СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Әти - әниләргә киңәшләр: "Бармак уеннары" I кечкенәләр төркемендә сөйләм үсешен камилләштерү алымнары

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бармак уеннары  сабыйларның сөйләм үсешенә бик нык ярдәм итә.  Шуңа күрә балалар белән бармак уеннарын бик еш уйнарга кирәк.

Просмотр содержимого документа
«Әти - әниләргә киңәшләр: "Бармак уеннары" I кечкенәләр төркемендә сөйләм үсешен камилләштерү алымнары»

     

1-2 яшьлек балаларның сөйләм үсеше дәрәҗәсен билгеләү өчен, шундый тәҗрибә үт-кәрелгән: бер балага олы кеше бер-бер артлы 1, 2, 3 бармагын күрсәтеп: «Син дә шулай ит!», – ди. Биремне төгәл, дөрес эшләгән бала – яхшы сөй-ләшә, ә начар сөйләшүче бәләкәчләр бармакла-рын аерып күрсәтә алмыйлар.Димәк, баланың кул хәрәкәтләрен төгәл, иркен башкаруына ирешми торып, аның сөйләм үсешен камилләштереп булмый. Бармак хәрәкәтләре үсеше артта калса, сөйләм үсеше тоткарлана.

Шуңа күрә балалар белән бармак уеннары уй-нарга кирәк. Шул уеннарның кайберләре белән таныштырып китәбез.
1. Яшел аланда (кул чукларын бер-берсе белән ышкыйлар)
Маймыллар сикерә (бармаклар хәрә­кәтләнә).
Алар арыдылар,
Үләнгә төштеләр (бармакларны йодрык­ка җыялар).

 2. Бу – кул (бер кул йомарлана, ачыла).
Килде песи һәм китте, китте, китте (баш һәм имән бармак бәлән уч төбендә атлау хәрәкәтләре ясала),
Чәнти бармакка җитте (чәнти бармакны ышку).
Бу да кул,
Кара, икенче песи монда (икенче кул бе­лән дә шул ук хәрәкәтләр ясала).
Тиз, тиз, тиз йөгерде,
Чәнти бармакка җитте.
Песине куып тотыйк (ике кулны кушып күрсәтү).
Кулларны чәбәклибез (кулларны чәбәк­ләү).


Кыска шигырьләр, такмаклар, такма-залар ярдәмендә сабыегыз белән күңелле итеп уйнарга тәкъдим итәм. Бу күнекмәләрне мөмкин кадәр ешрак кабатларга тырышыгыз. Тора-бара бала аларны ятлап, сезнең белән бергә сөйли алыр.



Кәбестәне турыйбыз,

Кишерләрне уабыз,

Тозларын да сибәбез,

Кәбестәне кысабыз.

      

1. Бала белән бергә кәбестә тураган булыгыз. 

2. Кулларыгызны йодрыкка кысып уыгыз.

3. Тоз сипкән кебек булыгыз.

4. Йодрыкларыгызны кысыгыз һәм ачыгыз.

 

Зур аяклар юлдан баралар:

Топ-топ-топ.

Бәләкәй аяклар юлдан йөгерәләр:

Топ-топ-топ-топ-топ. Топ-топ-топ-топ-топ.

 

– Саескан, саескан, син кайда булдың?

– Ерак-еракта булдым.

Ботка пешердем,

Балаларны ашаттым.

Монысына бирдем,

Монысына бирдем,

Монысына бирдем,

Монысына бирдем,

Ә монысына бирмәдем.

Син ботка пешермәдең,

Су ташымадың,

Утын ярмадың  –

Сиңа ботка юк!


 



1. Өстәлгә баштан бер кулыгыз белән, аннары икенче кулыгыз белән сугыгыз.

2. Имән бармак һәм урта бармак ярдәмендә аяклар-ның ничек йөгергәнен күрсәтегез.




Кәҗә, кәҗә, кәҗәкәй,

Минем кызым (улым) бәләкәй,

Ул – акыллы, ул – тәтәй,

Тимә аңа кәҗәкәй.

 

1. Имән бармак һәм чәнти бармак ярдәмендә балага “кәҗәне” күрсәтегез. 

2. Бармак белән янагыз.





1.  Баланың кулын үзегезнең кулыгызга куегыз. Имән бармагыгыз белән баланың уч төбендә әйләнүле хәрәкәтләр ясагыз.

2. Чәнти бармактан башлап бармакларын бер-бер артлы бөкләгез.

3. Баланың баш бармагын алып селкетегез.


Ишектә йозак тора,

Кем аны ача ала?

Бордык, бордык, шакыдык,

Һәм ишекне без ачтык.


 


 


1. Баланың кулын йодрыкка кысыгыз. 

2. Баланың йодрыгын кулыгызга алып, төрле якларга борыгыз.

3. Әкрен генә йодрыгына шакыгыз.

4. Бала йодрыгын ачсын.



 

МБМБУ”Ямаширмә “Йолдыз”

балалар бакчасы




(I кечкенәләр төркемендә сөйләм үсешен камилләштерү алымнары)






Тәрбияче: Асылгариева А.А.

2016