СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Внеклассное мероприятие "Семейный праздник"(работа с родителями)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Внеклассное мероприятие для 5-8 классов по татарски.

В этом мероприятии формируются  сборные команды из родителей и учащихся

Просмотр содержимого документа
«Внеклассное мероприятие "Семейный праздник"(работа с родителями)»

Һәркем җирдә элек бала булган”

(Гаилә бәйрәме)


Зал бәйрәмчә бизәлгән. Стенага “ Туган йорт жылысы” дигән стенгазета, “Без -бердәм гаилә”, “Без -тату гаилә” стендлары,гаилә тормышын чагылдырган мәкальләр,укучылар төшергән рәсемнәр,төзегән шәжәрәләр,укучыларның һәм әти-әниләрнең кул эшләреннән күргәзмәләр куелган.

Кичә “Әссәләмәгәләйкүм”( Г.Садә сүзләре, Р.Әхиярова музыкасы ) жыры белән башланып китә.Аннан соң сәхнәгә ике алып баручы чыга.

Беренче алып баручы:

Исәнмесез ,дип башлыйм әле

Күрешү бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга ,дуслар

Күңелебез шулай шатлана.

Икенче алып баручы:

Хөрмәтле әти-әниләр!Кадерле кунаклар һәм балалар!Без “Һәркем жирдә элек бала булган “ дип аталган гаилә бәйрәменә жыелдык.Әйе,һәр беребез балачагын сагынып искә ала.Ә балачак ул- гаилә ,безнең якыннарыбыз.Гаилә- тормышыбыз нигезе.Гаилә нык, тату икән,жәмгыяттә нык,тату дигән сүз. “Гаилә бәхете- ил бәхете”ди халык.Әти-әниләр гаиләнең тоткасы ,балалар-көзгесе.Әгәр тотка купмасын ,көзге ватылмасын дисәк, бер-беребезне саклап, рәнжетми хөрмәт белән яшәргә кирәк.

Жыр “Әйтмә син авыр сүз”(Р.Чурагулов сүзләре,Р.Хакимов музыкасы )

Укучылар чыгышы:

1.Карап тормый ара еракка

Дуслар килә безгә кунакка.

Дуслык безнең тормыш үзәге,

Дуслык безнең бәйрәм бизәге.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

2.Бәйрәм кирәк әтигә

Бәйрәм кирәк әнигә

Картәти, картәнигә

Һәр малайга, һәр кызга.

Бәйрәмнәр күп болайда,

Ә шулайда,ә шулайда

Иң күңелле ,истәлекле,

Гаилә бәйрәмнәредер.

3.Бер утыру үзе бер гомер дип

Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

Бер очрашып серләр бүлешү-

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

Безнең гаиләләр жыелган

Ял итәр өчен бүген

Сүзләремнең иң матурын

Әйтмичә мөмкин түгел.

4.Күңелләр шатлыклы булганга

Без жыелдык бүген бу залга.

Әтиләр,әниләр,карагыз:

Ничек без бергәләп күңел ачабыз.

Бәйрәмнәр күп болайда

Ә шулайда,ә шулайда

Иң шәп бәйрәм-балачак.

Әйе,бәхетле гаилә,бәхетле балачак!

Күңелгә ятышлы бу сүзләр.

Жыр “Әтинең учлары,әнинең кочагы” ( Зифа Нагаева көе һәм сүзләре)

5.Мөмкин булса бөтен илдәшләрне

Бәйрәм белән котлар идем мин.

Ил буенча ,һәр өй саен кереп,

Хәл белергә туктар идем мин.

Мин котларга телим якыннарны,

Кыен хәтта санап чыгарга

Әйтер сүзләр,изге теләкләрем

Сыеп бетмәс шигъри юлларга.

6.Бәйрәмегез белән котлап,

Әти-әни сезгә дәшәбез

Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,

Пар канатлар булып яшәгез.

Парлап канат кагу жиңелерәк,

Язмыш сезне ялгыз итмәсен.

Бәхет чишмәләрегез тулып торсын

Мәңге-мәңге суы кипмәсен.

Якты көннең һәрбер иртәләре

Килсен сезгә кояш,нур булып.

Сәламәтлек,бәхет юлдаш булсын

Куанычлар килсен ургылып.

Татар биюе

7.Ничек түләп бетерербез

Гомер биргән өчен безгә.

