СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Әтиләр сүзе- күңелнең күзе.

Категория: Внеурочка

Нажмите, чтобы узнать подробности

Ватанны саклаучылар көненә арналган кичә.Укучылар , әтиләр катнаша.

Просмотр содержимого документа
«Әтиләр сүзе- күңелнең күзе.»

Әтиләр сүзе- күңелнең күзе

Әтиләр сүзе - күңелнең күзе..Ил терәге-ир-егет булса, гаилә терәге әтиләр.Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур.

- Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр, балалар, укучылар, кунаклар! Бүген без сезнең белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык. Кадерле әтиләребез һәм алмашка үсүче малайларыбыз! Без сезнең барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Сез, әтиләр, гаилә башлыгы буларак, гаиләне яклаучы, туендыручы, яшәу шартларын булдыручы. Әти кешенең күп вакыты йорттан читтә – хезмәттә үтә. Бүген менә кичәгә килүегез өчен бик зур рәхмәт.

- Ә хәзер кичәбезне башлап жибәрергә рөхсәт итегез


Авыр чакта җилкәсенә

Башны куеп зарны сөйләп

Бер еларга,бушанырга

Сабыр җанлы әти кирәк.


Уйнап-көлеп шаярырга

Кызык уйлап чыгарырга,

Китап укырга бергәләп

Сабыр җанлы әти кирәк.

Ваемсызланып йөргәндә.

Тик вакыт үткәргәндә,

“Сабак укытырга” әзрәк

Усал, кырыс әти кирәк.

Яңа һөнәр өйрәнгәндә

Акыллы киңәш бирергә,

Эшне эшләргә төгәлләп

Алтын куллы әти кирәк

Тормыш сынауларына баскач

Ялгышмыйча атлар өчен,

Булыр өчен җирдә төрәк

Үз әтиең булу кирәк.


Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр.

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

Тыныч көннәрне бүләк итүче,

Илебез данын бөек йөртүче

Әтиләр бит туган ил көче


Минем әти эш сөючән

Бик көчле , киң күңелле.

Тагын әле шаян да ул,

Күтәрә белә күңелне.

Әтиемне эшендә дә






Һәр кеше мактап сөйли.

Ул үзе дә авылдагы

Күпләрнең көен көйли.  


Әти булса, хәвеф-хәтәр дә юк

Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.

Балаларның тынычлыгын, әниләрнең

Саф ,ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.


Яшәсен ,әтиләр-әниләр,

Сәламәт һәм шат булып

Кызларының,улларының

Кадерлелере булып


Сезгә булган олы хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә


Гомер юлларыгыз озын булсын.

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен


Әткәм минем җырчы булмаган,

Тик ул миңа бер җыр өйрәткән:

-Кешеләргә дигән яхшылык

-Шытып чыга, кызым, йөрәктән.

Тапламыйча сакла син аны,

Авыр юллар аша үткәндә.

Өлешеңә тигән кайгыңны

Суза күрмә берүк бүтәнгә.

Жыр:

-Бу очрашуда без бер-беребез турында күбрәк белербез, балалар тәрбияләүдә булган тәҗрибәләр белән уртаклашырбыз, балаларыбыз белән горурланып утырырбыз, ә алар үз чиратында сезгә булган хөрмәтләрен күрсәтерләр.

-Әтиләр тиз генә уйлап җавап бирик әле, сезнең иң бәхетле чагыгыз кайчан иде?

Яхшылап уйлагач– иң бәхетле чак - балачак дигән нәтиҗәгә килгәнсездер. Ул чакта агачлар биегрәк, кояш- яктырак, җәй - озынрак, кызлар – чибәррәк иде. Беренче сөенечләр, көенечләр, беренче уңышлар һәм җиңелү яшьләре. Боларны без балачакта кичерәбез. Балачак безне тормышка өйрәтә, шулардан беренче тәҗрибә туплана.

Кем булырга хыяллана идегез?-

Кемнәр генә булырга хыялланмаган безнең әтиләр малай чакларында?! Министр, начальник, президент, шофер , очучы...

-Балачакта безнең әтиләребез нәрсәләр яратып ашадылар икән?

- “Әтиең белән киңәшләсеңме?”

