик ераклардан, әкият иленнән сезне һәм сезнең җирегезне күрергә дип килдем. Сезне котлап, чәчәк орлыклары бүләк итәргә булдым. (Күрсәтә.) Әгәр сезнең һәрберегез аларны чәчсә, бу орлыклар шытып чыгар, һәм көннәрдән бер көнне Җир планетасы чәчәк бакчасына әйләнер. (Ул балаларга, кунакларга орлыклар тарата.)
—Җир балалары, сезне тагын бер тапкыр бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Мин әйткәннәрне эшләсәгез, сезнең җирегез дә әкият иленә әйләнәчәк. Ә хәзер миңа үз җиремә китәргә вакыт. Сау булыгыз! (Китә.)
Балалар. Рәхмәт сиңа, Чәчәкләр патшасы! Без син әйткәннәрнең барысын да эшләрбез.
Укытучы. Балалар, без сезнең белән яраткан Җир-Анабызга матур бәйрәм ясадык. Ә сезнең аңа әйтәсе сүзләрегез бармы?
нче бала. Үсемлекләрне сакларбыз...
нче бала. Чәчәкләрне өзмәбез...
нче бала. Кош оясына тимәбез...
нче бала. Сакларбыз... бөҗәкләрне.
5 нче бала.
Агач-куаклар утыртып,
Урманнар үстерербез.
6 нчы бала.
Чишмә-күлләрне һәрвакыт
Без чистартып торырбыз.
7 нче бала.
Беркайчан да рәнҗетмәбез,
Табигать ул — Җир-Ана.
Табигатьнең якын дусты
Булсын иде һәр бала.
(Җир-Ана тавышы ишетелә.)
Җир-Ана. Рәхмәт сезгә, кадерле балалар һәм әти-әниләр! Мин бүген шуны аңладым: мине күп кеше ярата һәм саклый икән. Җирдә шундый яхшы күңелле кешеләр яшәвенә мин бик сөенәм һәм аларга рәхмәтлемен.
Укытучы: Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала. Сез дә балалар, шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз,табигатьне яратыгыз.
Укучы.
Куанып хозурда йөргәндә
Карурман куенына кергәндә,
Беркемнең каргышын алма син,
Күбәләк тә елап калмасын...
Сак бул син, сабыем, сак бул син,
Саклый күр табигать баласын.
Онытма, туган җир бер генә,
Кадерләрен аның бел генә...
Дәвала аның һәр ярасын,
Син бит соң ,табигать баласы! (Р. Вәлиева)
1нче укучы.
Саклагыз җир тереклеген,
Табигатен саклагыз.
Җирдә яшисегез килсә,
Кануннарын ятлагыз!
2 нче укучы.
Саклагыз җирнең язларын
— Чәчәкле бәйрәмнәрен,
Балан, шомырт, сиреньнәрен
— Җирнең гөл бәйләмнәрен.
3 нче укучы.
Саклагыз болын өстендә
Язда тургай тавышын,
Чуер ташлы, көмеш чыңлы
Салкын чишмә агышын.
4 нче укучы.
Саклагыз яфрак очында
Бәллүр чык тамчыларын,
Зәңгәр күкне бизәп үткән
Карлыгач камчыларын.
5 нче укучы. Саклагыз кырмыска күчен,
Төклетураның йортын,
Чәчәкләрне назлап очкан
Нечкә билле бал кортын.
6 нчы укучы.
Саклагыз елганың моңын,
Тынычлыгын, сафлыгын.
Зәңгәр күлне сихри иткән
Аккошларның аклыгын.
7 нче укучы.
Саклагыз язын уянган
Тал-тирәкләр бөресен,
Бөҗәкләрне, ерткычларны
— Яратыгыз барысын.
8 нче укучы.
Саклагыз бөдрә каенның
Кәүсәләре аклыгын,
Җир-ананың күкрәк сөте
— Чишмә суы пакьлеген.
9 нчы укучы.
Саклагыз имәннәр җырын,
Урманнарның шаулавын,
Океаннарның, диңгезләрнең
Тыныч кына сулавын.
10нчы укучы.
Саклагыз Җирнең энҗедәй
Ап-ак карлы кышларын,
Кышларын да туган җирен
Ташламаган кошларын.
11нче укучы.
Саклагыз Җирне, саклагыз,
Сугыш уты якмагыз,
Тереклекне бетермәгез,
Утлы корал атмагыз.
Барысы бергә.
Бел син, Кеше,
Кешелекнең яшәеше
— Җирнең кануны — иман!!!
Изгелек, Матурлык, Аклык
Намус булганга инан!
«Хәерле көн телим» җырын (Ф. Зыятдинова сүзләре, Н. Мортазин көе) тыңлау