СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

А.Алиш исеменд?ге т?б?кара ф?нни-гам?ли конференция “?киятл?рд?н олы тормышка” Тесла- тугры дус

Нажмите, чтобы узнать подробности

А.Алиш исеменд?ге т?б?кара ф?нни-гам?ли конференцияд?  “?киятл?рд?н олы тормышка”  номенациясен? ?иб?релг?н "Тесла- тугры дус" исемле ?кият. Автор: Мустафина Альбина 4 Б сыйныф укучысы. 

Просмотр содержимого документа
«А.Алиш исеменд?ге т?б?кара ф?нни-гам?ли конференция “?киятл?рд?н олы тормышка” Тесла- тугры дус»

А.Алиш исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция











Казан шәһәре Вахитов районы “116 нчы лицей” гомуми белем бирү учреждениясенең 4 нче сыйныф укучысы Мостафина Альбина Зөлфәт кызы

Секция: “Әкиятләрдән олы тормышка”

Укытучы: Хуҗиева Илсөя Ришат кызы














Казан- 2016



Тесла- тугры дус

Бер кечкенә генә шәһәрчектә яшәгән ди бер Артур исемле малай. Ул төрле әйберләр уйлап чыгарырга яраткан.

Бервакыт ул вакыт машинасы уйлап тапкан. Аның Тесла исемле эте булган, Ул хуҗасын бик яраткан, аны кайгырткан.

Беркөнне Артур борынгы кешеләр турында укып утырганда, аларның ничек Яңа елны каршы алулары турында белгән. Төнлә әти-әниләре йокыга киткәч, вакыт машинасына утырып, очарга уйлаган. Бу турыда аның эте белеп алган һәм хуҗасы урынына үзе очарга карар иткән. Тесла Артурны югалыр да, беркайчан да әйләнеп кайтмас дип курыккан.

  • Әйе, мин үзем очам,- дигән дә Тесла, вакыт машинасына утырып очып киткән.

Ә борынгы кешеләр бу вакытта Яңа елны каршыларга әзерләнеп йөриләр икән. Аларның да Чиж исемле этләре булган. Тесла килеп җиткәч, Чиж белән очраша һәм аларның Яңа елны ничек каршы алулары турында сорый. Чиж сөйләп китә: “ Минем хуҗаларым ел саен чыршы бизиләр һәм зур учак ягалар. Бу учакта алар тәмле итеп ит пешерәләр, баллы сулар эчәләр. Аннан соң Барысы бергә учак тирәли бииләр, җырлыйлар, теләкләр әйтәләр. Бик күңелле була. Менә шул,” дип Чиж сөйләвен тәмамлый.

Тесла барысын да истә калдыра һәм кире өйгә кайтып китә. Кайткач, хат язып, хуҗасының өстәлендә калдыра, ә вакыт машинасын вата: чыбыкларын тешләп өзә. Шулай итеп, ул хуҗасын үлемнән коткара. Ни өчен дисезме? Ә бит борынгы кешеләр Артурны җибәрмәсләр иде. Этләр- иң тугры дус дип дөрес әйтәләр икән.







Югалган эт

Яшәгән ди бер кечкенә шәһәрчектә Габдулла исемле малай. Аның абыйсы Илдустан башка бер кешесе дә булмаган.

Кышкы салкын көн иде. Габдулла урамга уйнарга чыга һәм бер кечкенә этне күрә. Ул шундый матур икән, үзе кап-кара, ә тәпиләре ап-ак икән.

  • Кечкенәкәй, син монда нишлисең? Хуҗаң кайда?- дип сораган Габдулла. Эт баласы шулкадәр туңган, сүзләре дә аңлашылмаган диярлек

  • М-м-ин Актәпи. Хуҗамнан артта калдым,- дигән эт баласы.

Малай тиз генә аны күтәргән дә өенә алып кайткан. Ул аны ашаткан, эчерткән һәм җылы урынга яткырган.

Икенче көнне малай караса, эт өй буйлап чабып йөри икән.

  • Габдулла, рәхмәт сиңа. Син мине коткардың. Тик минем өйгә- хуҗам янына кайтасым килә. Әмма мин кайсы йортта яшәгәнемне белмим. Хуҗамны табарга булыш әле.

  • Ярый, әйдә урамда йөрик. Шәһәребез зур түгел. Борчылма, хуҗаң табылыр, - дип юаткан Габдулла. Шулай дигән дә, эт белән урамга чыгып киткәннәр. Көне буе йөргәннәр, тик хуҗасын тапмаганнар. Икенче көнне дә чыгып киткәннәр.

  • Әйдә паркка, без хуҗам белән шунда уйнарга ярата идек,- дигән Актәпи. Паркка килсәләр, Актәпинең хуҗасы моңаеп утыра икән. Актәпи чабып килеп, хуҗасының куенына кереп киткән.

  • Гафу ит мине, Актәпием, сине югалткач, шундый борчылдым. Башка беркайчан да сине югалтмам, - дигән хуҗасы.

  • Хуҗам, менә бу малай мине коткарды, ул булмаса, туңып үләр идем,- дигән Актәпи. Шул көннән башлап, Габдулла алар белән гел бергә шул паркка килеп бик озак кына уйныйлар икән.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!