Просмотр содержимого документа
«Арадаш аттестация нәтиҗәләре турында белешмә»
2017 – 2018 нче уку елында татар теленнән йомгаклау арадаш аттестация эшләре буенча белешмә.
Максат : тел гыйлеменең төп бүлекләре “Лексикология”, “Сүз ясалышы”,”Морфология”, “Синтаксис” бүлекләре буенча белем-күнекмәләрне тикшерү.
Гамәли бурычлар:
- телнең лексикасы, фонетикасы һәм грамматикасы буенча программада бирелгән белемнәрне үзләштерү;
-балаларның сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен һәм иҗади хыялын үстерү
Татар теленнән арадаш аттестация эше 5,6,7 нче классларда грамматик биремле диктант формасында узды. Бу түбәндәге классларда программа үтәлеп беткәннән соң , 10 майдан алып 31 нче май аралыгында үткәрелде .(контроль эшләр графигына нигезләнеп). Материал укытучы тарафыннан әзерләнде, методик берләшмә утырышында каралды һәм директор тарафыннан расланды. Барлыгы 14 укучы катнашты: 5 класс-3 укучы, 6 класс -8 укучы, 7 класс – 3 укучы . Арадаш аттестация эшләре 3 дәрәҗәдә һәм программага нигезләнеп бирелде. 3 дәрәҗә: база дәрәҗәсе, югары дәрәҗә, бик югары дәрәҗә. Үз чиратында бик югары дәрәҗә йолдызчык белән күрсәтелде.
5 нче класс өчен грамматик биремнәр:
I вариант
1.1,2 нче җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.(база дәрәҗәсе)
2. 9 нчы җөмләне җыйнак җөмлә итеп ясарга ( югары)
3. “батырлыклары” сүзен морфемаларга бүлү (бик югары)
II вариант
2,3 нче җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә (база дәрәҗәсе)
12 нче җөмләне җыйнак җөмлә итеп үзгәртергә (югары)
“сазлыкка” сүзен морфемаларга бүлү ( бик югары)
6 нчы класс грамматик биремнәр
I вариант
Габдулланы сүзенә морфологик анализ ясарга (база дәрәҗәсе)
1 нче җөмләдәге сүзләрнең сүз төркемнәрен билгеләргә (югары)
Тартымлы исемнәрне табарга (бик югары)
II вариант
Мәктәпкә сүзенә морфологик анализ ясарга (база дәрәҗәсе)
2 .3 нче җөмләдә сүзләрнең сүз төркемнәрен күрсәтергә (югары)
3.. Тартымлы исемнәрне табарга ( бик югары)
7 нче класс өчен грамматик биремнәр
I вариант
Аерымланган кисәкләр астына сызарга (база дәрәҗәсе)
1 нче җөмләгә синтаксик анализ ясарга ( югары)
Кушма җөмләне табарга (бик югары)
II вариант
1.Аерымланган кисәкләр астына сызарга (база дәрәҗәсе)
2. 2 нче җөмләгә синтаксик анализ ясарга ( югары)
3. Кушма җөмләне табарга (бик югары)
Укучылар үзләренең еллык билгеләрен расладылар. Һәр класста аеруча белемнәре белән аерылып торган укучылар бар.Алар бик югары дәрәҗәдәге билгеләргә ирештеләр. Болар: Шайхиев Алмаз, Минуллина Алия, Гатиятуллина Гөлгенә, Сайфудинов Умар. Арада грамматик биремле диктантны уртача эшләгән укучылар да бар. Болар: Сафиуллин Илмаз, Таев Булат.
Тәкъдимнәр:
Даими рәвештә үтелгән темаларны кабатларга, ныгытырга
Укучыларның мөстәкыйль рәвештә арадаш аттестация буенча нәтиҗәләр ясавына ирешергә.
Укучыларның еллык буенча һәм арадаш аттестация күрсәткечләренең сыйфат дәрәҗәсе диаграммада бирелә.
Укытучы: Кабирова Г.Р