Муниципаль автономияле гомуми урта белем бирү учреждениесе
“56 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе”
Фәнни эш
Каюм Насыйри - педагог, тәрҗемәче, фольклорист.
Эшне башкарды:
I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шайдуллина Миләүшә Мәлик кызы
Яр Чаллы, 2017.
Эчтәлек
Кереш........................................................................................................................3
Гомер юлы................................................................................................................4
Каюм Насыйриның педагогик эшчәнлеге.............................................................6
Каюм Насыйри һәм татар фольклористикасы....................................................11
Каюм Насыйри – тәрҗемәче.................................................................................15
Йомгаклау...............................................................................................................19
Кулланылган әдәбият............................................................................................20
Кереш
Бөтен гомере буе халкына фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп: Утыз Имәни, Шиһабеддин Мәрҗани, Риза Фәхреддин, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури һ. б. Болар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри, гасыр башындагыча әйткәндә, Каюм баба алып тора. 77 яшендә вафат булган бу игелекле зат ярты гасырдан артык, алны-ялны белмичә, милләткә хезмәт итә. Ул дауламый да, шауламый да, дәгъвалар да куймый, бәхәс-конфликтка да керми,—халыкның нәкъ үзе кебек,—меңәрләгән кыенлыкларны сабыр гына, тавышсыз-тынсыз гына җиңә-җиңә эшли дә эшли, эшли дә эшли. Аның өчен байлык та, дан-шөһрәт тә мөһим түгел. Каюм бабаны тырышлыгы белән мәсәлләргә кергән кырмыска белән чагыштырырга мөмкин булыр иде. Әмма кырмыска кышын ял итә, үз «җыйганын» үзе ашый. Каюм бабаның исә җәе генә түгел, кышы да урак өсте кебек. Аның «җыйганы», аның хезмәт җимеше, - барыннан да элек, башкалар өчен, милләтнең киләчәге өчен. Үз хезмәтләренең иртәме-соңмы халыкка файда китерәчәген К. Насыйри үзе дә искәртә. «Моннан соңгылар,—ди ул,—әлбәттә, файдаланырлар. Халык та күнегер, тыныч булыр. Әмма һәрбер нәрсәне әүвәл башта уйлап тапкан, гамәлгә ашырган адәмнәр халыкның тиргәвеннән башка нәрсә хасил итмиләр... Колумб, Гутенберг1 һәм башкаларның кыйссасы моңа билгеле мисалдыр».
Каюм Насыйри соңгы көннәренә кадәр укуын һәм язуын ташламый. «Үзегез карт, күзләрегез зәгыйфь булса да, язуыгызны дәвам итәсез икән», - дигән кешегә ул: «Алла мине язар өчен яраткан, бу көннән язмый утыру аның хөкеменә каршылык булыр дип куркам», - дип җавап бирә торган була.
Бу хезмәтнең максаты татар халкының бөек улының җәмгыятьтәге урынын, ролен, хезмәтләренең әһәмиятен билгеләүдән гыйбарә
Гомер юлы
Габделкаюм Габденнасыйр углы Насыйри 1825 елның 14 февралендә элеккеге Зөя өязе (хәзерге Зеленодол районы) Югары Шырдан авылында рухани гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе һәм бабасы заманының бик укымышлы кешеләре була.
Габделкаюм башлангыч белемне әтисеннән ала. Алга таба ул, Мәрҗани кебек, Бохарада да укымый, Садрый Максудый шикелле, Сорбоннада да белем алмый, ә Казанның бер мәдрәсәсенә килә. Биредә аның 1841—1855 елларда укуы мәгълүм.
Мәдрәсәне тәмамлагач, К. Насыйри христиан руханилары һәм миссионерлары әзерли торган Казан Духовное училищесында һәм Духовная семинариясендә чирек гасырга якын татар теле укытучысы булып эшли. Аның 70 елларда бераз вакыт татар балаларына рус теле укытуы да билгеле. 1879 елда рәсми уку йортларында даими эшләвеннән туктый һәм калган гомерен, нигездә, фәнни-тикшеренү эшләренә багышлый. К. Насыйриның хосусый рәвештә дәресләр бирүе, үтенеч белән мөрәҗәгать иткән кешеләргә төрле документлар язарга булышуы, китап сәүдәсе һәм кайбер башка эшләр белән шөгыльләнүе дә мәгълүм.
К. Насыйри халыкның телен, гореф-гадәтләрен, фольклорын һәм тарихын өйрәнү максаты белән еш кына Казан һәм Зөя тирәсендәге авылларда була. Мәкәрҗә ярминкәсенә, Уфага һәм берничә мәртәбә Мәскәүгә бара. 1893 елның җәендә аның Самара аркылы Оренбургка һәм Сәгыйд бистәсенә сәфәр кылуы билгеле. Бу хакта аның сәяхәтнамәсе дә бар. Автор Оренбургта мөселманнарның күпләп яшәвен, шәһәрдә «җиде мәчет» булуын, «Кәрван-сарай мәчетенең гаять гүзәл» икәнлеген искәртә. Ә инде Оренбургтан 18 чакрым ераклыкта урнашкан Сәгыйд бистәсе, ягъни Каргалы—мөселман-татар дөньясының бер төбәге. Анда 9 мәчет, мәдрәсәләр эшли. Әбелмәних, Һибәтулла (Салихов) һәм башка күренекле әдип-галимнәрнең тормышы Сәгыйд бистәсе белән бәйләнешле.
