СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Повышение читательской грамотности. Работа над текстом.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Работа над текстом.

Просмотр содержимого документа
«Повышение читательской грамотности. Работа над текстом.»

Уку грамоталылыгын үстерү . Текст өстендә эш.

4 нче сыйныф.

Дәрҗия Аппакова Шыгырдавыклы башмаклар"
Гөлшатның сары башмаклары бар. Сап-сары, сары күбәләк канаты төсле башмаклар. Их, матурлар да! Үзләре тагы аякка кию белән җырлый башлыйлар: шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр.
Бик-бик кадерле бүләк алар. Әтисе Гөлшатка Мәскәүдән җибәргән ул сары башмакларны. Ә аның әтисе – танкист.

Гөлшат, аларны киеп, беренче көнне үк Ләләгә күрсәтте. Ничек күрсәтмәсен, Ләлә Гөлшатның иң якын дусты ич. Күрше бүлмәдә генә тора. Алар икесе бергә бакчага баралар. Шулай бергәләшеп кайталар да. Кайткач, курчаклы уйныйлар...

Ләләнең әтисе фронтта. Исән генә булсын. Әтисе кайткач, Ләләгә дә шыгырдавыклы башмаклар алып бирер әле.

Ә менә Гөлшатның әтисе кайтты да инде. Әтисе белән бергә өйгә бәхет кайтты. Ул кайткач, өй эче бөтенләй яктырып киткән сыман булды.
Гөлшатның башмаклары дисәң, алар тагын да күңеллерәк шыгырдыйлар. Менә бит ул ничек – әти кайткач!

Гөлшат, сөенеченнән нишләргә белмичә, Ләләләргә йөгерде.

– Әтием кайтты! Әтием кайтты! Их! – дип кычкырып җибәрде ул. Тик аңа эндәшүче булмады.
Ләлә дә, әнисе дә елыйлар иде. Ләйлә, башын күтәреп, калтыравыклы тавыш белән:

– Хәзер инде минем сары башмакларым булмас, – диде.

Әнисе авыр сулап һәм, кызын кочаклап, яңадан елый башлады. Гөлшатка бик күелсез булды бу минутта.

1.Текстан [ къ] [гъ] азлары булган сүзләрне табырга, дөрес әйтергә.

2.Сораулар буенча текстны кыскартып укыйбыз.Тагын бер кат эчтәлеген аңлыйбыз.

1.Гөлшатның нәрсәләре бар?

2.Башмаклар нинди төстә?

3.Аякка кию белән башмаклар нишли башлый?

4.Башмаклар нинди бүләк?

5.Башмакларны кем җибәргән?

6.Гөлшатның әтисе кем?

7.Ул кайда?

8. Гөлшат башмакларны кемгә күрсәтте?

9.Кем ул-Ләйлә?

10. Ләйләнең әтисе кайда?

11.Гөлшатның әтисе кайтты,ул өйгә нәрсә алып кайтты?

12.Гөлшат кая йөгерде?

13.Ул нәрсә дип кычкырып җибәрде?

14.Ләйлә дә,әнисе дә нишлиләр иде?

15.Ләйлә нәрсә диде?

16.Гөлшатка ничек булып китте?

3. Текстның эчтәлегенә туры килгән, яки килмәгән фаразларны-җөмләләрне билгеләү. Текстны аңлап уку дәрәҗәсен тикшерүгә юнәлтелгән бирем.

1 .Гөлшатның сары башмаклары бар.

текстка туры килә текстка туры килми

2.Башмакларны Гөлшатка әнисе бүләк итте.


текстка туры килә текстка туры килми

3.Гөлшат башмакларны Ләләгә күрсәтте.

текстка туры килә текстка туры килми

4. Ләләнең әтисе танкист.

текстка туры килә текстка туры килми

5. – Хәзер инде минем сары башмакларым булмас, – диде Гөлшат.

текстка туры килә текстка туры килми

4. Исемнең төрле килеш формаларын дөрес кулланып уку.

..... белән Ләлә дуслар. ....... сары башмаклары бар. Башмакларны .... әтисе җибәргән. Әтисе .....бик ярата. (Гөлшат,Гөлшатның,Гөлшатка,Гөлшатны).




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!