СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Формалаштыручы бәяләү инструменты буларак LearningApps сервисын куллану (Делимся опытом с коллегами)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Дәресләрдә ИКТ .

Просмотр содержимого документа
«Формалаштыручы бәяләү инструменты буларак LearningApps сервисын куллану (Делимся опытом с коллегами)»

Формалаштыручы бәяләү инструменты буларак LearningApps сервисын куллану


Укучылар эшчәнлеге нәтиҗәләрен бәяләү процессы белем бирү процессының мөһим өлеше булып тора.


Федераль дәүләт стандарты эшчәнлеккә, эшчәнлекнең гомумиләштерелгән алымнарын формалаштыруга юнәлтү, бәяләү процедурасын аерым урынга куя. Ул бер үк вакытта максат һәм укыту чарасы буларак тора. Шуңа бәйле рәвештә бәяләүнең яңа заманча формалары барлыкка килү зарурлыгы туды. Ул укытучы һәм укучыларның эшчәнлек рәвеше буларак формалаштыручы бәяләү


Ул һәр укучының шәхси нәтиҗәләрен билгеләүгә юнәлтелгән. Бәяләүнең әлеге төре билгенең конкрет укучыга юнәлдерелгән.Шуңа күрә формалаштыручы, дип атала. Ул укучыларга белем бирүнең эчтәлеген үзләштерүдә булган проблемаларны ачыкларга, аларны максималь нәтиҗәлелек белән тулыландырырга тиеш. Шулай итеп, бәяләү укучы шәхесен формалаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.


Минем максатым үз практикамда формалаштыручы бәяләү инструментларын актив куллану.


Бурычларым. Кушымталарны куллану системасын эшләү, интерактив модулҗләрне апробаөиялүә, киңәшләр төзү


Әлеге мәгълүмати технологияне үзләштерү максаты белән кыскавакыт эчендә мөстәкыйль белем алу белән шөгыльләнәм һәм дәресләрдә уңышлы кулланам.


Ни өчен элеге сервисны кулланам?

LEARNING APPS.org балага сыйныфташларының әдәпсез комментарияләреннән башка, үз белемнәрен тикшерергә мөмкинлек бирә. Ә мин, укытучы буларак, кыска гына вакыт эчендә барлык укучылар тарафыннан өйрәнелә торган материалны үзләштерүнең объектив картинасын алам, аны үз вакытында төзәтә алам.

Укучы өчен тестны үтәгәннән соң, хаталарын күреп, объектив нәтиҗә алу, аларны төзәтү мөһим.

Сервис белән танышуны теркәлүдән башладым, аннары кулланучылар төзегән барлык биремнәр галереясы белән кыскача таныштым Һәм үземнең биремнәремне ясый башладым. Скрин


LearningApps сервисын кайда кулланам?


LearningApps инструментлары төрле төрдәге интерактив биремнәр булдырырга мөмкинлек бирә: викторина, сортировкалау, төркемләү, классификацияләү, текстны кертү, кроссворд, вакыт тасмасы һәм башкалар.


Мин бу сервисны белемнәрне актуальләштерү этабында, төркем һәм фронталь эш методларын кулланып, күрсәтмә әсбап рәвешендә яңа материал кертү этабында һәм өй эше буларак кулланам.

Үз кушымтамны булдырыр алдыннан мин әзерләрен эзләдем. Чөнки кулланучылар бастырган күп кенә кушымталар арасында бик сыйфатлы, мин төзүче кулланма өчен туры килүче кушымталарны табарга була.


Әзер биремнәрне куллану вакытымны экономияли. Әмма яңа кушымталарны булдыру да шактый вакытны һәм махсус белемне таләп итми, чөнки сервиста әзер материалны сайлау мөмкинлеге зур. Аларны текст, график, тавыш, видеомәгълүмат белән дә тутырырга мөмкин. Сервиста ошаган күнегүне сайлап, «Тиңдәш кушымтаны булдыру» функциясеннән файдаланып үз мәгълүматымны кертә алам .