Каюм Насыйри гомере буе укый, өйрәнә. Ул татар, гарәп, фарсы, рус һәм төрек телләрен камил белә, фәннең төрле тармакларыннан хәбәрдар була. Каюм бабаның рәсем ясау, сызым, китап төпләү, табиблык, балта һәм тимер эшләре белән шөгыльләнүе дә мәгълүм. Петербург университеты профессоры В. В. Григорьев 1880 елда ук инде К. Насыйриның гаять белемле кеше булуы хакында язып чыга. «...Мин, - ди ул, - татарлар арасында мондый кеше булыр дип һич уйламый идем».
К. Насыйри Казан университеты белән шактый тыгыз мөнәсәбәттә яши. Духовное училищеда эшләү вакытында университетка ирекле тыңлаучы буларак та йөри. 1885 елда Казан университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең гыйльми әгъзасы итеп сайлана.
Каюм Насыйри 1902 елның 2 сентябрендә вафат була. Кабере— Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында.
Каюм Насыйриның педагогик эшчәнлеге
Каюм Насыйри гыйльми-әдәби эшчәнлеген мәдрәсәдә уку елларында ук башлый. Аның үзе исән вакытта гына да татар һәм рус телләрендә төрле зурлыктагы 40 лап китабы дөнья күрә. Болар арасында хәтта 600 биткә җиткәннәре дә бар.
К. Насыйри кем булган? Бу сорауга фәндә төрле җаваплар бар. «Каюм Насыйри, - ди Җәмал Вәлиди (1912 ел), - иң элек безнең татарлыгыбызны аңлады һәм аны үзенең әсәрләре илә башкаларга да аңлатмакчы булды». Ул - «татар әдибе». «Каюм бабаның йөз еллыгы» һәм «Башлангыч» исемле мәкаләләрендә (аларның һәр икесе дә 1926 елда язылган) Г. Ибраһимов К.Насыйрины Шәрыктан Гаребкә (Көнбатышка, Европага) юл яручы, беренче сукмакны салучы «бөек реформатор» дип атады. «Каюм бабаның хезмәте, - диде ул, - гыйлем дөньясы өчен яңа кануннар табып чыгаруда түгел, бәлки бәйнәлмиләл гыйльми мәгълүматны татар халкына башлап бирүдә... ул бездә Европа гыйлемнәрен беренче популяризатор иде». Мәшһүр рус тюркологы Н. Дмитриев Каюм Насыйриның тууына 120 ел тулуга багышланган гыйльми сессиядә татар галименең эшчәнлеген Леонардо да Винчи, Ломоносов гамәлләренә охшата. «Алар, - ди ул, - барысы да энциклопедистлар булганнар, алар... нинди дә булса бер фәннең яки сәнгатьнең кысасы эченә генә сыеп калмаганнар. Алар үзләренең кыска гомерләре дәвамында тормыш тарафыннан нык таләп ителгән барлык фәннәргә һәм сәнгатьләргә дә нигез салып калдырырга ашыкканнар... Кем булган Ломоносов: физикмы, механикмы, тел белгечеме, әдәбиятчымы? Леонардо да Винчи... һәм Каюм Насыйри кем булган дигән сорауга җавап бирү дә шактый кыен...»
Каюм баба китапларын күздән кичергәч, аны берүзе берничә фәнне укыткан «олуг мөгаллим, милләт педагогы» дип атарга мөмкин булыр иде. Аның укучылары, сыйныфлары - бөтен татар халкы һәм бөтен татар дөньясы. Каюм баба әйтерсең гомере буе тырыша-тырыша сабак бирә, үз халкын белемле, тәрбияле итәргә омтыла.
Тел - укыту, тәрбия бирүнең, милли үзаңны үстерүнең төп предметы. Нәкъ менә шуңа күрә дә «олуг мөгаллим» төп игътибарын телгә юнәлтә. К.Насыйри язган китапларның шактый өлеше татар телен һәм аны өйрәнү турында. Менә аларның кайберләре:
“Кыскача татар нәхүе (синтаксисы)” (1860). Ул - «татарча һәм урысча “үгрәнүчеләр” өчен. Текстлар татар һәм рус телендә бирелгән.
«Ләһҗәи татари» (1895)—татар теленең аңлатмалы сүзлеге.
«Әнмүзәҗ» (1895) - бу сүз үрнәк, өлге мәгънәләрен бирә. Китапта телебезнең морфология (сарыф) һәм синтаксистан кагыйдәләре бәян ителә.
«Кавагыйде китабәт» (1892). Автор искәртүенчә, бу — китап язу һәм орфография кагыйдәләре турында.
«Иҗек» (1895) - эчтәлеге белән бу китап «Әлифба»га туры килә.
