СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

5 класс. Татар теле. "Антоним"

Нажмите, чтобы узнать подробности

1.Эшчәнлеккә әзерлек (Оештыру моменты)

Хәерле иртә! Дуслар елмаеп караса,

                  Дөнья яктырып китә.

                  Я, кайсыгыз дусларына         

                  Елмаю бүләк итә?

  • Елмаю бүләк итеп, дәресебезне башлап җибәрик. Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Cез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!

Кереш әңгәмә. Бүген мин сезне “Әкият дөньясына” чакырам. Мондый сүзләр әйтик: “Әпсен-төпсен, дәрес әкияткә әйләнсен!” (Укучыларның әйтүе. Слайд рәсем- тылсымлы өй, ул 3 катлы, тактага ябыштыру)

2. Белемнәрне актуальләштерү (5мин)

- Ул өй нинди? (матур, яңа, зур). Матур сүзенә мәгънәдәш сүзләр китереп буламы? күркәм, ямьле. Бу сүзләрнең мәгънәсе нинди? (бер) Андый сүзләрне ничек атаган идек? (синонимнар) Үткән дәрестә сез бу теманы кабатладыгыз.

-Ә бу йорт нинди? (убырлы карчык өе – ямьсез, бәләкәй) Ике өйне бергә куеп карыйк: Матур-ямьсез, зур-бәләкәй. Бу сүзләрнең мәгънәсе нинди? (Каршы) Аларны ничек атыйбыз? (антоним)

-Без нинди У.М. куябыз бүгенге дәрескә? (без антонимны кабатлыйбыз).

Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру.

Без  антонимнар  турында беләбезме? (башлангыч белемнәр)

-Белемнәрне тикшереп карыйк, нишләргә кирәк? (кагыйдәне искә төшерү. Слайдта китаптагы кагыйдә) Ә антонимнарны белү нәрсәгә кирәк? (матур сөйләргә, сөйләм образлы була, бай була)

Димәк, укучылар, дәресебезгә нинди максат куябыз?

 

3.Уку максаты: антонимнарны куллана белү

Дәфтәрләрне ачыгыз һәм бүгенге числоны, теманы язып куегыз.

Унынчы март.

Класс эше.

Антонимнар.

4. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. Галимнәр антоним сүзләрне күп өйрәнгәннәр. Аларны бергә җыеп, сез белгән телләрдә  сүзлекләр төзегәннәр. Менә алар.( Рус, башкорт, татар сүзлекләрен күрсәтү, электрон адресы) Дәреслек артында сүзлекчә дә бар.

 

2. Сәяхәт дәвам итә. Без караган өй 3 катлы, аның эче тулы әкият геройлары яши. Серле, тылсымлы, гаҗәеп өйнең беренче катында татар халык әкиятләренең  сылу, чибәр, гүзәл кызлары яши. Өйнең беренче катында нинди сүзләр яши дип әйтеп була? СИНОНИМНАР. Үзбәя куябыз.

3. Киләсе этажда “Камыр батыр”, “Таңбатыр”, “Ак бүре” әкияте геройлары яши. Акыллы һәм надан, көчле һәм көчсез егетләр дә бар анда. Алар сезнең тапкырлыгыгызны сынап карарга биремнәр әзерләгән.

Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр.

Батыр ут булыр, куркак юк булыр.

Куркак ашта батыр, кыю эштә батыр.

Бу мәкальләр нәрсә турында? (Батырлык) Антонимнарны таба алабызмы? Антонимнарны куллану җөмләне бизиме? “Куркак ашта батыр, кыю эштә батыр” мәкальдә антонимны нинди төсләр белән күрсәтеп була? Көчле-көчсез, кыю-куркак егетләр яшәгән этажда нинди мәгънәле сүзләр яши? (антонимнар) Үзбәя куябыз.

 

Физкультминутка ясау – ЗОЖ

 

5.Киләсе биремне дәреслек буенча үтибез. Такта янына ике кеше чыга, карточкаларда бирем үти. Калган укучылар 3төркемгә бүленеп, 239 нчы күнегүдәге антонимнарны төркемли: төс, вакыт, зурлык буенча. Тикшерәбез. Дөрес – ялган, бай – хәерче, дус – дошман, бәхет – кайгы. Вакыт: Иртә-соң, элек – хәзер, иртә – кич. Төс: ак-кара, ачык – тонык. Зурлык: киң – тар, кыска – озын, биек – тәбәнәк. Үзбәя куябыз.

 

Бик матур әкияти өй килеп чыкты, шундый мәһабәт бина чынлыкта да бар. Ул Казан шәһәрендәге “Әкият” исемле курчак театры. Менә шунда төрле әкият геройлары яши, төрле әкиятләр куела да. Сез укыган “Кояштагы тап” әкиятенең авторы кем әле? Фәнис Яруллин балалар өчен шаян шигырьләр дә язган.

ӘЙБӘТ ТӘ МИНЕМ ӘБИ!

Ни тотса шуны булдыра –

Минем әбием шәп тә!

Аның эшләгән эшләрен

Бетералмам сөйләп тә.

 

Төймәне өздереп кайтсам,

Тагып бирә шалт кына.

Галстугымны югалтсам,

Табып бирә ялт кына.

