СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий новогоднего праздника.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий новогоднего праздника для учащихся начальных классов

Просмотр содержимого документа
«Сценарий новогоднего праздника.»

Башлангыч сыйныфлар өчен яңа ел кичәсе.

Катнашалар:

Кар бабай

Кар кызы

Куяннар

Бүреләр
Төлкеләр
Аю

Балалар

Яңа ел

Иске ел

Почтальон

Шүрәле

(Кышкы урман күренеше. Шүрәле чыга, бии, җырлый)

Шүрәле:

Мин Шүрәле, Шүрәле,

Шүрәлене күр әле.

Кети-кети уйнарга

Минем янга кил әле.

И Шүрәле, Шүрәле

Менә мине күр әле

Их-хи-хи үтә инде гомерләрем.

Җырласам да юк, җырламасам да юк. Күптән кеше күргән юк инде. Җәен җиләк җыярга киләләр иде. Ә кышын бөтенләй беркем дә юк. Тукта әле. (Тыңлый) Әллә нинди тавыш килә. Кемдер килә бугай. (Ике бала чаналар белән аланга килеп керәләр. Музыка уйный.)


1 бала:

Бездә тиздән зур бәйрәм,

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

2 бала:

Кар бабай¸Кар кызы

Зур кунагыбыз булыр.

Шүрәле: Нәрсә диләр, бәйрәм диләрме? Кар бабай, Кар кызы диләрме?

3 бала:

Бәйрәм күңелле булсынга

Тагын бер кунак кирәк.

Аны эзләп урманга

Менә без, дуслар, килдек.

2 бала:

Чанабызга утыртып
Аны алып кайтырбыз.

Селкетмичә, аудармыйча

Йомшак кыны тартырбыз.

(Шүрәле кар йомарлап ыргыта)

1 бала:Әле син шаярып торасың монда? Күпме бала көтеп калды безне. Мә алайса.

2 бала: Юк ла инде, син үзең бит. Миңа ягасың тагын. Мә үзеңә. (Көлгән тавыш ишетелә)

1 бала: Монысы да минме?

2 бала: Ә бәлки миндер? Яңа ел кичендә могҗизалар була дигән иде безгә апалар. Әллә дөрес инде, әйеме?

1 бала: Әйе шул. (Куркып чыршы артына качалар)

Шүрәле: И дусларым, нигә тавыш куптарасыз? Шулай ук куркыныч мени мин. Я- карагыз.

Танымадыгыз мени сез

Шүрәле агагызны?

Кытыклыйсым килә минем

Кешеләр барчагызны.

1 бала:

Таныдык та, Шүрәле агай,

Бармыни сез,чыннан да?

Әкияттә генәбит сез,

Чыктыгыз мени аннан.

Шүрәле:

И, дусларым, чыктым, чыктым.

Тордым ишетеп сезне.

Кунакка бәйрәм түренә

Алырга килгәнсез мине.

Селкенмәм дә, егылмам да,

Утырырмын тотынып,

Чананы да күргәнем бар,

Барырмын кирәксә ятып.


1 бала: Юк ла инде, Шүрәле агай. Сез безне аңлап бетермәдегез. Без бит чыршы турында сөйлибез. Бәйрәм ямьле булсын өчен бүлмә уртасына чыршы куябыз.

2 бала: Әгәр дә сез урманда иң матур чыршыны табып бирсәгез, сезне дә бәйрәмгә алып кайтабыз. Сез ризамы, Шүрәле агай?

Шүрәле: (шатланып) бик шатланып. Әйдәгез мин сезгә иң матур чыршыны күрсәтәм. (китәләр)

А.б.: Шүрәле бабаларга чыршы күрсәтә торсын, ә без урман җәнлекләренең Яңа елга ничек әзерләнгәнен карыйк әле.


(Аю өне. Уртада чыршы тора. Аңа кәгазьдән көртлек, тавык, сарык эленгән, кишер, кәбестә, башка яшелчәләр дә бар.)

Төлке: (соңгы уенчык тавыкны элеп куя) Менә булды. Чыршыбыз әзер дә инде. Тизрәк 12 генә тулсын.

Бүре: (чыршыга эленгән сарыкка карап)Әлә 12 тулганны да көтеп тормыйкмы?

Төлке: Шундый түземсез син, дускай, бераз көтик инде. Әле караңгы да төшмәгән.

Бүре: Беләм инде, у-у-у-у-у-у, ит исе борынны ярып керә бит. Авыздан сулар килә. Юк 12 тулганны көтә алмыйм.

