- “ Яшә, борчулы җаным!”
- (Сибгат Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗатын йомгаклау дәресе)
Саба районы Лесхоз урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Төхвәтуллина Фәния Нуриәхмәт кызы эше.
- Тема : “Яшә, борчулыҗаным!”(Сибгат Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗатын йомгаклау дәресе)
-
- Максат: 1) Сибгат Хәкимнең тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясау; 2) проект төзү һәм яклау күнекмәләре булдыру; 3) укучыларның логик фикерләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, 4) үз-үзләренә, иптәшләренә бәя бирү күнекмәсе булдыру; 5) шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту.
- Дәрес тибы: проект яклау дәресе
- Җиһазлау: компьтер, презентация,Сибгат Хәким китапларыннан күргәзмә.. поект эшләре.
-
Арча, Арча, ятим калыр идем
Синнән мине аерып алсалар.
Син – зәңгәрсу урман-кырлар ягы,
Казан арты – данлы Кырлай ягы,
Шуңа да шул горур,
Синдә уза гомер,
Арчалылар бит без, Арчалар.
Сибгат Хәким
Габдулла Тукай
Гариф Ахунов Гомәр Бәширов Мөхәммәт Мәһдиев
Сибгат Хәким (1911 – 1986)
Яшә, борчулы җаным!
Ил бәгърендә туган теләкләрнең
Вәкиле син – шигъри вәкиле;
Халыктагы тере фикерләрнең
Хәкиме син – тугры хәкиме...
Хәсән Туфан
Хәким – кеше исеме, гарәп –
фарсы алынмасы, акыллы,
белемле кеше, акыл иясе,
белгеч, галим, философ
дигән мәгънә белдерә.
Беренче сәхифә
“ Туган якта төлке
уйный торган
урлар бар”
Туган якта төлке уйный торган урлар бар
Икенче сәхифә
“ Ачлык елны
менә шул
тәбикмәк
язмышымны
минем хәл итмәк.”
Әллә бар ул, әллә юк хәзерге Яшь, тук буын өчен тәбикмәк. Ачлык елны менә шул тәбикмәк Язмышымны минем хәл итмәк. Яраттым мин балта осталарын, Чәер исле алъяпкычларын, Сизми калдым шулар тирәсендә Сабый гомерем алга очканын. Әтиләр йорт салды берничә пот Бәрәңгегә мари-белешкә. Йомычкалар арасында ялгыз Утырам уйнап, кермим мин эчкә, Көндезге чәй, мин бит артык тамак, Бүтәннәргә бары мин имгәк ;
ТӘБИКМӘК
Онытмаган әти, кырган башка
Чәпәгән дә кайнар тәбикмәк,
Бүреген киеп, минем янга чапкан
(Бер сүз дә юк урлау хакында).
Елады ул олыларча үксеп,
Үзе өйгән бура артында.
Үлгәндә дә хәтеремнән чыкмас
Шул вакытта минем курыккан;
Елады ул баш пешкәннән түгел,
Оятыннан, гарьлек, хурлыктан.
Әллә бар ул, әллә юк хәзерге
Яшь, тук буын өчен тәбикмәк.
Ачлык елны менә шул тәбикмәк
Язмышымны минем хәл итмәк.
Октябрь, 1983
Өченче сәхифә
“ Беренче
җырлар”
Сибгат Хәким пионервожатый.
1932
Васильево ял йортында шагыйрьләр (беренче
рәттә сулдан) Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, артта – Әхмәт Исхак, Шәйхи
Маннур. 1940
Дүртенче сәхифә
“ Әле һаман
куркып
уянамын”
П.Жигмионт, Н.Присеип. Курск Дугасында сугыш.Сибгат
Хәкимнең “Дуга” поэмасы каһарманнары.
Рәссам В.С.Климашин. Берлинга таба. Сибгат Хәким йөргән юллар
Рәссам В.В.Богаткин. Шпреены кичкәндә. Берлин. 1945
Бишенче сәхифә
“ Иҗатым –
шигъриятем”
Сугыштан соң ике ел
узгач. 1947
Шагыйрь яшь язучылар арасында. 1962
Сибгат Хәким:
- Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты;
- Татарстанның халык шагыйре;
- Россия Федерациясенең Максим Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты;
- Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе, Ленин ордены кавалеры.
