СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ачык дәрес. Батырлык шигърияте.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар халкының бөек улы Муса Җәлил турында якты хатирә саклау,горурлану кебек асыл сыйфатлар булдыру максатыннан  үткәрелгән ачык дәрес.

Просмотр содержимого документа
«Ачык дәрес. Батырлык шигърияте.»

Ачык дәрес.

Батырлык шигърияте.

Максат. 1.» Тик булса иде ирек» шигырен анализлау, тезмә әсәрләрнең үзенчәлеген ачыклау

2.Укучыларда танып- белү мөстәкыйльлеге тәрбияләү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

3.Шагыйрь үрнәгендә укучыларда патриотизм хисләре һәм актив тормыш позициясе тәрбияләү.

Җиһазлау.Шагыйрьнең портреты,шигырьләр җыентыгы,проектор.

Эпиграф.

Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып,

Исемең калсын, үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.

Дәрес барышы.

1.Оештыру,уңай психологик халәт тудыру.

2.Белемнәрне актуальләштерү.

А)Әңгәмә

-Укучылар,алдагы дәрестә кайсы шагыйрьнең тормыш юлы белән танышкан идек? (Шагыйрь М.Җәлилнең биографиясен өйрәндек.)

-М.Җәлил турында нәрсәләр белдегез?(Өч укучы кыскача гына язучыныңтормышы һәм иҗаты турында сөйли.)

3.Уку мәсьәләсен кую.

(Бер укучы эпиграфны укый.)

Укытучы.Бу шигырь нинди темага язылган?

-Батырлык темасына.

«Батырлык» төшенчәсен сез ничек аңлыйсыз?(Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Укытучы Без бүгенге дәрестә М.Җәлилнең батырлыкка багышланган “Тик булса иде ирек” дигән шигырен анализларбыз.

Укытучы.Әдәби әсәрләр нинди өч төргә бүленә?

-Тезмә әсәрләр,чәчмә әсәрләр,драма әсәрләре.

-Нинди әсәргә без тезмә әсәр дибез?

-Шигъри әсәргә.

-Мондый әсәрләрнең мөһим компоненты нәрсә?

-Хис-тойгыга корылуы.

-Ә чәчмә әсәрләргә нинди үзенчәлек хас?

Сюжетка корыла.

-Каршылык, конфликт бар

4.Яңа тема аңлату.

1.Китап белән эш.(Укытучы шигырьне укый.).

2.Таныш булмаган лексик берәмлекләр белән эшләү.

Җидегән йолдыз батканда –когда гаснет Большая Медведица

Чулпан йолдыз калыкканда –когда появляется Венера

Сызылып таң атканда –когда занимается заря

Дулкыннар кагып –сквозь волны

Ярсып дәрья акканда –когда бушует река

Ташып ярдан ашканда –когда переливается через берег

Таң сөмбеле –гиацинт утренний

Көмеш ял –серебряная грива

Ирек -свобода

А)Сүзтезмәләр төзү.

Ирек мәйданы ,таң сөмбеле чәчәге ,көмеш яллы ат ,дулкыннар кагып йөзүче.

Б)Җөмләләр төзү.

Ирек мәйданында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры урнашкан. Минем таң сөмбеле чәчәген күргәнем бар.Көмеш яллы ат зоопаркта яши.Дулкыннар кагып йөзүче кеше спортчы иде.

Әңгәмә.

-Шигырьдә вакыйга кем тарафыннан сөйләнелә?(Лирик герой тарафыннан.)

-Лирик герой нәрсә турында хыяллана? (Ирек турында хыяллана.) (Ирек сүзенең мәгънәсе ачыклана.)

-Ни өчен лирик герой ирек турында хыяллана ?(Ул ирексез ,ул төрмәдә утыра,).

- Ул кайда кайту турында хыяллана? (Ул Туган иленә кайту турында хыяллана )

- Ул кем янына кайту турында хыяллана ? (Кызы Чулпан һәм хатыны Әминә янына кайту турында )

-Укучылар ,автор нинди сурәтләү чаралары куллана ?

- Метафора,эпитет ,чагыштыру һәм сынландыру. (якты өем , ак дулкыннар , җитез аргамак –эпитетлар ; көмеш ял –метафора ,ярсып дәрья акканда –сынландыру ,чагыштыру –таң сөмбелем .

Укытучы.Шигырь ничә строфадан ,ничә юлдан тора?

Укучы. 3 строфадан ,җиде юлдан.

  • Шигырьдә иң еш кабатланган сүзне табып әйтегез. (Булсам .)

5.Физкультминутка.

6.Ныгыту.Тест сораулары.

1.” Тик булса иде ирек “шигыре ничәнче елда язылган ?

А) 1940 елда , б) 1942 елда , в) 1944 елда.

2.Шигырь ничә строфадан , ничә юлдан тора ?

А) 2 строфа ,4 юл ; б) 3 строфа , 6 юл ; в) 3 строфа , 7 юл.

3.Шигырьдә иң еш кулланылган сүз нинди ?

А) Ирек , б) карлыгач ,в) булсам.

4.агыйрьнең кызының исеме ?

А) Чулпан , б) Әминә, в) Гүзәл.

5. М.Җәлил ничәнче елда туган ?

А) 1936 , б) 1906 , в) 1916.

6.Казанда М.Җәлилгә һәйкәл кайда куелган?

А)1 нче Май мәйданында , б) Бауман урамында , в) Ирек мәйданында.

7.Кайсы сүз сурәтләү чарасы түгел ?

А)эпитет , б) метафора , в)сыйфат.

8.Шагыйрь кайчандыр әдәбият бүлеге мөдире булып эшләгән театр кайда урнашкан ?

А) Ирек мәйданында ,б)Татарстан урамында , в)Такташ урамында.

7.Йомгаклау.

М.Җәлил Татарстан , Россия һәм дөнья тарихына каһарман –шагыйрь булып керде.М.Җәлил Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән шәхси батырлыгы һәм искиткеч кыюлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә һәм “ Моабит дәфтәре “ шигырьләр циклы өчен Ленин премиясе лауреаты исеменә лаек булды. Аның тормышы - Ватанга тугрылык ,.чын батырлык үрнәге.

Татар халкының бөек улы Муса Җәлил турындагы якты хатирә гасырлар буе яшәр.Ул чын кеше,актив гражданин,талантлы шагыйрь иде.Туган иленә булган мәхәббәтен ул үлемсез шигырь юлларына салып калдырды,Ватаны өчен гомерен дә бирде.

9.Өйгә эш бирү һәм билгеләр кую.

1.”Нәрсә ул батырлык?” дигән темага инша язарга.

2.М Җәлилнең “Җырларым” дигән шигыренә анализ ясарга.

3.Дәреслектәге сорауларга җавап бирергә.










Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!