К.Насыйри тел, аны укыту мәсьәләләре хакында башка хезмәтләрендә дә мөһим генә фикерләр әйтә, кызыклы мисаллар китерә. Мәсәлән, математика, табигать фәннәре атамаларын татар телендә күрсәтүнең күп кенә үрнәкләрен бирә (бүлүче, сан, калдык; арифметика — хисаплык, геометрия — гыйльме һәндәсә, география — җәгърәфия һ. б.).
К. Насыйри фикеренчә, телнең кеше, милләт тормышында әһәмияте бик зур. «Хәзерге заманда, — ди ул, — башка милләт халыкларының максаты —телне камилләштерүдер». Туган телне белү башка телләрне өйрәнү өчен дә кирәк. Әгәр «башка телне өйрәнәсе булсаң, — дип яза Каюм баба, — ул вакытта үз телеңнең кагыйдәләрен белү бик кирәк...»
К. Насыйри татар теленең байлыгы, камиллеге хакында болай яза: «Инде телебезгә игътибар итеп, яхшы тикшереп карасаң, шунысы ачыклана: телебездә булган бәетләр, шигырьләр, мәкальләр, табышмаклар (һәм башваткычлар) гаять төзек ритмлы һәм рифмалы итеп төзелгәннәр; (телебез) гарәп һәм фарсы сүзләре катнашында мәгънәне тулы һәм матур бирүдә башка телләрдән һич тә ким түгел... Ләкин шуны да әйтеп китәргә кирәк: телебез, бер дә кузгалмыйча, бер урында утырып калган». Каюм баба телебезнең кагыйдәләрен, үзенчәлекләрен ныклап өйрәнергә, шуның ярдәмендә аны камилләштерергә чакыра. Татар телен кимсетеп караучыларга җавап итеп, болай ди: «Ялган, яла бу! Без — татарлар, телебез — татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул».
К.Насыйри, телебезне гыйльми һәм гамәли яктан өйрәнеп, татар лингвистик фәнен тудыруга үзеннән зур өлеш кертте. Әмма ул моның белән генә чикләнмичә, китапларын татарча язып, төрек, гарәп, рус, фарсы телләреннән күп кенә ядкярләрне тәрҗемә итеп, туган телебезнең мөмкинлекләрен тагын да арттырды, аны тагын да камилләштерә, баета төште.
Телдән тыш К. Насыйри сабак бирә торган предметларның берсе һәм мөһиме — тарих. Аның бу фән буенча төрле мәкаләләре, махсус китаплары бар.
К.Насыйри тарихи хезмәтләрендә төп игътибарын татар тарихына мөнәсәбәтле материалларны туплауга һәм өйрәнүгә юнәлтә. Бу яктан аның Казан тарихы хакындагы язмалары аеруча кызыклы. Мәсәлән, бер риваятендә ул XVI йөзнең беренче яртыларында яшәгән Шаһгали ханның, Мәскәүгә сатылып, Казан мәмләкәтенә, үз халкына хыянәт итүе, ахыр чиктә татарларның, дәүләтчелектән мәхрүм ителеп, коллыкка төшүе хакында яза. К.Насыйриның Пугачев хакындагы риваятьләре дә тел-стиленең үтемлелеге, факт-мәгълүматларга байлыгы белән сыйфатлана.
К.Насыйри, Казан тарихы белән берлектә, күп кенә татар авылларының (Югары Шырдан, Мулла Иле, Рәсбуга, Ачасыр, Борнаш, Борындык, Шәгали, Мамадыш, Бакырчы һ. б.) тарихы хакында да мәкаләләр яза. Бу эш вакытында ул халык телендәге материалларны, каберташ язмаларын, төрле шәҗәрәләрне, кулъязма һәм басма китапларны ныклап өйрәнә. Каюм бабаның бу төр хезмәтләре хакында Г. Ибраһимов 20 нче елларда болай дип язган иде: «Хәзерге заманның... татар укытучысы ни өчен... үткән эшләрне берәм-берәм тикшерә алмасын!.. Әгәр Насыйрича җентекләп чыксаң, мәшһүр Әтнәләр, Мәчкәрәләр, Сатышлар, Тымытыклар, Кышкарлар, Мәңгәрләр һәм башка иске мәдәни үзәкләр ничаклы материал, документ, хатирә бирерләр!.. Насыйри менә шул эзләнүне гамәл белән күрсәткән». Г. Ибраһимовның бу чакыруы бүгенге көн өчен дә мөһим. Чөнки төбәк тарихын өйрәнү халкыбызның үткән юлын һәм мәдәниятен тагын да тулырак, җентеклерәк ачыкларга ярдәм итә.
К.Насыйриның Әл-Фәрәби (870—950), Ибне Сина (980— 1037), Габденнасыйр Курсави (1776—1812/13) кебек атаклы кешеләр хакындагы язмалары да танып белү ягыннан кызыклы гына.
Каюм бабаның татар этнографиясе буенча да хезмәтләре бар. Аларда халкыбызның тормыш-көнкүреше (йорт-җир, кием-салымы, ашау-эчүе...), гореф-гадәтләре (балага исем кушу, яучылау, туй уздыру, матәм һәм башка йолалар) хакында бүгенге милли тормышыбыз өчен дә файдалы булган мәгълүматлар тупланган.
