СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел

Нажмите, чтобы узнать подробности

Башлангыч сыйныфларның  туган тел атналыгына сыйныфтан тыш чара буларак, 4 классның татар төркемендә  укучы балалар өчен "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел"  исемле әлеге материал бирелә.

Просмотр содержимого документа
«Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел»

Хикмәтле дә, бизәкле дә, туган тел!

Максат: Татар теленә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; төрле кызыклы грамматик биремнәр үтәү, шигырьләр уку ,табышмаклар чишү, җырлар җырлау аша туган телне ярату, белү һәм туган телдә сөйләшү теләге тәрбияләү; сәнгатьле сөйләм телен үстерү. Укучыларда тапкырлык, зирәклек сыйфатлары, логик йөгерек фикерләү күнекмәләрен үстерү. Туган телебезнең матурлыгын, гүзәллеген тоярга өйрәтү

Җиһазлау: проектор, презентация, тел турында әсбап-плакатлар, биремнәр.

  1. Оештыру өлеше. Мотивлаштыру этабы.

Әкрен генә музыка уйный. Музыка астында балалар өстәл янына утыралар.

Исәнләшү.

- Исәнмесез! Хәерле көн, кадерле кунаклар! Исәнмесез, балалар!

Хәерле сәгатьтә эшебезне башлыйбыз!

- Балалар, игътибар белән мине тыңлагыз әле, минем сезгә бер тәкъдимем бар.

1нче һәм 2нче өстәл артына китап, газета-журналлар укырга яратучылар утырсын.

нче өстәл артына кемнәр рәсем ясарга, җырларга һәм биергә ярата, шулар утырсын.



  1. Проблемалы сорау тудыру, темасын ачыклау.

- Укучылар, әле генә яңгырап үткән җырда сүз нәрсә турында бара? Иң еш, күп тапкыр кабатланган сүз нинди сүз булды? /ТУГАН ТЕЛ/

- Әйе, Туган тел. Һәм кичәбезнең темасы да бу серле язуда яшеренгән. Ул нәрсә микән? Ягез әле, укып карыйк.

ХИКМӘТЛЕДӘБИЗӘКЛЕДӘТУГАНТЕЛ



Тема: ХИКМӘТЛЕ ДӘ, БИЗӘКЛЕ ДӘ, ТУГАН ТЕЛ!

Укытучы сүзе: Тел – тормышта зур урын тота. Чөнки, ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә белем алырга ярдәм итә. Белемдә – көч! Билгеле 18 йөз шагыйре Утыз Имәни болай дигән:



“Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,

Баш иярләр һәрвакыт белемлегә!


Менә без дә Белем иленә кузгалдык.

Игътибарыгызны, экранга юнәлтегез!

  1. Эфирда /лента менә/ ШАЯН ТВ каналында “ АКЫЛ БАТЛ ” тапшыруы.

Бүген бездә татар теле фәненә карата сораулар булыр.

Уеннын шарты мондый: Һәр дөрес җавап өчен 1 балл куела,

әгәр җавап дөрес түгел икән, яки җавап булмаса,

җавап саналмый, балл куелмый.

Бирем: Сезгә 5 җөмлә бирелгән.

Шул җөмләләр арасыннан хаталы җөмләне табыгыз./1 балл/

Хатасын төзәтегез. /4 балл/

Бу бирем өчен сез максималь 5 балл куя аласыз.

- Укучылар, сез бу биремне ничә баллга үти алам дип уйлыйсыз? Аны монда , сез баллар рәвешендә уңышларыгызны теркәп бара торган таблицагызга /күрсәтелә / билгеләп куегыз.

  1. Марат белән Алсу өченче сыйныфта укыйлар.

  2. Алар бик тырышып укыйлар.

  3. Лилия әнисе белән аш пешерә.

  4. Син беренге яратасың ?

  5. Ул китап укыймы?

Җавап: 4 . Син бәрәңге яратасыңмы?



  1. Эфирда ТНВ каналында, “ПЕРЕВЕДИ” тапшыруы.



Тапшыру кысаларында Рус теле дәресе бара.

Задание: - Ребята, вам нужно перевести названия городов

с татарского на русский язык,

и вписать в пустые клетки названия городов Татарстана.

Вы можете поставить мах 6 баллов.



Как вы думаете, на сколько баллов вы это задание выполните? Пожалуйста, не забудьте отметить.



** Шәһәр исемнәрен мин әйтәм, укучылар кроссвордка язып бара.



1. Түбән Кама – (Нижнекамск)

2. Алабуга – (Елабуга)

3. Зәй – (Заинск)

4. Мамадыш – (Мамадыш)

5. Яр Чаллы – (Н.Челны)

6. Әлмәт – (Альметьевск)



** Если вы правильно разгадаете кроссворд, то в выделенных клетках должно получиться название другого города.




1.

Н

И

Ж

Н

Е

К

А

М

С

К






2.

А

Л

А

Б

У

Г

А









3.

З

А

И

Н

С

К







4.

М

А

М

А

Д

Ы

Ш





5.

Ч

Е

Л

Н

Ы






6.

