СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Ветеран жил рядом"

Категория: История

Нажмите, чтобы узнать подробности

Статья о последнем  ветеране Великой Отечественной войны нашего села. Можно использовать в проведении классных часов.

Просмотр содержимого документа
«"Ветеран жил рядом"»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Каенлинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Татарстан Республикасы, Түбән Кама муниципаль районы “Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе









Ветеран жил рядом!











Работу выполнил:Гарипов Расим Фаизович



Җир йөзендә кем туса да, аның үз тормышы, үз мәшәкатьләре, үз эше була. Беркем дә икенче берәүне кабатламый, аңа охшарга тырышса да, максатына ирешә алмый.

Һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Төскә-биткә генә түгел, күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга үзләреннән тирән эз калдырган шәхесләр була.

Күпләргә үрнәк булган, сокланырлык гомер юлы үткән, акыллы, уңган-булган сугыш һәм хезмәт ветераны Хәбибрахманов Минсалих бабай турында сөйләргә булдым.

Хәбибрахманов Минсалих Хәбибрахман улы 1919нчы елның 13нче октябрендә ямьле Зәй елгасы буена урнашкан Тоба авылында эшче-крестьян гаиләсендә туа. Аның балачагы, яшьлеге революциядән соңгы бик авыр чорга туры килә. Тоба башлангыч һәм Каенлы җидееллык мәктәбендә белем алгач, хезмәт юлын башлый: ерак урманга әрдәнә кисәргә йөри.

1940нчы елның язында тракторчылар курсында укып кайта, авылга кайткан беренче ЧТЗ тракторына утыра, ә көз көне Совет Армиясенә алына. Казанда Танковое училищеда кыска вакытлы курсларда укып, Фин сугышына озатыла. Фин сугышы тәмамлангач, Мәскәүгә офицерлар әзерләү курсына җибәрелә.

Бөек Ватан сугышы башлана.

Талаучылар килде ил чигенә,

Бәхетебезне тартып алырга.

Күтәрел ил, дошман өеренә,

Соңгы көрәш, соңгы давылга! (М. Җәлил “Соңга көрәшкә”)

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән Җиңүгә кадәр Минсалих бабай танкларга каршы баручылар батальонында артиллерист булып сугыша.

1942нче елда Керчь янындагы каты сугышларда чолганышта калалар. Ике иптәше белән төнлә, бик әһәмиятле документларны Севастополь шәһәренә озаталар, бөтен команданы чолганыштан чыгарырга ярдәм итәләр. Бу батырлыгы өчен Минсалих бабайны бүләккә тәкъдим итәләр. Хөкүмәтнең олы бүләге- Кызыл Йолдыз ордены- иясен бары 1944нче елда гына эзләп таба. Дошманнарга каршы һөҗүм башлана. Бик күп солдат яралана. Яралыларны Новороссийски шәһәре госпиталенә озатырга самолёт килә. Бар солдатлар да очкычка сыймый, шул исәптән Минсалих бабай да. Кызганычка каршы,дошман самолетлары килеп чыгып яралылар төялгән очкычны шартлаталар.

Шулай итеп, Минсалих Хабибрахманов старшина белән икесе генә исән калалар. Новороссийски шәһәренең хәрби госпиталендә бик озак ятканнан соң, 45 көнгә өенә тернәкләнергә кайтарыла. Мин бу урында Минсалих бабайның үз истәлекләрен китерәсем килә: “Керчь тирәсендәге сугышларны әле хәзер дә искә алам, төшләремә керә ул көннәр. Бу каты сугышта бик нык яраландым. Самолетның шартлаганын ишетеп, аңны югалттым. Күпме ятканны хәтерләмим. Старшина Петровның пышылдаганына уяндым. Кара диңгездә безне коткарырга килә торган катер күренгән икән... Новороссийски ягына юл тоттык. Исән-сау ярга якынлашабыз дигәндә күктә тагын дошман самолеты тавышлары ишетелде. Диңгезгә “бомба яңгыры” ява башлады. Катер икегә аерылды. Мин бер такта кисәгенә тотынып калдым. Якында гына Иван Петровны күреп алдым. Ноябрьнең салкын киче булуга карамастан, аякларымның авыртуын да онытып, бары командирымны гына коткару уе белән үзем ябышкан такта кисәгенә Петровны сөйрәп китереп яткырдым...Өшетә башлады...Үлемебез шушы икән дигәндә, яшь кенә санитар кыз утырган көймә килеп чыгып безне коткарды. Новороссийски шәһәренең иң зур хәрби госпиталенә урнаштырдылар. Егерме көнләп яткач, тагын фаҗига булды: дошман самолетлары госпитальне дә утка тотты. Бу хәвефтә дә исән калдым. Менә шулай бер ай эчендә әҗәл минем якадан дүрт мәртәбә эләктерде, тик гомерем булгандыр инде... Айдан артык авылда сәламәтләнеп яткач, тагын җилкәмә автоматымны асарга туры килде”.

