СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Внеклассное мероприятие

Нажмите, чтобы узнать подробности

Внеклассное мероприятие "Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре"

Просмотр содержимого документа
«Внеклассное мероприятие»





















Сыйныфтан тыш чара

Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре























Ахмадуллина Резеда Фоатовна

Тема: Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре.

Максат:халкыбызның милли киемнәрен,гореф-гадәтләрен саклау;җырлы-биюле уеннарын уйнау;балаларда халкыбызның милли сәнгатенә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:сандык,түбәтәй,калфак,алъяпкыч,чиккән сөлгеләр.

Барышы.

Өй күренеше.Тәрәз төбендә яран гөл үсә.Түрдә-сандык.Бер читтә- өстәл.Аның өстендә милли ризыклар.Бүлмәгә самовар тоткан әби,аның артыннан кыз бала керә.

Кыз.Әбием!Әйтергә дә онытып торам,бүген безгә минем дусларым килергә тиеш.Мин аларга синең сандыкта кадерләп саклаган милли киемнәр турында сөйләгән идем.Аларның бу әйберләрне күрәсе килә. Ә без әле милли киемнәр турында бик күп шигырь,җыр,бию дә өйрәндек.

Әби.Иптәшләреңне чакырып бик яхшы эшләгәнсең.кызым.Тәмле ризыклар-үзебезнең милли ашларны пешердем.Сыйлармын үзегезне.Сандыгымда сакланган милли киемнәр турында да сөйләрмен.Без яшь чагында уйнаган уеннарны да өйрәтермен.

Кыз (тәрәзәдән карый).Әбием!Кунакларым килеп тә җитте (балалар керә).

Балалар.Исәнмеез!Хәерле көн!

Әби.Әссәламегаләйкем,балаларым.Күптән инде үзегезне күргәнем юк,үсеп тә киткәнсез.Түргә узыгыз,утырышыгыз.(Балалар утыралар,әбинең оныгы дусларына мөрәҗәгать итеп сүз башлый)

Кыз. Әбиебез сандыгында

Сакланмый ниләр генә.

Әйдәгез,сорыйк үзеннән

Ачып күрсәтсен безгә.(Ул арада әби,эшен тәмамлап,сандык янына юнәлә).

1 бала. Каян аңлап алды икән

Әби безнең теләкне?

Түрдә торган сандыгын ул

Үзе ачып күрсәтте.(Әби сандыгын ача,кулына матур итеп чигелгән түбәтәйне ала)

Әби.Балакайларым!

Татар хатын-кызларыбыз

Эшнең серен белгәннәр

Кич утырып,җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

Менә бу бабагызның түбәтәе.Мин аны бик кадерләп,аның истәлеге итеп саклыйм.Ә сезнең түбәтәй турында ишеткәнегез бармы?Соңгы вакытларда түбәтәй кигән кешеләр дә ешрак очрый башлады.

Кыз.Әбекәй,без түбәтәй турында күп шигырьләр өйрәндек,кул эшләре дәресендә хәтта без аны үзебез бизәдек тә.Әбием,безне дә тыңла әле.

1 бала. Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

2 бала. Мөселманга фарыз баш киеме-

Үзе матур,үзе бәләкәй.

Әллә кайдан нурлар сибеп тора

Кызлар чиккән милли түбәтәй.

3 бала. Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән,

Нәкышләре көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән.

4 бала. Түбәтәйне кем кигән?

Иң элек бабам кигән.

Бераз үсә төшкәчтен,

Әтием алып кигән.

Кигән аны малайлар,

Яшүсмерләр,агайлар,

Түбәтәйне син сакла,

Аны башыңнан салма.

Әби. Бу татарның милли баш киеме

Килешә ул кемнәр кисә дә.

Исеңдә тот,балам,кадерен бел,

Гасыр буйлап килгән ул безгә.(Әби,сандыгыннан түбәтәйләр ала,малайларга бүләк итә.Аларны мактый-мактый,рәхмәтләр әйтеп,башларына кидерә.”Түбәтәй уенын уйнарга тәкъдим итә.)”Түбәтәй” уены уйнала.

Әби.Рәхмәт,балакайларым!Олы кешене сөендергәнегез өчен.Яшь чакларым искә тошеп китте. Без дә шулай күңелле итеп уйный идек.Кая әле,яшь чагымда кигән калфагымны сезгә дә күрсәтим.

