И?ади эшл?р конкурсы "Татар авыллары тарихы"

Безне? авыл уртасыннан

Терешка суы ага.

Кыр казлары очып т?шк?н,

Камышлыкка,буага.

Мин яратам авылымны?

Тальян гармун к?йл?рен.

Чылтырап аккан чишм?л?рен,

Бакчадагы г?лл?рен.

(К.Хамзин “Безне? авыл” шигыре).

?йе,шигырьг? салып,?ырларда мактап ?ырлана туган авыл. Туган авыл-ул шулкад?р газиз, якын, ч?нки монда ?би-бабайлар яш?г?н, газиз ?ти-?нил?р яши, балачак,? смер еллары шунда узган. Мин Ульяновск ?лк?се Иске Кулатка районыннан. Безне? район - татар районы, авылым - чын татар авылы. Бала чактан татар мохитенд? т?рбиял?неп ?ск?нг?ме, мин ?земне? татар - миш?р кызы булуым бел?н бик горурланам. ?ай чыгу бел?н мин туган ягыма ашкынып кайтам. Аны? саф ?авасы, урманнары, елгасы, буасы, чишм?л?ре мине р?х?тл?ндер?л?р, бик-бик яратам мин туган авылымны.

Туган авылым тарихы ??м ?сеше безне? илебез халкы тарихы бел?н тыгыз б?йл?нг?н.

Безне? авыл - Урта Терешка авылы Иске Кулатка районыны? т?ньяк ?лешен? урнашкан. Урта Идел буена урнашкан татар - миш?рл?рене? тормышы Рус д??л?тенд? булган б?тен тарихи вакыйгалар бел?н тыгыз б?йл?нг?н.

Безне? якларда бик к?п археологик казылмалар, архив документлары, т?рле акчалар, биз?н? ?йберл?ре,кабер ташлары табылган. Алар безне? якларны? таш гасырдан алып б?генге кад?рч? тарихын чагылдыралар.

Урта Терешка авылыннан ун километр т?ньякта Иске Яндука авылыннан ерак т?гел таш балта табыла. Х?зерге вакытта ул Иске Яндука крайны ?йр?н? музеенда саклана. Шулай ук Терешка елгасыны? сулъяк ярында эш коралларына ошаган ташлар,таш т?линк? кис?кл?ре табылган. Археологик казылмалар ??м тарихи чыганаклар Урта Иделне? у?ъяк яры элек - элект?н т?рле кабил?л?рне? бер-берсе бел?н б?йл?нешен к?рс?т?. Т?рле тарихи чорларда кабил?л?рне? кат-кат к?черел?е м?гъл?м.

Алтын Урда чорында т?рки телле халык Урта Иделне? у?ъяк ярыннан т?ньяккарак с?рел?, Темшенов т?б?ген? кад?р ?итк?н диг?н м?гъл?матлар бар. Т?рле архив докуметларда к?ренг?нч?, 14 - 15 гасырларда алар “мещер?кл?р”, ? 16-17 гасырларда “темников татарлары” дип й?ртел?л?р. М?ск?? д??л?те ки??йтелг?ч, 16нчы гасырда Урта Иделд? зур ?зг?решл?р к?з?тел?. Безне? крайга йомышлы кешел?р ?иб?рел?. Безне? якларга йомышлы татарларны ?иб?р? с?б?пле, х?к?м?т аларга ?ир б?леп бир? ??м аларны даими яш?? урыны бел?н т?эмин ит?.

17нчегасырда христианлаштыру к?ч?йг?ч, бик к?п татар - м?селманнары яш?г?н урыннарын ташлап ерак урыннарга к?чен?л?р, алар халык арасында “кыргый кырлар” дип й?ртел?. Чынлыкта, Терешка елгасыны? ки? сулыклары, ?т? алмаслык урманнар,сазлыклар бик к?п качкын ?чен яшерен? урыны булып торалар. Картлар с?йл?ве буенча, безне? якларда ?амали диг?н кеше ?ит?кчелегенд? качкын крестьяннар яш?г?н. Алар турында халык легендалар, б?етл?р чыгара. 17нче гасыр башында йомышлы татарларга ?ирл?р б?леп бирел?.

Пётр I патшалык итк?нд? Урта Терешка волостенда 92 татар гаил?сене? 20 ме? десятин? ?ир алуы турында архив документлары саклана. Бу гаил?л?р Югары терешка, Урта Терешка, Мансур авыл, Карамалы, Кирил авылларга нигез салалар.

Архив документларда к?рс?тк?нч?, югарыда саналган авылларга 1704 -1714нче елларда нигез салынган. Нигез салучылар арасында кен?з Акбалкай, сугышчы Илач, Мансур, Биги, Кирил, Адоев ??м башкалар була. Шулай итеп бу кешел?р Терешка елгасы ?з?кл?рен? урнашып, Урта Терешка авылына нигез салалар.

Ни ?чен авылыбыз Терешка дип аталган со??

Безне? к?нн?рг? кад?р Терешка турында бернич? легенда сакланган. Шуларны? берсе турында Ленин ордены кавалеры, укытучы Сипаев М?хм?т болай дип с?йли:

-Елга буендагы у?дырышлы ?ирд? бик зур бер таш ята. Бер кешег? ген? аны урыныннан кузгату м?мкин булмый. Сугышчы Илач ?зене? ба?адир к?чле булуы бел?н шаккаттыра. Ул б?х?ск? кер? ??м ташны к?чер?, ташны? икенче ягыннан ?зен? ?ир ала, ? бу татарча “тирес таш ?ире” дип атала. Алга таба бу “тиресташ”терминыннан русча я?гырашлы “Терешка” (тиресташ) торак пунктлары барлыкка кил?. ? кн?з Акбалкай ул заманда и? д?р???ле кеше булганга, Ак кизл??янындагы и? у?дырышлы ?ирл?рне ?зен? ала, ? Мансур бабай Мансур авыл урыныннан ?ир ала. ?зе ис?н вакытта ук зур таш ?зерл?п куя ??м ?зен? к?м?рг? урын к?рс?теп калдыра. Мансур бабайны? каберен малайлары ул ?йтк?нч? ясыйлар, башка каберл?рд?н ?ст?р?к к?ренеп тора ул. ? каберташ язуларында 1671-1727 ел дип язылган.