Укучылар мин тәкъдим иткән биремнәрне үтәп, теоретик белемнәрен тиз арада тикшерә, үз мөмкинлекләрен бәяли, белемдәге җитешсезлекләрен бетерү өчен чаралар күрә, биремне дөрес үтүгә ирешә, шуның белән үз-үзеңне бәяләү дәрәҗәсен арттыра. Төркемнәрдә яки парларда эшләп, укучылар белемнәрен тикшереп торалар, үзара ярдәм күрсәтәләр, сыйныфташлары белән чагыштырганда үз мөмкинлекләрен бәялиләр. Шулай итеп, укучылар үзләренең алга китеше турында кире элемтә алалар. Кире элемтә алгач, укучылар үз белемнәрен һәм укуга мотивацияләрен арттыру өчен үз алларына максат куялар

Мин шулай ук LearningApps сервисы ярдәмендә кире элемтә алу мөмкинлегенә ия. Моның өчен үз виртуаль кабинетымны ачтым, анда сыйныф исемлеген керттем.

Сервис үзе укучылар өчен логин һәм парольләрне булдыра. Авторизацияләнгән укучылар үз сыйныф бүлмәләренә керә һәм минем тәкъдим иткән биремнәрне үтиләр.


«Статистика» инструменты ярдәмендә мин укучыларның кайсысы биремнәрне үтәгәнен, нинди авырлыклар белән очрашуын күрәм.

Интерактив биремнәрне үтәү нәтиҗәләренә карап, мин кайсы укчыларга ярдәм кирәклеген, нинди темага җитәрлек дәрәҗәдә вакыт бирелмәүне, уку һәм дәрестән тыш эшчәнлектә төзәтергә тиешле моментларны билгелим.


LearningApps сервисының тагын бер ягы ошый – бу шәхси хәбәрләр алмашу мөмкинлеге. Бу мөмкинлек укучылар авырган, дәресләрдә катнашу мөмкинлеге булмаган очракларда миңа ярдәмгә килә. Мин укучыларга төрле күрсәтмә әсбапларны карарга һәм биремнәрне үтәргә киңәш итәм. Шулай итеп, барлык укучылар да аңлаешлы формада белем алырга, үз мөмкинлекләрен бәяләргә, уку дәрәҗәләрен арттырырга мөмкинлек бирә.


Дәреснең һәр этабында диярлек, шулай ук дәрестән тыш эшчәнлектә мин LEARNING APPS.org кушымтасы биремнәрен кулланам .

Шулай итеп, "Җырлыйк, әле" батлын үткәргәндә, барлык сыйныф укучылары өчен "парны тап" уенын кулландым. Табып, алар аны бергә жырладылар.

Төркемләрдә эш оештырганда Г.Тукайның «Эш беткәч, уйнарга ярый» шигырен өйрәнү темасы буенча 4 нче сыйныфта видеоматериалны кулланам, бирем тәкъдим ителгән вариантлардан җавапны сайлап алуны күздә тота. Мультфильмны карагач, балалар сорауларга җавап бирәләр. Шул рәвешле алар бергәләп текст эчтәлеге өстендә эшлиләр. Бу очракта, күрсәтмәлек булганлыктан, эчтәлек җиңел истә калачак.

Төрле сыйныфларда үзләштергән темалар буенча белемнәрне системалаштыру өчен “Пазл " уенын кулланам


3нче сыйныфта “Кибет “ темасын өйрәнүдә монологик сөйләм үстерүдә “Кем миллионер булырга тели”, “Текстны керт” уеннары ярдәм итә


Укучыларым LearningApps сервисы белән бик теләп эшлиләр, барлык биремнәрне диярлек үтиләр, аларның тулы үтәлешенә ирешәләр. Биремнәрне үтәү авырлыклары турында фикер алышканда, укучылар үз белемнәрен анализлый һәм бәялиләр, киләчәктә үз-үзеңне тоту стратегиясен эшлиләр, укуда югарырак дәрәҗәгә ирешү өчен үз стратегияләрен булдыралар, яки бер-берсенә ярдәм итәләр. "LearningApps" сервисы, чыннан да, формалаштыручы бәяләү коралы булып тора, өйрәтү процессын хуплый, укучыларымның танып-белү процессларын үстерә.