СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Статья "Биектау хәбәрләре газетасы: " Балаларга әхлак тәрбиясе бирү."

Нажмите, чтобы узнать подробности

Халкыбызның рухи мәдәниятенә алып керүче чыганак ул - әкиятләр. Әкиятләр аша балалар халкыбызның элеккеге тормышы, гореф - гадәтләре, хайваннар дөньясы белән танышалар.

Просмотр содержимого документа
«Статья "Биектау хәбәрләре газетасы: " Балаларга әхлак тәрбиясе бирү."»


Татар халык авыз иҗаты әсәрләренә таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирү.


Балалар бакчасы - балалар өчен иң кадерле урын. Без,балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр,мондагы тормышны гадәти гаилә яшәгән, гаилә тормышына якын торган шартлар тудыру өчен зур тыршлык куеп эшлибез.

Кеше борынгы заманнардан ук баласын ана теленә өйрәткән, тел хазинәсенең матурлыгын , аһәңлеген аның күңеленә сөңдерергә тырышкан.

Балаларның үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү,туган телебезне ярату,аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.Балаларның авазларны дөрес эйтеп,жөмләләрне дөрес төзеп,үзләренең уй-фикерлэрен тиешле эзлеклелектә,ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен ,сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш.Ә бу максатларны тормышка ашыруда нәфис суз, әдәби әсәрләр һәм халык аваз иҗаты әсәрләренең әһэмияте гаять зур.Әдәби әсәр балаларның логик фикер йөртүләрен үстерә,дөнья халыклары иҗаты белән кызыксынуларын арттыра.Алай гына да тугел,матур әдәбият әсәрләре балаларны әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләүгә булышлык итә.

Матур әдәбият әсәрләре,тәрбияви эчтәлекле китаплар белән танышу аша бала хыялланырга,ижат итәргә,башкаларның борчу-шатлыкларын,рухи хәләтен аңларга өйрәнә,әдәп-әхлак кагыйдәләрен,тормыш тәҗрибәсен үзлэштерә.Баланы китап белән таныштыру никадәр иртәрәк башланса,аның нәтиҗәсе дә шулкадәр уңышлырак булуы һәркемгә мәгьлүм.

Балаларга ана телен өйрәтүдә төп алымнарның берсе-халкыбызның әдәби байлыгына,фольклор мирасына таяну.Балаларны тәрбияләү бишек жырыннан башлана.Әни кеше сабыеның теле ачылганчы,сүзлэрне аңлый башлаганчы ук аңа ягымлы ,жылы, назлы бишек җырлары көйли һәм шул жырлар аша баласына үзенең изге теләкләрен,өмет –хыялларын житкерергә омтыла.Бишек җырларының нинди тәрбияви көчкә ия булуы,баланың теле ачылуда,зиһенен уятуда иң тәэсир тәрбия чарасы икәнлеге һэркемгэ мәгьлүм бит. Балалар бакчасында курчак уйнап утыручы кызларның курчакларына йомшак кына бишек җыры көйләвен күреп,ничек күңел сөенэ бит.Бишек жыры тыңлап,ишетеп,узе дә жырлап үскән бала беркайчан да дорфалана белмәс,каты бәгырьле булмас,минемчэ.

Безнең балалар бакчасында 1кечкенэлэр төркеменнән алып бармак уеннарын уйнау киң кулланыла.Чөнки ,бармак уеннары, баланың теле ачылгач та өйрәтелергә тиеш. Бу уеннар балаларның сүзлек байлыгын үстерүдә,авазларны дөрес әйтергә өйрәтүдә ярдәм итә.

Һавасыз яшәп булмагандай,балаларның тормышын уеннарсыз күз алдына китеруе кыен.Уен-алар өчен тормышка өйрәнү чарасы.Шуңа күрә дә без нәниләребез белән кыюлык,өлгерлек,тапкырлык,җитезлек тәрбияли торган халык уеннары,хәрәкәтле,жырлы-биюле уеннар уйныйбыз.

Халкыбызның рухи мәдәниятенә алып керүче тагын бер чыганак-ул әкиятләр.Әкиятләр аша балалар халкыбызның элеккеге тормышы,гореф-гадәтләре,хайваннар дөньясы белән танышалар,тылсымлы әкият персонажлары белән танышалар.Әкиятләр-әхлакый һәм эстетик тәрбия чыганагы.Бала әкиятләрне тыңлап,унай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнә,куңеле белән гаделлек,дөреслекнең җиңүен тели.Әкиятләр балаларда матурлыкка,изге эшләргә соклану,усаллыкка,явызлыкка нәфрәтләнү,шулай ук кайгырту кебек хислэр тәрбияли.

Ямаширмә “Йолдыз”балалар бакчасында балаларны әкиятләр белән таныштыру өчен бик күп шартлар булдырылган. Балалар бакчасына аяк басу белән тирә- юньдә төрле әкият геройлары балаларны каршы ала. Мәсәлән, Шүрәле белән Былтыр; “Теремкәй” , “Шалкан” , “Куян кызы” “Кабартма” әкият геройлары. Балалар бакчасына керсәң “Куян, әтәч һәм төлке” әкият геройлары, шулай ук бик матур күл буенда алтын тарак белән үзенең озын чәчләрен тарап утыручы су анасын да очратырга мөмкин.

Бу атнада балалар бакчасында “Әкиятләр иленә сәяхәт” диеп аталган атналык булып узды. Балалар тәрбияче апалары белән бик күп әкиятләрне укыдылар, сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар һәм шушы атналыкны йомгаклап кечкенәләр төркеме “Шалкан”, зурлар төркеме “Теремкәй” әкиятен сәхнәләштерделәр. Әкиятләр яңача формада үттеләр. Балалар әкиятне сәхнәләштереп кенә калмадылар, һәрберсе үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп, җырлап- биеп, уйнап та күрсәтте. Балалар бакчасына әкият сөйләү өчен Әкиятче бабай да килгән иде.Бик матур әкиятләр күрсәткән өчен балаларга үзенең күчтәнәчләрен өләште. Бәйрәм балалар күңелендә бик озакка сакланырлык булып истә калды.

Безнең балалар бакчасының төп эш юнәлешләре булып нәниләргә туган телне өйрәтү; балаларны милли мәдәният байлыклары,татар халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру тора.Уз телендә матур итеп сөйләшә белгән бала киләчәктә дә үз милләте белән горурланып яшиячәк!



Тәрбияче Асылгәрәева Альбина Альфред кызы.