СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Классный час "Успешный человек"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Этот классный час предназначен учащимся начальных классов

Просмотр содержимого документа
«Классный час "Успешный человек"»

Тема: Уңышлы кеше

Максат: Уңышлы кеше булу турында белемнәрне формалаштыру.

Бурычлар:

  • Уңышка ирешү алымнарын билгеләргә;

  • Уңыш формуласын ачыкларга;

  • Тормыш юлын сайлый белергә.

Җиһазлар: компьютер, видеопроектор, биремнәр

Дәрес барышы:

1. Классны дәрескә оештыру. Слайд 1

2. Кереш өлеш. Дәреснең төп этабына әзерлек.

-Хәерле иртә , кадерле укучылар, укытучылар һәм безнең кунагыбыз Сәлимгәрәев Кәрим Сәетгәрәевич. Мин бүгенге дәресне легендадан башлап җибәрергә телим. Бер индеецлар кабиләсенең юлбашчысы егетләрне иң биек тауга җибәрә. “Көчегез беткәнче барыгыз. Арысагыз өйгә әйләнеп кайтырсыз, ләкин һәрберегез үзегез борылган урыннан миңа ботак алып кайтсын” – ди. Беренче егет кактус алып кайта. Юлбашчы аннан көлә генә “Син тауның итәгенә дә барып җитмәгәнсең” – ди. Әрем алып кайтканына “Син тауның итәгенә җиткәнсең, ләкин тауга күтәрелергә уйламагансың да”, тополь ботагы алып кайтканына “Чишмәгә җиткәнсең” дигән. Ә дүртенче егетнең кулы буш, ләкин йөзе шат, балкып кайткан. Ул агачлар күрмәгәнен, ләкин ялтырап яткан зур диңгез күргәнен әйткән. Ботак алып кайтмаса да карт иң зур бүләкне аңа биргән. “Сиңа ботак кирәк түгел. Җиңү синең күзеңдә балкый, тавышыңда яңгырый. Бер син генә тауны бөтен бөеклегендә күргәнсең”.

- Ни өчен юлбашчы егетнең тауга менеп җиткәненә ышанган? (Укучыларның фикерләрен тыңлау)

- Сез дә бүген дәрестән шул егет кебек балкыган йөз белән, яңа җиңү шатлыгы белән китә аласыз. Ләкин моның өчен сезнең игътибарлы булуыгыз кирәк.

Укучылар ,дәрес башында әйткәнчә безнен класс сәгатендә буген кунак та бар әле. Ул Сәлимгәрәев Кәрим Сәетгәрәй улы ,Әлмәт электр челтәренең Мөслим филиалы җитәкчесе. Без сезне үзебезнең мәктәптә күрүебезгә бик шатбыз.

Дәрес ахырында ул кыскача үзе белән таныштырып китәр һәм сез дә аңа үзегезне кызыксындырган сорауларыгызны бирересез.

  • Укучылар, кайсыгызның тормышта уңышка ирешәсе , уңышлы кеше буласы килә, кулларыгызны күтәрегез әле.

  • Әлбәттә, хәрберебезнең дә тормышта уңышлы кеше буласыбыз, уңышка ирешәсебез килә.

. Икенче төрле әйтсәк без бүген дәрестә ничек уңышка ирешергә, уңышлы кеше булу өчен нәрсәләр кирәк икәнен икәнен ачыкларбыз.

- Әйдәгез әле, укучылар, эш кәгазебездә үзебезнең тормыш юлыбызны чагылдырып карыйк.

1. Сезнең кәгазьләрегездә агач рәсеме ясалган. Бу сезнең тормыш юлыгыз дип күз алдына китерегез.

2. Тормыш юлыгызның башын билгеләгез. Ул сезнең туган көнегез. Ә хәзер шул агачта хәзерге яшегезне билгеләгез.

3. Ә хәзер бу тормышта ничәгә кадәр яшисегез килә, шул ноктаны билгеләгез. Слайд 2

Шартлы рәвештә, сез үзегезнең тормышыгызны үткәнгә, хәзергегә һәм киләчәккә бүлдегез. Ә хәзер бүгенге дәресебезнең темасына һәм үзегезнең рәсемегезгә карагыз. Алар арасында бәйләнеш бармы?

  • Ничек уйлыйсыз, кешегә үзенең тормышын планлаштырырга, алдагы тормышта ирешер өчен максатлар куярга кирәкме?

  • Темадан чыгып класс сәгатенең төп максатын билгелик. Слайд 3 ... ... (Уңышлы кеше ) турында белемнәрне формалаштыру. Слайд 4

  • Максатыбызга ирешү өчен нинди бурычларны чишәргә туры киләчәк? Слайд 5

уңышка ирешү алымнарын билгеләргә

  • уңыш формуласын ачыкларга

  • тормыш юлын сайлый белергә

  • Слайд 6

. Без һәрберебез дә төрле, төрлебезнең төрле ихтыяҗлары. Шуңа күрә кем өчендер уңыш ул – яхшы гаилә, яраткан эше, тугрылыклы дуслары булу, тулысынча матди тәэмин ителү, икенчеләр өчен байлык, эшендә ирешкән дәрәҗә. Һәр кешенең үзенең кыйммәтләре.

- Уңышка ирешү өчен иң беренче очракта нәрсә кирәк? (Укучыларның фикерен тыңлау.)

Хәзер без укучылар, сезнең алган белемнәрегездән чыгып уңыш формуласын ачачакбыз. Уңышка ирешү өчен без беренче үз алдыбызга нәрсә куярга тиешбез? (Укучыларның фикерен тыңлау.)

