СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

2 нче сыйныф укучылары өчен «Татар халык фольклоры» дәрестән тыш шөгылләнү программасы.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«2 нче сыйныф укучылары өчен «Татар халык фольклоры» дәрестән тыш шөгылләнү программасы.»

Татарстан Республикасы

Казан шәһәренең Киров районының 151 нче мәктәбе
















2 нче сыйныф укучылары өчен

«Татар халык фольклоры»

дәрестән тыш шөгылләнү программасы.










Янышева Ләйсән Фәрит кызы төзеде

татар теле укытучысы

.
























2017-2018 уку елы

Аңлатма язуы .

Баланы кече яшьтән үк ана телендә сөйләшергә ,тел хәзинәсенең матурлыгын тоя белергә өйрәтергә кирәк .Моның өчен аларны ата – бабаларыбызның бай хәзинәсенә нигезләнгән һәм мең еллар буена тупланып, камилләшеп килгән милли гадәт, йолаларыбыз, гаилә, әдәп кануннары нигезендә тәрбияләү мөһим.

Балаларны үз ана телендә сөйләшергә ,аралашырга өйрәтү,туган телебезне ярату,аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен,сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш.Ә бу максатларны тормышка ашыруда нәфис сүз,әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмияте зур. Әдәби әсәрләр баланың логик фикерләү дәрәҗәсен арттыра,дөньяны танып белергә өйрәтә һәм аларны әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләүгә ярдәм итә.

Бала аңына үз халкының үсеш тарихын, мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен, үз төбәгенең тарихы һәм күренекле шәхесләре турындагы мәгълүматны, гаиләсенең «нәсел агачы»н, гореф – гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен үз туган телендә сеңдергәндә генә анда үз милләтенә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләнә. Тәрбия халыкчан булганда гына уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

1-4 сыйныф укучылары өчен төзелгән бу программа туган телебезне, мәдәниятебезне, халкыбызның бай мирасын үзләштерүгә, иҗади шәхес тәрбияләүгә, милли үзаң формалаштыруга юнәлдерелгән.

Программа Дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән. Татар халык фольклоры балаларда үз милләтенең тарихына,гореф-гадәтләренә кызыксыну уята,дәресләрдән соң шогылләнү уңай нәтиҗә бирә.



Максаты:

Тормышка һәр яктан әзерлекле, камил, үз милләтенең матди һәм рухи байлыкларын баетучы , туган халкының киләчәген кайгыртучы ,хәзерге шартларда үз урынын таба алырлык, ныклы белемле , культуралы , югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес тәрбияләү.

Бурычлары:

- халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү;

- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү ,әдәп - әхлак сыйфатлары булдыру, иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру;

- туган телебез, мәдәниятебез үсеше, туган ягыбызның һәм халкыбызның тарихы,йолалары, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру;

-табигатьне яратырга , өлкәннәрне хөрмәт итәргә . сабыйларны якларга өйрәтү.

Төп принциплары:

- сыйныфта гуманлылык мөнәсәбәтләре урнаштыру;

- халыкчанлык;

- иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү;

- иҗтимагый активлыкны үстерүгә башлангыч юнәлеш бирү;

- эстетик зәвык тәрбияләү.

Программа башлангыч сыйныф укучыларының яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып ,үз милләтенең мәдәнияте белән кызыксынучы балалар өчен төзелгән. Дәресләрдән тыш шөгылләнү атнага 1 мәртәбә каралган



Көтелгән нәтиҗәләр:

Шәхси универсаль укыту шөгыле

- балада үз милләтенә карата кызыксыну һәм горурлык хисе уяту;

- Әдәби әсәрләр өйрәнү нигезендә тел байлыгын,логик фикерләү сәләтләрен арттыру;

- татар халык иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту;

- балаларның иҗади активлыкларын арттыру.

