СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Олимпиада по развивающему обучению.

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

   Сәләтле балалар белән эшләгәндә укучыларны фәнни эшләргә тарту зур әһәмияткә ия дип уйлыйм. Башта алар рефератлар өстендә эшләсәләр, соңыннан рефератларны киңәйтеп, фәнни эшләргә әйләндерергә дә була. Мисал итеп Сибгат Хәким иҗаты буенча эшләнгән фәнни эшне тәкъдим итәм. Бу материалны әдәбият дәресендә өстәмә материал итеп кулланырга да була дип уйлыйм.

Просмотр содержимого документа
«Олимпиада по развивающему обучению.»

2- 4 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен олимпиада биремнәре.

1.Сузык авазлар өстәп, яшерелгән сүзне тап..(3 балл)

. т . ч, б . кч . , т . в . к, к . йч . , к . н . к, ч . ңг .

2.Сүзне дөресләп яз. Сүздәге хәрефләрне кулланып, кем?нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләр яса.( 2 балл)

Кулника.

3.Ул кем? Текстны дәвам ит. 5-6 җөмлә яз.(6 балл)

Ул бик иртә әтисез-әнисез кала.Төрле кешеләрдә тәрбияләнә.Балалар өчен дә,зурлар өчен дә бик матур шигырьләр яза...

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

4.Бирелгән сүзләрне таблицага урнаштыр һәм группаларга исем куй.(4 балл)

Сарык, әтәч,шомырт , каен,каз, балан,тавык,имән, сирень, карлыган,бозау, чыршы, сыер,күркә,кәҗә,усак.





















5.Мәкальләрне дәвам ит.(3 балл)

1.Эшне башлама,..._____________________________________________________________

2. Үзең белмәсәң,...____________________________________________________________

3.Сүзең белән мактанма,...______________________________________________________

6. Мәгънәләре буенча туры китер.(3 балл)

1.Ул бу сорауга җавап тапмады. Күз ачып йомганчы

2. Әнисе бик тәмле бәлеш пешерде. Көймәсе комга терәлгән

3.Өй эшен тиз генә эшләде Телеңне йотарлык

7.Сүзләрне төрле мәгънәдә кулланып, җөмләләр төзергә.(4 балл)

Яшь,көл.

_____________________________________________________________________________

_____________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

8.Җөмләләрнең чикләрен билгеләргә.(1 балл)

Урман авызына кердек монда икенче дөнья иде яфрак, үлән исе аңкый баш өстендәге агачларда көн уртасы булуга карамастан кошлар сайрый кәккүкнең ,юмартланып, кемнеңдер гомерен санавы ишетелә күңел үз алдына рәхәтлек кичерә

9.Сорауларга җавап бир.( 3 балл)

*2011 нче ел Татарстанда нинди ел?_______________________________________________


*2012 нче ел Татарстанда нинди ел?_______________________________________________


*2013 нче ел Татарстанда нинди ел?_______________________________________________


10.Нинди тәмле сүзләр беләсең?(2 балл)

___________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________






2- 4 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен олимпиада җаваплары


1.Сузык авазлар өстәп, яшерелгән сүзне тап.

әт әч, б а кч а, т ав ык, к а йч ы , к ун ак, ч а ңг ы(3балл)

2.Сүзне дөресләп яз. Сүздәге хәрефләрне кулланып, кем?нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләр яса.

Каникул-кул,как,лак,кан,Нил,куна,кунак.(2 балл)

3.Ул кем? Текстны дәвам ит. 5-6 җөмлә яз.(6 балл+1 балл)

Ул бик иртә әтисез-әнисез кала.Төрле кешеләрдә тәрбияләнә.Балалар өчен дә,зурлар өчен дә бик матур шигырьләр яза.Ул- татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай.Шагыйрь Кушлавыч авылында туа.Кырлай авылында аның иң рәхәт вакыты була.Габдулла Тукай балалар өчен әкиятләр яза.”Шүрәле”,”Кәҗә белән сарык”, “Су анасы” әкиятләрен без яратып укыйбыз.Безнең шәһәрдә Г.Тукай һәйкәле бар.

4.Бирелгән сүзләрне таблицага урнаштыр һәм группаларга исем куй.(4 балл)

Сарык, әтәч,шомырт , каен,каз, балан,тавык,имән, сирень, карлыган,бозау, чыршы, сыер,күркә,кәҗә,усак.

хайваннар

кошлар

агачлар

куаклар

сарык

әтәч

каен

шомырт

сыер

каз

имән

балан

бозау

тавык

чыршы

сирень

кәҗә

күркә

усак

карлыган

5.Мәкальләрне дәвам ит.(3 балл)

1.Эшне башлама,башласаң ташлама.

