СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

По следам Абдуллы Алиша

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Исследовательская работа ученицы 6 класса о творчестве татарского писателя Абдуллы Алиш.

Просмотр содержимого документа
«По следам Абдуллы Алиша»

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы

МБГББУ “Советлар Союзы Герое Алимов Зариф Закир улы исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Закирова Дилә Илнур кызы,

6 нчы сыйныф укучысы

Секциянең исеме –“Алиш эзләреннән

Эшнең темасы-“Алиш эзләре буйлап

Укытучы:Айнуллина Миләүшә Фарук кызы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы















Яңа Кәкерле- 2017

Заявка



Секция

Фәнни-эзләнү яки

иҗади эшнең

(шигырьләрнең

исеме) күрсәтелә

Укучының

фамилиясе

исеме,

әтисенең

исеме, яше

күрсәтелә

Регион,

шәһәр

(район),

мәктәпнең

исеме,

сыйныфы

Телефоны,

электрон

адресы

Адрес,

индекс

Фәнни

җитәкченең

тулы исем-

фамилиясе,

вазифасы

Алиш эзләреннән


Алиш эзләре буйлап

Закирова Дилә Илнур кызы, 12 яшь

Татарстан Республикасы, Чүпрәле муниципаль районы, МБГББУ “Советлар Союзы Герое Алимов Зариф Закир улы исемендәге

Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе”, 6 нчы сыйныф


89270383682, [email protected]

Татарстан Республикасы Чүпрәле районы, Яңа Кәкерле авылы, Кооператив урамы, йорт номеры 4, 422475

Айнуллина Миләүшә Фарук кызы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы












Фәнни-тикшеренү эшенең тезислары
Тема: “Абдулла Алиш эзләре буйлап” (Язучы, шагыйрь һәм фронтовик А.Алиш иҗатына кыскача күзәтү ясау) .
Тикшерүче: МБГББУ “Советлар Союзы Герое Алимов Зариф Закир улы исемендәге

Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Закирова Дилә Илнур кызы,

6 нчы сыйныф укучысы

Җитәкче: Айнуллина Миләүшә Фарук кызы.


Максат:

Абдулла Алишның тормыш юлын өйрәнү;

Язучы, шагыйрь һәм фронтовик А.Алиш иҗатына кыскача күзәтү ясау.

Бурычлар:

Абдулла Алишны иҗат юлына китергән алшартларны ачыклау;

Иҗат юлын тәшкил итүче аерым этапларга характеристика бирү;

Иҗат кешесенең портретын шәрехләү.









Кереш.

Һичкайчан онытмабыз!

Бөек Җиңү яуланганга 72 ел үтүгә карамастан, сугыш вакыйгаларын искә алганда каршылыклы хисләр кичерәсең.Бу җиңүдә халкыбызның горурлыгы, сагышы, йөрәк әрнүе чагыла. Әрнү – чөнки һәлак булган каһарманнар беркайчан да кире кайтмый инде. Горурлану хисе-чөнки алар дошман алдында тез чүкмәгәннәр, кешелек тарихындагы иң авыр, иң михнәтле сугышта чын батырлык күрсәтеп , җиңеп чыкканнар.Бик күп кан, күз яше түгелгән. Әйе, бу Җиңү күз яшьләре белән сугарылган.

Татар халкының горурлыгы булган җәлилчеләр һәм аның көрәштәшләре үрнәгендә яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү эше дәвам итә. Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 72 ел үтсә дә, Абдулла Алишның иҗаты бүген дә әһәмиятен югалтмый : үлемсез әсәрләре кешелекне уяулыкка чакыра, сугыш уты кабызучыларга каршы көрәшкә өнди.


















Төп өлеш. Алиш эзләреннән.

Алишев фамилиясен беренче булып әтисе Габделбари йөртә башлый. Ул бу фамилияне нәсел шәҗәрәсендәге иң ерак бабасы Алиш (Галиша) хөрмәтенә дип, яратып сайлап алган.Алишның әтисе Габделбари Алишев, өйләнгәннән соң, төп йортта яшәп кала. Бик матур алма-чия бакчасы үстерә, умартачылык белән шөгыльләнә. Әнисе Газизә Әхмәтсафа кызы Шонталы авылында мулла гаиләсендә туган.Гыйлемле, изге күңелле, шигъри җанлы, шигырь һәм бәетләр чыгарырга һәвәс булган ул.

Алладан сорап алган ир бала 1908 нче елның 15 нче сентябрендә Габлуллаҗан туа.Габдул кечкенәдән үк әкиятләр, төрле мәзәкләр ярата.

Ул укуга да бик һәвәс була, халык авыз иҗаты белән мавыга. Язган шигырь-бәетләрен, күзәтүләрен дәфтәренә язып бара.

Абдулла бик теләп һәм тырышып укый, алдынгылар рәтендә була. Мәктәптә җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ул әдәбият, драма, спорт түгәрәкләренә йөри.Аның малайлык, яшьлек еллары агымсу кебек тиз үтеп китә.
