Минсалих бабайны яралардан савыгырга дип кырык биш көнгә туган авылына озаталар. Көннәрдән бер көнне Ширәмәт военкоматына Казаннан бик олы комиссия килә. Сугышка яше җиткән бар кешене дә фронтка озатырга дигән фәрман белән киләләр алар. Бабайны да комиссиягә чакыралар. Ул үзенең яралардан дәваланып ятканын әйтә, ә яшь кенә офицер кәгазьне кулына ала һәм кире бирми, “Качып ята,”-дип, аны, өенә дә кайтармыйча, штрафной батальонга озаттыра. Бабай гаделлекне эзләп таба. Үзенең гаепсезлеген раслый,башта булган фронтка җибәрәләр аны.

Минсалих бабай фронтка үзенең частенә кайта, Курск сугышында, Украина фронтында катнаша. Аннан соң Европа илләрен: Румыния, Болгария,Югославия, Чехословакия, Австрияне фашист илбасарларыннан коткару сугышларында да үз өлешен кертергә туры килә,ә Бөек Җиңүне фашистларның үз оялары булган Берлинда каршылый.

Туган авылына 1946нчы елда гына кайтырга туры килә аңа, чөнки армия хезмәтен дәвам итәргә дигән боерык ала.

Хәбибрахманов Минсалих бабайның күкрәген Кызыл Йолдыз ордены, “Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен” медале, Жуков медале һәм башка сугышчан бүләкләр бизи.

Кеше дигән илаһи зат яшәү өчен яратылмаган. Бу дөньяда яшәүнең асыл мәгънәсе, мөгаен, үз парыңны табып, тормыш кадерен белеп яшәүдә һәм яшәешнең дәвамы булган-балалар үстерүдәдер. “Әгәр дөньяда гашыйк булып яшәмәсәң, тормыш бик ямьсез, авыр булыр иде,”-дигән гыйбарә бар. Шуны истә тотып,Минсалих абый туган ягына кайткач та, авылның иң чибәр, уңган-булган Нурҗамал исемле кызына гашыйк була. 1946 нчы елның көзендә яшьләр кавышалар. Минсалих бабай белән Нурҗамал әби берсеннән-берсе эшчән, чибәр, таза, сау-сәламәт өч бала табып үстерәләр.42 ел Минсалих абыйның әти-әнисе белән дә яшәргә туры килә аларга. Минсалих бабай белән Нурҗамал әби ун оныгы,дистәдән артык оныкчыкларының кадер- хөрмәтен тоеп 68 ел дус-тату яшәгәннәр.

Тормыш бик катлаулы. Аның баш әйләндергеч шатлыклы минутлары да,төн кебек караңгы, күңелсез яклары да очрагандыр Минсалих бабайга. Әгәр ул кечкенә шатлыктан да сөенмәсә, кайгыларны җиңәргә өйрәнмәсә, яктылыкка, сафлыкка, матурлыкка омтылып яшәмәсә, туган авылының мөхтәрәм аксакалына әйләнмәс иде.

Сугыштан соң Минсалих бабай кырык өч ел, авылдашларына яхшылык кылып, элемтәче булып эшли. Шуңа күрә авыл халкы яратып аңа “монтер Салих”кушаматы таккан. Лаеклы ялга чыккач, авыл картлары белән киңәшеп, мәчет торгызуны үз өстенә ала. Рөхсәт алу өчен Уфага ук бара, 1984нче елда Тоба авылында мәчет ачыла. Минсалих бабай унбер ел авылның имам-хатыйбы булып тора.

Сугыш ветераны Минсалих бабай укучылар белән очрашуларга килеп, истәлекләрен сөйли иде. Бабай яше йөзгә якынлашканда да гел хәрәкәттә була. Яшьтән үк үз иткән спорт белән шөгыльләнүен ташламаган, ул җәйләрен велосипедта элдертсә, кышын чаңгага басып кырлардан әйләнеп кайту аның иң яраткан шөгыле булып кала.

Тоба авылының хөрмәтле аксакалы, соңгы ветераны, кызганычка каршы, Бөек Җиңүнең 75 язын каршылый алмый. 2019 нчы елның октябрендә 100 яшен тутырган Хәбибрахманов Минсалих бабай бу елның гыйнвар аенда вафат булды.

Менә шундый кызыклы язмышка ия булган Минсалих бабай турында белгәннәремне сезгә җиткерәсе килде. Сугышның чын йөзен күргән сугыш ветераннары алдында баш иям. “Ярый әле сезнең кебек ватанпәрвәрләр илебезне фашист илбасарларыннан коткаруда җаннарын да кызганмаганнар. Рәхмәт сезгә!”-дип әйтәсе килә инде бик аз санда исән калган сугыш һәм тыл ветераннарына. Сугыш ветераннары белән күрешеп, аларның күргәннәрен, тормышын тарих битләрендә калдырырга соңламыйк. Киләчәк буыннар да батыр улларны- кызларны белергә, алар белән горурланырга тиеш! Иҗади эшемне Ф. Яруллинның “Җыр калдырыйк” шигырендәге түбәндәге юллары белән тәмамлыйсы килә:

Җыр калдырыйк җирдә, нур калдырыйк,

Җырда калсын безнең гомерләр.

Безнең дөрләү, безнең януларны

Киләчәккә җырлар илтерләр.












Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!