Аның математика, фәлсәфә, география, медицина (анатомия, физиология, гигиена...), юриспруденция, игенчелек, кулинария һәм башка фәннәр буенча язган китаплары да берничә буын татар халкы тарафыннан уку-укыту әсбабы рәвешендә кулланылды.
К.Насыйри, халык педагогикасына, күп төрле язма чыганакларга нигезләнеп һәм Шәрык дөньясының фикер ияләреннән файдаланып, шактый гына тәрбия китаплары, төрле хезмәтләр дә яза. Аларда ул белем-тәрбия бирүнең берлеген һәм дәвамчанлыгын, әхлакый һәм гуманистик тәрбиянең мөһимлеген, гакыл һәм тәҗрибәнең тыгыз бәйләнештә торуын күрсәтә, «һәрбер нәрсәнең, — ди ул, — чиге... бардыр. Әмма гакылның чиге вә соңы юктыр... Гакыл вә тәҗрибә бер-берсенә ярдәмче булмакта җир белән су кебектер. Мәгълүм ки, су белән җир бер-берсен-нән башка бер нәрсә дә үстерә алмыйдыр...» К. Насыйри фикеренчә, ата-ана, мөгаллим шәхси яктан балага тәрбиялелекнең үрнәге булып торырга тиеш. «Балалар, — ди ул, —һәрни күрсә, һәрни кылса, ата-анасыннан күреп кыладыр. Атасында, анасында һичбер кимчелек күрмәй үссен, чөнки баланың табигате шундый ки, күбрәк олугларга иярәдер».
К.Насыйри кешеләрне физик һәм рухи яктан сәламәт, тәрбияле итү ярдәмендә милләтне үстерергә, күркәм итәргә омтыла. Эчүчелек, тәмәке тарту кебек эш-гамәлләрне ул халык өчен агу, һәлакәт, кайгы-хәсрәт чыганагы дип саный. «Эчемлек эчә торган кеше һәрбер чәркәне эчкән саен үзен генә үтермәмдер, бәлки бөтен нәселен үтерәдер...» - ди ул.
Шунысы мөһим: К. Насыйри тәрбияви сабакларын еш кына гыйбрәтле мисаллар, җанлы сюжетлар ярдәмендә бирә. Бу исә үгет-нәсыйхәтләрнең үтемлелеген, тәэсирлелеген тагын да арттыра. Ул тәрбия эшендә музыка һәм сүз сәнгатенең әһәмиятенә басым ясый. Җыр-музыка, — ди ул, — «уй-фикерне саф кылыр, зиһенне нечкәртер, табигатьне (холыкны) йомшартыр, мәрхәмәтлене мактатыр, куркакны баһадирландырыр, саранны юмартландырыр ...» Икенче бер урында болай дип яза: «Көйләп укымак яки шигырь әйтмәк гүзәлләрдән янә гүзәл нәрсәдер».
Каюм Насыйри, халыкны агарту максатында, гәзит чыгару хакында хыяллана. Исеме дә әле нинди символик: «Таң йолдызы»! Әмма патша Хөкүмәте аңа бу изге ниятен гамәлгә ашырырга рөхсәт бирми. Әйтеләсе күпме сүзләр, күпме теләкләр әйтелмичә кала.
Шулай да К. Насыйри халыкка сабак бирүнең, белем-мәгърифәт таратуның янә бер ысулын таба. Ул да булса — еллык өстәл календаре (горрәнамә) чыгару. Аның беренче саны 1870, ә соңгысы 1896 елда дөнья күрә.
К.Насыйри календарьлары (аларның уртача күләме—40— 70 бит) төрле характердагы материалларга гаять бай. Анда без, табигать турындагы белешмәләрдән тыш, фәнни мәгълүматлар, әдәби әсәрләр, тарихи хәбәрләр; тормыш яңалыклары һәм башкалар белән очрашабыз. Каюм бабаның чирек гасыр буена чыгарган календарьлары — билгеле бер дәрәҗәдә татар тормышының елъязмасы да ул.
Каюм Насыйри һәм татар фольклористикасы
Әдип-мәгърифәтче һәм энциклопедист-галим Каюм Насыйри үзенең хезмәтләре белән татар фольклористикасы тарихында да тирән эз калдырды. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеге, Х.Ярми билгеләп үткәнчә, нигездә өч төп юнәлештә барды. Беренчедән, ул, татар фольклорын турыдан-туры халыкның үз авызыннан язып алып, тупланган материалларның иң яхшы үрнәкләрен бастырып чыгаруга зур игътибар бирде. Икенчедән, үз халкының тарихы, тормыш-көнкүреше, аның дөньяга карашы белән башка халыкларны таныштыру максатында, К.Насыйри татар халык иҗаты әсәрләренең иң характерлы үрнәкләрен рус телендә бастырып чыгаруга күп көч куйды. Өченчедән, мәгърифәтче-галим Көнчыгыш фольклорын җентекләп өйрәнде һәм аның күп кенә үрнәкләрен татарчага тәрҗемә итеп бастырды2.