(Әби сандыктан калфагын ала,оныгының башына кидерә,аңа сокланып карап тора).Ул арада оныгы сүз башлый).

Сандыкта ятты озак

Әбием чиккән калфак

Ул калфакны әнием дә

Кадерләп кигән һәрчак.

Милләтемнең нуры анда

Ука,чугы,чачагы.

Онытма,ядкарь бүләк-

Әбиемнең калфагы.

Уртага бер кыз белән бер малай чыга.”Кәләпүшем,калфагым”җыры башкарыла.

Рәхмәт,балакайларым,матур җырыгыз өчен.Сөмбел кызыма сокланып карап туя алмыйм.Без яшь чагында тага торган чулпылар таккан,кайлардан алдың аны?

Бала. Миңа аларны дәү әнием бүләк итте

Чың-чың итеп чыңлыйлар.

Толымнарда чулпылар.

Иң башыма хәтле төште

Матур көмеш алкалар.

Минем йөрәгемне кага

Әбиемнең чулпы чыңы

Яңа буын оныклар да

Чыңлатыр микән аны?

Әби. Сезнең кебек акыллы,мәрхәмәтле,милли сәнгатебезне яратучы балалар булганда милли киемнәребез югалмас.Аларны киючеләр көннән-көн күбәер алла боерса.

Бала.Калфак,яулык,күлмәк.камзул-

Болары безгә таныш.

Сөйләгезче,кайчан туган

Татарда читек-кәвеш?

2 бала. Мин беләм.Теләсәгез,сөйлим.

Борын-борын заманнарда

Болгар иле булган, ди.

Ул бабайлар әйбәт күннән

Читекләр теккәннәр, ди.

Читек киеп,дөнья буйлап

Сәүдә дә иткәннәр,ди.

Шушы нәни генә читек

Таныткан ди халыкны,

Хезмәт сөю бабайларга

Китергән ди байлыкны.

Ул заманда күп халыклар

Чабата кигәннәр,ди

Ә безнең Болгар бабайлар

Читектән йөргәннәр,ди.

Читек кигән бабайларга

Куркып яу да кермәгән.

Читекле Болгар илендә

Эч пошырып йөрмәгән.

Бизәк төшкән читекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр,

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәргә кигәннәр.

Кыз.Әбием,күңелле уен өйрәткәнең өчен зур рәхмәт.Без читекләр турында җырлар да,биюләр дә беләбез.Син утырып ял ит,ә без сиңа биеп күрсәтербез.

Әби.Бигрәк оста биисез,читекләр дә үзегезгә бик килешеп тора.Болай булгач,сандыгымдагы алъяпкычымны да сезгә күрсәтмичә булмас инде.Әдилә,балакаем,синең туган көнеңә дип чиктем бу алъяпкычны.

Кыз.Алъяпкычымның бизәге

Нурлар сибә йөземә

Чәчәк төшкән һәрбер кием

Килешәдер үземә.

Әби.Амин! Шулай булсын.Сез сөйләгән шигырьләрне,җырларны тыңлап вакытның үткәнен сизми дә калганмын.Сандыгымда сезгә күрсәтәсе тукыган, чиккән сөлгеләрем дә,эскәтерләрем дә,башка эйберләрем дә бар.Алары турында икенче вакыт.Аларның матурлыкларына карап бергә сокланырбыз. Ә хәзер,әйдәгез,үзегезне тәмле ризыклар белән сыйлыйм,бергәләп,тәмле итеп,чәйләр эчик.

Уртага ике бала чыга.

1 бала.Бу байлыкны урнаштырып,

Әби сандыгын япсын.

Безнең кебек балаларга

Аны ачып күрсәтсен.

(Әби керә)

Әби.

Бу чигешләр,бу бизәкләр

Килә ерак чорлардан,

Үсә татар балалары

Илһам алып шулардан.

Әби. Безнең милли сәнгатебезне дәвам иттерүчеләр ишәйгәннән-ишәя бара.Шуңа күрә дә гореф-гадәтләребез яшәр,чәчәк атар,ә милли киемнәребез тормышта үз урынын табар дип өметләнәбез.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!