Китапларны, дәфтәрләрне

Тикшереп, карап тора.

Ертылган битләре булса,

Тота да ябыштыра.

Килсә мәктәпкә берәрсе

Онытып кирәк китабын,

Уйлыймын шунда эчемнән:

Әбисе юк, мөгаен

 

.-Укучылар, әкиятләрдә 3 саны бик еш кабатлана, шулаймы? (патшаның 3 улы, 3 кызы; 3 төн, 3 көн бару; 3 кабат дию белән алышу һ.б.) Безнең дәресебездә дә өч саны бар. Кайда ул? Өч катлы өебез, С.А.О. – алар да өчәү. Әкияттәгечә дус, тату булып яшиләр алар. Сез дә классташларыгыз белән, күршеләрегез белән тату яшәгез, ярдәмләшегез, чөнки “Дуслык – таулар күчерә”, ди мәкаль.

5. Рефлексия.  (2-3 мин)

1)  Нинди максат куйган идек?  Белемнәрне кулланып, нинди күнегүләр үтәдек?

2) Билгеләр кую. Үзбәя.                                                                           

Барын да аңладым, үзаллы мисаллар китерә алам  - “5”Аңладым, кагыйдәгә күз салам мисаллар китерә алам – “4”Аңладым, терәк конспект белән сөйлим – “3”

Моделебезне үзегезгә куйган бәяләр белән ямьләндереп җибәрик.

3) Өй эше:  а) 241 нче күнегү;  б) мәкаль язу, в) әкият язу.6. Йомгаклау.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотр содержимого документа
«5 класс. Татар теле. "Антоним"»

Әпсен-төпсен, дәрес    әкияткә әйләнсен!

Әпсен-төпсен, дәрес әкияткә әйләнсен!

Батыр үзе өчен туар , кыю эштә батыр Батыр ут булыр, кеше өчен үләр Куркак ашта батыр, к уркак юк булыр
  • Батыр үзе өчен туар , кыю эштә батыр
  • Батыр ут булыр, кеше өчен үләр
  • Куркак ашта батыр, к уркак юк булыр
1Батыр үзе өчен туар , кеше өчен үләр   2 Батыр ут булыр, куркак юк булыр  3 Куркак ашта батыр, кыю эштә батыр

1Батыр үзе өчен туар , кеше өчен үләр 2 Батыр ут булыр, куркак юк булыр 3 Куркак ашта батыр, кыю эштә батыр

Тәвәккәл – 1)берәр эшкә кыю керешүче, аны икеләнүсез үтәүче.  2) үз – үзеңә ышанучанлык.   (решительный)

Тәвәккәл – 1)берәр эшкә кыю керешүче, аны икеләнүсез үтәүче. 2) үз – үзеңә ышанучанлык. (решительный)

Төс: ак-кара, ачык – тонык   Зурлык: киң – тар, кыска – озын, биек – тәбәнәк   Температура: эссе-суык, кайнар-салкын, җылы-салкын

Төс: ак-кара, ачык – тонык Зурлык: киң – тар, кыска – озын, биек – тәбәнәк Температура: эссе-суык, кайнар-салкын, җылы-салкын

“ Әкият” курчак театры

Әкият” курчак театры

Ни тотса шуны булдыра –     Минем әбием шәп тә! Аның эшләгән эшләрен Бетералмам сөйләп тә.

Ни тотса шуны булдыра

Минем әбием шәп тә!

Аның эшләгән эшләрен

Бетералмам сөйләп тә.

Төймәне өздереп кайтсам,  ? бирә шалт кына.  Галстугымны югалтсам ,   ? ялт кына.

Төймәне өздереп кайтсам, ? бирә шалт кына. Галстугымны югалтсам , ? ялт кына.

Төймәне өздереп кайтсам,  Тагып бирә шалт кына.  Галстугымны югалтсам ,   Табып бирә ялт кына.

Төймәне өздереп кайтсам, Тагып бирә шалт кына. Галстугымны югалтсам , Табып бирә ялт кына.

Китапларны, дәфтәрләрне  Тикшереп, карап тора.   Ертылган битләре булса,  Тота да ? .

Китапларны, дәфтәрләрне Тикшереп, карап тора. Ертылган битләре булса, Тота да ? .

Китапларны, дәфтәрләрне  Тикшереп, карап тора.   Ертылган битләре булса,  Тота да ябыштыра .

Китапларны, дәфтәрләрне Тикшереп, карап тора. Ертылган битләре булса, Тота да ябыштыра .

Килсә мәктәпкә берәрсе  Онытып кирәк китабын,  Уйлыймын шунда эчемнән:  Әбисе юк, мөгаен.

Килсә мәктәпкә берәрсе Онытып кирәк китабын, Уйлыймын шунда эчемнән: Әбисе юк, мөгаен.

Өй эше:  а) 241 нче күнегү;    б) шигырьне әкият итеп яз, * в) проект эш

Өй эше:

  • а) 241 нче күнегү;

  • б) шигырьне әкият итеп яз,

* в) проект эш

Әпсен-төпсен, әкият дәрескә әйләнсен!

Әпсен-төпсен, әкият дәрескә әйләнсен!


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!