СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Конспект урока "Цветок и его строение"

Категория: Биология

Нажмите, чтобы узнать подробности

конспект урока по биологии в 6 классе "Цветок и его строение" на татарском языке

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока "Цветок и его строение"»

Тема: Чәчәк һәм аның төзелеше.

Максат: Ябык орлыклыларның генератив органы буларак,чәчәк турында белемнәр формалаштыру.


Бурычлар: 1) Чәчәкнең төзелеше белән таныштыру, чәчәк өлешләренең әһәмиятен ачыклау.Ике җенесле һәм аерым җенесле, бер өйле һәм ике өйле үсемлекләр турында төшенчә бирү.

2) Анализлау, чагыштыру, нәтиҗә чыгару күнекмәләрен үстерү.

3) Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, матурлыкны тоярга, күрергә өйрәтү.


Дәреснең тибы: Яңа белемнәр формалаштыру дәресе.


Методлар: аңлату-күрсәтү, репродуктив.


Җиһазлау: Дәреслек (6 сыйныф “Үсемлекләр” Т.И.Серебрякова); чәчәкләр турында китаплар күргәзмәсе; компьютер; дәрескә презентация; рәсемле карточкалар.


Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты. Энергизатор.

  • Исәнмесез, укучылар! Дәресебез иҗади һәм нәтиҗәле булсын өчен, әйдәгез бер-беребезгә дәрестә уңышлар телик.

  • Әйдәгез, кулга-кул тотынышыйк һәм үзебезнең теләкләрне әйтик.

  • Укучылар! Бүгенге дәресебездә сезгә уңышлар телим.(укучылар бер-берсенә теләкләр әйтәләр)


II. Белемнәрне актуальләштерү.

1 слайд.

– Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?(Чәчәкләр)

- Чәчәкләрне яратасызмы ? (Укучылар җавабы) Ни өчен?

- Әйе, чәчәкләр дөньга ямь өсти.


2 слайд.

– Күз алдына китерегез әле. Җәй, яшел болын. Ак, кызыл,ал, зәңгәр чәчәкләр.....Без болында йөрибез, чәчәкләргә карыйбыз, хуш исләрне тоябыз. Кәефебез күтәрелә. Безгә рәхәт.

3 һәм 4 слайдлар.

– Чәчәкләр бакчабызга матурлык биреп тора.Өйдә төрле гөлләр үстерергә яратабыз. Аларны кадерләп тәрбиялибез.

- Укучылар, уйлагыз әле, барлык үсемлекләрнең дә чәчәкләре буламы? (Чәчәкләрне чәчәкле үсемлекләр генә хасил итә)

- Нинди үсемлекләр чәчәкле үсемлекләр дип атала?

Укучы: Үз гомерендә 1 тапкыр булса да чәчәк атучы. (Мәсәлән, үз гомерендә 1 генә тапкыр бамбук чәчәк ата, аннары ул корый).

  • Әйдәгез искә төшерик, чәчәкнең төп функциясе нинди?

Укучы: Чәчәктән җимеш хасил була, анда орлыклар өлгерә.

  • Чәчәк үсемлекләрнең нинди органы? (генератив, ягъни репродуктив)

Үсемлекләрнең нинди генә чәчәкләре булмый! Кайберләре эре, ә кайберләре вак. Сабакта 1 генә чәчәк булырга мөмкин, яки чәчәкләр купшы төркемнәр хасил итәләр. Ләкин барлык чәчәкләргә дә характерлы билгеләр бар. Әйдәгез, без шуларны карап китик.


5 слайд.

– Бүгенге дәресебезнең темасы: “Чәчәк һәм аның төзелеше”.


6 слайд.

– Без дәрестә чәчәкнең төзелеше белән танышырбыз. Ике җенесле һәм аерым җенесле чәчәкләр, бер өйле һәм ике өйле үсемлекләр турында өйрәнербез.


7 слайд.

III. Яңа материалны өйрәнү.


Чәчәкнең иң матур өлеше – аның таҗы. Кыңгырау чәчәкне, миләүшәне һ.б. чәчәкләрне без нәкъ менә таҗлары белән күз алдына китерәбез. Алар бик матур ачык төскә буялган булалар.

Таҗ яфракчыклардан тора.

Кайбер үсемлекләрнең, мәсәлән, чия, алмагач чәчәгенең, таҗ яфракчыклары аерым-аерым тора. Андый таҗ аерчалы дип атала.

Таҗ яфракчыклары бергә тоташып үскән үсемлекләр дә бар. Мәсәлән, кыңгырау чәчәк, энҗе чәчәк.

Яфракчыклары үзара тоташып үскән таҗны тоташ таҗ дип атыйлар.


8 слайд.

- Әйдәгез, аларның схемасын дәфтәргә ясыйк.