дигән сорауга мәктәптә укучы барлык балалар да уңай җавап бирәләр. Бу шулкадәр куандыра торган хәл. Димәк, безнең әтиләр – балаларын, балалар - әтиләрен аңлыйлар. һәрвакыт яхшы бул, хезмәт сөй, тырышып укы, тәртипле бул, олыларны хөрмәт ит, чын егет бул, әниеңә ярдәм ит, әдәпле, тәүфыйклы бул, каршы әйтмә, бер кеше белән дә талашма, беркайчан да ялган сөйләмә, кешенең сиңа яхшылык эшләгәнен онытма!- диләр.

- Әйе, бала тәрбияләүдә вак-төяк була алмый. Вакытында әтисе, абыйсы, бабасы тарафыннан бирелгән яхшы киңәш баланың киләчәген билгели. Яхшы киңәш биреп әти-әни үзенең бәхетле картлыгына нигез сала.

Халык гаиләдә атаның урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзен уйлап сөйләве, җаваплы кешеләргә итәгатле булуы, иҗтимагый активлыгы игътибарга лаек. Халык авыз иҗатында һәм педагогикасында ата кеше гаиләне саклаучы итеп күрсәтелә. Ата кешенең күп вакыты йорттан читтә - хезмәттә үтә. Бер үк вакытта ата – аек акыл иясе дә. Ул булмаса тормышның рәте китә башлый.

Әтиең сине нәрсәләргә өйрәтә?”-

- Әйе бер генә эшнең дә ояты юк. Баланы хезмәткә җәлеп итү аңарда бик күп уңай сыйфатлар тәрбияли, һәр эш авыр, әмма көчтән килерлек булсын. Шул чакта гына балагыздла үз көченә ышаныч туачак, хезмәткә мәхәббәт уяначак. Түземлелек, шәхси үрнәк, уртак эшчәнлек, мактау сүзләре сезгә балагызны тәрбияләргә ярдәм итәчәк. әгәр аның турында, хезмәт сөючән бала дип әйтсәләр, моны зур җиңүегез дип кабул итегез.

Җыр:


-Буш вакытларында безнең әтиләребезнең иң яраткан шөгыле

Ир-егет булу кыен. Чөнки ул, барыннан да элек, төрле хәлләрдә үзеңә җававплылык алуны аңлата. Балаң, хатының, яраткан эшең өчен җаваплылык тою ир-атның гомерлек горурлыгы булып калырга тиеш. Бәхеткә, мондый әтиләр теливизор экраннарында гына түгел, тормышта да бик күп. - әтиләр, балаларыгыз сезнең менә нинди сыйфатларыгызны ошаталар:эшчән, сүзендә торучан булуы, ярдәмчеллеге, таләпчәнлеге, куйган максатына ирешә алуы, кешене , әнине хөрмәт итүе

Әтиләрне сайлап алмыйлар.Ләкин безнең әтиләрнең барысы да хөрмәткә лаек булуы безне сөендерә. Бала тәрбияләү өлкәсендә без бу әтиләргә ныклап таяна алабыз. Алар һәрберсе үзенчә әйбәт, үзенчә яхшы. Балаларның сезнең яхшы якларыгызны күрә белүләре шулай ук тәрбия нәтиҗәсе.

Син әтиеңне ни өчен яратасың?” укучыларга сорау

-Күргәнебезчә, балаларыгыз сезнең турында бик югары фикердә. Алар сез эшләгән яхшылыкны күрә һәм бәя бирә беләләр. Әтиләр! Шушы хөрмәтне саклап калу сезнең бурычыгыз.

Әтиләргә киңәшләр язылган открыткалар тарату.
Әти кеше!

Исеңдә тот: гаиләдә уңай атмосфера тудыру-синең изге бурычың.

Баланың укуга, эшкә сәләте аның иртәнге кәефе, гаиләдәге шартларга бәйле. Иртән үк аның кәефен бозмаска тырышыгыз.

Мәктәпкә бергә барырга мөмкинлегегез булса, бу моментны файдаланыгыз.

Мәктәптән кайткан балагызны: ”Нинди билге алдың ?”,-дип түгел, ”Мәктәптә хәлләр ничек, ни белән шөгыльләндегез?”, -дип каршылагыз.

Балагызның аз гына уңышында да чын күңелдән сөенегез.Уңышсызлыкка очраса, ачуланмагыз, ярдәм итегез.

