СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Соседи. Сценарий для открытого мероприятия.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Материал - сценарий для проведения открытого  классного часа на тему "Соседи" .

Просмотр содержимого документа
«Соседи. Сценарий для открытого мероприятия.»

Сарман муниицпаль районы

Шәрләрәмә төп гомуми белем бирү мәктәбе









Күрше хакы –

тәңре хакы









Әдәби- музыкаль

композиция



автор: Гайнетдинов М.С.





Җыр.”Күрше хакы-тәңре хакы”

Г.Хәйруллина җырлый-язма.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге күрше сүзен түбәндәгечә аңлаткан:

  • “КҮРШЕ” – кем белән булса да, якында гына яки янәшәдә, каршыда яшәүче, торучы кеше яисә кем белән булса да иң якында яки янәшәдә урнашкан кеше.

Бер караганда кырыс, терминологик әйтелеш, ләкин ниниди тирән, мәгънәле сүзләр. Күрше хакы. Ул да ата-ана, туганнар, әби-бабай, туган ил кебек олы хакларның берсе. Аның турында халкыбызның бик күп әйтемнәре һәм мәкальләре туган, буыннан-буынга, гасырдан-гасырга күчеп шомарган, саллыланган. Аларда күпме акыл, үгет-нәсихәт, гыйбрәт тупланган.

Дөнья көтүнең катлаулы булуыннан чыгып, бабаларыбыз: “Күршегә онга кермәсәң дә көлга керерсең!” дип тә калдырганнар.

Күрше хакы-Тәңре хакы” бихисап мәкаль ләрнең таҗыдыр.

Укучыларга сорау: - Сез күршеләрегез белән дус-тату торасызмы?

  • Җаваплар.

Әйе, без күршеләр белән тату яшибез. Дөрес, элек тә хәзер дә күршенең төрлесе булган һәм була.

Муса Җәлилнең “Күршеләр” шигырен укып карыйк әле.

  • шигырь уку.

Укучылар, шагыйр бик үтемле нәсихәт бирә, шулай бит.

  • Җавап. Соңгы елларда кешеләрдә күрше кайгысы кимеде шикелле. Моның сәбәбе җитмәүчелектә генә тугел, бәлки тирәндәрәктер, җаннарыбызның ярлылана, күңелләребезнең катылана баруындадыр.

Кайсыбер вакытта тормышта, семьяда булган үзгәрешләр дә йогынты ясыйдыр.

М.Мәһдиевның “Кеше китә – җыры кала” китабыннан өзек.

“Дөньяда ике явыз булса, шунын берсе Васфикамалдыр. Ни әйтсә – зәһәр чыга, ни сөйләсә – ярага нашатырь сибә. Йортка Васфикамал килгәннән бирле күрше – күлән белән алыш – биреш бетте. Гомер буе ипи, он, тоз, керәчин алышып яшәгән күршеләр белән Васфикамал бер ел эчендә исәп – хисапны өзде. Шәяхмәтнең “Наданнар өчен уку китабы” дигән каты тыш эченә салынган бурыч кенәгәсен күз алдында учакка атты.

Шәйхиләрдән алачак ипи, өч кадак, ике чирек, бер әчмуха, бер кайчы, бер йозак авырлыгы Хадичәгә бирәсе:- солы оны, сигез кадак, бер чирек, бер бозау йозагы дигән чуарланган дәфтәр бөгәрләнеп янды.”

Җыр “Күршеләр”

Күрше хакы – тәңре хакы

Кайвакыт онтылабыз

Бер – беребезне узмак булып

Каядыр омтылабыз.

Ипле генә, ансат кына

Көн ага, еллар ага

Ишекләргә күрше түгел

Битараф юлчы кага.

Өйдән – өйгә, җаннан җанга

Шатлык керер чагында

Япа – ялгыз нәүмиз булып

Утырабыз табында.

Ә бит дәһшәтле, авыр сугыш еллары да булган. Ул елларда күршеләр ничек яшәгәннәр икән. Әйдәгез әле Илсур Әхмәтов шигырен укып карыйк әле.



Булды еллар, шәһәр һәм авыллар

Янган чакта төтен эчендә

Без күршегә кердек тоз өчен дә

Ике бөртек шырпы өчен дә.

Буш кул белән чыкмый идек болай

Чәй куела, мичкә ягыла

Һәм күршенең утлы күмерләре

Җылы бирә тәнгә, җанына

Ул чак шулай бергә утка кадәр

Уртаклаша иде күршеләр

Төзегәнне утка очырып түгел

Һәркем өчен уртак ут тергезеп

Зур йөрәкле булган кешеләр.



Шулай өлкәннәр сөйлиләр: авыр сугыш елларында шырпыга кытлык булган. Учагында уты сүнсә, күршедән утлы күмер, көл алып чыгып кабызып җибәргәннәр.

