СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

О, ө хәрефләренең язылышы, 2 сыйныф

Нажмите, чтобы узнать подробности

Дәрес тибы: яңа белем ачу дәресе

Максат:

  • о, ө хәрефләренең дөрес язылышы белән таныштыру;
  • язуда дөрес куллану күнекмәләрен формалаштыру.

Шәхси нәтиҗәләре:

  • укырга, телне өйрәнүгә теләк булу; - бер-береңне игътибар белән тыңлау; - төркемдә эшли белү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү; - эшнең дөреслеген тикшерү; -үз эшеңә бәя бирә белү.
  • Танып белү универсаль уку гамәлләре:
  • укытучының сорауларына җавап бирә белү;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • дәрестә һәм диалогта катнаша белү; - башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; - парларда, төркемнәрдә эшли белү.

Ысул һәм алымнар: әңгәмә, сорауларга җавап, ребус чишү, тактада язу, укытучы сүзе, дәреслек белән эш.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, сандык, карточкалар, Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова. “Күңелле татар теле”. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен).

Дәрес барышы:

I. Мотивация.

1) - Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

- Балалар бер-берсенә уңышлар телиләр, исәннәшәләр.(- Мин сиңа уңышлар телим, сәлам! Презентациядә күрсәтелә)

2) - Укучылар, игътибар! Бу нәрсә? (кулда сандык)

- Бу – серле сандык. Балалар, ә ул сандыкта нәрсә бар? Беләсезме? (балаларның җаваплары). Ребусны чишү. (Сүзлек сүзе)

Молодцы, бик яхшы, балалар, акыллы балалар. (Сандыкта биремнәр.)

II. Белемнәрне актуальләшиерү.

1) Актуальләштерү.

- Эшебезне нәрсәдән башлыйбыз? С чего начнем?

- Кабатлаудан. С повторения.

Теперь перед вами лежат карточки. Выполните, пожалуйста, задание №1. ( Заполните таблицу гласных звуков.)

[ ]

[ у ]

[ ]

[ ә ]

[ ]

[ ө ]

- Тикшерәбез (презентация күрсәтелә, балалар тикшереп баралар)

2) кыенлык чыгару өчен күнегү.

- Как думаете, какое задание я вам предложу сейчас? Пробное действие. Задание №2.

Вставьте вместо точек нужные буквы.

.зын, к.з, т.лке, б.лыт, к.яш, с.лге, б.рын.

- Кто не смог сделать это задание?

- Что именно вы не смогли сделать?

(Берничә укучыдан авырсыну очрагын сорау.)

-У кого вся таблица заполнена правильно? У кого нет ошибок, вы можете поставить себе “+” около таблицы.

III. Авырсыну очрагының урынын һәм сәбәбен билгәләү.

- Сезгә нинди бирем бирелгән иде? Кайда авырсындыгыз? Бу биремне эшләгәндә сез ни өчен авырсындыгыз? Нинди белемнәр җитми?

IV. Эшли белмәгән авырлыктан чыгуның проектын төзү.

- Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди? (О, ө хәрефләренең язылышы)

Что мы должны узнать? (Узнать правило написания букв о, ө и запомнить)

Что должны уметь? (Правильно применять правило в написании слов)

- Перед вами карточки со словами.

Сингапур структурасыннан Конэрс кулланыла. (Укучылар төшеп калган хәрефне куялар һәм тиешле почмакны сайлыйлар)

К.з, б.рын, к.яш, к.зге, с.лге, с.т, й.з, т.лке, б.лыт, б.рыч, б.з, к.н, к.лак. (Укучының хатасы булса, укучы аны үзе яки укытучы ярдәмендә төзәтергә мөмкин)

V. Төзелгән проектны тормышка ашыру.

- Хәзер төркемнәрдә эшлибез. Барыгызга да (командага) бер сүз әйтеп чыгам. ТӨЛКЕ, БОРЫН, КӨЗГЕ. Сезнең биремегез: 1)төшеп калган хәрефне куярга, 2)сүзне иҗекләргә бүлергә, 3)телдән нәтиҗә ясарга.

Командирлар такта янында җавап бирәләр. Соңыннан аларның нәтиҗәләре дәреслектәге кагыйдә белән чагыштырыла.

Буквы О,Ө пишутся только в первом слоге слова.

Например: көз көне, көн озын.

- Язганда бу кагыйдәне онытмаска!Не забудьте это правило при написании слов с буквами о,ө.

VI. Физминутка (о, ө хәрефләре кергән сүзләр әйтелә, балалар теманы үзләштерүләрен я чүгәләп, я кул чабып күрсәтәләр. Ял минуты барышында укытучы хәрәкәтләрне бутый, игътибарлыкны тикшерә)

VII. Мөстәкыль эш ( самостоятельная работа с самопроверкой).

- Как вы думаете, что я сейчас вам предложу. Правильно, самотоятельную работу.

Задание № 3.

Заполните таблицу, пожалуйста.

Слово

Перевод слова

Осень

Длинный

Лиса

Нос

Полотенце

- Эшебезне тикшерәбез (берничә укучы тактала яза). Кем хата җибәрде? Кайсы сүздә? Хаталарыгыз булмаса, эшегезгә “бишле” куя аласыз. У кого нет ошибок или одна ошибка, можете смело поставить себе оценку “бишле”.

VIII. Өй эшен бирү: кагыйдәне укырга, истә калдырырга, ө,о хәрефләре кергән сүзләр белән 3 җөмлә язарга. (Укучылар көндәлекләренә теркәп куялар)

IX. Рефлексия.

Раслаулар. Доказательства.

+ яки – куй. Поставь + или -

1. Мин дәрестә яхшы эшләдем.

Я на уроке работал хорошо.

Дәреснең темасын аңладым.

Понял тему урока.

2. Максатка ирештем.

Достиг целей урока.

3. Яңа сүзләрне, сүзтезмәләрне сөйләмдә куллана беләм һәм аңлыйм. Могу применять в речи новые слова и словосочетания, понимаю их смысл.

4. Миңа материалны ныгытырга кирәк. Мне еще нужно закрепить материал.

- Хәзер, укучылар, бирелгән таблицаны тутырыгыз һәм үзегезнең эшегез өчен билге куегыз.

- Предлагаю вам поработать в парах. Проговорите правило друг другу.

- Дәресебезнең темасы, максаты нинди иде?

- Без максатыбызга ирештекме?

- Нинди яңа кагыйдә белән таныштык?

- Бу белемнәр безгә кайда кирәк булыр?

- Укучылар, бик тырышып эшләдегез, молодцы, рәхмәт! Сау булыгыз, уңышлар сезгә!

Задание №1

Твёрдые:

[ ]

[ у ]

[ ]

Мягкие:

[ ә ]

[ ]

[ ө ]

Задание №2

Вставьте вместо точек нужные буквы.

.зын, к.з, т.лке, б.лыт, к.яш, с.лге, б.рын.

Задание № 3

Слово

Перевод слова

Осень

Длинный

Лиса

Нос

Полотенце

Раслаулар. Доказательство.

+ яки – куй. Поставь + или -

1. Мин дәрестә яхшы эшләдем.

Я на уроке работал хорошо.

Дәреснең темасын аңладым.

Понял тему урока.

2. Максатка ирештем.

Достиг целей урока.

3. Яңа сүзләрне, сүзтезмәләрне сөйләмдә куллана беләм һәм аңлыйм. Могу применять в речи новые слова и словосочетания и понимаю их смысл.

4. Миңа материалны ныгытырга кирәк. Мне еще нужно закрепить материал.

03.10.2020 16:33


© 2020, id38372591 713

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!