СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Проектная работа на тему "Лекарственные растения"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Познакомить лекарственными растениями родного края.

Просмотр содержимого документа
«Проектная работа на тему "Лекарственные растения"»

9

Татарстан Республикасы Теләче районы Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе










Проект

“Минем бакчамдагы дару үләннәренең файдасы”





Эшне башкарды: Дәүләтшина Дилә Сәйдәш кызы

Туган елы: 01.12.2009

Сыйныфы: 4

Эшне башкарды: шәхси

Җитәкчесе: Газизова Гөлназ Фәсхетдиновна








“28”февраль 2020 ел Класс җитәкчесенең имзасы______________

Эчтәлек

1. Кереш :

1.1Актуальлеге

1.2 Проектның максаты

1.3 Проектның бурычлары

1.4 Гипотеза

2. Чыганаклар.

3. Эзләнү барышында кулланылган алымнар:

3.1 Дару үләннәре дөньясында

3.2 Дару үләннәрен җыю, киптерү, саклау

3.3 Бакчамдагы дару үләннәре, алардан әзерләнгән чәй һәм төнәтмә рецептлары

3.4 Практик эш

4. Безнең күзәтүләр һәм нәтиҗәләр.

5.Кушымта.















Кереш

Актуальлеге: Дару үләннәре һәрвакыт зур дәвалау үзлегенә ия булдылар.

Проектның максаты:

-Укучыларда экологик һәм эстетик тәрбия формалаштыру.

-Бакчамда үсүче дару үләннәренең файдалы якларын ачыклау.

Проектның бурычлары:

- Укучыларда танып-белү күнекмәләрен , эзләнү эшчәлеге күнекмәләрен формалаштыру .

- Минем бакчамда үскән дару үләннәрен җыю, киптерү, аларның дәвалау үзлекләрен ачыклау.

- Бакчамдагы дару үләннәре, алардан әзерләнгән чәй һәм төнәтмә рецептларын өйрәнү.

-Җыелган дару үләннәренең гаилә бюджетына экономиясен өйрәнү.

-Классташларны дару үләннәре белән таныштыру һәм рецептлар белән бүлешү.

-Нәтиҗә ясау һәм гомумиләштерү.

Гипотеза:

-Мөстәкыйль үстерелгән һәм җыелган дару үләннәре экономия ягыннан максатчан.

Чыганаклар

1. Плешаков А. А. Как знакомить детей с природой. // Нач. школа. №8. 1988. с. 40-46.

2. Интернет.

3. Әти-әниләр, укытучылар, өлкән сыйныф укучыларының биргән мәгълүматлары.





Эзләнү барышында кулланылган алымнар

Дару үләннәре дөньясында

Дарулар кайдан килеп чыга соң? Кеше авырта башлау белән даруханәгә чаба. Дару чыгара торган аерым заводлар барлыгын да без күптән беләбез. Ләкин үзебезнең өйдәге даруханәбезгә игътибар итмибез.

Кешелек дөньясы барлыкка килү белән дару үләннәрен төрле авырулардан куллана башлаганнар. Россиядә үләннәр белән дәвалау элек-электән кулланылган. Петр I Россиядә беренчеләрдән булып даруханә мәктәпләре һәм даруханә бакчалары төзетә. Шул көннән башлап халык арасында дару үләннәренә кызыксыну тагын да арта.

Кыш җитү белән без еш авыртабыз: борын тыгыла, тамак авырта,йөткертә. Ә дару эчәргә яратмыйбыз.Безгә дару үләннәре ярдәм итәчәк дигән фикер килә. Без үзебезгә өстәмә теоретик мәгълүматлар кирәк икәнен аңлап эзләнү эшенә керешәбез.

Безнең планетада кыргый, культуралы, файдалы һәм агулы,үләнчел һәм куаклы үсемлекләр үсә. Ә без файдалы булган дару үләннәре турында сөйләргә телибез. Бу үсемлекләр табигатьтә үсәләр. Аларның дәвалау үзлекләре бар. Шуңа күрә дару үләннәре дип аталалар да инде алар. Файдалы үзлекләрен исәпкә алып аларны халык медицинасында: профилактик яктан төрле авыруларны дәвалау һәм дару ясау өчен дә кулланалар.

Хәзерге көндә дару үләннәренең 12 мең төре билгеле.



Дару үләннәрен җыю, киптерү, саклау

Безнең бакчабыз зур. Шушы бакчадан ел саен без бик күп итеп дару үләннәре җыеп алабыз. Йортыбыз авыл читендә урнашканга күрә дару үләннәрен дә, җимешләрен дә шуннан җыябыз һәм бу эшне яңгырдан соң башкарырга тырышабыз.

Җыелган тамыр, үлән, яфраклар җиләс, караңгы, коры җирдә киптерелә. Аннары аларны һава керә торган тартмаларга, чүпрәк капчыкларга тутырып алып куябыз. Үләннәрне һәм тамырларын 2 ел, ә җимешләрен 3 ел сакларга була.

Бакчамдагы дару үләннәре, алардан әзерләнгән чәй һәм төнәтмә рецептлары


Кара карлыган

Медицинада яфракларын ( май-июнь айларында ) и җимешләрен (июль-август айларында) җыялар һәм кулланалар .