Әлбәттә, беренче юнәлеш дигәнне, ягъни фольклорны җыю һәм бастыруны, киңрәк һәм тирәнрәк мәгънәдә аңларга кирәк. Халык иҗаты әсәрләрен җыю һәм матбугатка чыгару процессында К.Насыйри аларны, билгеле бер системага салып, жанрларга аерды, бу жанрларга — билгеләмәләр, ә аерым әсәрләргә искәрмәләр, аңлатмалар бирде. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: К.Насыйриның фольклористик эшчәнлеге бөтенләй буш урында башланмады. Аның элгәреләре һәм замандашлары М.Иванов, Г.Балинт, Г.Ваһапов, С.Кукляшев, М.Салихов, Г.Фәезханов, Т.Яхин һәм башкалар тарафыннан да кызыклы һәм үз заманы өчен бай гына фольклор җыентыклары дөньяга чыгарылды. Ләкин, болар белән чагыштырганда, К.Насыйри хезмәтләре, бер яктан, материалның күләме һәм сыйфаты, фольклорның барлык жанрларын да диярлек үз эчләренә алулары белән аерылып тордылар. К.Насыйринын, Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә татар фольклоры әсәрләрен тапшыруы уңае белән күренекле ориенталист Н.Ф.Катанон болай дип язды: «Бу көнгә кадәр Казан татарларының халык иҗаты һәйкәлләрен җыйнаучылардан берәүнең дә бу хәтле күп мәкальләр һәм җырлар тапшырганы юк иде. Насыйров әфәнде тапшырган материаллар, бөтен гомерен үз халкы арасында үткәреп, аны төрле яклап өйрәнүе сәбәпле, аның үз халкының тормышы һәм теле белән яхшы таныш икәнлеген бик ачык күрсәтә»3.
Икенче яктан, фольклорны җыю һәм бастыру, аны лингвистик, тарихи-этнографик хезмәтләрдә, хрестоматияләрдә, уку китапларында файдаланудан тыш (боларны аның элгәреләре дә эшләде), К.Насыйри халык иҗатын махсус фән буларак өйрәнә башлауга нигез салды. «Каюм Насыйри,— дип язды Х.Бәдигый,— Казан татарларының үз араларыннан чыккан һәм үзен чолгап алган надан муллалар, ишаннар, суфилар дин исеменнән халык җырларын, бәетләрен, такмакларын, көйләрен тыеп торганда, ул, аларның әһәмиятен аңлап, аларны өйрәнүне аерым бер гыйлем санап, шул бабда ишеткән, күргән материалларының берсен дә югалтмыйча дикъкатьләп өйрәнә һәм җыя баручы үз галимебездер»4.
К.Насыйрига бирелгән бу бәяләрнең никадәр хаклы икәнлекләрен күрү өчен, хәзер аның фольклорга караган хезмәтләрен янә бер кат барлап, кыскача гына булса да күздән кичереп чыгыйк. Дөрес, К.Насыйри үзе җыйган материалларны махсус фольклор җыентыклары итеп чыгара алмады, ләкин ул аларга үзенең аеруча әһәмиятле хезмәтләрендә махсус бүлекләр багышлау мөмкинлеген тапты.
- 1880 елда басылып чыккан «Кырык бакча» китабының кырыгынчы бакчасы (бүлеге) түбәндәге фольклор әсәрләрен эченә ала: 296 мәкаль, 116 кыска җыр, «Сәламнамә», «Мәдех Чәй», «Уңмаган килен» һәм «Әбъят» исемле бәетләр, «Зиһен сынашмак» исеме астында бирелгән өч табышмак-мәсьәлә («Ике көтүче», «Кәҗә, бүре, кәбестә», «Өч сәүдәгәр»).
- 1884 елда дөнья күргән «Фәвакиһел җөләса» китабының соңгы бүлеге тулысынча диярлек халык иҗаты әсәрләренә багышланган. Дөрес, аларның шактый өлеше «Кырык бакча»дагы материалларны кабатлый, ләкин яңа әсәрләр дә өстәлгән. Аеруча мөһиме: һәр жанрга автор кыскача билгеләмә бирә һәм бик күп әсәрләрне фәнни комментарийлар белән бастыра. Бу китапка кергән фольклор әсәрләре: 27 табышмак (болары «Кырык бакча»да юк иде), 117 кыска җыр, «Әбъят Мәхбүбләргә сәламнамә», «Әбъят чәй бәянында», «Әбъят уңмаган килен бәянында» исемле 3 бәет, 315 мәкаль һәм әйтем.
- Казан татарларының халык әдәбияты үрнәкләре. Нигездә, өстә телгә алынган ике китаптагы материалларны кабатлаучы 28 табышмак, 244 мәкаль һәм әйтем, 116 кыска җыр һәм «Гыйшык хәлләре» дигән бәет, дөресрәге, кыска җырларга тартым шигъри куплетлар (алар «Кырык бакча»да «Әбъят» исеме белән бирелгән иде). Бу материаллар, татар телендә һәм русчага тәрҗемә ителеп, Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте «Хәбәрләр»енең 1896 елгы 13 нче томында басылдылар.