Бала үзен яратуларын һәрдаим тоеп торырга тиеш.

Кычкыру,тупас интонацияләр онытылсын. Гаиләгездә шатлык, бер-береңә хөрмәт, ярату хөкем сөрсен.

Йомгаклау. ҺӘР ӘТИ, ҺӘР БАЛА ҮЗЕ БЕР серле сандык. Әгәр без бүгенге кичәдә шушы сандыкларны ачып, андагы хәзинәне сезгә бераз гына күрсәтә алсак максатыбызга ирешкән булырбыз.

Без- кешеләр- җиргә иҗат итәр, сөяр-сөелер, гаилә корып, тәрбияле балалар үстерер өчен туганбыз. Көнкүрешебездә нинди генә кыенлыклар булса да , бу дөньяга ник килгәнебезне онытмыйк.

Хөрмәтле әтиләребез!Безнең балаларыбызга булган ихтирамыбыз сүнмәсен иде! Сез-балаларыгызның, балалар- сезнең мәңге иң кадерле кешегез булып калсыннар! Бәхетле булыгыз!

Җыр:

Кичәбезнең 2 өлешендә без уйнарбыз, беләкләрнең көчен, йөрәкләрнең дәртен сынарбыз. Шулай ук, теманың асылына төшену өчен берничә сорауга да җавап бирербез. Сорауларга уйлап җавап бирергә тырышыгыз, шул ук вакытта, әтиләрегезнең сүзен игътибар белән тыңлагыз. Чөнки бүгенге сөйләшүнең девизы: «Әтиләр сүзе –күңелнең күзе».

-Кадерле укучылар! Менә бит бәйрәмгә әтиләр килгәч нинди күңелле, әйеме. Кайчандыр сезнең әтиләр дә сезнең кебек булганнар, мәктәптә укыганнар, сезнең кебек шаярганнар, көлгәннәр, рәхәтләнеп уйнаганнар. Бәлки кайберләре үткән балачакны онытканнардыр да инде. Ә шулай да без аларга балачакның бәхетле мизгелләрен искә төшерергә булышыйк әле. Сез ризамы, әтиләр? Алай булса, мин сезгә иң элек бер табышмак әйтәм, тыңлагыз:

               Канаты бар – җилпеми,

               Эче җылы – җил тими.

               Кырык йөрәкле кош ул,

               Безнең яраткан дус ул.

                                                  (самолет)

    Дөрес, хәзер без сезнең белән самолетлар ясыйбыз.

1. Ике әти чыга. Кәгазьдән өчәр самолет ясыйлар, кем тизрәк?

2. Шушы әтиләрнең балалары чыга. Әтиләре тоткан боҗрага самолетларны кертергә тырышалар. Кемнеке күбрәк керә?

Укучылар өчен сорау:

      Чын ир-егет нинди булырга тиеш?

   ( Сәламәт, акыллы, көчле, киң жилкәле, батыр, кыю һ.б._)

Бик дөрес фикерләр әйттегез.

Нәкъ менә шундый сыйфатлар сезнең әтиләрегезгә дә хас. Алар гаиләнең башлыгы, сезне киендерүче, ашатуы, саклаучы һэм яклаучы. Сез алар белән горурлана аласыз.

-Балалар, сез әтиләрегез белән табигать кочагына чыгарга яратасызмы? Менә шулай сез урманга бардыгыз, ди. Сезгә кечкенә елга очрады, ди. Әтиләр шул вакытта сезне күтәреп алып чыга алырлар микән?

3. «Балаларны елга аша алып чык».

 4. - Хәзер әтиләр белән дә әзрәк шаярып алабыз. Уенга 3 әти чыга. Менә шушы шарларны кем шартлатмыйча зуррак итеп кабарта ала?

6. Кабартылган шарларны балалар бергә шартлата

7. Тапкырлар, зирәкләр

·        Суда нинди таш булмый? (Коры).

·        Нинди сорауга бервакытта да «әйе» дип җавап биреп булмый? (Йоклыйсыңмы?).

·        Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (Икенче яртысына охшаган).

·        Кешегә иң якын әйбер? (Күлмәк).

·        Борынгы заман сәгате? (Әтәч).

·        Ашлыкны ни өчен чәчәләр? (Утыртып булмаганга).

·        Кәҗәнең башында нәрсә бар? (К хәрефе бар).