Балам диеп, янып көеп

Яшәгәнгә рәхмәт сезгә.

Гомер буе язсын иде безгә

Әти-әни диеп дәшәргә

Кайгы күрми,бәхет,шатлык белән

Бергә-бергә озак яшәргә.

8.Сезгә булган чиксез хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык-куанычлар,зур бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Гомерләрегез булсын бәхетле,

Бәхетләрегез булсын гомерле.

Жирдә булган бөтен изгелекне

Бирсен ходай сезгә бу көнне.

9.Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт һәм шат булып.

Кызларының һәм улларының

Кадерлеләре булып.

Иң кадерле кешеләребез сез

Әтием һәм әнием.

Сез булганга, без бәхетле

Тыныч,рәхәт яшибез.

Жыр “Минем кадерлеләрем” (Мөфтәдин Гыйләҗев көе һәм сүзләре)

10.Бер ягымда әтием,

Бер ягымда әнием,

Уңымда да,сулымда да

Таянычым бар минем.

Пар атлар кирәк түгел,

Канатлар кирәк түгел

Аякларым жиргә тими

Очар кош минем күңел.

11.Сабый гына димәгез.

Сүзләремнән көлмәгез,

Күз яшенә,кайгыларга

Берүк мине бирмәгез.

Бер ягымда-әтием

Бер ягымда-әнием

Уңымда да ,сулымда да

Яклар кешем бар минем.

Жыр “Пар канатым” (Чулпан Муртазина репертуарыннан)

Кадерле әти-әниләр без сезнең белән бүген самолётта ерак сәяхәткә “Балачак иленә” юл тотабыз.Ул кузгалырга әзер.Билет алу өчен,бәләки чакта ятлаган шигырьләрегезне искә төшерү мөһим.Сәяхәт барышында сезне кызыклы эшләр,уеннар, “Шатлык” кафе-бары көтә.(билетлар алу)


1.”Акчәчкә уены”(чәчкә тажлары артына эшләр язылган, 2 акчәчкә кирәк булачак)

Әти-әниләр өчен

1.Сез Фидан Гафаров (Нәзифә Кадыйрова).Зал сезне көтә.Рәхим итегез.

2.Бүген сезгә 3 яшь тулды.Әтиең сине котлап , уенчык машина (курчак ) бүләк итте. Эй уйнадыгыз да соң! Безгә дә уйнап күрсәтегез әле.

3.Энең белән качышлы уйнаганда чынаякны төшереп ваттыгыз.Әниегез эштән кайткач сезне почмакка бастырды.Шул вакытны уйнап күрсәтегез.

4.Кечкенә чагыгызда өйрәнгән жыр яки шигырьне нәкъ шулвакыттагыча жырлап яки сөйләп күрсәтегез.

5.Әни өйдә юк.Бишектәге сабый туктаусыз жылый.Әти кеше,зинһар берәй жаен тап.

6.Бәләки чакта уйнаган уеннарыгызны искә төшерегез.Әлбиттә,иң шәбе чыбыкны ат итеп чабу.Бер-ике тапкыр чыбыркы белән селтәп жибәрсәң!Шәп чаба бит,ә!

Балалар өчен

1.Әгәр синең тылсымлы таягың булса, нәрсә теләр идең?

2.Шәһәрдә яшисең киләме,әллә авылдамы? Ни өчен?

3.Сине ,үсеп житкәч, президент итеп сайладылар ди.Беренче нинди закон кабул итәр идең?

4.Син мәктәп директоры.Мәктәптә нинди үзгәрешләр кертер идең?

5.Син беренче эш хакы алдың.Аны нәрсәгә тотыныр идең?


2.”Мин төйнәдем,сез чишегез”(бер башы төйнәлгән тастымал яки кулъяулык кирәк булачак)

Башкорт,татар халкы элек электән гаиләгә,тәрбиягә зур игътибар бүлгән.Халык мәкальләре моңа ачык мисал.Ә сез мәкальләр беләсезме?Мәкальнең яртысы минем телемдә,икенчесе шушы төендә.(Мәкальнең яртысын әйтеп әти-әниләргә төйнәлгән тастымал яки кулъяулык бирәм.Мәкальнең азагын дөрес әйткәннәр төенне чишкән санала.Әйтә алмаучыга жәза бирелә)

1.Бакча жимеше белән-кеше эше белән.

