СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ата-аналар белән үзара эшчәнлек.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Работа с родителями. Для выступления в педсовете. "Ата-аналар белән үзара эшчәнлек" . Ата-аналарга киңәшләр, эш төрләре, уңайлы алымнар, кагыйдәләр.Автореферат.

 

Просмотр содержимого документа
«Ата-аналар белән үзара эшчәнлек.»

Укучылар гаиләсендә булу һәм ата – аналар белән элемтә урнаштыру.

 1.      Һәр чиректә гаиләдә булу планын төзе. Гаиләгә план нигезендә бар.

2.      Гаиләгә бару максатын алдан билгелә.

3.      Гаилә тәрбиясе буенча өлкәннәргә тәкъдим итәргә кирәкле рекомендацияләр һәм киңәшләрне алдан уйлап, анализлап куй.

4.      Балада тискәре үзгәреш сизелә башласа, гаиләдә планнан тыш булу кирәклеген исеңдә тот.

5.      Ата – ананың гаилә тормышын, бала тәрбияләү алымнары турында сөйләүләрен түземлелек белән, ахырына кадәр тыңла. Әңгәмәдән файдаланып, укучыны тагын да тирәнрәк белергә һәм аңларга тырыш.

6.      Бервакытта да гаиләгә ата – анадан яки баладан зарлану максаты белән барма.

7.      Укучының тәртибендә яки укуында гадәттән тыш хәл килеп чыгып, гаиләдә булырга туры килгәндә дә, ата –ана белән матур телдә индивидуаль педагогик әңгәмә алып бар. Ата – анага иң элек баладагы уңай, алга таба үстерергә мөмкин булган әйбәт сыйфатлар турында хәбәр ит.

8.      Ата- ана белән һәрвакыт түземле, тактлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәттә бул.

9.      Гаилә тәрбиясе һәм, гомумән, тәрбия мәсьәләләре турында ата-ана белән элемтәдә бервакытта да “Улыгыз (кызыгыз) белән ни эшләргә дә белмим” кебек зарлану сүзләре кулланма. Бала тәрбияләү буенча ата-ана белән берлектә нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында алдан уйла, тәкъдимнәреңне алдан әзерлә.

10.  Синең гаиләгә баруың балада яхшы, тәрбияле кеше булуга омтылышны көчәйтсен, ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләрне якынайтсын.

11.  Бала турында җитәрлек мәгълүматларың  булмаса, ата-ана белән очраклы күрешкәндә әңгәмәне озакка сузма, тиешле хәзерлек белән гаиләдә булырга ниятләвеңне белдер.

12.  Гаиләдә кичке ашка кадәр, әти-әниләр эштән кайткач булырга тырыш.

13.  Ата-ана белән сөйләшкәндә укучы катнашмаска тиеш булса, әдәпле генә итеп, аның бу бүлмәдән чыгып торуын үтен.

14.  “Мин киткәннән соң, гаиләдә нәрсә булыр?” дигән сорау һәрвакыт игътибар үзәгендә торсын.

Гаиләгә баруның төп девизы – ата-анага яхшы киңәш һәм ярдәм булырга тиешлеген онытма!  





Намус  кодексы.

1.    Тирә-юньгә киң карашлы булырга омтыл. Үзеңә, үз көчеңә ышан.

2.    Акыл белән эш ит, тирән белемле, сәламәт бул.

3.    Күңелеңә ошаган эш тап. Вакыттан дөрес файдалан. Сабыр, үз сүзеңдә торучан бул, туры юлдан тайпылма.

4.    Хисләрең белән идарә итә, кимчелекләреңне таный, башкаларның шатлык, кайгыларын уртаклаша бел.

5.    Көнчелек, явызлык, нәфрәт, хөсет, рәхимсезлек, кансызлык, рухи ярлылык, икейөзлелек- кеше холкының иң тискәре сыйфатлары. Аларны үзеңдә   булдырмаска тырыш.

