СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Үсемлекләр һәм хайваннар турында табышмаклар

Нажмите, чтобы узнать подробности

Загадки на татарском языке для проведения вечера загадок

Просмотр содержимого документа
«Үсемлекләр һәм хайваннар турында табышмаклар»

Табышмаклар кичәсендә кулланыр өчен табышмаклар


Усемлекләр турында табышмаклар


  1. Үсәм һәр урман саен.

Буем үсә бик озын.

Ак кәгазь кебек тузым. (Каен)

  1. Ә мин гел чәчәк төсле,

Һәрвакытта хуш исле.

Бал кортлары киләләр

Миңа безелдәп кенә,

Иң тәмле балын җыеп

Алып китәләр сезгә. (Юкә)

  1. Җәен, кышын бер төстә,

Үзгәрми ул бөртек тә.

Яшел күлмәген кигән,

Итәге җиргә тигән. (Чыршы)

  1. Нинди агач җилсез шаулый? (Усак)

  2. Ак яулыклар ябынган,

Ак кыналар ягынган.

Кулым сузсам – тешләп алды,

Шул кадәрле сагынган. (Кычыткан)

  1. Бәләкәй генә бер чүлмәк,

Авызы-җөе күренми.

Ничек кенә йөртсәң дә

Ашы һичбер түгелми. (Чикләвек)

  1. Үлән араларрында торам яшеренеп,

Ашыйсың килсә, ал мине өзеп. (Какы)

  1. Ак чәчәкләр күрәм мин,

Сабакларын күралмыйм.

Ак чәчәкләрне өзәлмим,

Чөнки әле йөзәлмим.(Төнбоек)

  1. Мылтык түгел, үзе ата,

Бал корты аны ярата. (Чәчәк)

  1. Утырабыз урманда ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә, кыздыра да кешеләр безне җыеп. (Гөмбә)



Хайваннар турында табышмаклар.

  1. Кош түгел, оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урман яңгырата. (Тиен)

  1. Җәен соры, кышын ак.

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

  1. Асрамый да умарта,

Балны бик-бик ярата.

Кышын сөя йокыны,

Язгача тормый ята. (Аю)

  1. Энәле бүрек бара...

Булдырсаң тотып кара. (Керпе)


  1. Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

  1. Агач башында тукылдык,

Тукый-тукый тук булдык. (Тукран)

  1. Үзе йомырка басмый,

Баласын да бакмый. (Күке)

  1. Көлтә-көлтә койрыгым

Селки-селки барамын.

Кетәклеккә кереп мин

Тавык-чеби аламын. (Төлке)

  1. Җәй буе бал җыя,

Кыш буе хәл җыя. (Умарта корты)

  1. Чуар йомшак күлмәге,

Тотсаң, уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Йә кала җирдә качып. (Күбәләк)

  1. Чи-чи итә, читкә сикерә. (Чикерткә)

  2. Күрер-күрмәс күзләре, челтәр бәйли үзләре.

Челтәрләре түгәрәк, эшли алар үрмәләп (Үрмәкүч)

  1. Үзе кечкенә булса да, үзеннән зур йк күтәрә. (Кырмыска)

  2. Тәне тулы тәңкәсе,

Елга аның әнкәсе. (Балык)


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!