Безнең көннәрдә янәшә күршенең “ут күршеләр” дип әйтәләр. Болай әйтү шуннан калан, учакта ут сүнсә, күршегә кергәннәр.

Укучылар, халыкта күршелек турында гасырлардан күчеп әйтем – мәкальләр яши. Мәсәлән, “Келәм сатсаң – күршеңә сат, бер читенә үзен утырырсың”,- диләр.

Әйдәгез әле мәкальләрне дәвам итик әле:

  • Күршең үзеннән яхшы булсын.

  • Үзеңнекен бирмәсәң бирмә, күршеңнекенә тимә.

  • Күршеңнән якты чырай, такта чәеңне кызганма.

  • Көлмә күршеңнән, үтәр башыннан.

  • Үз капканның карын күрше капкасына көрәмә.



Никадәр фикер байлыгы, акыл бу мәкальләрдә. Безгә әле тату яшәргә, тату яшәү серләренә өйрәнергә дә өйрәнергә.

Шулай да күрше хакын хаклаунын уңай, якты өлге-үрнәкләре булырдай мисаллары күбрәк безнең тормышыбызда. Әгәр нурлы, кешелекле матур мөнәсәбәтләр өсенлек итмәсә, тормыш бөтенләй алга бармас, тукталып калыр иде.

“Йорт салудан элек күршеңнең, юлга чыгудан алда юлдашыңның кем булуын кара”,- дигән хәдис бар. (Әттәмису ад-дара каблә шәра ад-дар аәр рәфикә каблән-тарыйк)

Шунлыктан, иң элек кайда һәм кем янында йортыңны корачагыңны белешеп, аның холкын күзәтеп эш башлавын мең өлеш мәслихәт. Кеше бервакытта да ялгызы яшәмәс, хәтта дәрвишләр дә башкалардан качып йөрмәсләр. Илдән аерылу – үзеңне ялгызлыкка һәм ятимлеккә хөкем итү ул. ИР БӘХЕТЕ - ИЛ БЕЛӘН, ХАТЫННАРНЫҢ ИР БЕЛӘН.

Терәлеп торган күршең юк икән бәхетең дә ким, шатлыгың да тар күренә.

Китапларда күршеләр белән тату тору хакында бик күп хәбәрләр бар. Күрше хакы - Алла хакы булган кебек, күршеңнең сиңа хөрмәте һәм синең аңа карата эшләгән яхшылыкларың газиз анаңа күрсәткән хөрмәтеңә тиң күрелә.

Күршеңне кимсетү – газиз әнкәңне рәнҗетү белән бер дәрәҗәдә түгелме?



МӨНӘҖӘТЛӘР ӘЙТҮ:

КҮРШЕЛӘР

Әй күршеләр, сәлам булсын

Сәламнан соң дога булсын

Догаларыбыз кабул булсын

Догада булыйк безләр

Иманыбыз кабул булып

Кыямәт көнне кавышыйк

Бу көн сез килдегез монда

Ходай рәхмәт кыйльсын сезгә

Бу көн булдык бергә – бергә

Аллахы рәхмәт барчагызга

Җәннәт сарае эчендә

Булсак иде бергә – бергә

Ходай гомерләрне бирсә

Тагын шулай йөрешербез

Иманыбыз кабул булса

Җәннәттә күрешербез



Ислам дине, йолалары, күршелек хакында ни әйтә икән?

Әйдәгез тыңлап карыйк.

ХӘДИС – пәйгамбәр сүзе

  • Яхшы кеше бервакытта да үзе тук булган вакытта күршеләрен сыйламыйча, ач килеш борып чыгармас, аларга ризыктан өлеш чыгарыр. Әгәр дә үзеңдә зур туй яки бәйрәм, яки корбан ашы була калса, күршеләрен читтә калдырмас, аларны чакырып китерер. Бигрәк тә пешкән аштан бүлеп өлеш чыгару – күршеләр өчен саваплы эш.

  • Күршең авырып китеп, хәлен белешү, вафат булса, җеназасында катнашу, кабер казышу кебек авырлыкларны күтәрешү олуг фарыз эшләрдән саналалар. Гаиләсенә ярдәм итү сәдакадан өзмәү кирәк. Әгәр дә күршең юлга чыгып китсә, аның үтенү – үтенмәвенә карамастан, йорт – җиренә күз – колак булып торырга кирәк.

  • Әгәр дә берәүдә җимеш бакчасы булып, мул уңыш бирсә, иң элек күчтәнәч кертсә, бу хөрмәтле сөннәт санала һәм Аллаһы Тәгаләнең мактавына ирешәчәк.