А

Л

Ь

М

Е

Т

Ь

Е

В

С

К





- Балалар,в итоге у нас какой город получился?

- КАЗАНЬ. Ә татар телендә ул нәрсә була?

- КАЗАН.

- Ә Казан – ул нинди шәһәр? Казань это какой город?

- Татарстан республикасының башкаласы. Казан – столица нашей республики, Республики Татарстан.

Белем илендә сәяхәтебезне дәвам итәбез. Продолжаем путешествие в Страну Знаний.



Тәнәфес. “Ач, шигърият серләреңне!”

Ш.Маннур. “Яхшы бел!” шигыре.



Татарча да яхшы бел, Тел кешене дус итә,

Урысча да яхшы бел. Бер-беренә беркетә.

Икесе дә безнең өчен Бел, балам, син рус телен

Иң кирәкле, затлы тел. Һәм онытма үз телең



  1. Ә хәзер эфирда “ТАМЧЫ ШОУ” тапшыруы.



Кадерле, балалар! Сез зирәк микән? Әйдәгез әле, сезнең зирәклекне әйләнә-тирә мохит, табигать өлкәсендә сынап карыйк.



Хәзер “Тап – тап – табышмак” уены уйныйбыз.



- Бу уенда сез мах 4 балл җыя аласыз.

Һәм һәр дөрес җавап өчен 1 балл куясыз.

Сез ничә балл җыя алабыз дип уйлыйсыз?

Биремне бергәләшеп эшләгез, төркем белән.





Китап, гәҗит-журнал укырга яратучылар өчен

табышмаклар

Җырларга-биергә, рәсем ясарга яратучылар өчен

табышмаклар

1

Лампа түгел – яктырта,

мич түгел – җылыта.

/ кояш /

1

Сикерә белә, йөгерә белми.


/ туп/

2

Күмер түгел, ут түгел,

Тотсан кулны пешерә.

/кычыткан/

2

Шундый матур бер күпер –

Кеше йөрми, ат йөрми.

/салават күпере/

3

“Алма” дисәң дә алалар, нәрсә соң ул, балалар?

/ алма /

3

Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь-яшел.

/карбыз/

4

Теле юк – үзе аңлата.

/ китап/

4

Башы бер, күзе унике.

/сәгать/







  1. Эфирда ТНВ каналында “ БЕЛЕМ ДӨНЬЯСЫ ” тапшыруы.

Тапшыру кысаларында Уку дәресе була.

1нче бирем: Муса Җәлилнең “Маэмай” шигырендә маэмайның кушаматы?

Карабай

Акбай

Караборын

Сарбай

Актырнак



Дөрес җавап өчен 1 балл куя аласыз.

Дөрес түгел икән, җавап төшеп кала, исәпләнми.



2нче бирем: М.Җәлилнең “Маэмай” шигырен аерым сүзләрдән җыеп төзегез, укыгыз. / 10 балл /

Бу биремдә сез мах 10 балл җыя аласыз.

Сез ничә балл җыя алабыз дип уйлыйсыз?


Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.



** Тикшерү: һәрбер командадан берәр юл укытам.

Сүзләр:

Минем

бар

бер

маэмаем,

Кара борын

Акбаем.

Күп йөгерә,

күп өрә,

Күп ишетә,

күп күрә.





Физкультминут. Ял вакыты.

Сегодня учёные из Японии официально доказали невидимую связь между функционированием головного мозга человека и двигательной активности пальцев рук. Есть комплекс упражнений, выполняя которые вы активируете функции головного мозга.



А) «Колечки»

Б) « Камень /кулак/ – Ножницы – Бумага /ладошка раскрыта/ » /детская игра/



  1. Эфирда ТНВ каналында “ БАШВАТКЫЧ ” уены.



Һәм уенда бирем математика фәненә кагылышлы бирем.

Монда ике гади сүзне кушып яңа сүз ясарга кирәк.

Нәкъ математикадагы кебек. Яңа сүзнең мәгънәсен язасыз.

Җавап болай исәпләнелә: Дөрес итеп “кушкан” өчен 1 балл куясыз. Тәрҗемә иткән өчен 1 балл куясыз.

Монда мах балл – 8 була. Ә сез ничә балл җыярбыз дип уйлыйсыз? Эшне күмәк, парларда эшләгез.

Таш + бака = ........ /ташбака – черепаха/

Озын + борын = ......... /озынборын – комар/

Кул + яулык = .......... /кулъяулык – носовой платок/

Өч + почмак = .......... /өчпочмак – треугольник/



** Укучылар! Хәрберегез үзегезнең балларыгызны санагыз.





МУЗЫКАЛЬ ТӘНӘФЕС.

Курайчылар чыгышы.

Татар халык көйләренә тезмә





  1. Соңгы дәрес –җыр дәресе.

Эфирда “Җырлыйк әле....” тапшыруы.

“Җырлыйк әле “ тапшыруында нишлиләр инде? Әлбәттә, җырлыйлар. Әйдәгез әле, укучылар, без дә үз ана телебездә матур итеп җырлыйк әле. Монда сез үзегезгә мах 5 балл куя аласыз. Әмма, мин ничә балл җыя алам дип уйлыйсыз үзегез шуны теркәп куегыз.?