2. Үзең белмәсәң,кешедән сора.

3.Сүзең белән мактанма, эшең белән мактан.

6. Мәгънәләре буенча туры китер.(3 балл)

1.Ул бу сорауга җавап тапмады. Күз ачып йомганчы

2. Әнисе бик тәмле бәлеш пешерде. Көймәсе комга терәлгән

3.Өй эшен тиз генә эшләде Телеңне йотарлык

7.Сүзләрне төрле мәгънәдә кулланып, җөмләләр төзергә.(2 балл)

Яшь,көл.

Габдулла Тукай 27 яшендә үлә. Аның күзеннән яшь ага.Уттан соң көл кала. Ул матур итеп көлә.

8.Җөмләләрнең чикләрен билгеләргә.(1 балл)

Урман авызына кердек.Монда икенче дөнья иде .Яфрак, үлән исе аңкый. Баш өстендәге агачларда көн уртасы булуга карамастан кошлар сайрый. Кәккүкнең ,юмартланып, кемнеңдер гомерен санавы ишетелә. Күңел үз алдына рәхәтлек кичерә.

9.Сорауларга җавап бир.(3 балл)

*2011 нче ел Татарстанда нинди ел? Габдулла Тукай елы.


*2012 нче ел Татарстанда нинди ел? Тарихи-мирас елы.


*2013 нче ел Татарстанда нинди ел?


10.Нинди тәмле сүзләр беләсең?(2 балл)

Матурым, акыллым,күгәрченем...












2- 4 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен олимпиада җавапларын бәяләү өчен критерийлар




1 задание.За 2 правильное слово-1 балл. Максимальный балл- 3 балла


2 задание.Максимальный балл-2 балла.


3 задание.За каждое правильное предложение-1балл,за правильный ответ на данный вопрос- 1 балл.Максимальный балл-7 баллов.


4 задание.За каждый правильно заполненный столбец -1балл.Максимальный балл-4 балла.


5 задание.За правильно дописанную пословицу -1 балл.Максимальный балл-3 балла.


6 задание.За правильно подобранный фразеологизм-1 балл.Максимальный балл-3 балла.


7 задание.За 2 правильно составленное (с омонимами)предложение-1 балл.

Максимальный балл-2 балла.


8 задание.Максимальный балл-1 балл.


9 задание.За каждый правильный ответ -1 балл. Максимальный балл-3 балла.


10 задание.За 2 правильное слово-1 балл.Максимальный балл-2 балла.



Всего 30 баллов.





















8-9 нчы сыйныф укучылары өчен олимпиада сораулары.

1.Түбәндәге иҗек калыпларына мисал языгыз.

1.С:

2.СТ:

3.СТТ:

4.ТС:

5.ТСТ:

6.ТСТТ:

2.Бирелгән архаизмнарны русчага тәрҗемә итегез

1.Сәясәт-

2.табип-

3.Җөмһүрият-

4.сәүдәгәр-

5.сәркатип-

6.имтихан-

3.Фразеологизмнарга аңлатма бирегез.

Иләк белән су ташу-

Көлен күккә очыру-

Күзгә төтен җибәрү-

Кәкре каенга терәтү-

Аяк чалу-

4 .Сүзләрне таблицага тутырырга һәм төркемнәргә исем куярга.

Бакый Урманче,Сара Садыйкова,Гаяз Исхакый,Илдар Ханов,Салих Сәйдәшев,Ким Сафиуллин,Харис Якупов,Фәнис Яруллин,Венера Ганиева,Илгиз Закиров,Роберт Миңнуллин,Туфан Миңнуллин, Муса Җәлил,Солтан Габәши,Галиәсгар Камал, Әлфия Авзалова, Хәсән Туфан,Кәрим Тинчурин, Зилә Сөнгатуллина.


























5. Ул кем? Текстны дәвам итеп, аның турында 8-9 җөмлә язарга.

1922 елда Казанга килә. Башта “Татарстан “ газетасы редакциясендә эшли.Татар рабфагында укый.Шул елларда “Бибкәй кыз”,”Каз канаты” исемле пьсаларын яза.1925 елда”Барабыз”,”Иптәшкә” исемле шигырьләр җыентыгы чыга. Ул алдынгы шагыйрьләр рәтенә баса... ______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

6. Текстны татарчага тәрҗемә итәргә.

Щедрый ежик.

В лесу лежал раненый разведчик. Двигаться он не мог. Болела нога. Хотелось есть и особенно пить.

На рассвете рядом с воином пробежал ежик. На его иглах он заметил какие-то зеленые шарики. Через несколько минут ежик снова направился куда-то по своим делам.

