СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

5 сыйныф, татар төркеме Тема : Сүз ясалышы ысулларын кабатлау.

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

5 сыйныф, татар төркеме

Тема : Сүз ясалышы ысулларын кабатлау.

Максат: 1) Сүз ясалышы турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау һәм укучыларда аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту.

2) Сөйләм һәм язу телен үстерү.

3) Интерактив технологияләргә карата кызыксыну уяту, яңа технологияләрне иркен кулланырга өйрәтү.

Җиһазлау: карточкалар, перфокарта, проектор.

Дәрес барышы:

I. Оештыру. Сыйныфтагы укучыларны барлау.

II Өй эше тикшерү һәм актуальләштерү бергә үрелеп бара. (өй эше үткәннәрне кабатлап килергә була).

Сораулар ярдәмендә үткәннәр кабатлана.

Без нинди бүлекне өйрәнәбез? Сүз ясалышы бүлеге нәрсәне өйрәнә? Нинди кушымчалар яңа мәгънәле сүз ясый? Сүзләрне кушу ысулы белән нинди сүзләр ясала? Киек каз юлы сүзенә сорау куегыз. Бу нинди сүз? Тезмә сүзләргә ничә сорау куябыз? Парлы сүзләр ясалганда алар нинди мәгънәдә йөриләр? Кайнар су һәм су кайнар сүзтезмәләре арасында нинди аерма бар? Алар ничек ясалганнар? һ.б.

III  Кабатлау күнегүләре эшләү.

1) Укучыларга әзер карточкалар өләшенә. Алар һәр сүзне аерым бер төскә буяп чыгарга тиешләр. ( матур-лык-ны, иркә-лә-гән-нәр, дус-лар-ча, ямь-сез-рәк). Бергәләп тикшерәләр һәм экранда  төсләргә буялган слайд чыга. Эшләрне укытучы җыеп ала.

2) Кушма сүзләргә телдән күнегү. Сүзләрнең беренче тамыры экранда чыга. Укучылар дөрес җавап биргән саен, сүзнең икенче тамыры экранда чыгып бара.

3) Дәфтәрдә эш. Тезмә сүзләр экранда чыга, балалар алар белән җөмләләр төзиләр.

(Бал корты, Аккош күле, чәчәк ата).

4) Парлы сүзләр. SәIәt- Medıa  тарафыннан чыгарылган татар теле 5 дискыннан уен. №16.

5) Сүзләрне төркемнәргә бүлеп карау. Тамыр, парлы, тезмә, ясалма, кушма сүзләрне аеру.

 SәIәt- Medıa  тарафыннан чыгарылган татар теле 5 дискыннан уен. №11.

6) Перфокарталар өләшенә. Сүзләрне ясалу ысуллары ягыннан төркемлиләр. Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерә, экранда дөрес җаваплар чыга.

IV. Йомгаклау. Сүз ясалу ысуллары барысы бергә тагын бер тапкыр искә төшерелә, кабатлана. Экранда кабатлау өчен уңайлы итеп эшләнгән график күрсәтелә.

V. Өй эше бирү. Белем дәрәҗәләренә карап өй эше индивидуаль рәвештә бирелә. Йомшаграк укучы балалар әдәбият дәреслегеннән ясалма, парлы, тезмә, кушма сүзләр кергән җөмләләр күчереп язалар. Калган укучылар “Табигать” темасына шундый ук сүзләрне кертеп хикәя язалар.                                   

Просмотр содержимого документа
«5 сыйныф, татар төркеме Тема : Сүз ясалышы ысулларын кабатлау.»

5 сыйныф, татар төркеме

Тема : Сүз ясалышы ысулларын кабатлау.

Максат: 1) Сүз ясалышы турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау һәм укучыларда аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту.

2) Сөйләм һәм язу телен үстерү.

3) Интерактив технологияләргә карата кызыксыну уяту, яңа технологияләрне иркен кулланырга өйрәтү.

Җиһазлау: карточкалар, перфокарта, проектор.

Дәрес барышы:

I. Оештыру. Сыйныфтагы укучыларны барлау.

II Өй эше тикшерү һәм актуальләштерү бергә үрелеп бара. (өй эше үткәннәрне кабатлап килергә була).

Сораулар ярдәмендә үткәннәр кабатлана.

  • Без нинди бүлекне өйрәнәбез?

  • Сүз ясалышы бүлеге нәрсәне өйрәнә?

  • Нинди кушымчалар яңа мәгънәле сүз ясый?

  • Сүзләрне кушу ысулы белән нинди сүзләр ясала?

  • Киек каз юлы сүзенә сорау куегыз. Бу нинди сүз?

  • Тезмә сүзләргә ничә сорау куябыз?

  • Парлы сүзләр ясалганда алар нинди мәгънәдә йөриләр?

  • Кайнар су һәм су кайнар сүзтезмәләре арасында нинди аерма бар? Алар ничек ясалганнар? һ.б.