СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тема “К?нд?лек режим”.

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Д?рес максаты: вакытны д?рес ?йтерг? ,к?нд?лек режим т?зерг? ?йр?т?; матур, д?рес с?йл?м к?некм?л?рен камилл?штер?; вакытны? кадерен белерг? ?йр?т?.

Д?ресне ?и?азлау: слайдлар, биремн?р язылган карточкалар,аудиодиск.

Просмотр содержимого документа
«Тема “К?нд?лек режим”.»


Тема “Көндәлек режим”.


Дәрес максаты: вакытны дөрес әйтергә ,көндәлек режим төзергә өйрәтү; матур, дөрес сөйләм күнекмәләрен камилләштерү; вакытның кадерен белергә өйрәтү.

Дәресне җиһазлау: слайдлар, биремнәр язылган карточкалар,аудиодиск.


Дәрес барышы:

  1. Дәресне оештыру.

а)Исәнмесез. Хәерле көн.

Хәерле көн, кунаклар.

б) Укучыларга сораулар:

Безнең хәзер нинди дәрес?

Сезнең бүген ничә дәрес?

Математиканы кем укыта?

Рус телен кем укыта?

Татар теле ничәнче дәрес?

Татар теле дәресендә нишлибез?

Укуыларның җаваплары тыңлана.

Дәрес максаты. Укучылар, без сезнең белән бүген вакытны кабатларбыз.. Татарча көн режимы төзербез. Көндәлек режимның әhәмияте турында сөйләшербез

II.Артикуляция күнегүләре.

(ә авазының әйтелешен камилләштерү)


ә-ә ә-а ә-ә

ә-ө ә-о ә-ө

ә-ү ә-у ә-ө-ү

ә-э ә-ы ә-ө-ү-э

ә-и ә-ө-ү-э-и

III.Аудирование.(аудиодиск буенча)

1.Тыңлагыз,кабатлагыз:

Иртәнге,төнге,әнкәй,борынгы,соңрак,озаграк,күбрәк,шаянрак.

2.Тыңлагыз,татарчага тәрҗемә итегез.Вакыт күпме?

2 часа дня, 5 часов вечера, в 5 часов утра, в 12 часов ночи, 15 минут 7-ого,без 20 минут 9, 5 минут первого,половина 9-ого вечера.

IV.Актуальләштерү.

  1. Укучылар слайдларда язылган вакытны үз сәгатьләрендә күрсәтәләр.(СЛАЙДЛАР №1-4)

  2. Бер укучы вакытны үз сәгатендә күрсәтә,иптәшләреннән сорый:

-Вакыт күпме?

- Сәгать ничә?

(җаваплар тыңлана)

3.Тестлар эшләү.(үзбәя)

Тестлар (а)

1). 8 часов вечера

а) сәгать иртәнге 8;

б) сәгать кичке 8;

в) сәгать төнге 8;

2). половина 6-ого утра

а) сәгать иртәнге 6 нчы ярты;

б) сәгать көндезге 6 нчы ярты;

в) сәгать кичке 6 нчы ярты;

3). без 15 минут 2

а) сәгать 12 туларга 15 минут;

б) сәгать 2 туларга 15 пминут;

в) сәгать 2 тулып 15 минут;

4). 7 часов 20 минут

а) сәгать 7 нче 20 минут;

б) сәгать 7 туларга 20 минут;

в) сәгать 7 тулып 20 минут;



Тестлар (б)

1). 15 минут 8-ого

а) сәгать иртәнге 8;

б) сәгать 8нче 15 минут;

в) сәгать төнге 8;

2). половина 6-ого утра

а) сәгать иртәнге 6 нчы ярты;

б) сәгать көндезге 6 нчы ярты;

в) сәгать кичке 6 нчы ярты;

3). без 15 минут 2

а) сәгать 12 туларга 15 минут;

б) сәгать 2 туларга 15 пминут;

в) сәгать 2 тулып 15 минут;

4). 20 часов 20 минут

а) сәгать 7 нче 20 минут;

б) сәгать 7 туларга 20 минут;

в) сәгать 8 тулып 20 минут;

V.Төп өлеш.

1.Сәгать турында нинди шигырь беләбез?

1 укучы “Сәгать” шигырен татарча сөйли,1 укучы русчасын сөйли.

- Шигырьне кем язган?

- Ул кем?

- Ул кайчан туган?

- Кыш турында нинди физкультминут беләбез?(физкультпауза)


2. Өй эшен тикшерү.(русча көн режимы төзергә)

Бер укучының көн режимы белән танышу.

Слайд(№ 5 ) буенча көн режимын татарчага тәрҗемә итү .”Мин әнигә булышам” темасын кабатлау.

Аннан соң 1 укучы тулысынча көн режимын татарча сөйли.

3.Ситуацияләр..

        1. Йокларга ятканда әниеңә нәрсә дисең?(Әнием, тыныч йокы).

        2. Әтиең ерак юлга китә? (Әтием, юлың уң булсын).

        3. Абыең имтиханга бара? (Алла ярдәм бирсен).

        4. Әниең эшкә бара? ( Эшләрең уң булсын).

        5. Ашханәдә укытучылар ашп утыра. Син укытучыларга нәрсә дисең?. (Ашларыгыз тәмле булсын).

4.Хәзер Женяның көн режимы белән танышыйк.(аудиодиск буенча)


Женяның көн режимы.

Минем көнем бик иртә башлана. Мин иртән сәгать 7дә йокыдан торам. Юынам, киенәм, кайвакыт зарядка ясыйм. Гадәттә сәгать сигезенче яртыда иртәнге аш ашыйм. Аннан соң мәктәпкә китәм. Дәресләр сәгать 8 дә башлана, сәгать 1 дә бетә. Өйгә Көндезге сәгать 2 нче яртыда кайтам, бераз ял итәм дә дәрес әзерләргә утырам. Аннан соң дуслар белән авиамодель түгәрәгенә барам. Аннан сәгать 5 тә кайтам. Бер сәгать урамда саф һавада йөрим. Кичен гаиләм белән я телевизор карыйм, я кызыклы китап укыйм. Кичке сәгать 10 да йокларга ятам.


5.Слайд( №6)буенча.

Рәсемгә карагыз hәм әйтегез.Күрсәтелгән вакытларда Женя нишли?

(Укучыларнын җаваплары тынлана.)

Сезнеңчә Женя нинди малай,ул ничек укый?

“Сәгать”җырын җырлау.


Сезнеңчә Марат нинди малай,ул ничек укый?

Сезнең көн режимыгыз Женяның көн режимынамы ,әллә Маратның көн режимына охшашмы?

Әйе, укучылар без вакытында йокыдан торырга, мәктәпкә барырга, әнигә булышырга, дәрес әзерләргә, тәүлегенә 9-10 сәгать йокларга тиеш.

VI.Өй эше.

1нче төркем.”Минем бер көнем “хикәя төзергә.

2нче төркем.Татарча көн режимы төзергә.

VII.Дәрескә йомгак ясау.Билгеләр кую.