Ежик жил в густом кустарнике. С трудом раненый дополз до кустов. Здесь у ежика была кладовая. Воин взял несколько груш. Жалко было обижать ежика. Но ему сильно хотелось пить. Он съел груши. Ему стало лучше.

Через некоторое время еж вернулся. Он удивленно смотрел на человека. Но не рассердился на него.

И вот пришли партизаны. Ежа в это время не было дома. Раненого положили на носилки и понесли.

Шли лесом. Он всматривался в кусты. Ему хотелось еще раз увидеть щедрого ежика.

( Ю. Збанацкийдан)

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

7.Тестны эшләргә.

1.Синтаксис

*сүзләр бәйләнешен өйрәнә;

*җөмләләр бәйләнешен өйрәнә;

*сөйләм төзелешен( сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешен);

*сүзтезмәләрне өйрәнә.

2.Сөйләмне оештырудагы беренче дәрәҗәле ролне

*хәбәрлекле мөнәсәбәт уйный;

*төгәлләүле мөнәсәбәт уйный;

* аныклаулы мөнәсәбәт уйный.

3.Җөмләнең структур үзәген төзүче иң әһәмиятле кисәкләр булып

* баш кисәкләр килә;

*иярчен кисәкләр килә;

*модаль кисәкләр килә;

*аныклагычлар килә.

4.Я , рәхим итегез,Гали абзый,яраткан коймагыгыздан рәхим итегез. Бу җөмләнең иясе

*Гали абзый;

*иясе юк;

*ким җөмлә.иясе кулланылмаган.

5.Киткән урманга утынга ,ялгызы бер ат җигеп җөмләсендә утынга сүзе

* туры мәмамлык;

*кыек тәмамлык;

*максат хәле;

*сәбәп хәле булып килә.


8-9 нчы сыйныф укучылары өчен олимпиада сорауларына җаваплар.

1.Түбәндәге иҗек калыпларына мисал языгыз.(3 балл)

1.С:-ю

2.СТ:-ал

3.СТТ:-арт

4.ТС:-мә

5.ТСТ:-мул

6.ТСТТ:-сөрт

2.Бирелгән архаизмнарны русчага тәрҗемә итегез(3 балл)

1.Сәясәт-политика

2.табип-врач

3.Җөмһүрият-республика

4.сәүдәгәр-торговец

5.сәркатип-секретарь

6.имтихан-экзамен

3.Фразеологизмнарга аңлатма бирегез.(2 балл)

Иләк белән су ташу-кирәксез эш башкару

Көлен күккә очыру-юкка чыгару

Күзгә төтен җибәрү-арттырып алдашу

Аяк чалу-комачаулау

4 .Сүзләрне таблицага тутырырга һәм төркемнәргә исем куярга.(5 балл)

Бакый Урманче,Сара Садыйкова,Гаяз Исхакый,Илдар Ханов,Салих Сәйдәшев,Ким Сафиуллин,Зөфәр Билалов,Харис Якупов,Фәнис Яруллин,Венера Ганиева,Илгиз Закиров,Роберт Миңнуллин,Туфан Миңнуллин, Муса Җәлил,Солтан Габәши,Галиәсгар Камал, Әлфия Авзалова, Хәсән Туфан,Кәрим Тинчурин, Зилә Сөнгатуллина.

рәссамнар

драматурглар

җырчылар

композиторлар

шагыйрьләр

Бакый Урманче

Г.Исхакый

В.Ганиева

С.Садыйкова

Ф.Яруллин

Илдар Ханов

Т.Миңнуллин

Ә.Авзалова

С.Сәйдәшев

Р.Миңнуллин

К.Сафиуллин

Г.Камал

З.Сөнгатуллина

И.Закиров

М.Җәлил

Х.Якупов

К.Тинчурин

З.Билалов

С.Габәши

Х.Туфан

5. Ул кем? Текстны дәвам итеп, аның турында 8-9 җөмлә язарга.(9 балл)

1922 елда Казанга килә. Башта “Татарстан “ газетасы редакциясендә эшли.Татар рабфагында укый.Шул елларда “Бибкәй кыз”,”Каз канаты” исемле пьсаларын яза.1925 елда”Барабыз”,”Иптәшкә” исемле шигырьләр җыентыгы чыга. Ул алдынгы шагыйрьләр рәтенә баса...