Балалар әдәбияты остасы.

Аз сүзле , ягымлы карашлы Алиш журналист булып та эшли.Ул балалар дусты, балалар әдәбияты остасы буларак таныла. Алиш балаларны һәм балалар әдәбиятын бик ярата.1939-1940 нчы елларда ул балалар өчен гаять үзенчәлекле, тормыш белән бәйләнгән әкиятләрен бер-бер артлы иҗат итә. А.Алишның “Ана әкиятләре” китабы 1940-1941 нче елларда ике телдә басылып чыга.Әкиятләрен иҗат иткәндә, ул үзен шагыйрь итеп тә таныта. Аның теле халыкчан, шигъри, музыкаль,әсәрләрендә эчке рифмалар тулып ята. Кыска җөмләләрдә олы, тирән фикерләр әйтелә. Ә болар барысы да аны прозадагы шагыйрь итеп күрсәтәләр.

А.Алишның кечкенәләр өчен язылган хикәяләре дә бик кызыклы. “Чуар тавык”, “Әбиләргә кунакка”, “Утлы йомырка” кебек кыска, җыйнак кына эшләнгән миниатюр парчаларында балаларны шатландырырлык, гыйбрәт алырлык никадәр йөрәк җылысы һәм эчке мәгънә бар! Ул балалар аңларлык сүзләрне эзли һәм таба, балаларның аңына үтеп керә, аларны мавыктыра белә.Алишның балалар психологиясен аңлап, аларның үзенчәлекле тел белән иҗат итүенә сокланмый мөмкин түгел.Абдулла Алиш әсәрләрен укыганда, тере Алиш, үзенә таләпчән һәм тыйнак язучыбыз, балаларның сөекле дусты күз алдыбызга килеп баса.

Абдулла Алишның искиткеч хикәяләрен, күңелгә ятышлы әкиятләрен балалар бүген дә яратып укыйлар. Әлбәттә, ул шулай булып калыр да. Еллар аларны үтмәсләндермәс, бизәген уңдырмас. А.Алиш – бүгенге һәм киләчәк буыннарның тәрбиячесе булып калды.











Туган илем, барлык рухым сиңа.

Барысы-синең өчен!

Билгеләми гомер озынлыгын

Еллар саны, картлык җитүе.

Бәлки, менә шушы үлем безгә

Мәңге бетмәс яшәү китерер?!

Батырлык һәм илгә турылыкны

Шушы үлем белән белдерик.

Безнең яшьлек шушы хисләр белән

Данлы иде, көчле иде бит!!

Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең

Эзсез сүнә диеп уйлама!

Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп.

Шулай үлсәң иде дөньда!

М.Җәлил.

1941нче елның июне. Радио куркыныч хәбәр китерә: фашистлар Германиясе илебез территориясенә юлбасарларча бәреп керә.

Тиздән Алишны Кызыл Армия сафына алалар. Берничә атна Казан янындагы хәрби лагерьда тотканнан соң, 11 нче августта аны фронтка җибәрәләр.

Муса Җәлил белән иңгә-иң торган, фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган унбер батыр арасында Абдулла Алиш аерым урын алып тора. Аны җәлилчеләр “Мусаның уң канаты “ дип йөрткәннәр.Мусаның күптәнге дусты буларак та, ышанычлы,нык ихтыярлы кеше буларак та ихтирам иткәннәр. Алишның тоткынлыктагы героик көрәше һәм тормышы турында шактый бай мәгълүматлар бар.

Аны 1942 нче елның азагында Краков лагереннан Седльцега күчергәннәр.Аннары аны Вустрау лагерена алып киләләр.Бу ябык лагерьда махсус сайлап алынган әсирләр генә була. Монда Алиш үзенең якын дуслары Рәхим Саттар, Муса Җәлил белән очраша. Шул көннән башлап , алар тормышында оешкан төстә яшерен көрәш чоры башлана. Бераздан Алиш белән Саттарны Берлинга “Идел-Урал” газетасына күчерәләр. А.Алиш редакциядә җитәрлек контроль булмаудан файдаланып, бергенә материал да бастырмаган, Тукай, Такташ, Каюм Насыйри кебек атаклы татар язучылары турында мәкаләләр язу белән чикләнгән.

Безнең өчен, яисә , хәзерге буын балалары өчен җәлилчеләр турында искиткеч материаллар бар. Мәсәлән , миңа, Алишның Мусаны иреккә чыгару өчен тырышып йөрүләре зур яңалык булып тора. Гомумән,язучы Рафаэль Мостафин язмалары белән танышканда, минем өчен барысы да искитәрлек вакыйга булды. Абдулла Алиш, Берлинда йөргәндә, кечкенә генә бакалея кибетендә татарга бик тартым булган кеше очратып сүз куша. Бу кеше - кибетнең хуҗасы – чыннан да, Хафиз исемле татар кешесе булып чыга. Ул Беренче бөтендөнья сугышы вакытында әсир төшеп, өйләнеп, Берлинда төпләнеп калган икән. Сөйләшеп, дуслашып китәләр. Соңыннан, Мусаны да Берлинга күчергәч, алар шунда – аулакта очрашалар.