Алтынчы сәхифә
“ Сез һаман бергә
икән”
Сибгат Хәким хатыны Мөршидә белән
Сибгат Хәкимнең
малае - Рөстәм
Сез һаман бергә икән
Син яшь кыз, минем егет чак, Туйлар да үтте... Гомерне
Уйнама-көлмә икән; Узмас дип йөрмә икән;
Сөймә дә,имеш, көймә дә, Агарды чәчләр, агармас –
Тауларга менмә икән! Утларга кер дә икән.
Әйттеләр дуслар көнләпме: Әйтәләр: “Кара боларны!
“ Сез һаман бергә икән, Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән, Сез һаман бергә икән,
Бергә икән” Бергә икән”
Кадер дә, хөрмәт тә сиңа
Тик туган җирдә икән;
Оныклар үскәнче яшә,
Ятка сер бирмә икән.
Әйтсеннәр: “Күрче боларны!
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Бергә икән”
Сибгат Хәким
Рафаил Хәкимов гаиләсе белән
Сибгат Хәким варислары
Рафаил Хәкимовның кызы, Сибгат
Хәкимнең оныгы һәлак булган
Мөршидә ханым, уллары
Рөстәм һәм Рафаэль, Наҗар
Нәҗми, Роберт Миңнуллин,
туганнары, оныклары
шагыйрь белән бәхилләшә
Мөршидә ханым иренең
җәсәде янында. 1986
Сибгат Хәкимнең
кабер ташы
Туган як
Әниләр
Тукай
С.Хәким иҗатында
темалар
Сугыш
Ленин
Тәрбия
Мәхәббәт
Җәлил
Тема: “Туган як, туган җир”
С.Хәким
“ Туган як
моңнары”
Туган якка, багышланган
җырлар:
- “Фазыл чишмәсе”
- “Ага чишмә”
- “Бер тауда ун чишмә”
- “Сусау”
- “Әй язмыш, язмыш”
- “Кайда да йөрәктә”
- “Башка берни дә кирәкми”
- “Бу кырлар, бу үзәннәрдә”
- “Таң атканда”
Җыр якынайтты. Композитор Сара Садыйкова
һәм Сибгат Хәким
Реферат темасы:
“ Сибгат Хәким иҗатында Тукай образы”
План:
I. Кереш. Шагыйрь татар халкын Тукайда таный.
II.Төп өлеш. Сибгат Хәким иҗатында Тукай образы.
1. “Пар ат” поэмасы.
2. “Шагыйрьнең бала чагы” поэмасы.
3. “Кырыгынчы бүлмә” поэмасы.
4. Шигырьләрдә Тукай образы.
III. Йомгаклау. Тукай – һәр буын тарафыннан хөрмәт ителәчәк
шагыйрь.
Сибгат Хәким
иҗатында сугыш
темасы
- “Курск дугасы”
- “Дуга”
- “Бакчачылар”
- “Дала җыры”
- “Күги”
- “Немец дәфтәреннән” циклы
- “Эзлиләр Европа буйлап”
- “Юллар, юллар”
- “Белгәннәр тик тора”
- “Сугышның дәһшәте, көче” һ.б.
Әле һаман куркып уянамын
Әле һаман куркып уянамын
Төшемдә мин төшеп әсиргә.
Нигә мине эзәрлекли сугыш,
Саныймы ул таза яшь иргә?
Тулы килеш яшьлегемне салдым,
Күпләр хәтта салды башларын...
Нигә мине эзәрлекли сугыш,
Шулмы җитми, шулмы аз тагын?
Сугышсыз бер илле ел яшәүне
Нык беркеткән идем хыялга...
Нигә мине эзәрлекли сугыш,
Әйтерсең лә хаксыз мин ялга?
Хафалана, беләм, борчыла җир,
Еш уята мине ул дәшеп...
Җан урынында түгел, җир үзе дә
Килә төсле яңа урнашып.
1961
Сибгат Хәким
иҗатында әниләр
темасы
Клиндерләр эзлим
Нәрсә салыйм икән әнкәйгә мин
Аны димен чиксез сөендергән?
Хат ахырында гына әйтеп куя:
“ Оныта күрмә, улым, клиндерләр...”