Икенче легенда болай я?гырый:

-Моннан 300 еллар элек 7 крепостной крестьян (татарлар ??м ике рус кешесе) ?зл?рене? помещикларыннан качып кит?л?р. Шу?а аларны “качкын” крестьяннар дил?р. Аларга бу яклар бик ошый.алар шунда качып к?н ит?рг? тотыналар. Бераздан со? бу якларга башка кешел?р ?иб?рел?ч?ге билгеле була. Шу?а к?р? аларны? ?зл?ре урнашкан ?ирл?рг? ху?а булып каласылары кил?. Тиз арада ки??ш?л?р д? ??м тиз ген? Югары Терешка, Югары оч, Урта авыл, Биги авыл, Кирил авыл, Сухая Терешка, Адоевщина авыллары урынына бер?р ?й салырга карар кылалар.

Озакламый безне? якларга монда элек булып китк?н йомышлы татарлар килеп чыга.

Элек буш булган урыннарда ?йл?р к?реп, бу кешел?рне? исе кит? ??м алар: ”Мен? ничек тырышкан!”-дил?р. ??м шуннан бу районга “Тырышкан” диг?н исем кала ??м ул тора-бара русчалатып “Терешка” дип й?ртел? башлый. Иске карталарда бу авылларны? беренче исемн?ре сакланып калган.

Безне? авылны? исеме турында мен? шул ике легенда халык арасында, теленд? й?ри.

Терешка елгасы буена кешел?рне? к?пл?п кил?е алга таба да к?з?тел?. 1885нче елда Урта Терешка, Мансур авыл, Биги авыл торак пунктларында 487 ?й булып, 1715 ир кеше, 1616 хатын - кыз яш?г?н.

Туган авылыма илд? барган б?тен тарихи вакыйгаларны? ?иле кагыла. Халык нигезд? иген ?стер? бел?н ш?гыльл?нг?н. Ачлык - ялангачлык безне? якларны да читл?теп ?тм?г?н.

1905 нче елда ерак ш???рл?рд? булган вакыйгаларны авылдашлары кайтып с?йли. 1917 нчеелгы револцияне Терешка крестьяннары шатланып каршылый.

Урта Терешка авылы колхозлар т?з? кампаниясенн?н д? читт? калмый. 1925 нче елда биред? авыл ху?алыгы берл?шм?л?ре барлыкка кил?.

Б?ек Ватан сугышы Урта Терешка халкына да зур кайгы алып кил?. 320 с?лект?й ир - егетне фронтка озаталар. Алар арасында минем бабам С?йфуллин Шикур Исхак улы да була. Ул Курск дугасындагы сугышларда катнаша, яралана. Туган якка 1946 нчы елда гына кайтып ?ит?. Кызганычка каршы, бик к?п ирл?р кире ?йл?неп кайта алмыйлар. Безне? авылдан батырларча к?р?шк?н 100 кешег? Советлар Союзыны? т?рле орден - медальл?ре бирел?. Бер кеше -Хабиев Вилдан С?ет улына Советлар Союзы Герое исеме бирел?.

Сугыштан со? ху?алыкны аякка бастыруда халык армый - талмый хезм?т ит?.

60 - 80 нче елларда безне? колхоз районда и? эре ху?алыкларны? берсе була, ? авылыбыз и? зур авылларны? берсе. Авылдашларым елдан - ел югары ?рл?р яулыйлар,? бу ?з чиратында, халыкны? тормыш шартларын яхшырту м?мкинлеге тудыра.

Авылымны? 300 елдан артык тарихы бар. Шул еллар эченд? ул бик зур ?зг?решл?р кичер?. Мин м?кт?пт? укыганда, яш?смер елларда ул г?рл?п тора иде. Шулай булмый м?мкин д? т?гел, ч?нки ул вакытларда безд? сигезьеллык ??м урта м?кт?п, участок хастахан?се, тег? фабрикасы филиалы, МТМ, АТП, 7 кибет, азык-т?лек комбинаты, ике катлы административ бина, м?д?ният йорты, ветеринария участогы, китапхан?, балалар бакчасы, ике бригадасы б?тен ку?тен? эшл?п, аларда к?пме кеше хезм?т ит? иде.

?зг?ртен кору ?илл?ре безне? авылга да кагылды. Авылга кайткан саен минем аны? картая баруына карап к??елем сыкрый. Авылда яшьл?р калмый да диярлек, ч?нки эш урыннары юк. К?п кен? ирл?р,хатыннар гаил?л?рен калдырып, читк? китеп акча эшл?рг? м??б?рл?р.

Камил абый Хамзин шигыренд? ?йтелг?нч?:

Авыл - яш?? чыганагы,

Кадерен кир?к белерг?!

Баткаклыктан тартып алып,

Кил?ч?ген к?рерг?!

?йе, авылны? кил?ч?ге бар, дип уйлыйм мин. Авылым яш?р, яш?рер, элекке Урта Терешка диг?н данын кире кайтарыр дип ышанам мин!

20.01.2016 11:14


Рекомендуемые курсы ПК и ППК для Вас