СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Сау бул, Әлифбам!"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мероприятие для татарской группы 1кл русской школы

Просмотр содержимого документа
«"Сау бул, Әлифбам!"»

Сау бул, Әлифбам!

(рус мәктәбендә укучы татар төркеме өчен)

Укытучы: Исәнмесез, кадерле укучылар!

Укучылар: Исәнмесез!

Укытучы: Сез бәйрәмнәр яратасызмы? Нинди бәйрәмнәр беләсез?

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Укытучы: Бүген дә без сезнең белән бәйрәмгә җыелдык. Бу нинди бәйрәм икән соң? Бу турыда хәрефләрнең шигырьләрен тыңлап карыйк.

( хәрефле маскалар белән 6 укучы шигырь сөйли)

Ә “Әни” диеп телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

“Ә” хәрефен язмаган?!


Л Күзләремнән яшьләр чыкты ,

Капкан идем лимонны .

Сары булгач , бик тәмле дип

Белгән идем мин аны .


И И хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә.

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.


Ф Ябалакның зур күзләре

Ялтырый караңгыда.

Ф хәрефенә бик охшаган

Туп – туры караганда.


Б Бүген бәйрәм бит безнең,

Бар кешеләр ишетсен.

Б дан башка бәйрәм югын

Барчасы күреп китсен.


А А хәрефе – алмада,

А хәрефе – агачта.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.


Укытучы:Укучылар, бу хәрефләрдән әйдәгез сүз төзибез. Нинди сүз килеп чыкты?

Укучылар: Әлифба.

Укытучы: Бүгенге бәйрәмебез дә Әлифбага багышлана. Укучылар, әйдәгез, Әлифбаның үзен дә бәйрәмгә чакырыйк әле.

- Ә- лиф- ба, ә- лиф-ба.

Әлифба: Исәнмесез, дусларым.

-Исәнме, Әлифба!

Әлифба: Укучылар, сез инде барлык хәрефләр белән таныштыгыз, алардан иҗекләр, сүзләр төзедегез, укырга өйрәндегез. Сезгә җиңел булмады. Әмма сез тырыштыгыз, өйрәндегез. Сез молодцы! Афәрин!


Укытучы:Әйе, Әлифба, син – укучыларның беренче китабы. Мәктәпкә килгәч тә алар туган телебезне синең ярдәмеңдә өйрәнә башлыйлар. Бик зур рәхмәт сиңа. Күрәбез син бәйрәмгә үзең генә килмәгәнсең. Безнең белән дә таныштыр әле.

Әлифба: Бу – минем алмашчыларым: туган тел һәм әдәби уку.

Әдәби уку: Мин уку китабы булам.

Туган тел: Мин татар теле булам.

Әдәби уку: Көн дә бергә йөрербез.

Туган тел: Бик күп белем бирербез.

Әдәби уку: Мине укып сөйләрсез,

Туган тел: Мине язып көйләрсез.

Әдәби уку: Минем белән сөйләшеп,

Туган тел: Минем белән серләшеп

Әдәби уку: Бик күп юллар үтәрсез,

Туган тел: Хыялыгызга җитәрсез.

Убырлы керә

-Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ник миңа дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазь бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне? Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.

Укытучы: Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Безгә комачаулама.

Убырлы: Чынлап чакырасызмы? Алдаламыйсызмы? Ярар инде, бу юлы гафу итәм. Тик миңа урманда бик күңелсез, шигырьләр сөйләп, җыр җырлап күрсәтегез. Күңелләрем күтәрелсен.

Укытучы: Ярар, бик шатланып. Укучылар, бәйрәмебез күңелле үтсен, әйдәгез кунакларыбызга шигырләр сөйләп, җырлар җырлап, биюләр биеп күрсәтик, уеннар уйныйк.

  • Татар халык биюе.

  • Укучылар шигырь сөйли.

Бүген бездә зур бәйрәм,

Һәммәбез дә шат безнең.

Соңгы битен укыдык

Кичә Әлифбабызның!


Без бит хәзер һәммәбез дә

Укый-яза беләбез.