(дәфтәрдә)


ТАҖ


Аерчалы Тоташ

Таҗ аерым яфракчыклардан тора Яфракчыклары үзара тоташып (чия, казаяк) ускән. (тиле ут, кыңгырау,тәмәке)


  • Нинди таҗ аерчалы дип атала?

  • Нинди таҗ тоташ дип атала?

  • Таҗның функцияләре нинди? (Серкәләндерүче бөҗәкләрне җәлеп итү)

9 слайд. – Таҗны, гадәттә, кәсә әйләндереп ала.Ул шулай ук яфракчыклардан тора.Әйдәгез схемасын дәфтәргә ясыйк.

(дәфтәрдә)


КӘСӘ


Аерчалы Тоташ

Яфракчыклары аерым Яфракчыклары тоташкан

(кыңгырау, казаяк) (тиле ут, елан тамыры)



Кәсә яшел төстә.

-Төп функциясе нинди? (Чәчәкнең эчке өлешләрен саклау.)



10 слайд. Таҗ һәм кәсә серкәчләр һәм җимешлекне әйләндереп алганнар, һәм чәчәк тирәлеге хасил итәләр.

Чәчәк тирәлеге 2 төрле була. Әгәр чәчәкнең таҗы да ,кәсәсе дә булса,чәчәк тирәлеген 2 катлы дип атыйлар. Мәсәлән,алмагач,чия,кыңгырау чәчәк,борчак чәчәкләрендә .Лалә,ириснең чәчәк тирәлеге кәсә һәм таҗга бүленми,барлык яфракчыклары да бериш.Андыйларны гади чәчәк тирәлеге дип йөртәләр.

Дәфтәрдә эшләү.

Чәчәк тирәлеге.


Гади Ике катлы

Чәчәк тирәлеге бер генә кәсәсе дә,таҗы да бар.

төрле яфракчыклардан тора (борчак,алмагач,фиалка)

(таҗы гына бар).лилия,тюлпан.


-Укучылар,чәчәкнең төп функциясен искә төшерик.Чәчәк нинди орган?(генератив,төп функциясе:орлык бирү,ягъни үрчү)

Ләкин кәсә дә,таҗ да үрчүдә катнашмыйлар.Димәк чәчәкнең төп өлешләре булып нәрсә тора икән?(серкәчләр һәм җимешлек)


11 слайд. Чәчәкнең төп өлешләре.

Серкәч серкәч җебеннән һәм серкәлектән тора.Серкәлектә серкәләр үсә,ә серкәч җебе серкәлекне кирәкле биеклеккә күтәрә.

Җимешлек 3 өлештән тора.

Өске өлеше-җимешлек авызчыгы.Ул серкәләрне тотып калыр өчен җайлашкан. Моның өчен ул кытыршы булырга яки ябышкак сыеклык бүлеп чыгарырга мөмкин.

12 слайд.

Урта тар өлеше –баганачык, ә аскы киңәеп торган өлеше-җимшән.Анда орлык бөресе ясала.Серкәләнгән һәм аталанганнан соң,алардан орлык үсә,ә җимшәннән җимеш барлыкка килә.

13 слайд.

Чәчәкнең без карап киткән барлык өлешләре чәчәк түшәгендә урнаша.

14 слайд.

Чәчәкләр күбесенчә сапта утыра.Сапсыз чәчәкле үсемлекләр дә бар,аларны утырма чәчәкләр дип атыйлар.(бака яфрагы чәчәге).

15 слайд.

IV Физкультминут/

V. Дәреслек белән эшләү.

109 бит Ике аерым җенесле чәчәкләр.Бер өйле һәм ике өйле үсемлекләр.

Сорауларга җавап алу.

Аерым җенесле чәчәкләргә нинди мисаллар китерә аласыз?(каен,зирек,кукуруз,кыяр) 16 слайд.

Әгәр серкәчләре генә булса,ата яки серкәчле чәчәк дип ,ә җимешлеге генә булса,ана чәчәк дип йөртәләр.

17 слайд.

Аерым җенесле чәчәкләр 1 үсемлектә булырга мөмкин.Болар 1 өйле үсемлекләр. (каен,зирек,кукуруз,кыяр)

18 слайд.

Әгәр ата чәчәкләр бер,ә ана чәчәкләр икенче үсемлектә булсалар ничек аталырлар?(ике өйле үсем-ләр)

VI. Ныгыту 19 слайд


Параграф45 не карап чыгабыз,искә төшерәбез һәм биремне үтибез

А)Бирем. Чәчәкнең өлешләрен билгеләргә.

Б)Эшләрне алмашыгыз,тикшереп билгеләр куегыз.


VII. Өй эше. 20 слайд.

1) 45 параграфны өйрәнергә.Чәчәк рәсемен ясарга.

2) Иҗади бирем.”Чәчәк төзелеше” моделен ясарга.


VIII.Йомгаклау, нәтиҗә ясау.