6.    Хурлыкка калдырырлык эш эшләмә.

7.    Үзеңдә җаваплылык, дуслык хисе тәрбиялә. Кылган гамәлләрең өчен җавап бирә бел.

8.    Яхшылыкның кадерен бел. Кеше хәленә керүчән, ярдәмчел, шәфкатьле, ягымлы бул.

9.    Кирәгеннән артык күп сөйләшмә. Әңгәмәдәшеңне тыңлый бел. Чын дуслар гына бер- берсен ярты сүздән аңлый белә.

10. Туган ягыңның табигатен, халкын сөй, авылыңның    тарихын өйрән, гореф- гадәтләрен, йолаларын сакла. Тормышыңның кадерен бел.

11. Эшеңне әйбәт итеп эшлә, әти- әниең, өлкәннәр хезмәтенең кадерен бел.

12. Матур әдәбият укы, язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең иҗатын өйрән. Яхшы китап- чын дус.

13. Исеңдә тот: тормыш- кырыс сынау ул. Син тормыш алдында җаваплы. Үз язмышыңа һәм башкалар язмышына битараф булма.Кеше- Җирдә иң кыйммәтле зат. Һәрвакыт шуны истә тот.







Автореферат . Педсовет “\№ 4. 10 сыйныф җитәкчесе: Төхфәтуллина Ф.Р.

1 слайд. Ата-аналар белән узара эшчәнлек.

2 слайд. Балалар, ата-аналар, укытучылар – бер үк коллектив әгъзалары.

Аларны:

  • уртак мәшәкатьләр;

  • чишәсе мәсьәләләр;

  • үзара ярдәмләшеп эшләү характерындагы бурычлар берләштерә.

3 слайд

Балаларны гаиләдә намуслы, әдәп-әхлаклы, хезмәт белән гадел көн күрә, яхшы гамәлләр генә кылып, начар эшләрдән тыелып яши белә торган итеп үстерү – ата-ананың халык, милләт, җәмгыять алдында олы, үтә җаваплы вазифалары.

Ә ата-аналар укытучылар белән бергә хезмәттәшлек иткәндә идеал шәхес тәрбияләү күпкә нәтиҗәлерәк була.

Без кемне һәм ничек тәрбиялибез? (3 слайдта)

 4 слайд.

Сыйныф җитәкчесен һәм ата-ананы, ягъни гаилэне , баланы ныклап өйрәнү, аның иң яхшы сыйфатларын һәм һәвәслеген ачу һәм үстерү кызыксындырырга тиеш дип саныйм. Шуны күздә тотып

Ата-аналар белән эшчәнлекнен максатын билгеләдем. (4 слайдта)

5 слайд.

Ата-аналарның күбесе профессиональ тәрбияче түгел, аларның тәрбия бирү өлкәсендә белемнәре юк, шунлыктан бала белән яхшы мөнәсәбәт урнаштыруда кыенлыкларга очрыйлар. Шул сәбәпле, ата-аналар белән медицина, сәнгать, мәгариф һ.б. өлкәләрдә агарту эшләре алып бару кирәклеге проблемасы килеп баса.

Ата-аналар белән үзара эшчәнлек юнәлешләре белән слайдт аша таныша аласыз.



6 слайд.

Юнәлешләр буенча эшлэгэндә гаилә һәм сыйныф җитәкчесесенең хемәттәшлеге нигезендэге үзара ышану һәм ихтирам; ярдәм итү һәм таяну; түземлелек һәм сабырлык принципларын өйрәнү, эштә куллану кирәк.

7 слайд.

Сыйныф җитәкчесе белән ата-аналарның үзара эшчәнлек формалары – аларның бергәләп эшләү һәм аралашуын оештыру ул.