Моның өчен Әлифбага

Бик зур рәхмәт, диябез!


Әлифбам өйрәтте

Хәрефләр танырга,

Тукталып тормыйча,

Гел алга барырга.


Хәрефләр диңгезе

Чайкалды каршымда.

Хәрефләр бер төсле

Тоелды барысы да.


Аларны танырга

Әлифбам булышты.

Шәп укый алырлар,

Диеп ул тырышты.


Һәр көн бер авазның

Исемен белдек без.

Сузыкка, тартыкка

Аларны бүлдек без.


Сузыкны җырладык

Туган тел көенә.

Ә тартык сузылмый,

Җырламый һич кенә.


- “ӘЛИФБАМ” җыры

1. И Әлифбам , син тәүге фәннәрнең 2.И Әлифбам , син кулымда балкыйсың

Тәүге баскычы . Нәкъ нур булып .

Син кадерле , син туган телемнең Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

Алтын ачкычы . Ак юл булып .


Кушымта:

Укырга да өйрәттең,

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле син туган

Телемнең алтын ачкычы.

Убырлы карчык: Ай булдырдыгыз. Күңелләрем күтәрелеп китте. Ә хәзер минем табышмакларыма да җавап бирегез әле. Яхшы укыдыгыз микән, тикшереп карыйк әле.

1)Кечкенә генә йорт,

   Эче тулы корт.(кыяр)

2)Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.(суган)

 3)Җир астында алтын казык-

Бик тәмле тамыразык.(кишер)

 4)Утыра бер ак чүлмәк

 Үстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

5)Түгәрәк_ ай түгел,

Сары- кояш түгел,

Тәмле- шикәр түгел,

Койрыклы- тычкан түгел. (шалкан)

6)Тышы яшел, эче кызыл,

Җылы якларда үсә.

Бигрәк баллы,бигрәк сусыл!-

Исемен әйт әле белсәң! (карбыз)

7)Җәен соры ,кышын ак,

Кылый күз, озын колак.(куян)

8)Бернәрсә тегә белми,   

Энәләр тагып йөри.    (керпе)        

9) Үзе ул бал ярата,

Кыш буе йоклап ята.. (аю)     

  10)Сорыдыр төсе.

Үткендер теше ,

Урманда йөри.

Бозаулар эзли.(бүре)


Аягын, башын яшерә

Таш күлмәге эченә. (ташбака)


Җәй дә яшел, көз дә яшел ,

Кыш та яшел шулай ук.

Энәләре күп булса да,

Җебе аның бер дә юк. (чыршы)


Ач булса ята,

Тук булса – торып утыра. (капчык)


Аяксыз-кулсыз өй саклый. (Йозак)


Башы – “т”, койрыгы – “н”

Дошманы – “м”. Ул нәрсә?(тычкан)


Убырлы карчык: Бигрәк акыллы икәнсез сез. Болай булгач сезне күчтәнәчләрем белән сыйлыйм әле.


Укытучы: Ә хәзер уеннар да уйнап алыйк.

  • Бирелгән хәрефләрне сузыкка һәм тартыкка бүлү.

  • Хәрефләрдән сүзләр төзү.

Укытучы: Мин дә сезне Әлифбаны уңышлы укып бетерүегез белән котлыйм һәм сезгә дипломнар тапшырасым килә.

(бергә фотога төшү)

Әлифба:

Кадерле,балалар,

Мин китәм, хушыгыз!

Акыллы булыгыз,

Гел бишкә укыгыз.

Хушыгыз, дусларым! Туган тел белән дус булыгыз, яхшы укыгыз, тату яшәгез.

Укытучы һәм укучылар: Рәхмәт сиңа,Әлифба! Хуш, сау бул, Әлифба!

Убырлы карчык: Әйдә, Әлифба, мин дә синең белән китим инде. Шүрәле очрамасын тагы юлыңа. Сау булыгыз, балалар. Сездән бәйрәмнәргә чакырулар көтеп калам. Тәртипле булыгыз, яхшы укыгыз.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!