2.Кунак булсаң-тыйнак бул.

3.Уйламый сөйләгән-чирләми үлгән

4.Кояш барда- йолдыз күренми.

5.Ана күңеле балада, бала күңеле далада.

6.Атадан күреп ул үсә,анадан күреп кыз үсә.

7.Алма агачына,бала ата-анасына охшар.

8.Кем эшләми,шул ашамый.


3.Житезләр ярышы (стакан,кашык,савыт белән су,алъяпкыч,яулык).Командаларга бүленеп стаканга кашык белән су тутырырга.Эстафета формасында.Залның ике башында да урындыклар тора;беренче урындыкта яулык һәм алъяпкыч,ә икенчесендә-савыт белән су,стакан,кашык.

Командалар яулык белән алъяпкычны бәйлиләрдә каршы якка йөгерәләр, анда стаканга 1 кашык су салаларда кире йөгереп киләләр.Яулык белән алъяпкычны икенче кешегә бирәләр һәм шулай дәвам итәләр.


4.”Табышмаклар иле”(гаилә темасына кагылышлы табышмакларның жавапларын әйтергә кирәк)

1.Бер кешенең алты улы,улларының берәр сеңелесе бар.Гаиләдә ничә бала ? (7)

2.Әниегезнең бердәнбер сеңелесенең жизнәсе сезгә кем була? (әти)

3.Урамнан барган чакта арагыздан берәү каршыдагы өйгә төртеп күрсәтә дә:”Менә бу минем әти туган өй,ләкин мин аның улы түгел”-ди.Ул әтисенең кеме була? (кызы)

4.Бер бабай,ике әтигә ике малай.Барысы ничә кеше? (өч)

5.Ул елга бер тапкыр гына килә.Аны һәркем көтеп ала. (туган көн)

6.Үзе кечкенә генә,вакыт-вакыт елап та ала.Шуңа карамастан аны һәркем ярата. (бала)

7.Аның белән һәр бала уйнарга ярата. (уенчык)

8.Жирдә яшәүче барлык кешеләр өчен дә иң ягымлы,иң кадерле кеше. (әни)


5.”Уңганнар”конкурсы.

(тукыма кисәкләре,кәтүкләр,энәләр,чүкечләр,кадаклар,такта кисәкләре)

Малайлар төймә тага

Кызлар кадак кага.


6.Педагогик ситуация

Бала үстерүче ата-ана педагогика белән таныш булырга тиеш.Чөнки тәрбия иң элек гаиләдән

башлана.”Бер гаиләдә баладан көн саен:”Бүген мәктәптән нинди билге алып кайттың?”дип сорыйлар.Бала “өчле” яки “дүртле”алдым дип жавап бирә.Ата-ана шуның белән тынычлана.

Сорау :Балаларының укулары белән даими кызыксынып торган гаилә әлеге сорауны ничегерәк бирер иде икән? (Бүген мәктәптә нәрсәләр өйрәндең?)


7.”Типография” конкурсы.(хәрефләрдән жөмлә төзергә)

Гаилә булгач төрле хәлләр була.Әмма тату гаиләләр авырлыкларны бергә жиңеп чыгалар.

(Һәрвакыт булсын гаилә)


8.Йомгаклау.

Шулай итеп без бүген хыял канатларында балачакка очтык.

Бу кичәбез үтсен әле

Истә калсын гомергә.

Балачаксыз яшәп булмый

Жирнең якты йөзендә.

Узып китер балачак

Сизмичә дә калырбыз

Күңел тулган минутларда

Сагынып искә алырбыз.

Иң шәп бәйрәм балачак

Бездән калмый барачак.

Һәмма кешедә жиргә

Бала булып туачак.

(Укучылар үз куллары белән эшләгән пар аккошларын әти-әниләренә тапшыра)

Ә хәзер хөрмәтле пассажирлар озын юлдан соң барыгызны да “Шатлык” кафе-барына чәйгә чакырабыз.


Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар.Сезгә тазалык,гаилә именлеге,бәхетле көннәр теләп саубуллашабыз. Киләсе очрашканга кадәр сау булыгыз.







Кичәне әзерләде: Насырова Зөлфия Зирәк кызы

югары категорияле укытучы

Башкортостан Республикасы Бүздәк районы муниципаль районының

Иске Таулар гомуми белем бирү мәктәбе