(Кыштырдаган тавыш ишетелә)

Бүре: Тукта, нәрсә бу? (тынып калалар)

Төлке: Син картая башладың, карт бүре. Бернинди дә тавыш юк.

Бүре: Юк бугай шул. (Тагын кыштырдаган тавыш ишетелә) Әнә бит, әнә, шыгырдый.

Төлке: (куркып) Әллә Аю кайттымы?

Бүре: Булмас, аның йөргәне әллә каян ишетелер иде. (тыңлыйлар)

Төлке: Тагын тынды. Агачтан кар коелгандыр.

Бүре: Бар, чыгып кара әле.

Төлке: (чыгарга җыена, Бүре тавыкка үрелә, моны күреп Төлке кире борыла) Әй, әй... Мин чыгып киткән арада тавыкны сыпыртып куяр иде бугай.

Бүре: Тимим инде, тимим.. Бар инде бар.

Төлке: Үзең бар...

Бүре: Син тавыкны сыпыртсаң да ярыймы?

Төлке: Сыпыртсам, үзем алып кайттым бит әле мин ул тавыкны.

Бүре: Ә бу сарыкны мин алып кайтмадыммыни?

Төлке: Син инде, син... Тик барыбер үзем генә чыкмыйм. Әйдә икәү бергә чыгыйк.

Бүре: Әй иренәм, салкында туңып йөргәнче, тавыкка карап яту рәхәтрәк. (исни ) Фу, куян исе килеп китте.

Төлке: Андый түземсез булсаң, әллә нинди исләр килер әле. Юк, юк 12 җитсен, караңгы да төшә башлады.

Бүре: У-уф-ф-ф...

Төлке: Аксак, ишетәсеңме минем башыма нинди уй килде әле.

Бүре: Ул нинди уй тагын?

Төлке: Беләсеңме нишлибез? Хәзер Аюны эзләп табыйк та, чыршы бизәргә котыртыйк.

Бүре: Я, я шуннан.

Төлке: Чыршы урынына корыган ботак бизәргә кушабыз.

Бүре: Ха-ха-ха. Нәрсә белән бизәсен инде ул чыршыны, ха-ха-ха?

Төлке: Урманда агач төпләре, корыган ботакоар беткәнмени? Хи-хи-хи.

Бүре:Юк инде алар белән бизәп булмый бит инде...

Төлке: Алар ризыкка әйләнә дип әйтербез, шулай дигәч риза булачак. Ул бит бик ышана . Әнә без өненнән алдап чыгарганнан бирле ач йөри ич. Хи-хи-хи.

Бүре: Менә ичмасам кызык булачак. Ха-ха-ха... У-уф, эчем ката инде. (китәләр)

Куян: (кычкыра-кычкыра) Йөнтәс – ә –с! Аю-у! Йөнтәс – ә –с! Юк бит , юк! Тегеләр эзләп тапканчы очратып әйтәсе иде. (эзләп чыгып китә. Аю керә.)

Аю: Их, очратсам, күрсәтер идем ... Салкында туңганнарым, өшеәннәрем өчен, ачлыктан газапланганнарым өчен... Ну очратсам... Монда да эзләр бар...

Куян тавышы: Йөнтәс-с-с!

Аю: Тукта мине кемдер чакыра бугай?

Куян: (кычкыра-кычкыра керә) Йөнтәс, мин сине эзлим.

Аю: Күрәм, күрәм. Кил якынрак, кил.

Куян: (Курка-курка) К-и-лә-м.

Аю: (куянны эләктереп ала) Эләктеңме инде, озынколак!

Куян: Йөнтәс, җибәр, җибәр зинһар. Бер дә юкка кыерсытасың. Минем бер генә гаебем дә юк...

Аю: Гаебең юк? Мине кем йокыдан уятты? Син түгелме?

Куян: Ой-ой-ой! Алдамыйм. Җибәр. Алар синнән тагын көләргә йөриләр әле.

Аю: Нәрсә? Син ни сөйлисең, кылый? Мине мәсхәрә итәргәме ? Син алдаламыйсыңмы?

Куян: Юк, алдаламыйм.

Аю: Ә мин аны каян белим?

Куян: Алар сиңа корыган ботак бизәргә кушарлар. Могҗиза чыбыкны да ашамлык итә, диярләр. Ә син ышанма.

Аю: Ах, шулаймыни? Мин аларны! Ләкин алдаган булсаң, кылый, кара аны...

Куян: Юк инде, юк. Әнә тавышлары ишетелә. Киләләр бугай.