Үзара эшчәнлек формаларын өч торгә бүләргә мөмкин. (слайдта)



Ата-аналар белән эш итүдә сыйныф җитәкчесенең ата-аналар белән эшләүдәге бер алымы җыелыш үткәрү . (күмәк форма)

Җыелышларда билгеле булганча, балалар һәм ата-аналар коллективы тормышының проблемалары карала.

Мин үзем җыелышларны

-тәрбия мәсьәләләре,

-балаларның характеры,

-белеме һәм әхлак дәрәҗәсе хакында җентекләп уйлану, -киңәшү рәвешендә алып барам.

Сыйныфтагы, мәктәптәге кайбер гомуми таләпләр белән таныштырам. Шулай ук һәр җыелышка диярлек фән укытучыларын чакырам, аларның фикерләрен үзләреннән әйттертәм. Җыелышка соңгы елларда укучыларны да катнаштырам. Проблемаларны уртага салып сөйләшү, кичектергесез мәсҗәләләрне хәл итү өчен бу алым бик уңайлы дип таптык.

Әти-әниләр, укучылар белән анкеталар, тестлар үткәрү үзара хезмәттәшлекне тагы да нәтиҗәлерәк итә. (төркемнәр формасы )

Ата-аналар җыелышында балаларның җәмәгать эшләрендә катнашуына, әхлак мәсьәләләренә игътибар итәргә кирәк. Көн тәртибе итеп алдагы чиреккә билгеләнгән тәрбия эшләре белән таныштыруны һәм әлеге эшләрдә ата-аналарның да катнашуы турында сөйләшүне дә алам. Бу җыелышта укучыларның үзләрен дә катнаштыруны мөһим дип уйлыйм.

Үзара эшчәнлек процессында кайбер таләпләрне дә истә тотарга киңәш итәр идем.

Сыйныф җитәкчесе еш кына ата-ананы мәктәпкә чакыра (шәхси форма) һәм бу да аның ата-аналар белән эш итүдәге бер ышанычлы алымы булып тора. Мондый вакытта әңгәмә корганда сыйныф җитәкчесе аеруча тактлы, ачык йөзле булырга тиеш. Үзара аңлашу барышында ата-ананың ышанычын яуларга, укучы бала хакында нинди дә булса тискәре фикер әйтелгәндә дә моның бары тик изге нияттән эшләнүен төшендерергә кирәк. Ата-ана белән сөйләшү барышында ачыкланган хәлләрне башкаларга таратырга ярамый.

Тәрбияче, укытучы кеше табиблар кодексына тиң сыйфатка ия булырга тиеш: авыруның серен саклау, аңа көчтән килгәнчә ярдәм итү – табибларның изге анты. Шушы таләпләр үтәлгәндә сыйныф җитәкчесе ата-аналар белән уңышлы эшли ала, аларның ышанычын яклый.

Сыйныф җитәкчесе укучыларның өйләренә даими рәвештә бара,(шәхси форма) аларның тормышы белән таныша, гаилә шартларын күзәтеп аралаша. Укучының өенә, ата-анасы янына барганда, алар белән гаилә шартларында әңгәмә корганда аеруча сизгер булырга, баланы да, ата-ананы да гаепләмәскә кирәк. Иң яхшысы – баланың укуда артта калуы яки аның берәр җитешсезлеге сәбәпләрен ата-ана белән бергәләп ачыкларга тырышу, педагогик киңәшләр бирү, ярдәм итәргә тырышуыңны, эчкерсезлегеңне күрсәтү. Шулай булганда гына ата-аналарда сыйныф җитәкчесе белән очрашу, киңәшү һәм аралашу, сыйныф тормышында, аның җәмәгать эшләрендә катнашу теләге туачак.

8 слайд.

Әти-әниләр белән эшли белү дәрәҗәсен билгеләүче күрсәткечләрне формалаштырып карадым һәм сез ул күрсәткечләр белән таныша аласыз.