Картайды нык, тешләре дә төшкән.
Колакка да хәзер ул саграк...
Нигә инде шунда сорамаска
Берәр тәмле нәрсә, йомшаграк.
Кешеләрдән миңа бик уңайсыз,
Сине баккан ич ул, киендергән.
Зурдан кубып, имеш, күчтәнәчкә
Клиндерләр җибәр, клиндерләр
Ерактан ук барыбер күреп торам
Клиндерне чәйдә җебеткәнен.
Уйлыймы ул: арыш, бодай үскән
Басуларда озын юл үткәнен.
Бу дөньяда бары мин генә шул,
Мин генә шул аның көен белгән.
Буранмы ул, яңгырмы ул тышта –
Клиндерләр эзлим, клиндерләр...
1960
Тема:
“ Аның рухы
күңелләрдә мәңге
сакланыр”
Сибгат Хәким турында
истәлекләр:
1.Таныш өянкеләр: истәлекләр/ Р.Хәкимов, М.Вилданова
Казан :1997
2. Шагыйрь моңнары/ Н.Юзиев Казан: 1981
3.Халык шагыйре/ Г.Ахунов Соц. Татарстан 1986 20 дек.
4.Ул үткән сукмаклар/ Вәзиева Җ. Соц. Татарстан 1986 20. 12
5.Юксынабыз/ Баянов Ә. Шәһри Казан.1991 26-27.11
6.Сагындыра/ Шабаев М. Казан утлары. 1996 №7
7.Җылы сүзе калды дөньяда/ Шагыйрьҗан Л. Шәһри Казан 1997 21.02
8.Сибгат Хәким турында истәлекләр/ Әгъләм М. Заман-Татарстан 2000
9.Күңелем шагыйрь белән сөйләшә/ Батулла Р. Идел 2001 №11
10.Сәнгать әһелләрен үз күрде/ Шәһри Казан 2001 14-21 .02
11.Күңел кыңгыраулары./ Мәйдан. 2003 №7
12.Әдәби портретлар./ Миңнуллин Р. Мәйдан.2003 №9
13Халык күңеленең хәкиме./ Мәхмүдов Ә. Шәһри Казан. 2004 19 март
14.Кызыклы, файдалы сәяхәт./ Садриев Н. Шәһри Казан 2004 16.07.
15.”Бәрелде җан, сугылды җан ярсып...”/ Галиуллин Т. Казан утлары 2006 №11
16.Сибгат Хөким: истәлекләр, шигырьләр/ Батулла Р. Казан, 2001
Әтнә районы
Күлле-Киме авылында
Сибгат Хәким
музее
Сибгат Хәким үзенең музеенда
Сибгат Хәкимнең эш бүлмәсе
Сибгат Хәкимнең киемнәре
Шул чор киемнәре
Йомшак кына елмаюы белән...
Ходай аның шигъри талантына
Өстәп биргән бөек сабырлыкны:
Йомшак кына елмаюы белән
Җиңеп барган күпме авырлыкны...
Уйчан гына балкып йөрсә дә шул,
Көчле рухлы булган Сибгат ага!
Әле дә булса “җылы сүзе” белән
Шигърияткә безнең учак яга.
Сүз ишетелә сүзләр арасыннан:
“ Хәким кебек яшәп карасыннар!..”
Җанга каткан бозлар эреп агар
Җылы сүзе, җылы карашыннан.
Гомер буе - шигырь сукмагында,
Дәгъва кылмый һичбер өстенлеккә.
Җылы сүзе белән каршы торган
Тәкәбберлек илә мескенлеккә.
Бөтенесен белеп яшәгән ул:
Өлешләрне кемнәр бүлгәнен дә,
Шигырьләрнең ничек туганын да,
Шагыйрьләрнең ничек үлгәнен дә...
Эчке янулары күзләрендә,
Йөзләрендә балкып торыр иде...
Сигат ага – нечкә күңел, әмма
Бөркет кебек җаны горур иде!
Күңел җылысыннан бөреләнеп ,
Җылы Сүзе күчкән шигыренә.
Йомшак кына елмаюы белән
Һәйкәл куйды шигъри гомеренә!..
Лена Шагыйрьҗан
Игътибарыгыз
өчен
рәхмәт