Бүре тавышы: Ха-ха-ха!.. Әй кызык була бу. Ну хәйләкәр дә үзең , Төлке.

Төлке тавышы: Тс-с. Әнә үзе түгелме?

Бүре тавышы: Ничек ябыккан? Тире белән сөяккә генә калган.

Төлке тавышы: Янында Куян да бар бугай.

Бүре: Әйе. Бу кылый нишләп йөри тагын? (яннарына киләләр)

Төлке: Исәнме, йөнтәскәй!

Аю: Исәнме!

Төлке: Могҗизалар киче бит бүген. Телисең икән, яңа өнле буласың, телисең икән, әллә никадәр ризык таба аласың.

Аю: Ничек итеп?

Төлке: Яңа ел кичендә бөтен теләкләр дә тормышка аша. Тик моның өчен бер корыган ботакны төрле чүп-чар белән бизәргә генә кирәк. Аннары теләгеңне әйтәсең.

Аю: Әһә! Корыган ботак дисең инде алайса. Кара әле, шушы ярыймы?

Бүре, Төлке: Һи, ярый, ярый, бик ярый. (Аю корыган ботак белән өсләренә килә)

Аю: Менә сезгә, яраса! Миннән көлергә идеме исәбегез. Менә, менә!

Бүре, Төлке: Ай тәпием, ай тешем! Бетте баш, коткарыгыз...

Куян: (чыбык белән суккалый) Бусы минем өлеш! Менә, менә сезгә , алдакчылар. (чыгып китәләр)

А. б.: Ә хәзер балалар алып кайткан чыршы янында җырлап алыйк әле. (хоровод)

(Шүрәле керә)

Шүрәле: Шушы буламы инде мәктәп дигән җир?

Балалар: Әйе!

Шүрәле: Кая соң минем чыршым? Алдакчылар... (кычкыра-кычкыра утыра)

1 бала:

Нәрсә булды болай,

Кычкырасың, Шүрәле агай?

Шүрәле: Менә алар алдакчылар,

Матур чыршы урлаучылар.

Чыршыны кайда куйдыгыз?

Нигә мине алдадыгыз?

2 бала:

Шүрәле агай, кара әле,

Әллә танымыйсыңмы?

Син җибәргән зифа чыршы

Шушы була бит инде.

Әмма бераз ул үзгәргән,

Матур итеп бизәлгән.

Күзне дә алып булмый

Зифа буйлы гүзәлдән.

Шүрәле: И, балалар, гафу итегез. Танымадым. (чыршыны әйләнеп чыга)

3 бала:

Ә үзең соң бу бәйрәмгә

Буш кул белән килдеңме?

Бездә зур бәйрәм икәнен

Шүрәле агай, белдең бит.

Шүрәле: Буш кул белән сезнең янга

Килмәдем мин, балалар,

Беренчесе чыршы иде,

Урманда бик күп алар.

Әмма монысы тылсымлы

Сөйли белә торганы.

Тыңлыйк әле, синең менә

Бармы тыңлап торганың?

Чыршы сөйли:

Әйе шул, балалар, сезгә килдем кунакка,

Матур-матур тәтәйләр минем һәрбер ботакта.

Мин сорыйм бары сездән:

Мине артык киендермәгез,

Шарлар асып, ботакларга шәм яндырып элмәгез.

Тагын да матур булсын дисәгез әгәр,

Төсле утлар кабызырга,

Биеп җырларга кирәк.(хоровод)

3 бала:

Тагын нинди бүләк көтә

Безне, шүрәле агай.

Әйт инде тизрәк,торма

Вакыт бит бик тиз бара.

Шүрәле:

Әйе шул, нәни дусларым,

Торам икән онытып

Кыш бабайның телеграммасын

Килдем сезгә мин тотып.

Ягез әле кайсыгыздан.

Укытып алыйк,дуслар?

(телеграмма укыла)

Исәмесез, и кадерле

Сөекле дусларыбыз,

Сезгә яза бик ерактан

Кар кызы, Кыш бабагыз.

Сезнең янга бик тиз генә

Килербез дигән идек,

Бер урманда хайваннарның

Туңганын менә күрдек.

Аларны җылытын сезгә

Исәп алып килергә.

Әмма җылытыч юк икән.

Бәлки,дуслар,сез уйларсыз,

Безгә ярдәм итәрсез.

Беләм инде бик күптәннән

Безне сагынып көтесез.

Без сезгә килгәч булачак

Котлаулар да бүләк тә

Яңа елда чынга аша

Сезнең бөтен теләк тә.