9 слайд.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: үзара эшчәнлекнең, сыйныф җитәкчесенең ата-аналар белән аралашуның бөтен атмосферасы – укытучы-педагогка

-ата-аналар белән берләшү кирәклекне,

-ата-аналар – аның союздашлары,

- һәм ул аларның киңәшеннән һәм ярдәменнән башка эшли алмый дигәнне күрсәтергә тиеш. 10 слайд. Рәхмәт! Папкалар белән таныштыру.

ЙОМГАКЛАУ.

Һәр гаилә үз баласын итәгатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле итеп тәрбияләргә тырыша. Ләкин тәрбия эше бервакытта да җиңел булмаган. Бүген исә ул аеруча кыен чор кичерә. Җәмгыятьтә үзгәрешләр барган чакта иң зур зыян балалар өлешенә туры килә. Кешенең акыл үсеше белән рухи үсеше арасында упкын хасил булу, рухи үсешнең тоткарлануы күп кенә кимчелекләрнең сәбәбе булып тора.

Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Ата-ана – төп тәрбиячеләр. Тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк. Бүгенге ата-аналар – безнең кичәге укучыларыбыз. Гаилә тормышын җайга салмыйча, ата-аналар белән даими эшләмичә, тәрбия эшендә уңышларга ирешү мөмкин түгел.

Ләкин чын тәрбия берьяклы гына була алмый. Тәрбиянең төп асылы – мәктәп белән гаиләнең бердәмлегендә. Проект эшендә без менә шуны күрсәтергә теләдек. Мәктәпкәчә учреждениедәге тәрбия, мәктәп һәм гаилә тәрбиясе бербөтен булганда, балага бердәм таләп куелганда гына әлеге эш шатлыклы, ике якка да канәгатьләнү хисе бирә торган һәм уңышлы була ала.







Проектны тормышка ашыруда көтелгән нәтиҗәләр

  1. Укучы яшьләрне укыту һәм тәрбияләү проблемаларын хәл итүдә ата-аналар белән мәктәпнең үзара бердәмлеген ныгыту һәм үстерү.

  2. Гаиләнең тәрбияви ролен арттыру өчен психологик-педагогик шартлар тудыру.

  3. Үзенә аерым игътибар таләп итүче гаиләләр белән эш системасы булдыру.

  4. Балаларның һәм ата-аналарның буш вакыт эшчәнлеген бердәм оештыру ситемасын булдыру.











ушымта №1

Ата-аналарга ун киңәш

  1. Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез. Аңа үзегез булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.



  1. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез. Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу табигать законы.



  1. Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче ипи әзерләмәгез. Чөнки ни чәчсәң, шуны урасың.



  1. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз. Аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.



  1. Түбәнсетмәгез!



  1. Кешенең иң әһәмиятле очрашулары – балалар белән очрашу икәнен онытмагыз. Балагызга күбрәк игътибар бирегез, чөнки балада без кемне очратачагыбызны беркайчан да белә алмыйбыз.



  1. Балагыз өчен нәрсә дә булса эшли алмыйсыз икән, үзегезне гаепләмәгез. Эшли алып та эшләмәгән очракта үзегезне гаепле саный аласыз.



  1. Бала – сезнең бөтен тормышыгызны үзгәртә, астын-өскә китерә торган тиран түгел, ә тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк. Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.



  1. Чит балаларны да яратырга өйрәнегез. Үз балагызга эшләүләрен теләмәгән әйберләрне, башкаларның балаларына эшләмәгез.



  1. Балагызны нинди булуына карамастан яратыгыз – талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да. Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.



Ана педагогикасы кагыйдәләре



  • Үз балаңны ярат, ләкин аны узындырма, иркәләп бозма.

  • Эшләтмәү, эштән азат итү аны киләчәктән мәхрүм итү була, чөнки баланы хезмәттә үстерү милли тәрбиянең асылын тәшкил итә.

