СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Рабочая программа по родному (татарскому) языку и литературе на родном (татарском) языке в 5 классе

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рабочая программа по родному (татарскому) языку и литературе на родном (татарском) языке в 5 классе русской группы со 2 четверти. Родной язык в неделю 3 часа.

Просмотр содержимого документа
«Рабочая программа по родному (татарскому) языку и литературе на родном (татарском) языке в 5 классе»


Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

- “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, укучыда “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Метапредмет нәтиҗәләре:

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә МКТнең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып-белү гамәлләре:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

- объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

- төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

- тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.


Регулятив гамәлләр:

- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

- билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

- укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый һәм, кирәк булганда, төзәтмәләр кертә белү;

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.


Коммуникатив гамәлләр:

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

- әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- парларда һәм күмәк эшли белү;

- мәгълүматны туплау өчен, күмәк эшчәнлектә катнашу;

- әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.


Предмет нәтиҗәләре:

- укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

- коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

- “Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.


Курсның эчтәлеге

1. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре.

2. Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәрнең берлек һәм күплек сандагы кушымчаларын аера белү.

3. Тамыр, кушма парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларның сөйләмдә куллануын кабатлау.

4. Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.

5. Сыйфат дәрәҗәләре белән таныштыру, аларны сөйләмдә куллану.

6. Микъдар, тәртип, җыю саннарын аера белү.

7. Мин, син, ул зат алмашлыкларының, төшем килешләрендә сөйләмдә куллана белү.

8. Зат алмашлыкларының урын-вакыт килешендә сөйләмдә куллану.

9. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

10. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

11. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.

12. Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта 2нче затта төрләнешен сөйләмдә куллану.

13. Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану.

14. Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый, телим) белән сөйләмдә куллану

15. Чөнки, ләкин теркәгечләрен сөйләмдә куллану.

16. Өчен, шикелле бәйлекләрен, ян, өс, ас бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

17. Кереш сүзләрне (минемчә, синеңчә, әлбәттә, кызганычка каршы, бәхеткә каршы, киресенчә, минем фикеремчә) сөйләмдә куллану.






Тематик планлаштыру

Тематик эчтәлек, сәгатьләр саны




Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат


Дуслар белән күңелле (22 сәг.)

Минем дустым бар. Дус була белү сыйфатлары. Дуслар белән итәгатьле сөйләшү. Дуслар, өлкәннәр белән телефоннан сөйләшү әдәбе. Дуслар белән туган көн үткәрү. Кибеттән ризыклар алу. Табын әзерләү. Табын янында үз-үзеңне тоту

Дустыңның барлыгын, кемнәр белән дус икәнеңне, аларның нинди булуын әйтә белү. Кайда, кайчан дуслашкан, дусның нинди булуын, бергә нишләгәнне сөйли белү. Чын дусның авыр хәлдә калдырмавын, бер-береңә ярдәм итү турында сөйләшү. Дусларны телефоннан уйнарга чакыра, туган көнгә итагәтле чакыра белү. Дуслар белән туган көнгә әзерләнү, кибеттән ризыклар алу, кибетче белән сөйләшә белү. Татар халык ашларын, нәрсәләр ярату, яратмауны әйтә белү. Табын әзерләү турында сөйләшү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү

Дүрт аяклы дусларыбыз (12 сәг.)

Дүрт аяклы дусларның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре.

Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү. Этләр турында кызыклы мәгълүмат әйтә белү.

Без спорт яратабыз (18 сәг.)

Тән әгъзалары. Табибта. Сәламәт булу кагыйдәләре. Спорт белән шөгыльләнү

Тән әгъзаларының исемнәрен, нәрсә авыртуын, авыртмавын табибка әйтә, сорый белү. Спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, нинди спорт түгәрәгенә йөргәнеңне, физкультура дәресендә нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү. Сабантуйдагы милли уеннарны әйтә, Сабантуйга бару, катнашу турында сөйләшү
























Календарь -тематик планлаштыру 5 нче сыйныфта(рус төркеме) туган тел һәм әдәбият буенча (2 нче чиректән)

Дәрес

Дәрес темасы

Сәгать саны

Үткәрү вакыты


План буенча

фактик



Дуслар белән күңелле – 22 сәгать


1

“Минем дусларым” темасы буенча лексик-грамматик материал.