- Шушы ук «Хәбәрләр»нең 1900 елгы 16 нчы томында К.Насыйри П.А.Поляков белән берлектә «Казан татарларының әкиятләре һәм аларны башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру» дигән тагын бер зур хезмәт бастыра. Анда халкыбызның 11 әкияте («Салам Торхан», «Ахмак угыл», «Үги кыз», «Гөлнәзек», «Байдек», «Өч угыл», «Акыллы угыл», «Төлке», «Мәче берлән Аю», «Аю берлән Төлке», «Сандугач берлән Бытбылдык») татар һәм рус телләрендә дөнья күрде. Хезмәтнең П.А.Поляков тарафыннан язылган теоретик өлеше дә бар.
К.Насыйриның «Казан татарларының ышанулары һәм гореф-гадәтләре» исемле зур мәкаләсе татар фольклорын өйрәнү тарихында беренче махсус фәнни хезмәт итеп саналырга хаклы. Дөрес, бу автор тарафыннан этнографик планда уйланылган, әмма тулысынча фольклор материалларына нигезләнеп язылган. Аның беренче бүлеге асылда татар мифологиясенең һәм тылсымлы әкиятләрнең сюжетларын һәм персонажларын классификацияләүдән гыйбарәт. Шунысы игътибарга лаек, автор, хезмәтнең темасы таләп иткәнчә, мифик затларга характеристика бирү белән генә чикләнми, ә әкиятләрдәге кеше образларын да тәфсилле итеп тасвирлый. Хезмәтнең икенче һәм өченче бүлекләрендә халкыбызның күпсанлы ышанулары, йолалары, им-томнары җентекләп анализлана.
К.Насыйриның бу хезмәте беренче башлап рус телендә дөнья күрде. Сүз башында автор үзенең төп максатын түбәндәгечә билгеләп үтә: «Татарның тормышын ачыкландыруда рус кешеләренә үземнең көчем һәм мәгълүматым җиткән кадәр ярдәм итәргә теләп, күп еллар бу тормышны тикшерү һәм күзәтү өстендә эшләвемнең нәтиҗәләрен алар белән уртаклашуны үземнең изге бурычым дип саныйм5». Әйтергә кирәк, хезмәт, чыннан да, рус фәне дөньясында зур кызыксыну белән каршы алынды һәм югары бәяләнде. Аңа кереш сүзендә XIX йөзнең танылган тарихчысы һәм тюркологы профессор В.В.Григорьев, мәсәлән, болай дип язды: «Казан татары Каюм Насыйров үзенең бу мәкаләсе белән Казан татарларының ислам кабул иткәннәре аркасында хәзергә кадәр аз сакланып калган борынгы мәҗүси гореф-гадәтләрне тикшерүдә беренче тәҗрибә ясый... Фән ноктасыннан бу — шиксез, бик кызыклы, яхшы ук гыйльми хәзинә бирергә вәгъдә итә торган эш. Бу хакта Каюм Насыйров кебек тикшерүче мөселман татарлары арасында гына түгел, бәлки бөтен ислам дөньясында да чыкканы юк, дисәк, ялгышмаган булырбыз».
Кыскача йомгак ясап әйткәндә, К.Насыйри татар фольклористикасы өлкәсендә гаять күп эш башкарды. Халык иҗаты әсәрләрен җыю һәм бастыру этабыннан аларны фәнни нигезләрдә өйрәнүгә күчү, ягъни татар фольклористикасының мөстәкыйль фән буларак формалаша башлавы нәкъ менә аның эшчәнлеге белән бәйләнгән иде.
Каюм Насыйри – тәрҗемәче
Каюм Насыйри, гәрчә ул оригиналь әдәби әсәрләр иҗат итмәсә дә, татар әдипләре рәтендә йөри. Г. Исхакый аны яңа дәвер әдәбиятының «атасы» дип атый. Ни өчен? Чөнки ул — татар укучыларын әхлакый һәм эстетик яктан тәрбия кылырлык күп кенә күренекле әсәрләрне татарча сөйләткән кеше. Тәрҗемә вакытында Каюм баба татар кешесенең образлы фикерләвен, зәвыгын, туган телнең эчке мөмкинлекләрен, аһәңен шактый истә тотып эш итә. Менә бер мисал:
Голубушка, как хороша!
Ну что за шейка, что за глазки!
Какие перышки! Какой носок!
И верно, антельский быть должен голосок!
(И. А. Крылов)
К. Насыйри бу строфаны болай тәрҗемә итә:
Һай күгәрченгенәм, ниндәен һәйбәт!
Кара аның муенгынасын, кара аның күзгенәсен!
Ниндәен нәфис аның йонгынасы! Ниндәен матур аның борынгынасы!
Дәхи фәрештә тавышы кебек микән аның тавышкынасы!
Ике текстны чагыштыру шуны күрсәтә: тәрҗемәче, гәрчә ул шигъри яңгырашны сакламаса да, оригиналдагы эчтәлек һәм үзенчәлекне татар теле чаралары ярдәмендә шактый тулы, тәэсирле итеп бирүгә ирешкән. Бу уңай белән тәрҗемәченең аңлатмасы да кызыклы гына: «Голубушка, глазки, перышки, носок, голосок дигән сүзләр мәдех мәкамендә (ягъни мактау рухында) зикер ителгәндер (әйтелгәндер),—ди ул.— Бездә һәм бар: мәсәлән, кугәрченгенәм, абзыкай, җанкай, кашкынасы, кузгенәсе...»