Кулланылышы:организмны ныгыта, җиләкләре һәм яфраклары ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте, төрле тимгелләр һәм тире авырулары белән авырганда файдаланалар. Бөреләрен һәм яфракларын сидек кудыргыч, температураны төшерә торган, тирләткеч дару буларак кулланалар.
Төнәтмә: 5 аш кашыгы коры яки яңа җыелган туралган яфракларын 1 л кайнар суда пешерәләр, 40-60 минут буе термоста төнәтәләр.

Канлы үлән

Медицинада яфракларын ( май-июль айларында ) и җимешләрен (июль-август айларында) җыялар һәм кулланалар .

Кулланылышы: сөялләрне көйдерә, борын эчендә полиплар чыкканда борын-йоткылыкны чайкау өчен, кычыттыруга каршы кулланалар. Аны рактан профилактика чара буларак кулланалар. Ул агулы үлән. Аның белән бик сак эш итәргә кирәк.

Төнәтмә: 3 литрлы банкага әче су саласы. Аерым бер марля алып аның өстенә ярты стакан канлы үлән, чәй кашыгы сметана, ярты стакан песок салып марляны төрәсе һәм банкага төшерәсе. Шулай 5 көн тора. Аннары сөзәсе. Көн саен ярты стакан ач карынга эчәсе.

Балан

Медицинада кайрысын ( май-июль айларында ) и җимешләрен (сентябрь-август айларында) җыялар һәм кулланалар .

Кулланылышы: кайрысы кан туктаткыч буларак кулланыла, ә җимешләре йөрәк мускулларын ныгыта, кан басымын нормада тота.

Төнәтмә: 20 г туралган кайрыга бер стакан су салалар, 10 минут кайнаталар, сөзәләр. Көнгә 3-4 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр.

Юкә

Медицинада чәчәкләрен ( июнь-июль айларында ) и җимешләрен (сентябрь-август айларында) җыялар һәм кулланалар .

Кулланылышы: салкын тию авыруларын дәвалау өчен тирләтә һәм температураны төшерә торган дару буларак, гастритлардан, ангина һәм стоматит белән авырганда авыз, тамакны чайкау өчен кулланыла.

Төнәтмә: 1 аш кашыгы чәчәккә 1 стакан кайнар су салалар, 20-30 минут төнәтәләр. Көнгә 2-3 стакан эчәләр.

Кура җиләге

Медицинада яфракларын, җимешләрен (июль-август айларында) җыялар һәм кулланалар .

Кулланылышы: җимешләре салкын тию авыруларын дәвалау өчен тирләтә һәм температураны төшерә торган дару буларак кулланыла. Җиләкләрен катырып та куярга була.

Төнәтмә: 1 аш кашыгы чималга 1 стакан су исәбеннән әзерләнә. Күпме эчсәң дә була.

Кычыткан

Медицинада яфракларын (июнь-июль айларында) җыялар һәм кулланалар.

Кулланылышы: кан туктаткыч буларак кулланыла, тимер җитешмәү анемиясе һәм ашказаны-эчәк авырулары булганда да файдаланалар.

Төнәтмә:1 стакан кайнар суга 7 г салып 10 минут буе төнәтәләр. Көнгә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр.



Практик эш

Дару үләннәре турында язылган китапларга карап бакчамда үсүче үсемлекләр турында күп мәгълүмат тупладым. Бабаем белән аларны гел тәрбияләп тордык.Үлән җыю кагыйдәләренә таянып аларны җыеп күләгәле коры урында киптердек һәм чүпрәк капчыкларга тутырып куйдык.

Бакчамда үсүче дару үләннәренең үзлекләрен, куллану ысулларын өйрәндем. “Өй аптечкасы” дип исемләнгән блокнот булдырдым һәм анда рецептларны тупладым.

Үзебезнең фельдшер Розалия апа янына кереп ОРЗ һәм ОРВИ авыруларын дәвалау өчен рецептлар алдым . Аптекага барып үләннәрнең бәяләрен сораштым һәм үзем җыйган үләннәрнең гаиләмә күпме экономия китерүен белдем.

Аннары классташларымнан суык тиеп авырганда нәрсәләр белән дәвалануларын сорадым. Күбесе таблеткаларга өстенлек бирүләрен өйттеләр. Бары 1 укучы һәм мин генә дару үләннәре белән дәвалануларыбызны белдек. Тәрбия сәгатендә иптәшләремне “Өй аптечкасы”нда тупланган үзем җыйган рецептлар белән таныштырдым



Безнең күзәтүләр һәм нәтиҗәләр

1.Бакчабызда үскән дару үләннәренең нинди дәвалау үзлекләренә ия булуларын белдем.

2.Чәй һәм төнәтмәләр ясау рецептларын белдем һәм иптәшләрем белән дә бүлештем.

3.Дару үләннәрен аптекадан сатып алганга караганда үз көчең белән әзерләүнең ничек кызыклы, файдалы икәнен белдем.

4.Дару үләннәрен дөрес кулланганда бик күп авыруларны җиңеп булганын ачыкладым.











Кушымта















Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!