Регулятив универсаль укыту шөгыле:

  • куелган максатны күрә ,аңлый белү;

  • укытучының аерып күрсәткән ориентирын истә тотып ,яңа материалны өйрәнгәндә укытучы белән хезмәттәшлек итә белү;

  • куелган максатка ирешү өчен үзенең эшен алдан планлаштыра белүе.

Танып белү универсаль укыту шөгыле:

  • Китаплардан,өстәмә әдәби чыганаклардан кирәкле материалны таба белү;

  • Үз фикерен дөрес итеп төзеп сөйләшергә өйрәнү.

Коммуникатив универсаль укыту шөгыле:

-балаларда тел байлыгын,бәйләнешле сөйләм телен арттыру,иптәшләре белән татар телендә аралаша белү;

- үз фикерен иптәшенең фикере белән чагыштыра белү һәм дөрес юл таба белү, бер-берсенә сорау биреп,шуңа җавап таба белү.



Программа башлангыч сыйныф укучылары өчен атнага 1 тапкыр үткәрелә.



Программаның бала психологиясенә йогынтысы:

  • Һәр бала өчен комфорт халәт булдыру һәм уңай,дус могаләмәдә булу;

  • Укучыларда халык авыз иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту;

  • Индивидуаль һәм төркемнәрдә эшләү алымнарын куллану.

Программаның һәр бүлегендә укучыларга милли тәрбия, гореф-гадәтләрне өйрәнү,уйлау,фикерләү сәләтләрен,тел байлыкларын арттыру өстендә эшләү күздә тотыла.

Татар халкының гасырлар буе тудырган бай җыр культурасы үсеп килүче яшь буынга музыка тәрбиясе бирүнең нигезен тәшкил итә.Кешенең туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә.Ул иң элек бишек җыры тыңлап үсә.Соңрак кеше тормышында уен,хезмәт һәм көнкүреш җырлары урын ала. Музыка балалар күңеленә уңай тәэсир итә, аларга рәхәтлек китерә һәм аларның бу хисләрне үзләрендә никадәр иртәрәк татып,тоеп карасалар, алар өчен шулкадәр әйбәтрәк һәм файдалырак була.

Татар халкының да, башка милләтләрнеке шикелле үк, бай уен репертуары һәм уен фольклоры бар. Уен ул күңел ачу, вакыт үткәрү өчен булган шөгыль. Күңел ачу, ял итү, организмны чыныктыру өчен хезмәт итә торган спорт төре дә булып тора.

Уеннарның эчтәлегенә күз салсаң, аларның тормыш-көнкүрешнең һәм хезмәт төрләренең бер чагылышы икәнлегенә ышанасың. Моннан тыш көнкүрештә берәр эш-шөгыльне яки йоланы үтәү, күмәк эшнең тәртибен билгеләү өчен уйнала торган уеннар да байтак.

Халык уеннары милләтнең профессиональ мәдәнияте һәм сәнгате барлыкка килүдә нигез вазыйфасын үтәгәннәр. Әйтик, татарларның профессиональ бию, җыр, театр сәнгатенең электән үк шактый югары күтәрелүенең бу сәнгать төрләренең халыктагы тамырлары нык булудан әйтә алабыз. Тамашалы милли сәнгать төрләренең нигезендә халык уеннары ята.

Уеннар борын-борыннан халыкның көнкүреше, хезмәт формаларын чагылдыру нигезендә барлыкка килгән иҗат җимеше булганлыктан, анда милләтнең әүвәлдән килгән милли традицияләре, тормыш рәвеше, милли характеры ачык чагылыш таба. Уеннарның эчтәлегендә, образларында сакланып калган аерым элементлар, мотивлар татар халкының этнографиясен өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак булып торалар.