  • Баланы рәхмәтле булырга өйрәт, ул – изге хис. Синең мәхәббәтеңә һәм ярятуыңа шундый ук җавап булмаса, димәк, балалар үз ихтыяҗларын гына канәгатьләндереп, үз мәнфәгатьләрен өстен куеп яшәүне гади күренеш дип саныйлар.

  • Балаларга гына түгел, сиңа – анага да уңай һәм яхшы булсын.

Балаларың бәхетсез булса, син дә бәхетле булмассың. Синең

кайгыларың аларны да борчысын.

  • Ана, үзең турында да уйла, онытсаң, балаларыңа начар булыр. Балаларыңның таләпләре, холыклары, дәгъвалары синең өстеңнән хаким итсен.

  • Балаларыңны байлыкка түгел, яхшылыкка шатланырга өйрәт.

  • Баланың халәт ихтияҗларын тәртиптә тоту кирәк, алар акыллы, хаклы һәм эшләп алынган булсын.

  • Балаңда белемгә кызыксыну, гыйлем өстәүгә омтылыш тәрбиялә. Бу максатта ата-бабаларның зирәк сүзен, халык әкиятләрен мәкаль-әйтемнәрен, табышмакларын файдалан.

























Әти-әниләр җыелышында тәкъдим итәргә мөмкин булган ситуация үрнәкләре:

  1. Сезнең улыгызда ничәнче мәртәбә инде чит ил кассеталарын кычкырта. Үзе андагы сүзләрне аңламый.Әтисе аңа бернисә тапкыр туктату турында кисәтү ясый. Ләкин ул тыңламый, кычкыртуын дәвам итә. Әтисе түзмичә: “Стиляга. Пиҗон” дип кычкыра. Әти кеше дөрес эшлиме? Сез ничек уйлыйсыз?







  1. Балагыз төнге сәгать икедә кайта. Сезнең “Кайда йөрдең?”- дигән соравызга ул: “Кайчан телим, шунда кайтам”-, дип җавап бирә.Сез бу очракта нәрсә эшләр идегез?







  1. Яшүсмерләрнең үзләрен дорфа тотуына нәрсә сәбәп булып тора?







  1. Балага иң уңай тәэсир итәрлек үрнәк киңәшне кем бирергә тиеш?









  1. Кызыгыз озын толымнарын кистереп, модалы итеп чәчен кистергән. Сез моңа нинди мөнәсәбәт белдерер идегез?









Анкета.

Әти-әниләр өчен:

  1. Балагызга ничә яшь?

  2. Аның яраткан бәйрәме бармы?

  3. Балагызның туган көнен ничек һәм кемнәр белән үткәрә?

  4. Балагызның кемнәр белән аралашуын беләсезме?

  5. Аның дуслары арасында иң якын иткән дусты бармы?

  6. Ул дуслыкка сез ничек карыйсыз?

  7. Балагызга көндәлек чыгымнар өчен күпме акча бирәсез?

  8. Балагыз үзенең серләрен сезнең белән уртаклашамы?



......

  • Сезнең балагыз күңелендәге серләрен сезгә яшермичә сөйлиме? (әйе, юк, кайвакытта)

  • Балаларыгыз сезгә һәрвакытта да ахыргача бөтенесен сөйләп бетерәме? (әйе, юк, әйтүе кыен)

  • Балалар сезнең белән нәрсәләр турында (нинди темаларга)фикер алыша?

  • Балагыз сезнең белән бәхескә керәме?

  • Бу ни сәбәпле?

  • Беренче булып кайсыгыз килешү юлына баса?

  • Үзегезне хаксыз дип санасагыз, балагыз алдында гафу утенә аласызмы? (әйе, юк, авырлык белән, беркайчан да)

Балагызны өйрәнегез!

  • Балагыз аеруча нәрсә белән кызыксына?

  • Теләсә нинди вакытта бөтен эшегезне калдырып, бала белән шөгыльләнә аласызмы?