Кыш бабай hәм Кар кызы.

Алып баручы: Ягез уйлагыз инде,балалар,ничек ярдәм итәбез?

Бала:Апа-апа, без беләбез,

Сезгә сөйләп бирәбез.

Безгә кирәк биергә,

Уйнарга hәм көләргә.

hава безнең көлүдән,

Матур итеп биюдән

Җылынып китәр кинәт

Хайваннар җылыныр шәт.

А.б.: Әйе шул,дусларым.Сез ризамы?Әйдәгез әле.

(Җыр, биюләр.)

А.б.:

Карагыз.Кара,дусларым,

Безгә Кыш бабай килә,

Кар кызы да бар янында.

Үзе елмая,көлә.

Кыш бабай:

Исәммесез ,балаларым,

Минем матур алмаларым.

Зур кызларым ,зур улларым ,

Иң кадерле күз нурларым.

Балалар.

Хуш киләсең,Кыш бабай!

Хуш киләсең ,Кар кызы

Куяннар :

Исәнмесез,балалар.

Без булабыз куяннар

(куяннар биюе)

Төлкеләр:

Ә без хәйләкәр төлке

Койрыгыбыз ил күрке.

Бүреләр:

Ә без бүре булабыз

Бүген без түгел явыз.

Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез hәммәбез.

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.

Безнең сезгә биеп –җырлап

Күрсәтәсебез килә,

Үзегез дә кушылыгыз ,

Җырны кайсыгыз белә.

(хоровод)

Кыш бабай:

Рәхмәт,кадерле кунаклар,

Матур биисез икән.

Үзегез соң сез ,балалар,

Ниләр беләсез икән ?

Күрсәтегез hөнәрегез

Булса безгә hәммәгез .

Ә без сезгә кул чабарбыз

Бүләкне жәлләмәбез.

(кон.номерлары. Кыш бабай бүләкләр тарата)

Бала.

Күчтүнечләреңне күптән

Алдык инде, бабакай.

К.Б.

Иртәрәк барып җитсен

Дидем инде, балакай.

Ак карлар түшәдем,

Басуны бизәдем .

Киләгез чаңгыда шуарга.

Энҗеләр сибәм мин,

Таучыклар өям мин.

Кар кызы:

Алланып таңнарның алына,

Нур булып кешелек таңына.

Җыр булып үрелеп күңелгә,

Кил безгә , Яңа ел, кил безгә.

Кояшлы көннәрнең җылысын,

Бәхетнең,шатлыкның олысын.

Күтәреп көннәрнең иңенә

Рәхим ит туган ил түренә.

(Яңа ел керә)

Яңа ел: Исәнмесез ,картлар,яшьләр ,

Кадерле иптәшләр .

Теге-былтыр,мин-быел

2017 нче ел.

Иске ел:

Мин китәм,хушыгыз ,

Акыллы булыгыз .

Алмашка калдырам

Сезгә мин бу елны.

К.Б.

Бик рәхмәт инде сезгә

Кирәк чыгарга юлга.

Хушугыз ,хуш балалар

Мине бүтән җирдә дә

Шулай көтеп алалар.

Зур усегез бу елда,

Тырышыз укуда,

Өлгерегез уенда.

Кар кызы:

Кыш көне мин Карчәчәк,

Язга чыккан- Алчәчәк

Сезне чын-чын күңелдән

Котлыйм Яңа ел белән,

Укуда зур уңышлар

Мин телим сезгә,дуслар.

Балалар:

Рәхмәт,сезгә,Кыш бабай

Рәхмәт,сезгә,Кар кызы.

Яңа ел:

Сүз бирегез миңа да

Кыш бабагыз алдында

Тырыш булырга,

“2”ле алмаска,

Ялкауланмаска,

Артка калмаска.

Бала:

Яңа ел, сиңа без

Вәгъдә бирәбез:

Тырыш булырга,

Ялкауланмаска,

Артта калмаска.

Вәгъдәбезне үтәрбез,

Теләккә җитәрбез.

Әти-әнигә, Туган илгә без

Хезмәт итәрбез.

Бала:

Хуш, сау бул,

Кыш бабай,

Уңсын юлыгыз,

Киләсе елга да

Без көтеп калабыз .

А.б.:Ява карлар ,яңа карлар

Кышның ак гөрләре .

Якты булсын,

Ап-ак булсын

Илемнең көннәре.

Ишетелеп торсын җирдә

Балалар көлгәне.

















Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!