Татар халкының уеннары һәм уен фольклоры милләтебезнең эстетик карашларын, милли характерын, генетик тамырларын ачыграк төсмерләргә дә мөмкинлек бирә. Аларда халыкның бөек рухы, иҗат куәте, иҗат мөмкинлекләре ачык чагыла. Икенче яктан ул халыкның рухи тормышын, көнкүрешен матурлык кануннары нигезендә оештыруның мөһим чаралары да булып тора. Кыскасы, уен ул – җитди шөгыль.

Укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр.

Укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

-татар халкының тормышы,гореф-гадәтләре,бәйрәмнәре турында белергә;

- татар халкының уен җырларын, такмакларын җырлый белергә;

- халык авыз иҗаты әсәрләренең төрләрен белергә;

- бу әсәрләрне кулланып сәхнә күренешләре әзерли белергә;

- авазларны дөрес әйтеп , дөрес сөйләшә белергә;

- башкарыла торган әсәрнең дөрес итеп характерын билгели белергә;

- дуслык, кардәшлек хисе,бер-берләрен хөрмәт итәргә,иптәшләренең фикерләрен ихтирам итә белергә;











1 класслар өчен план (33 сәгать)

Тема

Сәгать саны

I.Кереш.(1сәг.)


Нәрсә ул фольклор?

Багу поэзиясе.


1

II.Бишек җырлары(2сәг.)


Бишек җырлары белән танышу.

Бишек җырларын тыңлау, характерын билгеләргә өйрәтү.


1

Бишек җырларын җырлау

Бишек җырын җырлап бала йоклату(практик шөгыль)


1

III.Юаткычлар (11сәг.)


Баланы йокыдан уятканда

1

Баланы мунча чапканда әйтелә торган юаткычлар

1

Баланы коендырганда әйтелә торган юаткычлар

“Үс-үс ”иттергәндә әйтелә торган юаткычлар

1


1

“Үчи-үчти” иттергәндә әйтелә торган юаткычлар

1

Тез өстендә сикерткәндә әйтелә торган юаткычлар

1

Бала биеткәндә әйтелә торган юаткычлар

1

Баланы тәпи йөрергә өйрәткәндә әйтелә торган юаткычлар

1

Кыз баланың чәчен тараганда әйтелә торган юаткычлар

1

Баланың телен ачтырганда әйтелә торган юаткычлар

1

Баланың туган көнендә әйтелә торган теләкләр,юаткычлар

1

IV.Мавыктыргычлар (7сәг.)


Мавыктыргычлар. Бармак уеннары.

1

Баланың бармак исемнәрен атау, һәр бармакка роль биреп уйнау

1

Бармак санашу уеннары

1

“Күк-кү,чыпчык”уены

1

“Песием, песием...”уены

1

Йомгаклау. Бишек җырларын, юаткычларны , мавыктыргычларны, уеннарны кабатлау.

1

“Балам, балам,багалмам”

1

V. Күңел ачу фольклоры (12 сәг.)


Нәүрүз әйтү.

1

Сөрән салу. “Карга боткасы”

1

Эндәшләр.

1

Әйтенүләр .( Төрле бөҗәкләр белән уйнаганда)

1

Иярмешләр.

1

Үртәвечләр.

1

Такмаклар. (бию такмаклары)

1

Такмазалар

1

Тел көрмәкләндергечләр.

1

Алдавыч әкиятләр. Әкиятләр.

1

Мәзәкләр.

1

Өйрәнгән татар халык авыз иҗаты әсәрләре буенча йомгаклау кичәсе үткәрү.

1













Кулланылган әдәбият

1.Татар балалар фольклоры.1999 ел. Казан “Раннур” нәшрияты.

2.Гөлбакча.1990 ел.Казан.Татарстан китап нәшрияты.

3.Иң матур сүз.2000 ел.Мәгариф нәшрияты.

4.Бармакларны уйнатыйк ,туган телне өйрәник.1997 ел.”Хәтер” нәшрияты.

5.Иң татлы тел ,туган тел.2004 ел. “Мәгариф”нәшрияты. 





Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!