Беренче батальон, кораллы восстание күтәреп, безнең якка чыккач, Алиш канатланып йөри, бу турыда листовка-өндәмәләр чыгара. “Аталы-уллы” исемле шигырь яза, әсирләрне дә үз артыннан иярергә чакыра.

1943нче елның май башында Рәхим Саттар берничә кешене үзе белән ияртеп качып китә.Яшерен оешма аны фронт сызыгы аша үтеп, безнең командование белән элемтә урнаштыру өчен җибәрә. Ләкин бу төркем фронт сызыгы аша үтә алмый,һәлак була. Алиш, Муса һәм яшерен оешманың башка әгъзалары артыннан да күзәтү көчәя.

Алишның кулга алынуы болай була. 1943 нче елның август башларында аны милли комитетлар артыннан күзәтүче немец офицеры Людерзен янына чакырып алалар. Шул китүдән ул әйләнеп кайтмый.Бераздан аның төрмәдән язган хатын алалар. Алиш үзенең һәм иптәшләренең кулга алынуын хәбәр итә. Аларны хөкем итәргә җыеналар. Туган илгә исән кайта алучыларга, әнисенә, хатынына, балаларына, барлык туганнарына сәлам әйтергә куша, барысына да бәхет тели. Аеруча сагынып, улларын искә ала.

Бу фәнни эш белән шөгыльләнгәндә, мин тагын бер кызыклы фактка тап булдым. 1944 нче елның 28 нче гыйнварында Абдулла Алиш гаиләсенә, туганнарына хат яза. Ул хатны төрмәдән Алиш белән бергә утырган Бельгия патриоты Эмиль Мэйзон алып чыга һәм Казанга юллый.

Хат белән бергә Э.Мэйзон үзендә сакланган соңгы истәлек әйберне – кечкенә пакет-конверт җибәрә.

Йомгаклау.

Сугыштан соң да Алиш иҗаты күп еллар буе Муса Җәлил күләгәсендә калып килә. Җәлил – зур талант иясе, дөнья күләменә чыккан шагыйрь. Ләкин Алиш шигырьләре дә зур әһәмияткә ия. Ул шигырьләрнең һәр юлы Туган илгә, Хәрби антка, халыкка тугрылык белән сугарылган. Чыннан да, менә бу шигырь юллары мине бигрәк тә дулкынландырды:

Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,

Әгәр югалтмаса вөҗданын.

Алтынны ул чүпкә санар,

Иң кыйммәтле күрер Ватанын.

Әгәр Алиш шигырьләрен Муса Җәлилнең шул чорда язылган шигырьләре белән чагыштырсак, аларның гаҗәеп дәрәҗәдә аваздаш икәне күренә. Алар икесе дә бер төрле уйлаган, икесе дә җиңү көне киләсенә һичшиксез ышанган һәм шул көнне якынайту өчен тырышкан. Тормышларының соңгы мизгелләрендә дә алар үз ирекләре турында түгел,бәлки Туган ил азатлыгы турында уйлаган:

Әйтсәләр дә барып тор син диеп,

Дөньяның иң рәхәт җиренә.

Әйтер идем: кирәк түгел, дип,

Кайтам мин дип Туган илемә.

Алиш каләме белән язылган бу юллар да Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”ндәге шигырьләре шикелле нык ихтыяр көче, күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтә алырлык патриотик хис белән сугарылган.

“Алиш эзләреннән “ исемле фәнни эшемне Мәхмүт Хөсәеннең күңелгә үтеп керә торган шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Язучы да Алиш , батыр да.

Язучы да Алиш, батыр да,

Яшен булып яуда яшьнәгән!

Ил алдында тик бер тапкыр да,

Мин-батыр, дип гайрәт чәчмәгән.

Ия булган тыйнак холыкка,

Ядкарь итеп исемен язмаган.

Ил-анасын кара коллыкта

Күңелендә йөрткән, назлаган.

Бик авырын юлның сайлап ул,

Кыю кичкән үлем даласын...

.


Кулланылган әдәбият:

1. .”Балалар әдәбияты остасы” Хәсән Хәйри. “Мәгариф “ нәшрияты.

2.”Мәгариф” журналы. №5,2013нче ел.

3.Рәсемнәр, хатлар. . “Мәгариф “ нәшрияты

4.”Сагынып искә алабыз” Закирә Алишева. “Мәгариф “ нәшрияты

5.”Сатмас егет илен алтын-көмешләргә” Р.Мостафин.

6.”Хезмәт сөючәнлегенә соклана идем” Гази Кашшаф. “Мәгариф “ нәшрияты.

7.Язучы да Алиш, батыр да. “Мәгариф “ нәшрияты.



























Абдулла Алишның әнисе Газизә һәм әтисе Габделбари Алишевлар (1914)
















Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!