СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Антонимнар да кызыклы икән...

Нажмите, чтобы узнать подробности

Антонимнар

Просмотр содержимого документа
«Антонимнар да кызыклы икән...»

Антонимнар да кызыклы икән...

Антонимнарны өйрәнү башлангыч сыйныфның 3нче сыйныфында ук башлана. Бу тема буенча белемнәр 5нче сыйныфта тагын да тирәнәйтелә, киңәйтелә.

“Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа” да 5нче сыйныфта антонимнарны өйрәнүгә 1 сәгать вакыт каралган. Әмма укучылар башлангыч сыйныфлардан ук антонимнарны үз сөйләмнәрендә дөрес куллану үзенчәлекләрен үзләштергән булганга, укучылар 1 сәгать эчендә дә шактый мәгълүмат алырга өлгерә. Белем алуны җиңеләйтү өчен халык аваз иҗаты әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Чөнки, галимнәр әйткәнчә, антонимнарның иң күп кулланылу очраклары ул - табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр, җырлар. Мәсәлән, дәресләрдә табышмаклар, мәкальләр куллану бик отышлы була:

  • Җәен соры, кышын ак,

Шул ни булыр, әйтеп бак? (Куян)

    • Утта янмый, суда батмый. (Боз)

    • Хезмәте каты – җимеше татлы.

    • Ялкаулык –хурлык, тырышлык – зурлык.

    • Кыю бер үләр, куркак мең үләр.

    • Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.

Укучылар мондый биремнәрдән антонимнарны бик җиңел табалар.

Образ тудыру, фикерне төгәл әйтү өчен тел байлыгы, сүз байлыгы кирәк. Моңа бигрәк тә “Антонимнар ” темасын үткәндә нык игътибар ителә. Мәсәлән, 5нче сыйныфта иҗади эш башкарыр алдыннан, һәр төркемгә дә терәк сүзләр бирелә. Укучылар, бергәләшеп, сыйфатлар туплый. Болай иткәндә сөйләм бай, матур эчтәлекле була. Иҗади биремнәр биргәндә укучыларның яшь үзенчәлекләре дә, шәхси сыйфатлары да искә алына. Укучыларның иҗади көчен, танып белү сәләтен һәм мөстәкыйл эшләү күнекмәләрен үстерү өчен төрле эш тәрләрен кулланырга була: иҗади диктантлар яздыру; чәчмә, шигъри әсәрләрдән антонимнарны табу; төрле уеннар; рәсем – открыткалар, иҗади биремле карточкалар белән эшләү һ. б.

Антонимнарны өйрәнгәндә 5 нче сыйныфта түбәндәге иҗади биремнәр тәкъдим ителә:

1.Бирелгән сүзләрнең антонимнарын табып язарга.

Көчле-..., эссе-..., җәйге-..., озын-.., матур-... .

2. Капма-каршы билгеләре булган исемнәрне билгеләргә.

Тар киң (боз, кар)

Якты караңгы (елга,күл)

Йомшак каты (көн,төн)

3. Бирелгән антоним сыйфатларга исемнәр табып язарга, җөмләләр төзергә: (җиңел, ачык, көчле, тыңлаучан)

4.Антонимнар кулланып, сочинение, изложение язарга.

5.Бирелгән сорауларга туры килгән антонимнарны өстәп, сөйләм төзергә.

Кышкы көн (нинди?); Җәйге көн (нинди?)

6.Сүзләрнең капма-каршы мәгънәсен тутырып язарга:

Урманда юан һәм... агачлар үсә.

Бездә тырыш һәм... укучылар бар.

Эшчән кешеләрне мактыйлар,ә... кешеләрне... .

7. Кешеләргә хас уңай һәм тискәре сыйфатлар уйла.

Әлеге биремнәрне төркемнәрдә дә, парларда да эшләтергә була.

Укучыларның белем һәм сәләтен күнегүләр ярдәмендә дә камилләштерергә мөмкин. Шул максат белән, дәреслекләрдә, антонимнарны тексттан табуга бик күп күнегүләр тәкдим ителә. Күнегүләр ишетеп һәм күреп хәтердә калдыру күнекмәләрен ныгыта, әйтелгәнне аңлап, дөрес, матур җавап бирергә өйрәтә.

Сүз төркемнәре арасында сыйфатлар (җылы-салкын, зур-кечкенә), рәвешләр (күп-аз, ерак-якын), фигыльләр (бару-кайту, яту-тору), кайбер ясалма исемнәр (караңгылык-яктылык, гыйлемлек-наданлык) капма-каршы куела ала. Әмма конкрет мәгънәле исемнәрнең, саннарның, алмашлыкларның антонимнары була алмый. Сөйләмдә антонимнарны куллану, укучыларның сүзлек запасын баетырга, тел культурасын үстерергә, фикер йөртү сәләтләрен көчәйтергә ярдәм итә.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!