·        Ат нигә улак янына килә? (Улак үзе килмәгәнгә).

.Кайсы ай календарда юк (куктеге)

.Сыйныфтагы өстәлләр( парта)

.Нинди кошлар хат ташучы булалар?(күгәрчен)

Алтын таракның төшеп калган урыны(басма0

.Сәгатьтә өч цифрына каршы нинди цифр тора?(9)

.Почтальон Печкин нинди транспорта йөри? (велосипед).

.Шифалы эчемлек , көндә кулланабыз(чәй)

.Футбол командасында ничә уенчы (11)

8. Бәрәңге әрчү бәйгесе. (малайлар)

 9.«Дөрес әйт» бәйгесе игълан ителә. Әти күзләрне бәйләгән килеш үз малаен табарга тиеш.

-Әниләребез эштә чакта әтиләргә кечкенә малайларын ,кызларын ашатып алырга да туры килгәндер

10. Кукурузная палочка ашаталар( әтиләрнең күзләре бәйләнгән)

11. Кем тизерәк –малайларның күзләре бәйләнгән , аяк киемнәрен тыбып киерге тиешләр.

12.Малайлар өчен

Анкета.

1. Әтиеңнең туган көне, елы, туган җире. 2. 2. Әтиең кайда эшли? Кем булып? Эшен яратамы? 3. әтиең армиядә хезмәт иткәнме? Кайда? Кем булып? 4. әтиең балачакта кем булырга хыялланган? 5. аның балачакта яраткан ашамлыгы, конфеты? 6. Мәктәптә укыганда нинди фәннәрне яратмаган? 7. Ә нинди фәннәрне яратып укыган7 8. әтиеңнең балачактагы кушаматы- 9. Әтиеңнең иң яхшы дустының исеме- 10. Өйдә син кем белән күбрәк аралашасың? Ни өчен? 11. Әтиең белән киңәшләшәсеңме? 12. Ул сиңа нинди киңәшләр бирә7 13. Ул сине нәрсәгә өйрәтә? 14. Буш вакытларында әтиеңнең яраткан шөгыле- 15. Әтиеңнең нинди сыйфатлары сиңа ошый? 16. Әтиең сиңа дәрес әзерләшергә булышамы? 17. Аның белән бергә китап, газеталарукыйсызмы, кроссворд, сканвордлар чишәсезме? 18. Әтиең синең дусларыңны беләме? 19. Әтиеңә эч серләреңне сөйлисеңме? 20. Әтиең белән әниең ничә ел бергә гомер кичерәләр? 21. Әтиең турында син нәрсәләр уйлыйсың? 22. Син әтиеңне яратасыңмы? Ни өчен? 23. Әтиеңә теләкләрең.

13. Әтиләр бии (касеталар газетага төрөлгән)- берничә әти чыгып сайлап ала.

14. «Катюша» җырын төрлечә җырларға (песи, эт,

15. – Һәр кеше иртән эшкә ашыға: Кейенер вакытта гына ут сүнә. Баланың киемнерен алып аны киендерергә кирәк.







Җыр

Хушлашырга вакыт җитте

Тәмамланды бәйгебез.

Мондый ярышлар еш булыр

Сез бик теләп килсәгез.

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып

Соңгы кабат булмас, язган булса,

Гөрләшербез кабат җыелып.

Очрашуыбыз ахырына якынлаша. Балалар, үзегезнең әтиләрегезнең чын Ир-егет булуларына тагын бер кат ышандыгыз. Алар көчле дә, кыю да, житез дә булуларын расладылар. Сез дә алардан калышмадыгыз, сынауларны үти алдыгыз.

Димәк, сез, чыннан да әтиегез белән чын Ир-егет икәнсез.



-Хөрмәтле әтиләр. Менә безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тагын бер тапкыр котлыйбыз. Без сезгә ышанабыз, без сезне яратабыз, без сезнең белән горурланабыз. Сез безне һәм туган илебезне күз карасыдай якларга һәм сакларга һәрвакыт әзер. Ләкин безгә афәтләр күрергә язмасын иде, ә балалар белән гаиләдә куанышып яшәргә язсын. Һәрвакыт сәламәт булыгыз! Балаларыгыз белән бүгенге кебек дус, тату, күңелле, бер-берегезне аңлап гомер итегез.

























Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!