К. Насыйри, нигездә, Урта гасыр Шәрык классикасының чәчмә әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Тәрҗемә вакытында ул оригиналны татарча төгәл дә күчерә, аерым кыскартулар да ясый, төп текстка теге яки бу дәрәҗәдә үзгәрешләр дә кертә; вакыйга-хәлләрне урыны белән татар тормышына яраклаштыру да бар.
«Әбугалисина кыйссасы» (1872) — К.Насыйриның иң күренекле һәм киң таралган әсәрләреннән берсе. Ул Октябрьгә кадәр дә, аннан соң да күп мәртәбәләр дөнья күргән. Аның Гасыйм Лотфи тарафыннан кыскартылган, гадиләштерелгән басмалары да бар.
Әбугалисина (980—1037)—дөньяга Ибне Сина, Авиценна исемнәре белән мәшһүр. Ул — Урта Азиядә яшәгән һәм иҗат иткән атаклы галим, философ, әдип. Аның тыйб (дәва) китабы Европа югары уку йортларында озак гасырлар буена медицинадан дәреслек рәвешендә кулланылып килә. Ибне Синаның фарсыча язылган шигырьләре дә шактый. Бу автор һәм аның гыйльми, әдәби әсәрләре татар укучыларына да күптәннән таныш.
Энциклопедист галим, бөек шәхес буларак, Әбугалисина хакында Шәрык дөньясында төрле легенда-риваятьләр киң таралыш таба. Шуларга нигезләнеп, аерым авторлар әдәби әсәрләр иҗат итәләр. Зыяддин Сәед Яхъя дигән төрек язучысының Әбугалисина турындагы «Кәнҗинәи хикмәт» («Хикмәт хәзинәсе») исемле китабы 1865 елда Казанда нәшер ителә. Каюм Насыйри бу әсәрне 1872 елда төрекчәдән «халык аңларлык итеп урыс мәмләкәтендәге мөселманнар теленә», ягъни татарчага тәрҗемә итә.
Хыялый повесть жанрын хәтерләткән «Әбугалисина кыйссасы» мавыктыргыч вакыйгаларга, гыйбрәтле хәлләргә гаять бай. Анда кызыклы сурәтләр, тасвир чаралары бик күп.
Төп каһарман үзенең белем-һөнәре, сәләте белән кешеләргә, әхлаклылыкны үстерүгә хезмәт итә. К. Насыйриның шушындый эчтәлекле әсәрне татар теленә күчерүе халкыбызның мәдәни үсешенә, гуманистик тәрбиясенә зур йогынты ясый. Бу әсәр рус теленә дә тәрҗемә ителә.
1896 елда Каюм бабаның «Әфсанәи Гөлрөх вә Камәрҗан» романы басылып чыга. Әсәрнең үзәгендә — патша кызы һәм шаһзадә, аларның мәхәббәте. Гөлрөх белән Камәрҗан — икесе дә искиткеч гүзәлләр, әмма әүвәл берсе ир-атларны, икенчесе хатын-кызларны яратмый. Бервакыт ике пәри, үзара бәхәсләшеп, кыз белән егетне янәшә куеп карыйлар һәм матурлыкта аларның икесенең да тиң икәнлеген күрәләр. Төнлә бер-берсен күреп кенә калган егет белән кыз арасында мәхәббәт газаплары башлана. Ниһаять, егет сөйгәнен эзләп таба. Кавышу. Туй. Әмма янә аерылу, сәфәр маҗаралары, мәхәббәт газаплары. Әсәр бәхетле бетем белән төгәлләнә.
Бу маҗаралы роман — XVIII йөздә яшәгән төрек әдибе Гали Газизнең «Хыяллар» исемле әсәреннән тәрҗемә. Ул аны «Мең дә бер кичә»дәге Камәрҗан циклына нигезләнеп язган була.
К. Насыйриның «Кырык вәзир кыйссасы» (1868) да генетик яктан «1001» кичә җыентыгына барып тоташа.
Хатыны үлгәч, патша бер кызга өйләнә. Яшь хатынның үги улына күзе төшә. Әмма шаһзадә ярамаган эш-гамәлдән баш тарта. Шунда үги ана, егетне гаепләп, ирен улына каршы котырта. Патша шаһзадәне үлемгә хөкем итә. Әмма вәзирләр, егетне яклап, төрле хикәятләр сөйлиләр. 40 көннән соң шаһзадә хәлнең асылын әтисенә һәм вәзирләргә сөйләп бирә. Гаделлек тантана итә.
«40 вәзир кыйссасы» шулай ук шактый мавыктыргыч һәм киеренке әсәр. Андагы сюжетлар (кыйссалар) чагыштырмача мөстәкыйльлеккә ия.