- Әйе укучылар, безнең уңышка ирешүнең беренче шарты булып максат тора. . Слайд 7

Дәфтәргә язу: Уңыш формуласы:

Уңыш = максат +

- Ничек уйлыйсыз, “өлгерү” һәм “уңыш” сүзләре арасында нинди бәйләнеш бар? (Уңышка ирешү өчен һәрнәрсәне дә вакытында эшләргә тырышырга кирәк)

- Сез ничек уйлыйсыз, уңыш нәрсәдән башка мөмкин түгел? (Хезмәттән башка)

- Димәк уңыш формуласының икенче шарты булып безнең хезмәт тора. Язып куябыз (Хезмәт) Слайд 8

- Ә нәрсә соң ул хезмәт? (Укучыларның фикерен тыңлау. Хезмәтнең кагыйдәсе слайдта язылган. Хезмәт – кешенең билгеле бер максатларга ирешүгә, үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен яшәү тирәлеген саклау, үзгәртү һәм яраклаштыруга, товарлар җитештерүгә һәм хезмәт күрсәтүләр оештыруга юнәлтелгән эшчәнлек ул. ) Слайд 9

- Димәк уңыш формуласына нәрсә өстибез? (хезмәттән канәгатьләнү алу)

Слайд 10

Дәфтәргә язу: Уңыш = максат + хезмәт + хезмәттән канәгатьләнү алу

- Ә кайчан кеше хезмәттән канәгатьләнү ала? (Аңа бу эшне эшләве ошаса, яратып эшләсә)

Слайд 11

Дәфтәрдә язу: Уңыш = максат + хезмәт + хезмәттән канәгатьләнү алу + дөрес һөнәр сайлау

- Тормыш юлыгызның хәзерге баскычында сезгә уңышка ирешергә кемнәр ярдәм итә? (Укучыларның фикерләрен тыңлау)

- Димәк нинди нәтиҗәгә киләбез? (Кешенең яраткан эше, тормышта ирешкән дәрәҗәсе булса да, гаилә учагының җылысыннан башка ул тормыштан тулысынча кәнәгать була алмый. Бары тик гаилә иминлеге генә кешене тулысынча бәхетле итә ала. Һәм андый кешеләр үзләренең тормыштагы уңышларын гаиләдән алган җылылык, уңай энергия белән бәйлиләр.)

- Алдагы әйткәннәрдән чыгып уңыш формуласына тагын нәрсә өстәргә кирәк? (Якын кешеләреңнең аңлавы һәм терәге) С лайд 12

Дәфтәрдә язу: Уңыш = максат + хезмәт + хезмәттән канәгатьләнү алу + дөрес һөнәр сайлау + якын кешеләреңнең аңлавы һәм терәге

- Без сезнең белән уңыш формуласын чыгардык. Ә хәзер шушы уңыш формуласына карап “УҢЫШ” сүзенең кагыйдәсен билгеләгез.

Дәфтәрдә язу: Уңыш ул – куелган максатларыңны тормышка ашыру, яраткан эшең белән шөгыльләнү һәм шуңардан кәнәгатьләнү алу, дөрес һөнәр сайлау, якын кешеләреңнең аңлавы һәм терәге. Слайд 13

- Безнең һәрберебез алдында да озын тормыш юлы тора. Аның нинди булуы: кызыкмы, файдалымы, уңышлымы-юкмы бары тик безнең үзебездән генә тора.

  • Ә хәзер, укучылар,сүзне безнең кунагыбызга бирик эле.Хөрмәтле Кәрим Сәетгәрәевич сезгә уңышка ирешүдә тормышта нәрсәләр ярдәм итте дип уйлыйсыз?

  • Рәхмәт

  • Бәлки безнең укучыларның үзләрен кызыксындырган сораулары бардыр , әйдәгез эле сүзне аларга бирик.

  • 1 Ике сүз белән генә үзегезне тасвирлый аласызмы? (Илүзә)

  • 2Сезнең беренче адымнарыгыз нинди булды? (Айзилә)

  • 3 Үзегезнең иң зур казанышыгызны һәм иң истә калган уңышсызлыгызны искә төшерә аласызмы? (Рәфидә)

  • 4 Үз-үзегезгә ышанычыгызны югалткан минутларыгыз булганы бармы? (Миләүшә)

  • 5 Нәрсәне сез гомерегездә дә эшләмәс идегез? (Рифат)

  • 6 Сез үзегезнең эшегезне яратасызмы? (Рифат)

  • 7 Сез укучыларга нинди киңәшләр бирер идегез? ( Илгиз Д)

  • 8 Сезнеңчә уңышка ирешкән кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (Салават)

  • 9 Сезнең хыялыгыз бармы? (Илдар)

  • Бик зур рәхмәт җавапларыгыз өчен , Кәрим Сәетгәрәевич. Укучылар сез биргән киңәшләрне истә тотып тормышта зур уңышларга ирешерләр дип өметләнәм.

  • Уңыш бер кешегә дә үзе килми. Уңышка ирешер өчен без тырышырга, күп көч куярга тиешбез.

Йомгаклау

Укучылар, менә безнең “Уңышлы кеше ” дип исемләнгән дәресебез ахырына якынлашты. Без сезнең белән дәрес башында куйган максатыбызга ирештекме?

- Белем тавына тагын бер адым атладым дип саныйсызмы?

Дәресебезне йомгаклап мин сезгә кәгазь битләре таратасым килә. Анда уңышлы кеше булу серләре язылган. Бу серләргә төшенеп алдагы тормышыгызда кулланырсыз дип өметләнеп калам .


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!