Просмотр содержимого документа
«Алмашларны кабатлау, фигыль темасына керү.»
Алмашлыклар темасын кабатлау
Фигыль.
Билгеләү алмашлыклары зат яки предметларны ничек билгели?
һәрвакыт гомумиләштереп;
һәрвакыт аерым – аерым;
гомумиләштереп һәм аерым – аерым.
Билгеләү алмашлыклары ничек кулланылалар?
гомумиләштерүче сүз булып килә;
гомумиләштерүче сүз булып килә алмый;
кайберләре гомумиләштерүче сүз булып килә .
Юклык һәм билгесезлек алмашлыклары ничек ясала?
һәрберсе сорау алмашлыкларыннан;
кайберсе сорау алмашлыкларыннан;
сорау алмашлыкларыннан ясалмый.
Тартым алмашлыклары нәрсәне белдерә?
затны;
затка бәйле тартымны;
билгеле бер затка яки предметка бәйле булуны.
Алмашлык
1.Алмашлыклар төрле сүз төркемнәре белән нинди бәйләнештә?
1.алыштырып килә;
2.алыштырмый;
3.турыдан – туры белдерә .
2.Алмашлыкларның төркемчәләре ничәү?
1) 5; 2)6 3) 7.
3. Зат алмашлыклары килеш белән төрләнәме?
1) төрләнә;
2) төрләнми;
3) кайберләре төрләнә.
4. . Сорау алмашлыкларын билгеләгез.
1 ) әллә кем, ниндидер, әллә нәрсә;
2) ни, кая, кайда;
3) беркем, һичнәрсә, һичкем .
5. Тартым алмашлыкларын билгеләгез.
1) минеке, синеке, аныкы;
2) минем, синең, аның;
3) мин, син, ул.
6. Билгеләү алмашлыкларын күрсәтегез.
1) ул, бу, шул;
2) алай, болай, тегеләй;
3) һәммә, үз, барлык.
7. Юклык алмашлыкларын билгеләгез.
1) беркем, һичкем, беркая;
2) әллә ни, кемдер, әллә кая;
3) үз, бөтен, һәр.
8. Күрсәтү алмашлыкларын билгеләгез.
1) үз, һәркем, һәрнәрсә;
2) ул, без, мин;
3) шул, бу, андый.
9. Зат алмашлыкларын билгеләгез.
1) әллә нәрсәне, кемгәдер;
2) минем, аның, сезгә;
3) берничә, беркем, бернәрсә .
10. Билгесезлек алмашлыкларын билгеләгез.
1) берничә, нәрсәгездер, әллә ничек;
2) беркем, бернәрсә, һичничек;
3) бар,барлык,бөтен.