  • Баланың яшенә карамастан, аның белән киңәшә аласызмы?

  • Нинди очракларда балагыз белән киңәшләшәсез?

  • Үзегезне хаклы санамаган очракта балагыздан гафу үтенәсезме?

  • Балагызга үзегезнең балачактагы кимчелекләрегез, шуклыкларыгыз турында сөйлисезме?

  • Балаларыгызда нинди сыйфатлар тәрбияләргә телисез?

  • Балаларыгызның дуслары кем, ул дуслыкка ничек карыйсыз?









Бала сезне аңлыймы?

Сорауга "әйе "дип җавап бирсәгез-2 балл, "өлешчә"гә-1, "юк"ка-0 балл өстәп барыгыз.

  • Гаиләгездә балалар белән үзара аңлашып яшисезме?

  • Алар сезнең белән чын күңелдән сөйләшәме, проблемалар туганда киңәш сорыйлармы?

  • Сезнең эшегез белән кызыксыналармы?

  • Балаларыгызның дусларын беләсезме?

  • Дуслары балагыз янына өйгэ киләләрме?

  • Өйдәге хуҗалык эшләрен бергә башкарасызмы?

  • Алар белән уртак шөгылегез бармы?

  • Гаилә бәйрәмен әзерләүдә балаларыгыз булышамы?

  • Туган көннәрен яки шундый башка бәйрәмнәрен уздырганда алар сезнең катнашуны телиләрме?

  • Укыган китаплар турында фикер алышасызмы?

  • Ә телевизор тапшыруларын һәм киноларны?

  • Театрга, музейга, концертка бергә барасызмы?

  • Туристик походка яки болай урамда йөреп кайтырга балаларны ияртәсезме?

  • Дәрес әзерләвен тикшерәсезме?

  • Чираттагы ялны балалар белән үткәрәсезме?

20 баллдан артса.

Нигездә, балалар белән яшисез дип санарга мөмкин. Сездә балаларыгызны аңлый белү сәләте бар. Ләкин камиллеккә җитәргә әле бер адым калган.

10-20 балл.

Канәгатьләнерлек кенә. Сезгә ике арадагы монәсәбәтләрне яхшырту турында уйларга кирәк. Барысы да сездән тора. Вакыт юк яки баланың холкы холык түгел дип акланмагыз.

10 баллдан азрак.

Куркырга кирәк . Әгэр дә болай барса, балагыз өчен бервакытта да якын дус һәм олы тормыш юлына озатучы була алмыйсыз.







Укучылар өчен:

  1. Гаиләдә китапханә бармы?

  2. Укучы почмага бармы?

  3. Өй эшләрен эшләгәндә әти-әниләрегез ярдәм итәме?

  4. Нинди хоббиең бар?

  5. Гаиләдә нинди традицияләр бар?

  6. Әти-әниләрегезгә серләрегезне сөйлисезме?

  7. Кем белән күбрәк аралашасыз?

  8. Кем булырга хыялланасың?

  9. Дусларыгызга карата әти- әниләрегез нинди мөнәсәбәттә?



........



  • Әти-әниең белән бәхәскә керәсеңме?

  • Ни сәбәпле?

  • Синеңчә күп очракта кем гаепле?

  • Гадәттә иң элек кайсыгыз килешергә омтыла?

  • Үзең дөрес дип санамасаң, әти-әниең алдында гафу үтенә аласыңмы?

  • Күңелендәге уйларыңны әти-әниең белән уртаклашасыңмы?

  • Әти-әниен синен белән һәрвакытта да бернәрсәне дә яшермичә сөйләшә дип уйлыйсыңмы?

  • Син серләреңне кемгә яшермичә сөйлисең?

а) әти-әниенә

б) дусларыңа

в) танышыңа

  • Әти-әниең белән нәрсәләр хакында фикер алышырга кирәк дип саныйсың?














Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!