1




2

“Минем дустым” –сөйләм телен үстерү

1




3

М.Җәлил “Сагыну” шигыре. Мин сине шундый сагындым...

1




4

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә кулланылышы

1




5

“Язгы каникул” хикәясендәге лексик-грамматик материал.“Язгы каникул” хикәясе.

1




6

Муса Җәлил “ Соңгы җыр” аның моңлы бер җыр иде...

1




7

Боеруны һәм үтенечне белдерү. Без матур сөйләшәбез.

1




8

“Дусларга ни өчен күңелсез?”

1




9

М.Җәлил. «Алтын- чәч».либреттосы.





10

Иҗади эш. “Язгы каникул” хикәясен үзгәртеп язу.

1




11

Телефоннан сөйләшү этикеты.

1




12

Н.Җиһанов “Опера ничек туа?Тормышы, иҗаты.

1




13

“Дуслар белән күңелле” темасы буенча контроль эш.

1




14

Хаталар өстендә эш. Минем яраткан ризыгым

1




15

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры.

1




16

Минем яраткан ризыгым

1




17

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1




18

Фатих Кәрим. “Кыр казы” шигыре.

1




19

Туган көн – иң күңелле бәйрәм.

1




20

“Гүзәл Ләйсәннәрдә” хикәясе

1




21

Ф.Кәрим. Сөйләр сүзләр бик күп алар...

1




22

Без табын әзерлибез

1




23

Мин салатлар ясыйм. Биремле диктант.

1




24

Ш.Галиев. “Аталы-уллы солдатлар” балладасы

1




25

Туган көнгә чакыру

1




26

Сочинение. “Туган көн - күңелле бәйрәм”

1




27

Кабатлау дәресе. Сугыш кайтавазы.

1




28

Бәйлек сүзләр.

1




29

Табын янында” хикәясе

1




30

Дәрес-проект «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый...»

1




31

Без табын янында

1




32

“Дуслар белән күңелле” темасы буенча лексик-грамматик материалны кабатлау

1




33

Нәби Дәүли « Бәхет кайда була?» шигыре

1




Дүрт аяклы дусларыбыз (12 сәг.)



34

Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның гадәтләре.

1




35

Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның кыяфәтләре, токымнары.

1




36

Н.Дәүли “Мин җирдә калам” Туган җирдә минем бәхетем.

1




37-38

Минем дүрт аяклы дустым. Сүзлек диктанты

2




39

Ф.Хөсни “Чыбыркы” хикәясе. Минем холкым —минем язмышым.

1




40-41

Минем этем

2




42

Кабатлау дәресе.Кояшлы ил — бәхет иле.

1




43

Мөстәкыйль эш. “Минем дүрт аяклы дустым”

1




44

Равил Фәйзуллин “Табигать кочагында.

1




45-46

Мин,син зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше.

2




47

Мөдәррис Әгъләмов “Матурлык минем белән.

1




48

Х.Гардановның”Акыллы Карабай” хикәясендәге лексик-грамматик материал

1




49

Мөдәррис Әгъләмовның “Җир-ана, кояш һәм башкалар” балладасы..

1




50-51

Гардановның ”Акыллы Карабай” хикәясе

2




52

И.И.Шишкин иҗаты. Җир-анабыз —рәсемнәрдә.

1




Без спорт яратабыз (18 сәг.)



53-54

Минем сәламәтлегем.

2






55

Кабатлау дәресе. Туган илем —иркә гөлем.

1



56-57

Мин табибта.


2







58

Дәрес-проект «Гүзәл табигатьле туган җирем».

1



59-60

Спорт төрләре.


2



61

Л.Лерон “Пирамида ” Белем —нур, белмәү — хур.

1



62

Йомгаклау (еллык) контроль эше.

1



63-64

Хаталар өстендә эш. Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?


2



65

А.Гыймадиевның “Зөлфия +..мин” хикәясе. Беренче хисләр...

1



66-69

Сабантуй бәйрәме. Татар халкының милли уеннары.


3



70

Ш.Галиевнең “Ул кем?” , “Әлләкем” шигырьләре. Шәвәли шуклыгы.

1



71-72

Татар халкының милли җырлары.

2



73-74

Уйныйк та көлик!

2



75-76

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

2



77-78

Резерв дәресләр

2








Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!