Бу –татар халкының каһарман улы Муса Җәлил.Сугыш башлангач,ул сугышка китә.Волхов фронтында яраланып,әсирлеккә эләгә.Тоткынлыкта да фашистларга каршы көрәшен туктатмый.Әсирләрне туплап, аңлату эшләре алып бара. Илгә хыянәт итәргә ярамаганын шигырьләре аша аңлата.Төрмәдә ул Абдулла Алишны һәм башка татар язучыларын очрата.Легионерлар забастовкага әзерләнәләр.Ләкин бер сатлык җан аларның планнарын фашистларга җиткерәләр.Шуннан соң кулга алулар башлана.11 җәлилченең башларын гильиотинада чабалар. Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” Туган иленә кайта.Аңа Советлар Союзы Георе исеме бирелә.Язган шигырьләре Ленин премиясенә лаек була.









6. Текстны татарчага тәрҗемә итәргә.(8 балл)


Щедрый ежик.

В лесу лежал раненый разведчик. Двигаться он не мог. Болела нога. Хотелось есть и особенно пить.

На рассвете рядом с воином пробежал ежик. На его иглах он заметил какие-то зеленые шарики. Через несколько минут ежик снова направился куда-то по своим делам.

Ежик жил в густом кустарнике. С трудом раненый дополз до кустов. Здесь у ежика была кладовая. Воин взял несколько груш. Жалко было обижать ежика. Но ему сильно хотелось пить. Он съел груши. Ему стало лучше.

Через некоторое время еж вернулся. Он удивленно смотрел на человека. Но не рассердился на него.

И вот пришли партизаны. Ежа в это время не было дома. Раненого положили на носилки и понесли.

Шли лесом. Он всматривался в кусты. Ему хотелось еще раз увидеть щедрого ежика.


( Ю. Збанацкийдан)

Юмарт керпе

Урманда яралы солдат яткан.Ул селкенә алмый.Аның ашыйсы ,бигрәк тә эчәсе килә.

Таң алдыннансугышчы яныннан керпе йөгереп узды.Ул аның энәләрендә ниндидер яшел шарлар искәрде.Берничә минуттан керпе яңадан үз эшләре белән каядыр юнәлде.

Керпе куе куаклыкта яши иде.Яралы авырлык белән куак янына шуышты.Монда керпенең хәзинәсе була.Сугышчы берничә груша алды.Керпене кыерсыту кызганыч булды.Аның бик нык эчәсе килә иде.Ул грушаларны ашады. Аңа яхшырак булып китте.

Берникадәр вакыттан соң керпе кайтты.Ул гаҗәпләнеп кешегә карады.Ләки ул аңа ачуланмады.

Һәм менә партизаннар килделәр.Керпе ул вакытта өйдә юк иде.Яралыны носилкага салдылар һәм алып киттеләр.

Урман буйлап бардылар.Ул куаклар арасын караштырды.Аың тагын бер тапкыр юмарт керпане күрәсе килде.

7.Тестны эшләргә.(2,5 балл)

1).Синтаксис

*сүзләр бәйләнешен өйрәнә;

*җөмләләр бәйләнешен өйрәнә;

*сөйләм төзелешен( сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешен);

*сүзтезмәләрне өйрәнә.

2).Сөйләмне оештырудагы беренче дәрәҗәле ролне

*хәбәрлекле мөнәсәбәт уйный;

*төгәлләүле мөнәсәбәт уйный;

* аныклаулы мөнәсәбәт уйный.

3).Җөмләнең структур үзәген төзүче иң әһәмиятле кисәкләр булып

* баш кисәкләр килә;

*иярчен кисәкләр килә;

*модаль кисәкләр килә;

*аныклагычлар килә.

4).Я , рәхим итегез,Гали абзый,яраткан коймагыгыздан рәхим итегез. Бу җөмләнең иясе

*Гали абзый;

*иясе юк;

*ким җөмлә,иясе кулланылмаган.

5).Киткән урманга утынга ,ялгызы бер ат җигеп җөмләсендә утынга сүзе

* туры мәмамлык;

*кыек тәмамлык;

*максат хәле;

*сәбәп хәле булып килә.


8-9 нчы сыйныфта укучы татар балалары өчен олимпиада җавапларын бәяләү өчен критерийлар




1 задание.За каждое правильное слово-0,5 балл. Максимальный балл- 3 балла


2 задание. За каждое правильное слово-0,5 балл. Максимальный балл- 3 балла.



3 задание.За каждое правильное объяснение фразеологизма-0,5балла.Максимальный балл-2 балла.


4 задание.За каждый правильно заполненный столбец -0,5балла.Максимальный балл-2,5 балла.


5 задание.За каждое правильное предложение-1балл.Максимальный балл-9 баллов.


6 задание.За правильное переведенное предложение -0,5 баллов.Максимальный балл-8 баллов.


7 задание.За 2 правильный ответ теста-0,5 баллов.

Максимальный балл-2,5 баллов.


Всего 30 баллов.

Похожие файлы