Җыр. Туган тел. Зөлфия Минхаҗева.

Туган телем нинди матур

Эчтәлекле, ягымлы.

Хәтерләтә табигатьне

Гүзәл туган ягымны.



Кушымта: Туган телем – татар телем

Тормышка алтын ачкыч.

Якты хыяллар артыннан

Менәргә мәрмәр баскыч.

Гөлбакчага охшаган ул,

Чишмәләр агышына.

Җәйге иртәдәй сайраган

Сандугач тавышына.



Әти кебек көчле, горур,

Әнием кебек назлы.

Җылы кояш нурларыдай

Янда уята язны.



Аның аша аңлашабыз,

Укып алабыз белем.

Гасырларда югалмыйча

Яшәсен туган телем.





Нәтиҗә: Безнең иң күп балл җыйган укучы кем булды?

Максималь балл җыючы бармы?

МАХ БАЛЛ – 39 балл.



Оцени свою работу! Үз эшеңне бәялә!



  1. 34 – 39 балл ----- Барысы да мин теләгәнчә бик әйбәт килеп чыкты. / кызыл смайлик /

  2. 27 – 33 балл ияләре ---- Барысы да яхшы булды!

  3. 20 – 26 балл ----- Бары тик өлешчә генә мин уйлаганча әйбәт килеп чыкты

  4. 20 баллдан ким --- Әлегә мин теләгәнчә килеп чыкмады



“Глобуска” күрсәтеп:

Туган телне белсәң, бөтен өлкәдә дә уңышка ирешеп була.



Сезгә “дәресләр” ошадымы? Кайсы дәрес, кайсы тапшыру аеруча, бигрәк тә ошады? Кайсы дәрес авыр булды?

Татар теле минем – туган телем

Сөйләшүе рәхәт ул телдә.

Шул тел белән көйлим,

Шул тел белән сөйлим,

Милләттәшем булган һәркемгә.



Татар теле минем – Туган телем

Бәхетле бул сүнмәс шатлыгым.

Шул тел белән уйлыйм,

Шул тел белән җырлыйм,

Тоям аның һәрчак сафлыгын.



Татар теле минем – Туган телем

Изгелекләр тулы бу телдә.

Аны якын күреп,

Сөйләшүдән сөеп

Тыя алмый аны беркем дә.



Татар теле минем – туган телем

Саклый аны батыр милләтем

Әби – бабай теле,

Ата-анам теле,

Күңелем тулы аңа хөрмәтем!

Күңелем тулы аңа хөрмәтем!

Күңелем тулы аңа хөрмәтем!













Балаларга таратыр өчен биремнәр, әсбаплар.



Җыр

Туган тел. Зөлфия Минхаҗева.



Туган телем нинди матур

Эчтәлекле, ягымлы.

Хәтерләтә табигатьне

Гүзәл туган ягымны.


Кушымта:

Туган телем – татар телем

Тормышка алтын ачкыч.

Якты хыяллар артыннан

Менәргә мәрмәр баскыч.


Әти кебек көчле, горур,

Әнием кебек назлы.

Җылы кояш нурларыдай

Янда уята язны.


Аның аша аңлашабыз,

Укып алабыз белем.

Гасырларда югалмыйча

Яшәсен туган телем




1. “ АКЫЛ БАТЛ ” тапшыруы / татар теле /

1) Марат белән Алсу өченче сыйныфта укыйлар.

2) Алар бик тырышып укыйлар.

3) Лилия әнисе белән аш пешерә.

4) Син беренге яратасың ?

5) Ул китап укыймы?



2. Эфирда “ПЕРЕВЕДИ” тапшыруы /русский язык/

1. Түбән Кама – (____________________)

2. Алабуга – (_______________________)

3. Зәй – (________________)

4. Мамадыш – (_____________________)

5. Яр Чаллы – (_____________________)

6. Әлмәт – (________________________)





4. Эфирда ТНВ каналында “Белем дөньясы” тапшыруы. / 2нче бирем өчен/



Минем

бар

бер

маэмаем,

Кара борын

Акбаем.

Күп йөгерә,

күп өрә,

Күп ишетә,

күп күрә.

  1. Эфирда “ БАШВАТКЫЧ ” уены / математика /



Таш + бака = ......................./_______________/

Озын + борын = ................../_______________/

Кул + яулык = ...................../_______________/

Өч + почмак = ...................../_______________/





Искәрмә: Уңышларны теркәп бара торган таблица.



Хикмәтле дә, бизәкле дә, туган тел!



Тапшыру исеме, фәннәр

Макси-маль

балл

Мин уйлыйм

Балл

1

“Акыл батл”/татар теле/

5



2

“Переведи” /русс яз/

6



3

“Тамчы шоу” /әйләнә- тирә мохит/

4



4

“Белем дөньясы”/уку/

1 / 10



5

“Башваткыч”/матем/

4 + 4



6

“Җырлыйк әле”

5




Барлыгы

39
















Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!