К. Насыйри әдәби тәрҗемәләрен аерым китап рәвешендә генә чыгарып калмый, төрле дәреслек-хрестоматияләрендә дә урнаштыра. «Тәрбия китабы»нда, «Фәвакиһел җөләса...» һәм «40 бакча» җыентыкларында андыйлар аеруча күп. К. Насыйри аеруча фарсы әдибе Сәгъди (XIII йөз) әсәрләренә еш мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, «Тәрбия китабы»ндагы күп кенә гыйбрәтле хикәятләр Сәгъдинең «Гөлестан» җыентыгыннан алынган. Алар-дагы кыска, мәгънәле сюжетлар аркылы кеше табигатенең һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең күп төрле хосусиятләре гәүдәләндерелә, алар ярдәмендә укучыларга әхлакый сабаклар бирелә. Ул хикәятләр кешегә үз-үзен һәм башкаларны ныграк аңларга ярдәм итә.
К.Насыйриның тәрҗемә китаплары арасында «Кабуснамә» мөһим урынны били. Бу ядкяр 1082 елда фарсы телендә иҗат ителә. Аны Кейкавус дигән күренекле кеше улына үтет-нәсыйхәт рәвешендә яза. Китап тиз арада Шәрык дөньясының үзенә күрә бер дәреслегенә әверелә. Күп телләргә, шул исәптән төрек теленә дә тәрҗемә ителә. Каюм Насыйри басмасы төрек текстына нигезләнеп эшләнгән.
«Кабуснамә»дә үгет-нәсыйхәтләр тормыш һәм яшәеш турында белем-мәгълүматлар, кызыклы сюжетлар, мавыктыргыч мисаллар белән үреп бирелә. Шуңа күрә дә бу китап халык арасында яратып укыла һәм тыңлана. Шунысы мөһим: Каюм Насыйриның «Кабуснамә» әсәре О. Лебедева («Гөлнар ханым») тарафыннан русчага да тәрҗемә итеп бастырыла (1886).
К. Насыйри—тәрҗемәче әдип кенә түгел, татар әдәбиятын гыйльми яктан өйрәнүче дә. Ул үзенең хезмәтләрендә күп кенә ядкярләр, татар язучылары (Утыз Имәни, Г. Кандалый...) хакында мәгълүматлар китерә, мөһим генә күзәтүләр ясый. «Фә-вакиһел җөләса...» китабында, мәсәлән, Кандалыйның берничә шигырен бастыра һәм аларның поэтик яктан «яхшы төзелүен» искәртә.
Йомгаклау
Күргәнебезчә, Каюм Насыйри эшчәнлеге гаять күпкырлы, энциклопедик. Аның хезмәтләре татар халкын белемле, тәрбияле итүдә үзенә күрә бер мәктәп, университет булды. Татарны татар итеп танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен үстерүдә Каюм бабаның эшчәнлеге искиткеч зур. Ул Шәрык, рус, Европа казанышларын һәм тәҗрибәсен күрде, алардан иҗади файдалануның матур үрнәкләрен бирде. Әмма К. Насыйри өчен барыннан да элек татарның үз җирлегендә, үзенең рухи мирасына таянып үсүе кыйммәт иде. һәм шуңа күрә дә ул төп игътибарын татарның телен, тарихын, гореф-гадәтләрен, сүз сәнгатен өйрәнүгә юнәлтте, таралып, сибелеп яткан күп кенә хәзинәләрне замандашларына һәм киләчәк буын укучыларына җиткерде.
Бармыни бездә гомумән чын кеше кадрен белү?!
Без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач?!
Тукайның мәгълүм бу юллары Хөсәен Ямашев үлеме уңае белән язылган. Әмма аларны Каюм бабага карата да кулланырга мөмкин. Чөнки ул, ярты гасырдан артык, ат кебек эшләсә дә, үзе исән вакытта кадер-хөрмәт тә, юньле тормыш та күрмәгән. Әмма аның иҗат мирасы еллар узган саен кыйммәтен арттыра бара. «Олуг мөгаллим» хакында төрле телләрдә күп санлы мәкалә-хезмәтләр язылу, китапларының кат-кат басылуы — шуның ачык билгесе. Каюм Насыйри шәхесе әдәби әсәрләрдә дә гәүдәләнеш тапкан. Аның хакында М. Галинең документаль повесте һәм шушы ук авторның X. Уразиков белән берлектә язган «Каюм Насыйри» дигән тарихи пьесасы да бар.
Каюм бабаның эшчәнлеге — милләткә фидакарьләрчә хезмәт итүнең бөек бер үрнәге. Аның китаплары — хәзерге милли тормышыбыз өчен дә аваздаш булган бай хәзинә.
Кулланылган әдәбият
Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 4 томда, 3 том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2005. – 384 б.
Хөснетдинова Р. Андыйлар табигатьтә сирәк очрый // Казан утлары. – 1998. - №4. – Б.142
1 Гутенберг Иоганн (1400—1468)—Европада китап басу эшен башлап җибәргән немец кешесе.
2 Ярми X. Татар халкының, поэтик иҗаты.— Казан, 1967.— 30—31 б.
3 Насыров К. Образцы народной литературы казанских татар // Известия Общества археология, истории, этнографик (ОАИЭ). — 1895-1896. — Т.13. – Вып. 5. - С.375.
4 Бәдигый X. К.Насыйриның халык әдәбиятын җыю һәм тикшерү юлындагы хезмәтләре / / Каюм Насыйри мәҗмугасы. — Казан, 1922. — 104-112 б.
5 Насыров К. Поверья и обряды казанских татар... — С.44