СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Тема: Әкияттә кунакта
Максат:
Бурычлар:
Проектның идеясы:
“Халкыбызның әкиятләре нигезендә яшь буынга тәрбия бирү”.
Барышы.
I.Оештыру өлеше.
II.Укытучы тема белән таныштыра, әкиятләр турында сөйли. (1-2 нче слайдлар).
Әкият, әкиятче, әкияти дөнья. Бу сүзләрдә тылсым, сихри көч, зирәклек һәм тапкырлык, батырлык һәм башка сыйфатлар чагыла. Әкиятләр бик күптән яшәп, гомер итеп килә. Буыннан буынга, чордан чорга күчеп, сакланып, баеп тора бу жанр.
Әкиятләр белән без сабый чактан ук таныш: аларны безгә газиз әниләребез, әбиләребез йоклар алдыннан сөйләгән, кич утырганда да бер-береңә әкият сөйләү дә бар әле бездә. Ә бала үзе укырга, язарга өйрәнгәч, теләсә нинди әкиятне укый ала, соклана.
Әкиятләрне бигрәк тә балалар ярата. Ни өчен икән?
Әкиятләр балаларга аңлаешлы, гади; укырга да кызыклы; аларда ниндидер могҗиза, тылсым бар; һәрвакыт яхшы, намуслы кешеләр җиңә.
Әкиятләр балаларны яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкыр булырга өйрәтәләр. Дөреслекнең һәрвакыт җиңәсенә ышанырга өндиләр.
Әкиятләр халкыбызның рухи байлыгы, культурасы, тарихы. Ул үткән белән киләчәк буынны бәйли.
Фәнни-тикшерүне максатларында әкиятләр күп халыкларда нигездә өч төргә бүлеп карала: хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм көнкүреш әкиятләре.
1. Хайваннар турындагы әкиятләр. (3 нче слайд)
а). “Төлке белән каз” әкиятен өч бала рольләргә бүлеп күрсәтәләр, я укыйлар. (4 нче слайд).
б). “Бүре белән Төлке” әкиятенең кисәген бер бала укый, я сөйли. (5 нче слайд).
в). “Кәҗә белән Бүре” әкиятенең кисәген бер бала укый, я сөйли. (6 нчы слайд).
г). “Кызыл ыштан” һәм “Салам-Торхан” әкиятләре. Китаплар күрсәтелә. (7-8 нче слайдлар).
д). Хайваннар турында бер мультфильм карала (“Төлке белән каз”).
2. Тылсымлы әкиятләр. (9 нчы слайд).
а). “Өч кыз” әкиятенең кисәген бер бала укый, я сөйли. (10 нчы слайд).
б). Тылсымлы әкият. Бер мультфильм карала (“Өч кыз”).
в). “Гөлчәчәк” әкияте. Китап күрсәтелә. (11 нче слайд).
3. Көнкүреш әкиятләре. (12 нче слайд).
а). “Ике ялкау” әкиятен өч бала рольләргә бүлеп күрсәтәләр, я укыйлар. (13 нче слайд).
б). “Алтын арба” әкияте. Китап күрсәтелә. (14 нче слайд).
в). Көнкүреш әкиятләре. Бер мультфильм карала
III. Йомгаклау.
1. Балалар яраткан әкиятләре турында үз фикерләрен әйтәләр.
2. “Минем иң яраткан әкиятем” темасына рәсем конкурсы үткәрелә.
© 2016, Гайсина Рузиля Сагдатзяновна 1370