  • Укучыларның күршеләре турында чыгышлары:

Бу хәдисләр классыбызда торсын, теләгән вакытта укырсыз. Халкыбызда ислам йолалары гасырлар буе сакланган. Әби – бабаларыбызның күркәм йолаларын олылау, күңелләребездә саклау һәм хөрмәтләү хисләре яшәсен иде.

Күршенеке – Алланыкы” булганлыктан, узара тату яшәү, өлешләрне бутамау, ярдәмчелек бар икән, бу ихаталар өстендә фәрештәләр йөрерләр, хак тәгаләдән изгелек нуры төшеп, бәхетләре һәм байлыклары камилеккә ирешер.


Дуслардан бигрәк дошманнар күп

Аерым- аерым яшәр чак түгел

Һәр әдамнең кайгы – хәсрәте бар,

Юерәүнең дә хәле шәп түгел.

Күрше хакы – Алла хакы” дигән

Изге мәкаль бара искереп,

Һәлакәткә таба илтер узен

Күршелекиән язса кешелек,

Күршелектән язса күршелек!



Галимҗан Гыйлмановның “Тозлы яңгыр” – “Кәшмир яулык” 236-237 б.

Менә укучылар, халык ни өчен “Күрше хакы – Тәңре хакы” дип әйтә икән.



КӘШЕМИР ЯУЛЫК

Ап – ак түшәктә яткан карт ана уллары – кызлары белән саубуллаша башлады.Сөяккә кадәр калган нәзек куллар, хәлсез генә күтәрелеп, хәтердә калдырырга теләгәндәй, һәрберсенең яңакларыннан, чәчләреннән иркәп, сыйпап чыкты...

Карт ана соңгы юлга җыенып беткән иде.

Өйдәгеләргә карт ананың баш мендәре астында ятучы өр – яңа кәшемир яулык тынгы бирми иде шул. Гадәт буенча ул яулыкны ана кеше иң яраткан кеше, якын күргән баласына ябарга тиеш. Кем ул – анасына иң зур изгелек күрсәткән бала? Төп йорка кем хуҗа булыр?...

Бераз вакыт тын гына ятып хәл алган ананың нәзек бармаклары мендәрен капшый башлау белән, өйдәгеләр телсез калдылар. Ана, соңгы көчен җыеп, яулыкны тартып чыгарды да алдына җәеп салды. Менә ул бер почмакта бөрешебрәк, хәлсез гәүдәсен чак тотып торган күрше хатынын күреп алды. Балалары читкә таралып беткәч, соңгы елларда карт ананың беренче ярдәмчесе булган диләр аны.

Әллә?... Әйе, ана, хәлсез керфекләре белән ымлап күршесен үз янына чакыра иде. Өйдәгеләр, җанланып, бер – берсенә карашып алдылар, әмма урыннарыннан кымшанмадылар.

Гомере буе авыр эш эшләп, бераз бөкрәя башлаган күрше хатыны карават башына килеп басты. Тезләнергә кушып, ана аның җиң чабуын тартты. Күрше хатыны түзмәде, башын авыруның түшәгенә төртеп, елап җибәрде.

Ул арада карт ананың калтыравык куллары исле сабын исләре аңкытып торган кәшемир яулыкны бөкре хатын башына бәйләп бетерделәр дә түшәк читендә асылынып калдылар, ә күзләре исә мәңгегә ябылдылар.

Галимҗан Гильманов – Тозлы яңгыр “Кәшемир яулык” 236-238 битләр.


КҮРШЕЛӘР.

Күрше белән борыннан

Булмады һич татулык.

Көн саен бер усаллык

Көн саен бер катылык.


Мин кибәргә кер элсәм,

Ул чыгарып көл түгә.

Мин коймага кар өйсәм,

Ул таратып бетерә.


Быел абзар артыма

Чәчтем кызыл кәбестә.

Күршем инде, билгеле,

Киртә миңа һәр эштә.

Минем кызыл кәбестәм,

Кыяклангач, өлгергәч,

Быел бәлеш ашыйм дип,

Эчкә җылы йөгергәч,


Күршем беркөн базардан

Алып кайтты бер кәҗә.

Оныта алмыйм бу мутлыгын

Аның шушы көнгәчә.


Каһәр суксын, җир йотсын

Бу өметсез кәҗәне,

Нинди каты кыйнап та,

Җитмәде бит әҗәле.


Һәр көн килә кунакка

Мут басып тоякларын,

Кыеп, кырып бетерде

Кәбестә кыякларын.


Бетте бакчам, кырылды

Һич чара юк каһәргә.

Охшап калды түтәлләр

Бомбаланган шәһәргә.


Хәзер инде ачудан

Кәбестәмне ташладым

Һәм күршегә үч итеп

Бүре асрый башладым.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!