СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Статья "Профессиональная деятельность учителя"

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Статья об учителе_ветеране. Профсоюзная работа мною.

Просмотр содержимого документа
«Статья "Профессиональная деятельность учителя"»

57 еллык педагогик хезмәт стажы, 57 ел профсоюз члены.

Нинди генә бәйрәмнәр юк бүген! Безнең мәктәп коллективы “Өлкәннәр көнен” зурлап билгеләп үтә.Нинди матур, мәгънәле, тәрбияви бәйрәм.

Һәр елны 1нче октябрь көнне мәктәбебез укучылары өлкән буын кешесе яши торган йортларга кереп, бәйрәм открыткасы һәм чәчәкләр өләшә.

Олы Битаман урта гомуми белем мәктәбе профсоюз членнары традиция рәвешендә мәктәпкә барлык ветеран укытучыларны, хезмәткәрләрне чакырабыз. Аларның очрашып, истәлекләргә чумып сөйләшүләрен тыңлап

утыру- үзе бер куаныч.Быелгы өлкәннәр очрашуы тагын да үзгәрәк булды. Чөнки, быелгы уку елына кадәр, 79 яшенә кадәр, 57 еллык педагогик хезмәт стажы , 57 ел профсоюз члены булган безнең белән бергә хезмәт иткән, ветеран укытучыбыз Билалова Данила Әмин кызы кунак булып килә.

79 яше тулган өлкәннәргә без дәү әни, дәү әти, әби, бабай дип әйтергә күнеккән. Ә менә Биектау районының Олы Битаман авылында яшәүче Данила апага бер дә алай әйтәсе килми. Чөнки, ул быелгы уку елына кадәр укучылырның яраткан “укытычы апа”лары , минем улымның сыйныф җитәкчесе булды.”Укытучы булып туган”, - диләр андыйлар турында.Укытучы хезмәте бүген бер дә җиңелләрдән түгел.БДИ лар хезмәттәшләребезне зур сынаулар аша үтәргә мәҗбүр итә.Үз һөнәренә чын күңелдән бирелгән, хезмәт сөючән бу шәхесне әлеге сүзләр генә куркытмый, киресенчә, һәр яңалыкка иң беренче булып өйрәнергә алына.Остазыбызның хезмәт кенәгәсендә Олы Кавал һәм Олы Битаман белем йортларында мөгаллимә, директор урынбасары, директор дигән язмалар бар.

Тәҗрибәле укытучыбызны дәүләтебез дә күп кенә бүләкләр белән куандырган.Мактау грамотасы, “Почет билгесе” ордены, “Халык мәгарифе отличнигы”, “Татарстанның атказанган укытучысы” дигән мактулы исем.Барысы да Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән.

Олылар янында – олыларча, яшьләр арасында яшьләрчә була белгәнгә, һәркем белән уртак тел таба белгәнгә һәркем үз итә һәм киңәшкә килә.

Данила Әмин кызы Билалова 1938 нче елның 20 сентябрендә Дөбьяз авылында дөньяга килә. Әтисе Әмин Идрис улы Идрисов үз заманында алдынгы белемле кешеләрдән саналган. Укытучы, мәгариф инспекторы, клуб мөдире булып эшләгән.Бөек Ватан сугышы Данила апага ятимлек ачысын татыта.Әтисе сугышка киткәндә нибары 2 яшь була аңа. “Без әнигә ике бала калдык. Абыйга- 4 яшь, миңа- 2яшь. Тол калган әнигә сугыш елларында безне үстерү җиңел булмагандыр.Сыкранганын, язмыштан зарланганын хәтерләмим.27 яшендә тол калган әнием, гомер буе сугыш каһарманына булган хисенә хыянәт итми. 90 яшен узса да, соңгыкөннәрендә күзләре күрмәсә дә, әтидән килгән хатларны көн дә бер барлап, язган шигъри юлларын укып утырыр иде”, дип сагынып, горурланып искә ала Данила апа.

Хөрмәтле ветеран укытучыбызның мөгаллимә буласы алдан ук Ходай тарафыннан билгеләнелгән булгандыр, мөгаен. Мәктәптә укыганда ул рус теле укытучысы булырга хыяллана, ләкин иптәш кызы Фирая Усманова Казан дәүләт педагогия институтының математика факультетына укырга керергә, укларын бергә дәвам итәргә күндерә.

Математика фәненнән белгечләр ңитмәгәнлектән, 4 нче курсны тәмаулауга, практика үтәргә дип, Олы Кавал авылына юл тота . Диплом алгач та, хензмәт юлы Олы Кавал мәктәбенең математика укытучысы буларак башланып китә. Биредә ул үзенең мәхәббәтен- булачак ире Раиф Билаловичны очрата.1963 нче елда алар өйләнешеп, язмыш аларны Олы Битаман авылына китерә.

Бик тә үз итә Олы Битаман халкы яшь белгечләрне.Тырыш, уңган кешене кайда да күрәләр. 1972 нче елда Данила Әмин кызын мәктәпнең укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә.1994 нче елны тырышлыгын күреп, 55 яшендә аны мәктәп директоры итеп билгелиләр. 10 ел Олы Битаман мәктәбен җитәкли.

Данила апаның яшәү девизы:

“ Яшисе килеп яшәргә,

Эшлисең килеп эшләргә!”

Нинди тирән мәгънәле сүзләр. Инде мөгаллимә булып 21 ел эшләсәм дә, иң сагындырылган, күңелле вакытлар дип, Данилла Әминовнаның директор булып эшләгән вакытларын искә алам. Күңелдәге рәхмәт сүзләрен дәфтәр битенә генә язып аңлатып бетерерлек түгел. Рәхмәт сезгә, зур йөрәкле, киң күңелле остазыбыз! Булганыгыз, киңәшләрегез, туры сүзегез, әниләргә генә хас кайгыртуыгыз өчен рәхмәт!


Авылның олы киңәшчесе дэ сез,

Ярдәмчесе яше- картының.

Дөнья хәле һәрчак таныш аңа,

Шаһиты ул сугыш артының.



Тупланганнар еллар тәҗрибәсе,

Сырлар булып синең йөзеңә.

Озын гомер, сәламәтлек

Насыйп итсен Ходай үзеңә.



Авылымның олы мөгаллиме,

Йөрәккәен һаман ярсына.

Яшь буынның яшәү маягы син,

Бурычлылар Сезгә барсы да.




Шарифҗанова Гөлүзә Минкатиф кызы

Олы Битаман мәктәбе беренчел профсоюз рәисе




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!